ЯҢАЛЫКЛАР


14
август, 2020 ел
җомга

Республикада Татарстан Президентының  "Сәламәт булыйк!"дип  исемләнгән программасы  старт алды.  

 

12 августтан районда белем бирү учреждениеләрен яңа уку елына кабул итү башланды. Мәгариф, янгын күзәтчелеге идарәсе җитәкчеләре һәм белгечләре составындагы район ведомствоара комиссиясе муниципаль белем бирү оешмаларының яңа 2020-2021 уку елына әзерлеген тикшерә.  

 Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Тукай муниципаль районында булды. Аны район башлыгы Фаил Камаев озатып йөрде.

Визит барышында Алексей Песошин Әҗмәкәй авылында яңа балалар бакчасы ачылышында катнашты.  

Шуннан соң Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы «Гигант»ҖЧҖ кырында районның авыл хуҗалыгы тармагы вәкилләре белән очрашты.  

Шулай ук Тукай районына визит кысаларында Алексей Песошин Кече Шилнә авылында мәдәният йортына капиталь ремонт нәтиҗәләре белән танышты һәм Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәйкәленә чәчәкләр салды.


13
август, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда 2020 елның 14 августында төнлә һәм көндез урыны белән көчле яңгыр, яшен, көчәйгәндә секундына 15-18 метрга кадәр көчле җил 

Яңа поселогы мәктәбенең капкасыннан керүгә үк күзне аллы-гөлле чәчәкләр, рәт-рәт тезелеп киткән кәбестә, суган, бәрәңге, чөгендер түтәлләре каршы ала. «33 сутыйдан артык җиребез бар. Ел саен яшелчә утыртабыз. Үсентеләрне моңа кадәр үзебез әзерли идек. Быел ТР Кулланучылар җәмгыяте тәэмин итте. Укучыларга ел дәвамында тукланырга да, саткан акчасына мәктәп ихтыяҗына юнәлтергә дә җитә», – ди мәктәп директоры Булат Мәхмүтов.   

 

     2020 нче елның 12 августында «КЦСОН «Шафкать» социаль ярдәм күрсәтү бүлегенең Тукай районындагы социаль педагогы Гулия Миннекаева тарафыннан «Гаилә» темасына консультатив эш үткәрелде.

 

Һәрвакыт элемтәдә. "Җиңү волонтерлары " ветераннарга кәрәзле телефоннар бүләк итә.

 

Тукай районының иң яхшы комбайнчыларына премияләр тапшырылды

Татарстанда урып-җыю эшләре бар куәткә бара. Бу чорда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләсе аеруча актуаль. Бүгенге көндә бөртекле культуралар чәчелгән кырларда янгын чыгу иң җитди һәм куркыныч проблема булып санала, чөнки салам һәм бөртеклеләр күбәсе - җиңел кабынып китә торган масса.  

Татарстанда иң яхшы комбайнчыларны бүләкләү өчен 100әр мең сумлык 200 грант каралды. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров хәбәр итте.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International