ЯҢАЛЫКЛАР


25
июнь, 2021 ел
җомга

Кисәтү !!!

2021 елның 26 июненнән 1 июленә кадәр Татарстан Республикасында урыны белән югары янгын (4 сыйныф) һәм урманнарның гадәттән тыш янгын куркынычы (5 сыйныф) сакланачак.

!!!!Кисәтү

Татарстан Республикасы территориясендә куркыныч метеорологик күренеш турында аномаль-эссе һава торышы урнашты. Аномаль-эссе һава торышы 27 июньгә кадәр саклана.

23 июньнән 27 июньгә кадәр һава температурасы көтелә..+31 +36°.

Начар метеорологик күренешләр .

2021 елның 26 июнендә төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә (Казанда-көндез) урыны белән яшен, урыны белән кыска вакытлы җилнең тизлеге секундына 15-20  метрга кадәр җитәргә, шулай ук урыны белән секундына 23 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Татарстан Республикасы территориясендә урманнарның югары һәм гадәттән тыш куркынычы турында шторм кисәтү

Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе»ФДБУ мәгълүматлары буенча:

Бүген, 2021 елның 25 июнендә, якындагы 1-3 сәгатьтә, көн азагына кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көчле эсселек көтелә, +37.


24 июнь көнне Гренада паркында «Сәламәтлек җиңел адым " сәламәтләндерү проекты кысаларында өлкән буын кешеләре өчен скандинавия йөреше буенча мастер-класс узды 
Мастер-класста катнашучыларны Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина һәм шәһәр Советы депутаты Эдуард Фәттахов сәламләде.
 

Мөфтәх Әнсаф улы Нуретдинов кичә, 24 июньдә, 95 яшен тутырды. Күз тимәсен, егетләр кебек әле ул. Редакциябезгә дә үзе рульдә утырып килүен әйткәч, хәйран калдык.  Мөфтәх ага Нуретдиновны танып белүчеләр дә күптер, чөнки ул Җиңү бәйрәме көннәрендә Чаллы урамнарындагы банерлардан безне елмаеп сәламләүчеләрнең берсе бит.  Гасырга тиң гомер юлы узган ветеранның истәлекләре бихисап. Аның кичергәннәрен газета битләренә генә сыйдыру мөмкин түгел. Шуңа күрә ул сагынып искә алган иң гыйбрәтле вакыйгаларның берникадәрен сайлап алдык. Сүзне ветеранның үзенә бирәбез.

 

Теләнче Тамак интернат мәктәбендә физкультура дәресләре укытучы Дилүс Гомәров районыбызның гына түгел, республика данын яклаучы спортчы. Ул июнь аенда Сочида спортның пауэрлифтинг (ятып штанга этү) төре буенча Европа чемпионатында икенче урын алды. Чара «АкваЛоо» санаториенда үтте. Теләнче Тамак спортчысы ТР Җыелма командасы составында чыгыш ясады.

Район балалар сәнгать мәктәбенең Бәтке филиалы гитарачылар ансамблен FORTR яшь башкаручылар республика конкурсында җиңү белән котлыйбыз  

Татарстан поселогы  китапханәсендә "Укы@рәсем яса!" дигән семинарның чираттагы иҗади дәресе узды 

#музейГиндукуш
13 июнь көнендә узган Тукай  район сабантуе бәйрәмендә тәкъдим ителгән "Авыллар хәзинәсе" күргәзмәләр утарында "Гиндукуш" хәрби дан музее үзенең бай фондларында сакланучы тарихи экспонатлар, чигуле һәм тукылган сөлгеләр, паласлар, "Сабантуйлар күңелем түрендә" фото күргәзмәсен, музейның бай тарихын яктырткан стенд тәкъдим итте


24
июнь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Начар метеорологик күренешләр .

2021 елның 25 июнендә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән яшен, урыны белән кыска вакытлы җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр, урыны белән секундына 23 метрга кадәр җитәргә мөмкин


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International