09 апрель көнне Тукай районы «Шәфкать «халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагоглары Альбина Тарынчева, Гөлия Миннекаева, Альбина Сәйфуллина, Ләйсән Насырова "Кызлар һәм яшүсмерләр арасында иртә йөклелек" дигән темага чара үткәрделәр
Төбәк дәүләт хезмәтләрен алганда килеп туган сораулар белән бәйле рәвештә, Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Идарәсе түбәндәге мәгълүматны җиткерә.
Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр иткәнчә, РФ Хөкүмәтенең 13.03.20021 ел, № 362 карары нигезендә 2021 елда эшсез гражданнарны эшкә урнаштырганда юридик затларга һәм шәхси эшмәкәрләргә дәүләт ярдәме каралган. Эш бирүченең эшчеләргә хезмәт хакын түләүгә чыгымнарын өлешчә компенсацияләү рәвешендә Субсидия Россия Федерациясе Социаль иминият фонды тарафыннан бирелә.
Чемпианатта укый белүче генә түгел, аны ничек итеп ачык, кызык, эмоциональ һәм онытылмас итәргә кирәклеген дә белгән һәркем катнаша ала.
✅ Чемпионат кагыйдәләре гади – конкурсантлар Г.Тукайның рус һәм (яки) татар телләрендәге китабыннан тәкъдим ителгән өзекне бер минут эчендә укыйлар.
8 нче апрель көнне ,Боерган авылы җирлегендә, күренекле язучыларыбыз белән "Киләчәккә илтик татар моңын" дип исемләнгән тантаналы очрашу уздырылды. Филология фәннәре кандидаты,Татарстан Язучылар берлеге һәм Татарстан Журналистлар берлеге әгъзасы ,Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре,Гаяз Исхакый, Александр Грибоедов, Абдулла Алиш исемендәге әдәби премияләр лауреаты , «Тәрҗемә Олимпы» һәм « Кояшлы иҗаты өчен» Халыкара бүләкләр иясе ,Татарстан Язучылар берлегенең Яр Чаллы бүлеге җитәкчесе, язучы, шагыйрь, композитор, җәмәгать эшлеклесе, 2021 нче елның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә кандидат- Факил Миннемөхәммәт улы Сафин ,Татарстан язучылар берлеге әгъзасы,А.Грибоедов,Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премия лауреаты, татар һәм рус шагыйрьләренең балалар өчен язган әсәрләрен ике телгә тәрҗемә итүдәге эшчәнлеге өчен «За солнечную деятельность» дипломы һәм медале белән бүләкләнгән язучы, шагыйрә, тәрҗемәче -Әлфия Мирзанур кызы Ситдыйкова һәм әфган сугышы ветераны,автор- башкаручы , талантлы алып баручы,бик күп җырлар авторы- Илдус Газизовлар рәхәтләнеп, чын күңелдән авыл халкы, балалар белән аралаштылар.
Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында Мусабай-Завод авылы китапханәсе
Мусабай-Завод урта мәктәпнең 3 нче сыйныф укучылары белән Тукай районы үзәкләштерелгән китапханәләр системасы оештырган "Мин татарча укыйм!" конкурсында катнаштылар.
Иске Абдул мәктәбендә "Гиндикуш" музее директоры Резида Гарипова "Ю. А. Гагаринның галәмгә очуына 60 ел " дигән темага музей дәресе уздырды. Ул мәктәбе укучыларына космонавтика көне тарихы, космосны яулап алган беренче кеше Ю.А. Гагарин турында сөйләде.
Начар метеорологик күренешләр фаразланмый
Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе җитәкчесе урынбасары Артем Костин милек хокукын рәсмиләштерү мәсьәләләре буенча гражданнарны чираттагы видео аша кабул итте.
1967-1986 елларда районда алдынгылар рәтендәге «Коммунизм» колхозын җитәкләгән Мөнәвир Юнысовның оныгы Илшат бүген үзе крестьян-фермер хуҗалыгы оештырып, районда авыл хуҗалыгы тармагын үстерүгә зур өлеш кертә.