ЯҢАЛЫКЛАР


15
март, 2021 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Комсомолец урта гомуми белем бирү мәктәбенең "САНДУГАЧ" вокаль төркеме "СОЗВЕЗДИЕ-2021" Республика балалар сәнгать фестивалендә катнашып, җиңүче дипломы белән бүләкләнде.Педагоглары Муллагалиева Л. З.һәм Шәрифҗанова А. Н. 

 Котлыйбыз!

Тукай районында агросәнәгать комплексы инженерларының республика конференциясе үтте. Әлеге чарага 43 районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләреннән белгечләр җыелды. Конференция эшендә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының инженерлык-техника сәясәте буенча урынбасары Рафаэль Фәттахов катнашты. 

1. 2021 елның 15 мартына метеорологик фараз .Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә 2021 елның 15 мартында төнлә һәм көндез начар метеорологик күренешләр көтелә:

-500-1000 метрга кадәр күрү сәләте начараю белән буран;

-секундына 15-20 метрга кадәр көчле җил, Казанда секундына 18 метрга кадәр.);

бозлавык;

- төнлә көнбатыштан көчле кар;

-юлларда кар көртләре һәм бозлавык.

 

Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе"  14 март 18 сәгатьтән 15нче  мартның   18 сәгатенә  кадәр метеорологик күренешләрнен интенсивлогы турында Консультация-кисәтү  турында хәбәр итә
 


12
март, 2021 ел
җомга

 Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы агымдагы елның 15-28 март көннәрендә Татарстан Республикасында компьютер һәм финанс грамоталылыгын өйрәнү максатларында муниципаль берәмлекләрдә халыкка социологик сораштырулар уздыру турында министрлыкның рәсми сайтында, «Эшчәнлек» бүлегендә, «Халык һәм бизнес вәкилләренең сораштырулары " бүлекчәсендә хәбәр итә 

12 март көнне Татарстан авыл китапханәсендә " Бездә Май чабу"дигән китапханә  сәгате узды. Китапханәчеләр бәйрәм, аның үзенчәлекләре һәм билгеләнеше турында сөйләделәр һәм  күңелле уеннар үткәрделәр.

2021 елның 13 мартына начар метеорологик күренешләр фаразланмый 

 12 нче март 2021 нче ел «Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе психологы Ләйсән Насырова «Тукай үзәк район хастаханәсендә»  «Бала табуга психологик әзерлек» темасына яңа туган баласын кабул итәргә шикләнгән хатын-кызларга социаль ярдәм күрсәтү буенча гамәли дәрес үткәрде.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International