ЯҢАЛЫКЛАР


1
июль, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Узган ял көннәрендә Татарстан башкаласында узган Сабантуйда Тукай районы көрәшчеләре милли көрәш буенча җиңү яулады  

Район аграрийлары 1-3 июльдә Казанда үтәчәк «АГРОВОЛГА-2021» халыкара агросәнәгать күргәзмәсендә катнашачак.1 июльдә район җитәкчелеге һәм фермерлар түгәрәк өстәлгә фикерләшүгә җыела, 2 июльдә чарага район башлыгы Фаил Камаев җитәкчелегендәге делегация бара


30
июнь, 2021 ел
чәршәмбе

Начар метеорологик күренешләр турында кисәтү!

1 июльдән Россия банклары пенсия яки социаль түләүләрне бары тик МИР милли түләү системасы картасына яки пластик картага бәйлелексез тулыландыру һәм төшерү мөмкинлеге булган счетларга яки кертемнәргә генә кертергә тиеш булачак. Visa һәм MasterCard (Maestro) карталарына пенсия исәпләргә банкларның инде хокукы булмаячак.

Тукай муниципаль районында яшәүчеләрне  агымдагы елның 21 июненнән 4 июленә кадәрге чорда «Террорчылык актын үткәрү ихтималын халык тарафыннан бәяләү дәрәҗәсе» дигән социологик тикшеренүдә катнашырга чакырабыз 

Җәйге каникулларның бер ае инде үтеп тә китте. Ә алда тагын ике айлык күңелле яллар. Дәрес тә әзерлисе юк, нәрсә телисең, шуны эшлисең! Әмма әти-әниләрнең соңгысы белән килешеп бетәсе килми, алар балаларының озын ялны файдалы итеп үткәрүләрен тели. Әйе, җәй – ул ял гына түгел әле. Балаларның сәламәтлеген ныгыту өчен дә иң яхшы вакыт бит. «Шуңа өстәп, балаларның вакытлыча булса да гаджетларын онытып, белемнәрен киңәйтер, инглиз теле өйрәнер өчен менә дигән вакыт», – дип фикер йөртә «Балкыш» лагеренда ял итүче балаларның ата-аналары.

25 июнь көнне Иске Җирекле авылының ТАССР ның 100 еллыгы паркында Тукай районы яшьләр көне узды

Республиканың авыл, район, шәһәр мәктәпләрен тәмамлаучылар аттестатлар алдылар. Быел Тукай районы гомуми белем бирү мәктәпләренең 11 сыйныфын 94 укучы тәмамлады. Алар өчен Новотроицкое авылының «Солнечный» ял паркында Чыгарылыш кичәсе булды.


29
июнь, 2021 ел
сишәмбе

 

  Ләйлә Равил кызы Ихсанова "Нечкәбил"республика әниләр һәм гаилә матурлыгы конкурсында катнашты.  

Кисәтү 2021 елның 26 июненнән 1 июленә кадәр Татарстан Республикасында урыны белән югары янгын (4 сыйныф) һәм урманнарның гадәттән тыш янгын куркынычы (5 сыйныф) сакланачак. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International