ЯҢАЛЫКЛАР


15
февраль, 2021 ел
дүшәмбе

Хөрмәтле Әфган сугышы ветераннары, солдат әти-әниләре!

Сезне Совет гаскәрләрен Әфган җиреннән чыгаруның 32 еллыгы белән котлыйм! Хөрмәтле сугышчы-интернационалистлар! Сез Әфганстандагы локаль бәрелешләрдә үзегезнең Ватан алдындагы изге бурычыгызны намус белән үтәп, хәрби антыгызга тугры калып, яшь буынга батырлык һәм ватанпәрвәрлек үрнәге булып торасыз. 

Районның 45 еллыгын билгеләп үтү өчен районда бүген тулы көченә әзерлек эшләре бара. Район башлыгы Фаил Камаев җитәкчелегендә махсус комиссия эшли. 45 еллыкка багышланган чаралар ел дәвамында үткәреләчәк. Юбилей датасын билгеләп үтүгә районның һәр тармагы үз өлешен кертә. Төп чара – «Бер күрешү – бер гомер» дип исемләнгән якташлар очрашуы «Энергетик» мәдәният сараенда узачак.

Патриотик тәрбия бирү максатыннан, 2021 елның 12 февралендә Новый бистәсендә сугышчы - интернационалистлар истәлегенә багышланган «ФОРПОСТ» мәктәп отрядларының, Балигъ булмаганнарның хокук бозуларын профилактикалау отряды җыелма командалары арасында кышкы полиатлон буенча район беренчелеге булып узды. Ярышларда районның гомуми белем бирү учреждениеләреннән 21 команда катнашты.

Кнәз мәдәният йорты хезмәткәрләре "Мин дөньяны танып беләм "дигән викторина уздырды.   

 15 февральдә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән 500 метр һәм аннан да кимрәк күренешле томан көтелә.

 

 Тукай районында «Татарстан чаңгы юлы-2021 " узды.Видео 

13 февральдә Тукай районы «Россия чаңгы юлы – 2021» Бөтенроссия массакүләм чаңгы ярышлары кысаларында «Татарстан чаңгы юлы-2021 " республика ярышларына кушылды

Биклән урта мәктәбенең  барлык сыйныфларында да сугышчы-интернационалистларны искә алу көненә багышланган Батырлык дәресләре узды.


13
февраль, 2021 ел
шимбә

Якындагы сәгатьтә, 14 февральдә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән бозлавык көтелә.


12
февраль, 2021 ел
җомга

Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә – тирә мохитне күзәтү идарәсе» ФДБУДӘН 2021 елның 12 февралендә 18 сәгатьтән 13 февраль 18 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында Консультация-кисәтү килде.

Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда 13 февральдә төнлә һәм көндез урыны белән томан көтелә, күз күреме 500 метр һәм аннан да кимрәк, юлларда көчле бозлавык, төнлә һәм иртән бозлы яңгыр һәм бозлавык.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International