Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәтләре Порталы аша физик затлар электрон рәвештә ала торган муниципаль хезмәтләр исемлеге :
Татарстан Республикасы көнен Тукай районында яшәүчеләр Новотроицкое поселогының үзәк паркына җыелып билгеләп үттеләр. Район башлыгы Фаил Камаев бәйрәм белән котлап тукайлыларга үзенең теләкләрен җиткерде, эшләрендә уңышка ирешкән мәгариф һәм медицина хезмәткәрләренә бүләкләр тапшырды.
Казан шәhәрендә ветеринария хезмәткәрләренең hөнәри бәйрәме уңаеннан тантаналы чара узды.
Анда Тукай районы ветеринария берләшмәсе «Иң яхшы ветеринария берләшмәсе» номинациясендә беренче урынга лаек дип табылды.
Ул татарстанлыларга гадиләштерелгән тәртиптә гаражлар һәм алар астындагы җир кишәрлекләрен рәсмиләштерергә мөмкинлек бирәчәк.
«Гараж амнистиясе» нең гамәлдә булуы 2004 елның 31 декабренә кадәр, ягъни РФ Шәһәр төзелеше кодексы гамәлгә кергәнче төзелгән гараж билгеләнешендәге объектларга кагыла. Сүз фундаменты һәм стеналары булган капиталь корылмалар турында гына бара.
Кадерле татарстанлылар!
Хөрмәтле мөгаллимнәр!
Укучыларны һәм студентларны, ата-аналарны, укытучыларны һәм тәрбиячеләрне, Татарстанның мәгариф системасы хезмәткәрләрен һәм ветераннарын зур бәйрәм – Белем көне һәм яңа уку елы башлану уңаеннан чын йөрәктән тәбрик итәм.
Хөрмәтле укытучылар, тәрбиячеләр, тармак ветераннары, әти-әниләр, кадерле укучылар, студентлар! Барыгызны да ихлас күңелдән 1 Сентябрь – Белем көне белән тәбрик итәм.
Россия Федерациясе Президентының 2021 елның 24 августында кабул ителгән “Пенсия алучы гражданнарга бер тапкыр бирелүче акчалата түләү турында”гы Указы яктылыгында даими рәвештә Россия Федерациясе территориясендә яшәп, 2021 елның 31 августына пенсия алучы гражданнарга 2021 елның сентябрендә 10000 сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган акча түләнәчәк. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча Бүлекчәсе хәбәр итә.
Кисәтү
2021 елның 27 августыннан 3 сентябренә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урманнарның югары янгын куркынычы (4 сыйныф) һәм урманнарның гадәттән тыш янгын куркынычы (5 сыйныф) сакланачак.
Начар метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турындаКонсультация-кисәтү
2021 елның 1 сентябрендә 12 сәгатьтән 21 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы буенча һәм Казан шәһәрендә 2021 елның 1 сентябрендә көндез һәм кич белән урыны белән яшен, көчәйгәндә 17-22 м/с (Казан шәһәрендә 20 м/с га кадәр) көчле җил көтелә, урыны белән боз явуы ихтимал.