ЯҢАЛЫКЛАР


22
апрель, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Тукай районының 45 еллыгын бәйрәм итү көннәре алдында, Иске Абдул авыл мәдәният йортының тантаналы залында,2021елда  45нче  гаилә корырга ниятләгән яшь парның язылышу тантанасы узды. Алар-Нурмөхәммәтов Гинар һәм Нәбиуллина Ландыш.


21
апрель, 2021 ел
чәршәмбе

 

21 апрель көнне Тукай районы «Шәфкать» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе социаль педагоглары Тарынчева А.М. һәм Миннекаева Г. И. истәлекле даталар буенча профилактик эш кысаларында «Чернобыль кайтавазы»дигән темага чара үткәрделәр.

 

1921 нче елның 19 нчы апрелендә, Кнәз мәдәният йорты хезмәткәрләре, җирле үзидарә көне уңаеннан, мәктәптә «Җирле үзидарә турында күбрәк бел» дип исемләнгән танып-белү сәгате үткәрделәр.

Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә 2021 елның 22 апрелендә төнлә урыны белән көньяк-көнчыгыштан исүче җилнең тизлеге секундына 17-22 метрга кадәр җитәргә мөмкин (Казан шәһәрендә 15-20 метрга кадәр).

 

21 апрель көнне «Энергетик» мәдәният сараенда Ана капиталы сертификатын тапшыру тантанасы узды. Бу көнне 2 Тукай гаиләсе сертификатка ия булды.


12-30 апрельдә республиканың барлык шәһәр һәм районнарында Яшьләр форумы узача,анда Һәр кешенеңдә үз инициативасын белдерү мөмкинлеге бар. Тукай муниципаль районында әлеге форум 2021 елның 23 апрелендә Башкарма комитетның утырышлар залында узачак.

Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге 1967 елда туган һәм аннан да яшьрәк гражданнарның күбесендә 2002 елдан 2013 елга кадәр, шулай ук пенсияләрне дәүләти финанслашу программасында катнашучыларның һәм ана капиталын тупланма пенсиягә җибәргән әниләрнең пенсия тупланмалары формалашуын искә төшерә.

2021 елның 21 апрелендә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән көньяк-көнчыгыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга җитәргә мөмкин.


20
апрель, 2021 ел
сишәмбе

19-20 апрельдә Сосновый Бор поселогының «Яшьлек» спорт комплексында һәм  Калмия мәктәбендә «Аҗаган-2021»хәрби-спорт уенының муниципаль этабы узды.


19
апрель, 2021 ел
дүшәмбе

Көнчыгыш Кама аръягы һәм Кама аръягы буенча һава торышы


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International