Борды авыл җирлеген Бурдыбаш авылында ,тыл хезмәтчәне ,ветеран Т. Г. Мәвләутдинованы 90 яшьлек юбилее белән котладылар.
Кенәз авыл җирлегендә "Георгий тасмасы" акциясе дәвам итә. 2021 нче елның 7 нче маенда Княз мәдәният йорты хезмәткәрләре «Родина» патриотик клубы әгъзалары белән берлектә Татарстан поселогы үзәгендә «Георгий тасмасы»дигән патриотик акция үткәрделәр
2021 нче елның 5 нче маенда Княз авыл җирлеге башлыгы Фәндүс Мөхәммәтфатих улы Камалов, Княз мәдәният йорты хезмәткәрләре тыл хезмәтчәннәре һәм солдат толларының өйләрендә булдылар. .
Санитар чистарту икеайлыгы кысаларында 1-3 май ялларында һәр авыл җирлегендә зират өмәләре үтте. Әлеге игелекле эштә район буенча 1350ләп кеше катнашты. «Зират территорияләрендә бик күп эшләр башкарылды. Халык актив булып өмәләргә чыкты», – дип барлык катнашучыларга рәхмәтен белдерде район башлыгы урынбасары Рөстәм Закиров хакимияттә ясаган чыгышында.
93 яшь! Азмы соң бу, әллә күпме? Шушы сорауга җавап эзләп, туган көне белән котларга дип, без Аулаш авылында яшәүче Михаил Кириллович Палладиевларга юл тоттык.
Район башлыгы Фаил Камаев Җиңү көне алдыннан Бөек Ватан сугышы ветераннарының хәлләрен белде. Һәркайсының өйләренә барып күрешеп сөйләште, сәламәтлекләре, тормышлары турында сорашты. Ветераннарга Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның бүләкләрен тапшырды. «Сугыш елларында Ватан азатлыгы өчен батырларча көрәшкәнсез, сугыштан соңгы авырлыкларны кичергәнсез. Барысы өчен дә рәхмәт сезгә», – дип кулларын кысып район администрациясе, район советы һәм башкарма комитеты исеменнән тәбрикләде һәм бүләкләр бирде.
Тукай районында бүгенге көндә җиде Бөек Ватан сугышы ветераны яши. Круглое Поледа яшәүче Ольга Ивановна Левицкая исә бала вакытында концлагерьда тоткынлыкта булган. Җиде ветеранның уртача яшьләре 94-95 тирәсе. Алар кунакларны ачык күңел белән каршы алдылар, матур итеп гәпләшеп утырдылар. Өлкәннәрнең балалары тәрбиясендә, әйбәт шартларда яшәүләре күренеп тора. Һәр йортта бәйрәм рухы хөкем сөрә. Мул итеп табыннар әзерләнгән. Калмиядә яшәүче Миңнемулла ага Миңнегәрәевны котларга мәктәп балалары да килгән иде. Калмашта Шәүкәт абый Әхмәтнәҗиповны оныкчыгы Раяз шигырь укып сөендерде.
«Сугыш ветераннарының исән-сау булуларын күреп тору күңелле. Барысының да зиһеннәре ачык. Яннарында балалары, оныклары бөтерелеп тора. Картлык көннәрендә әйбәт тәрбия күрүче өлкән кешеләр бик бәхетле алар. Калган гомерләрен шатлык-куаныч белән кичерергә язсын», – дип Фаил Мисбахович үзенең тәэсирләре белән уртаклашты.
Район башлыгы белән бергә ветераннар янында Чаллы шәһәренең Комсомол районы һәм Тукай районы хәрби комиссары Дамир Вәлиев, район үзәк дәваханасе баш табибы урынбасары Наилә Гессер, социаль яклау идарәсе башлыгы Ландыш Бариева, башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илфак Бариев булдылар. Авыл җирлеге башлыклары да үз ветераннарына бүләкләр алып килгәннәр иде. Ә Иске Абдулда яшәүче Ефрем Павлович Алчинов белән Рәфкать Тәхәветдин улы Нуриевны тәбрикләргә шушы җирлектәге Сәйдәшев исемендәге хуҗалык җитәкчесе Марат Сафин килде. Ул да өлкәннәргә үз бүләкләрен тапшырды.
Җиңү көне алда әле. Тукай районында бәйрәмнең төп чарасы 9 май көнне үтә. Новотроицкоеның үзәк паркында узачак тантаналы митингка ветераннарыбызның барысы да чакырулы. Ә иртәгә авыл җирлекләрендә бәйрәм чаралары уза. Ветераннар, үз авылдашлары янына чыга алмаган очракта да, күңелләре белән алар арасында булырлар.
Бөек Җиңү бәйрәме – барыбыз өчен дә иң сөенечле көн. Шушы көнне безгә бүләк иткәннәрнең сафлары елдан-ел сирәгәя. Тыл ветераннары, сугыш чоры балалары да олы яшьтә хәзер, аларны да хөрмәтләргә онытмыйк. Бүген арабызда яшәүче – күрше йортта, күрше авылда гомер кичерүче өлкән кешеләрнең һәркайсы игътибарыбызны тойсын. Һичьюгы җылы сүзебезне кызганмыйк.
Тулырак: http://tukai-rt.ru/news/bek-ine-75-ellygyna/i-byrme-i-senechle-kn
Пенсия китерү турында гариза биреп, китерү оешмасын сайларга яки алыштырырга була. Моны Пенсия фондының электрон сервислары ярдәмендә оператив рәвештә эшләп була:
Тукай муниципаль районында «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре авыл җирлеге вәкилләре, районның гомуми белем бирү учреждениеләре волонтерлары белән берлектә Бөек Ватан сугышы ветераннарын якынлашып килүче бәйрәм – Бөек Җиңүнең 76 еллыгы белән котлыйлар, котлау открыткалары тапшыралар.