Ремонт эшләре республиканың 515 ишегалдында башланган. Тагын 213 йорт яны территориясендә асфальт һәм тротуарлар җәелгән инде. Төзекләндерүнең соңгы этабы булып яктырту баганаларын һәм кече архитектура формаларын урнаштыру торачак.
Татарстан Президенты Балык Бистәсе районында «Кыргый ферма» экопаркында булды. Балык Бистәсе районының табигый байлыклары туристларны җәлеп итү урынына әверелергә тиеш. Марал һәм тимгелле болан үрчетү фермасы районның төп үзенчәлеге булып тора. Мондый фикерне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Балык Бистәсе районына эш сәфәрендә әйтте.
2020 елның 15 августында Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән начар метеорологик күренешләр көтелә:төнлә һәм көндез көчле яңгыр, яшен, көчәйгәндә секундына 15-18 метрга кадәр көчле җил
ТР Премьер-министры Алексей Песошин Әҗмәкәйдә яңа балалар бакчасын ачу тантанасыда катнашты. Тукай районы башлыгы Фаил Камаев һәм Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев белән бергә ул ал тасманы кисте, «Миләшкәй»гә Республика Хөкүмәте исеменнән 100 мең сумлык сертификат бүләк итте. Бәйрәмне Тукай районы башлыгы Фаил Камаев ачты. Ул «Демография» илкүләм проекты кысаларында районда икенче бакча ачылуын билгеләп үтте.
Татарстан хөкүмәте җитәкчесе Алексей Песошин Кече Шилнә авылында булды. Ул үзенең визитын Бөек Ватан сугышында катнашучылар истәлегенә куелган һәйкәлгә чәчәкләр салудан башлады. Аннары, Тукай районы башлыгы Фаил Камаев һәм Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев белән бергә, төзекләндерелгән мәдәният йортын карады. Кунаклар мәдәният йорты фоейсына урнаштырылган район авыллары һәм күренекле кешеләрнең шәҗәрәләре белән таныштылар.
Тукай районының "Балкыш"балалар лагеренда спорт сменасы— спорт чаралары атмосферасын һәм маҗаралар рухын яратучы, ихтыяр һәм характер сынарга әзер булган кешеләр өчен кызыклы, актив һәм яхшы оештырылган ял.
Тукай районында эшлекле визит белән Татарстан республикасы хөкүмәте рәисе Алексей Песошин булып китте. Сәфәр кысаларында ул шушы көннәрдә генә капиталь төзекләндерү эшләре тәмамланган Кече Шилнә авылы мәдәният йортын карады. Премьер-министр төзүчеләр эшенә югары бәя бирде һәм әлеге объект биредә яшәүчеләрне үзенә тартып торсын иде дигән теләген җиткерде. Моннан тыш, Алексей Песошин Әҗмәкәйдә төзелгән яңа балалар бакчасын ачу тантанасында катнашты. Күптән көтелгән бу объект районның социаль-икътисади үсешен күрсәтүче чираттагы проект.
Бөтенроссия халык санын алу пандемия аркасында 2020 елның октябреннән 2021 елның апреленә күчерелә
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авылда кече һәм урта бизнесны үстерүгә зур игътибар бирә. Һәр атнада без авылда үз эшләрен ачып, яраткан эшләре белән шөгыльләнүче һәм аякларында нык торучы кешеләр турында язабыз. Шундыйларның берсе -Тукай районының Яңа Бүләк авылыннан Илмир Сәгытъдинов. 2019 елда ул «2017-2020 елларга Татарстан Республикасында эш башлаучы фермерларга ярдәм итү» программасы буенча 1,5 млн.сум күләмендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы грантын ала.