22 сентябрендә "Бәхетле ана" технологиясен гамәлгә ашыру кысаларында Тукай районы «Шәфкать» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы Ләйсән Насырова «Йөкле хатын-кызлар өчен арттерапия» дигән темага практик дәрес үткәрде.
Россия Пенсия фондының Татарстан буенча бүлекчәсе искәрткәнчә, пенсияне арттыру ел дәвамында, әйтик, 1 октябрьгә кадәр, 80 яшькә җитү, төньякта стаж алу яки эштән азат итү кебек вакыйгалар белән бәйле рәвештә, теркәлү датасына бәйле түгел һәм тиешле шартлар туганда пенсионерларга билгеләнә.
"Чыганакларга сәяхәт" XII республика конкурсы игълан ителде.Аның максаты-балаларны һәм яшьләрне мәдәни мирас өлкәсендә инновацион туристлык проектларын эшләүгә һәм тормышка ашыруга җәлеп итү, патриотизм хисе тәрбияләү, туган якның мөһим туристлык ресурслары турында яшьләрнең хәбәрдарлыгын арттыру.
16 сентябрь көненнән авыл тематикасы буенча «Минем җирем – Россия 2021» илкүләм премиясе мәгълүмати-агарту проектларының Бөтенроссия конкурсына гаризалар кабул итү башланды.
Катнашу өчен Россия массакүләм мәгълүмат чаралары журналистлары, аерым авторлар, блогерлар һәм фотокорреспондентлар чакырыла, алар үз проектларын 2021 елның 30 октябренә кадәр тапшыра алалар.
Росагролизинг узган елдан ике айга иртәрәк «Алдан броньлау» акциясен башлап җибәрә.
Авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләрдә техникага ихтыяҗ зур булу сәбәпле, «Росагролизинг» АҖ сентябрь башында «Алдан броньлау» акциясен башлап җибәрү турында карар кабул итте, бу инде хәзер үк киләсе сезонга техниканы һәм җайланмаларны иң отышлы шартларда сатып алу мөмкинлеген бирә.
22 сентября Тукай районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге психологлары һәм педагоглары "Тигез мөмкинлекләр өчен!" программасы буенча менталь авыру булган кешеләр өчен көндезге бүлектә дәрес үткәрделәр һәм оештырдылар.
21 сентябрь көнне, Татарстан поселогы үзәгендә Кнәз мәдәният йорты хезмәткәрләре «Волонтер» клуб берләшмәсендә катнашучылар белән берлектә «Тынычлык күгәрчене»патриотик акциясе үткәрделәр.
Бүген, 22 сентябрь көнне 18.00 сәгатьтә,Борды авылы мәдәният йортында КВН уеннарының зона туры узачак
Начар метеорологик күренешләр-фаразланмый