ЯҢАЛЫКЛАР


12
апрель, 2021 ел
дүшәмбе

11 апрель көнне Кенәз мәдәният йорты хезмәткәрләре " Патриот"хәрби дан музеенда фашист концлагерьларыннан тоткыннарны азат итү көненә багышланган Хәтер дәресе үткәрделәр. 

Россия Пенсия фонды Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган түләүләргә кереште.
Бөек Ватан сугышы инвалидларына һәм анда катнашучыларга 10 000 сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү апрель аенда ук бирелә.

Тукай районында Бөек Җиңүнең 76 еллыгы уңаеннан Бөек Ватан сугышында катнашкан 8 кеше түләү алачак.

Татарстан Республикасы территориясендә 2021 елның 12 апрелендә төнлә һәм иртән урыны белән томан көтелә

 

Боз астына киткән очракта...

Гадәттән тыш хәл чыкканчыга кадәр башкарасы эшләр:

Су басу куркынычы янаган очракларда нәрсә эшләргә 

Боз аша төшү тәртибе кагыйдәләре


9
апрель, 2021 ел
җомга


09.04.2011 елда Түбән Суыксу урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында яшь хәрәкәт инспекторлары өчен « Куркынычсыз тәгәрмәч» дип аталган мәктәп укучылары ярышлары узды. Анда төрле мәктәпләрдән 20 команда катнашты.

 

Агымдагы  елның 19нчы апрелендә  14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча тикшерү идарәсе бинасында (Казан шәһәре , Зур Кызыл урамы, 39 йорт ) Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил С.Х. Сабурская һәм Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча тикшерү идарәсе җитәкчесе Липским Валерий Андреевич    гражданнарны бергәләп кабул итәләр.

 

«Яңа Йолдыз» Бөтенроссия вокаль конкурсы кастингында Россия Федерациясе 16 яшьтәге  ГРАЖДАННАРЫ , музыка төркемнәре катнаша ала.

Кастингта катнашучылар Рәсәй Федерациясендә туган булуы һәм анда теркәлгән булу шарт тулып тора.     

Үткәрү датасы: 2021 елның 17 апреленнән алып 01 майга кадәр


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International