ЯҢАЛЫКЛАР


29
март, 2021 ел
дүшәмбе

Язмам үзебезнең Кече Шилнә авыл җирлегендә яшәп иҗат итүче, Фәннүр Сафин исемендәге әдәби премия лауреаты, 2018 елдан Татарстан Республикасы язучылар берлеге әгъзасы, язучы-шагыйрә Зимфира Насыйх кызы Исламова турында.

 

Мәдәният хезмәткәрләре шушы көннәрдә үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Үз эшләренең осталары булган район мәдәният хезмәткәрләрен без рухи атмосфераны тудыручылар, халык сулышын тоярга мөмкинлек бирүчеләр итеп күрәбез.


26
март, 2021 ел
җомга

 

26 нчы март 20201 нчы ел “Тормыш матур!” программасын тормышка ашыру кысаларында «Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе психологы Ләйсән Насырова суицидны кисәтү максатыннан, балигъ булмаган балалар арасында  «Тормыш матур " дигән рәсем конкурсы үткәрде.

 

27  март көненә начар метеорологик күренешләр фаразланмый

 2021 елның 1 апреленнән 30 апреленә кадәр “Маркетплейс” (алга таба - электрон сәүдә үзәге) Татарстан Республикасы сәүдә-сәнәгать палатасы ярдәме белән эшкуарлар өчен “30 көн эчендә Маркетплейс” беренче марафонын уздыра.

Тукай муниципаль районы эшкуарларын түбәндәге сылтама буенча марафонга кушылырга һәм гариза бирергә чакырабыз:https://forms.gle/ARLSEQCD2xQ4nyAa8.

"Соры "хезмәт хакы һәм аның нәтиҗәләре

2020 елның 26 ноябрендә Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең  Тукай  муниципаль районы буенча җәмәгать ярдәмчесе итеп  Газизуллина Гүзәл Ансар кызы билгеләнде.


25
март, 2021 ел
пәнҗешәмбе

25.03.20021 нче елның 25 нче мартында Татарстан  китапханәсендә балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгы кысаларында «Алтын ачкыч сере, яки Буратино маҗаралары» әсәре буенча кычкырып укулар-әңгәмәләр үткәрелде.

Алда зур эш – язгы чәчү. Кем җиргә яхшы сыйфатлы орлык кертә, язгы тукландыруны дөрес итеп оештыра, шул отачак, яхшы уңыш алачак. Тукландыруны иртәрәк башлау һәм составында азот һәм микроэлементлар булган ашламалар кертү зур нәтиҗә бирә. Фаразларга караганда, язгы чәчү җиңел булмаячак, шуңа күрә бүген бар көчне чәчүгә әзерләнүгә бирергә кирәк, дип белдерә ТР буенча «Россия авыл хуҗалыгы үзәге» ФДБУ филиалының Тукай районара бүлеге башлыгы Назим Сәләхетдинов. Әлеге мөһим кампания алдыннан тәҗрибәле белгеч аграрийларга үз киңәшләрен бирә. 

 

Район авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә хисап җыелышлары башланды. Аларның беренчесе иң эре хуҗалыкта – «Кама» агрофирмасында узды. 

«АГРОСИЛА» АҖ холдингына керүче әлеге агрофирма районда 2005 елдан эшли. Аның составына өч бүлекчә – «Новотроицкое», «Игенче» һәм «Мәгариф» җитештерү комплекслары керә. Районда бөртеклеләр уңышы буенча югары күрсәткечләре өчен «Кама» агрофирмасы быел «Иң яхшы авыл хуҗалыгы предприятиесе» номинациясендә җиңү яулады.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International