ЯҢАЛЫКЛАР


20
февраль, 2021 ел
шимбә

Мусабай-Завод авылы китапханәсендә Мусабай-Завод урта мәктәбе укучылары белән берлектә,
"21 февраль-Халыкара туган тел "көне  уңаеннан"Иң татлы тел-туган тел"дигән тематик сәгать  сәгать уздырды. 
 

Тукай муниципаль районы Калмия авыл китапханәсе мөдире Галиәхмәтова Энҗе Рафик кызы «Тере язучы-Әгъния Барто " челтәр акциясе нәтиҗәләре буенча сертификат белән бүләкләнде.

1921 елның 19 февралендә Тукай районы Сосновый Бор поселогының "Яшьлек" универсаль спорт залында Ватанны саклаучылар көненә багышланган ату спорты буенча район Беренчелеге һәм Чемпионаты узды.  


19
февраль, 2021 ел
җомга

18 нче февраль  көнне ,Казанда ||| Халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләделәр. Бәйге Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан Республикасының Мәдәният, Мәгариф һәм фән министрлыклары ярдәмендә гамәлгә куела.

Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе залында бөек җырчыбызның туган көне уңаеннан Илһам Шакиров исемендәге республика премиясен тапшыру тантанасы  узды.

Илһам Шакиров исемендәге республика премиясе   "Халыкчан җыр" номинациясендә Флер Шакировка бирелде,«Ир-ат вокалы» һәм «Хатын-кыз вокалы» номинацияләре буенча республика премияләрен Филүс Каһиров һәм Резеда Галимова алды.   

«Халык контроле " Татарстан Республикасы дәүләт мәгълүмат системасы базасында татар телендәге атамаларда һәм язуларда, элмә такталарда, топографик билгеләмәләрдә, юл күрсәткечләрендә һәм торак йортларның аншлагларында хаталарны ачыклауга Татарстан Республикасы халкын җәлеп итү буенча ведомствоара комиссия утырышы протоколы һәм конкурс үткәрү турында Нигезләмә»

 

2021 елның 18 февралендә «Үзеңә психолог» программасын гамәлгә ашыру кысасында «Шафкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтүнең Тукай комплекслы үзәге балаларына һәм гаиләгә социаль ярдәм күрсәтү бүлеге психологы Ләйсән Насырова «Мин һәм минем чикләр» дәресе үткәрелде 

 Калмия авыл китапханәчесе Энже Галиәхмәтова  эледән-эле куп төрле чаралар уздырып тора. 7 февраль көнне,Татарсан Республикасында туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында,  ул тирә -курше авылларның китапханәчеләрен ,китап сөюче дусларын чакырып ,  язучылар Раил Гатауллин ,Йолдыз Шәрәпова  белән очрашу уздырды.

12нче февраль көнне ,   изге кыйблабызга туры атлаучы, үзләренең артыннан меңнәрне ияртеп баручы әйдәманнарыбыз, "Шәһри Казан" газетасының баш мөхәррире Радик Сабиров һәм " Ялкын" журналының баш мөхәррире Ильназ Фазуллин Калмия авыл китапханәсендә үзләренең укучылары белән очрашты.


18
февраль, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Казанда «ТатАгроЭкспо» агросәнәгать күргәзмәсе кысаларында өченче төбәкара олимпиадага нәтиҗә ясалды,анда   Тукай районы  «Айкорм» һәм «Мусабай» кооперативлары финанс директоры Эльза Мифтахова беренче урынны ия булды


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International