2021 нче елның 13 нче августында Кнәз мәдәният йорты хезмәткәрләре, авыл җирлегенең ветераннар һәм инвалидлар Советы, Әфганстанда 35 ел элек батырларча һәлак булган, Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнгән солдатның әнисе Вера Петровна Попованы юбилее белән котладылар.
2021 нче елның 14 нче августында Княз мәдәният йортында «Бал Спасы»дип исемләнгән күңелле, шау-шулы һәм тәмле бәйрәм үткәрелде.
Урманнарның югары һәм гадәттән тыш янгын куркынычы турында кисәтү
2021 елның 14-20 август көннәрендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән урманнарның югары янгын куркынычы сакланачак( 4 сыйныф), аерым районнарда урманнарның гадәттән тыш янгын куркынычы (5 сыйныф) көтелә.
13 август кичендә, 2021 елның 14 августында төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән яшен, урыны белән кыска вакытлы җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
12 август көнне Кенәз мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар өчен «Җырлыйбыз, биибез, күңел ачабыз»дигән дискотека үткәрделәр.
11 август көнне Кенәз мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар белән «Күңелле уйлар Сәгате»дигән конкурс – күңел ачу программасы үткәрделәр.
.
КФҮләрдә гражданнарның вакытлы пропискасын рәсмиләштерү вакыты хәзер 7 көн урынына 5 көн тәшкил итә. Хезмәт күрсәтүгә җибәрелгән вакыт РФ Хөкүмәте карары нигезендә кимегән, ул 1 июльдән үз көченә кергән. Документ нигезендә, исәпкә алу органы гариза кергәннән соң, эш көне эчендә яшәү урыны буенча кешеләрне теркәргә тиеш.
2021 елның 11 августында балалар Княз мәдәният йортында урнашкан «Патриот» хәрби дан музеенда булдылар.
Халык санын алуда авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләренең барлык төрләре – авыл хуҗалыгы оешмалары, Фермерлар һәм шәхси эшмәкәрләр катнашачак. Алар исәпкә алу кәгазьләрен мөстәкыйль тутырырга һәм аларны электрон рәвештә бирергә тиеш булачак.
11 нче август «Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе психологы Ләйсән Насырова һәм йөкле хатын-кызлар табибы «Тукай үзәк район хастаханәсендә» «Бала табуга психологик әзерлек» темасына яңа туган баласын кабул итәргә шикләнгән хатын-кызларга социаль ярдәм күрсәтү буенча гамәли дәрес үткәрде.
Татарстан Республикасы территориясендә яшьләр эшкуарлыгын үстерүгә ярдәм итү, шулай ук яшь эшкуарларның «Россиянең яшь эшкуары» Бөтенроссия конкурсында катнашу максатында «Россиянең яшь эшкуары-2021»конкурсының төбәк этабы үткәрелә. Конкурс Россия Федерациясе территориясендә яшьләр арасында кече һәм урта эшкуарлык субъектларының иң яхшы эшкуарлык практикаларын ачыклау максатыннан үткәрелә.