ЯҢАЛЫКЛАР


9
ноябрь, 2020 ел
дүшәмбе

2020 елның 10 ноябрендә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән юлларда бозлавык барлыкка килү көтелә.

Район авыл хуҗалыкларында сөт җитештерү  буенча оператив белешмә

.2020 елның 9 ноябрендә Татарстан Республикасы территориясендә начар метеорологик күренешләр-юлларның аерым участокларында бозлавык барлыкка килергә мөмкин.


6
ноябрь, 2020 ел
җомга

Бәйрәмнәр белән, хөрмәтле райондашлар!

Барыгызны да Халыклар бердәмлеге көне һәм Татарстан Республикасы Конституциясе кабул ителү көне белән ихлас күңелемнән котлыйм. 
Халыклар бердәмлеге гомер-гомергә Россиянең төп милли көче булды. Халыклар, мәдәниятләр, диннәр бердәмлеге – җиребездә тынычлык һәм татулык нигезе ул. Бүген районыбызда күпләгән милләт вәкиле татулыкта гомер итә, кулга-кул тотынып район үсешенә өлеш кертә. 
Конституциябез исә бердәмлек, теләктәшлек, хезмәттәшлекнең какшамас гаранты, күпмилләтле халкыбыз сайлап алган принципиаль сәяси юлны билгеләгән төп канун.

Хөрмәтле татарстанлылар! Кадерле ватандашлар!

Сезне Татарстан Республикасы Конституциясе Көне уңаеннан ихлас йөрәктән котлыйм.

Төп законыбызның нигезен тәшкил иткән, республикабызның күпмилләтле халкы ихтыярын чагылдырган нормаларның эчтәлегенә Татарстан АССР төзелүгә 100 ел тулган көннәрдә үзенчәлекле мәгънә төсмерләре өстәлә.  икътисадый казанышларның,  дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнары системасы эшчәнлегенең ныклы нигезен тәшкил итә.

 

Республиканың Төп законы - Татарстанның күпмилләтле халкының ихтыярын чагылдыру. Аның төп авторы - нәкъ менә ул.

Инде 28 ел буе Татарстан Конституциясе үзенең төп кыйммәтләрен - кешене, аның хокукларының һәм ирекләрен яклый, республика мирасын саклый һәм тынычлыкны тәэмин итә.

 


5
ноябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Коронавируска тестларны илнең һәр төбәгендә инде бик тиздән ясый алачаклар. 

Пенсия фонды волонтерлары татарстанлыларга электрон сервисларны үзләштерергә ярдәм итәчәк

2020 нче елның 3 ноябрендә Кенәз мәдәният йортында Халыклар бердәмлеге көненә һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көненә багышланган «Без төрле, әмма без бергә» дип исемләнгән тематик бәйрәм үткәрелде.

Начар метеорологик күренешләр. 2020 елның 5 ноябрендә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән көтелә: - 500 метр һәм аннан да кимрәк күрүчән томан; - төнлә һәм иртән юлларның аерым участокларында бозлавык барлыкка килергә мөмкин


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International