ЯҢАЛЫКЛАР


8
февраль, 2021 ел
дүшәмбе

8.02.2021 Туган телләр айлыгы кысаларында Княз урта мәктәбенең 2а сыйныф җитәкчесе Л.Н.Новикова  Туган тел буенча "Китаплар төрле кирәк, китаплар безнең өчен  мөһим" дигән темага класстан тыш чара үткәрде.

Тукай муниципаль районы оешуга 45 ел тулу уңаеннан,Биклән  мәктәбенең музей оешмасында шөгелләнүче  укк\учылар,Әхмәтҗанова Р.Г. җитәкчелегендә “Рәхмәт сезгә, Укытучылар” дип исемләнгән стенд әзерләделәр. 

Туган телдән республикакүләм олимпиадада призлы урын яулаган  Тукай районы Күзкәй мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы Сәхипгәрәева Язиләне чын күңелдән котлыйбыз.  

Мусабай Завод мәктәбенең 2,4нче сыйныф укучылары авыл китапханэсендэ кунакта булдылар 


РПФның бушлай мобиль кушымтасын урнаштыра. ПФР сайтында Гражданинның шәхси кабинетына караганда тагын да җиңелрәк мобиль җайланмалардан файдаланучылар РПФда шәхси счетларының торышы, пенсия баллары һәм иминият стажы турында мәгълүмат алырга, эш бирүченең күчерелгән иминият взносларын тикшерергә, пенсия калькуляторы ярдәмендә булачак пенсиянең шартлы күләмен исәпләргә, билгеләнгән пенсия яки социаль түләү, ана капиталы күләме турында мәгълүмат алырга мөмкин.

 7 февраль 18 сәгатьтән 8 февраль 18 сәгатькә кадәрМ метеорологик фараз .

2021 елның 8 февраленә начар метеорологик күренешләр фаразланмый


6
февраль, 2021 ел
шимбә

Начар метеорологик күренешләр.

7 февральдә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә:

- буран;

- секундына 15-17 метр тизлектә көчле җил.;

- төнлә һәм иртән томан .

📌28 январь көнне Иштирәк авылы китапханәсендә 📚 туган телләр елына багышланган "Туган телнең тугры кошлары" дип исемләнгән әдәби кичә узды. Балалар Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Абдулла Алиш һәм инде Иштирәк авылында туып-үскән: Рафис Сәлимҗанов, Хөсәен Җәгъфәр һәм Җәмилә Әхтәмова кебек язучылар белән тагын да якынрак танышып аларның шигырьләрен укыдылар. 

 Борды мәктәбендә"Туган телем -иркә гөлем" дигән  чара узды. Анда укучылар узәренең    иң яраткан шыгыйрьләрен сөйләделәр. Видео язмалар тәкъдим итәбез

Яңа поселогы урта гомуми белем бирү мәктәбендә "Иң акыллы" -  Иң белемле"интеллектуаль уены үтте.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International