Тукай муниципаль районы Боерган авыл китапханәсе "Тукай төрле телләрдә яңгырый "дип аталган Төбәкара челтәрле акциясендә катнашты.
Урманнарның югары янгын куркынычы турында шторм кисәтү.
2021 елның 11 маеннан 17 маена кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урманнарның янгын куркынычы югары булуы көтелә (4 сыйныф).
Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы өлкән буын гражданнарының компьютер һәм интернет грамоталылыгын үстерү буенча «Интернетка рәхмәт-2021»дигән компьютер грамоталылыгын өйрәнүдә пенсионерларның 7 нче Бөтенроссия шәхси казанышлары конкурсын 2021 елның 19 апреленнән башлап җибәрү турында хат җибәрә.
Теләнче Тамак авыл җирлегенә керүче Казаклар авылында туып-үскән Нурми Шәрипов – районыбызның, халкыбызның данлы улы. Үз җирлегебездән чыккан геройлар белән хаклы рәвештә горурланабыз. Нурми Хәләф улы Шәриповка Советлар Союзы Герое исеме СССР Верховный Советы Президиумы Указы белән 1944 елның 23 сентябрендә бирелә. Бүген сүзем мәктәбебезгә Герой исеме бирелү тарихы турында.
Һәр кешенең күңелен кузгатучы олы бәйрәм якынлашкан көннәрдә социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә без районда яшәүче ветераннарыбыз белән күрештек, аларны Җиңү көне белән котладык. Бөек Ватан сугышына Чаллы районыннан барлыгы 14 мең 364 кеше китә. Кызганыч, аларның 8 мең 565е генә кабат әйләнеп кайта, калганнар яу кырында мәңгелеккә ятып кала. Бүгенге көндә районда дәhшәтле сугышның ачысын-төчесен үз җилкәсендә татыган 7 сугыш ветераны, элеккеге балигъ булмаган концлагерь тоткыны, 242 тыл хезмәтчәне яши. Ни кызганыч, аларның саны елдан-ел кими бара. Исән булган каһарманнарыбызның да күбесе инде бүген авырып, урын өстендә ята. Бүген алар ачы күз яшьләре аша сугыш елларын хәтерләрендә яңарта, җиңүнең нинди авырлыклар бәрабәренә килгәнен яшь буынга төшендереп калырга тырыша.
Без – сугыш чоры балалары. Балачагыбыз рәхәт узмады. Сугыш бит ул аяусыз, кан-яшь, хәсрәт, югалтулар китерүче афәт. Әти сүзен әйтергә тилмереп үскән балалар атасы сугыштан кайтканнарга кызыгып үстек. Әтием Гали Миңнеханов Бөек Ватан сугышында батырларча һәлак булган. Әни сөйләгәннән: «Военкоматта әтиләргә тезелеп басарга әмер бирделәр. Озата баручыларга чыгарга куштылар. Капка бикләнде. Мин сигез айлык корсагым белән шул капка астыннан шуышып тагын кердем. Әтиегез: «Үпкәләмә, мин дә артыма карамыйм, син дә әйләнеп карама. Башкача мөмкин түгел бит. Балаларны кешелекле, хезмәт сөючән итеп тәрбияләп үстер», – диде. Соңгы тапкыр күрешүебез, саубуллашу сүзләре булган икән... » дип еш искә ала иде.
Җиңү көненә багышланган район чарасыннан фотрепортаж
Кадерле ветераннарыбыз! Көнне төнгә ялгап эшләгән тыл хезмәтчәннәре, кече яшьтән тормышның авыр йөген үз иңнәрендә күтәргән сугыш елы балалары, бүген Ватаныбыз сагында торучылар! Сезгә рәхмәт сүзләребез чиксез! Батырлыгыгыз безнең йөрәкләрдә мәңге сакланачак! Алдыгызда түбәнчелек белән баш иябез!
Тукай муниципаль районының дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе «Шәфкать» үзәгендә социаль хезмәт алучылар, тыл хезмәтчәннәре: Дәүләтшина Мәэва Галиевна, Губочкина Евдокия Никифоровна район делегациясе составында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган республика чарасында катнаштылар.