ЯҢАЛЫКЛАР


18
март, 2021 ел
пәнҗешәмбе

2021 нче елның 15 нче мартында Княз авыл җирлеге ветераннар һәм инвалидлар советы,мәдәният йорты хезмәткәрләре озак еллар Татарстан совхозында  терлекчелектә эшләгән, сугыш һәм хезмәт ветераны, 2 нче группа инвалид Ахунова Гөлсем Сабир кызын 85 яшьлек юбилее белән котладылар. 

 «Үз-үзеңә психолог» программасы кысаларында «Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе психологы Ләйсән Насырова 1 нче социаль участокта “Мин һәм минем хисләр” дигән темага төркемле дәрес үткәрде.

 "Балаларга көч кулланмау"  программасын тормышка ашыру уңаеннан Тукай  муниципаль районы "Шәфкать" халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе психологы Ләйсән Насыйрова 1 нче социаль участокта "Конфликтсыз мөнәсәбәт"  дигән темага тренинг үткәрде.

 

«Мәгълүмати навигатор «Яшүсмерләр медиакультурасын формалаштыру» социаль технологиясе кысаларында  яшүсмерләрнең мәгълүмати куркынычсызлыгын тәэмин итү һәм хокук бозуларны профилактикалау буенча "Шәфкать» үзәге психологы Сәйфуллина Альбина   Теләнче-Тамак  терләкләндерү мәктәбендә 17 март көнне төркемнәрдә  дәрес уздырды 


17
март, 2021 ел
чәршәмбе

 

2021 елның 18нче мартына начар метеорологик күренешләр көтелми.

 

        2021 елның 17 мартында Тукай районы «Шәфкать «халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге» дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагогы Альбина Тарынчева «Лекотека» комплекслы индивидуаль-юнәлешле программа кысаларында мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен «Лепешка» темасына социаль хезмәт алучылар белән индивидуаль дәрес-уен үткәрде.

    

18 мартта 12.05 сәгатьтә «Эхо Москвы в Казани» радиосында турыдан-туры эфир узачак, анда катнашучылар безнең төбәктә кече һәм урта бизнесны үстерү өчен нинди чаралар күрелүен сөйләячәк.


3-7 яшьлек балалар өчен түләү күләме гаилә кеременә бәйле булачак, ул балалар өчен 50, 75 яки 100% яшәү минимумын тәшкил итәргә мөмкин. Президент Владимир Путин тиешле указга кул куйды.

Тукай районы Кнәз гомуми белем бирү мәктәбендә Тукай районы оешуга 45 ел һәм  2021 ел-Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган айлык планы буенча үткәрелгән чаралар турында  белешмә

Татарстан авыл ипотекасын бирү күләме буенча Россия төбәкләре арасында тотрыклы рәвештә лидерлыкны тота, 2159 гаилә торак сатып алу һәм төзү өчен акча белән тәэмин ителгән. 2021 елда республикада 466 гаилә бу программадан файдаланган инде, кредитлауның гомуми суммасы якынча 993 млн.сум тәшкил итә.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International