ЯҢАЛЫКЛАР


13
август, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Тукай районы буенча чаптыруда югары җитештерүчәнлеккә ирешкән механизаторлар турында мәгълүмат

Тукай районы буенча 2020 елның 11 августына бөртекле һәм кузаклы культуралар суктыру буенча югары җитештерүчәнлеккә ирешкән комбайнчылар турында мәгълүмат

. Авыл җирлегендә һәм кечкенә шәһәрләрдә урнашкан 42 мәктәпнең матди-техник базасы яңартылачак.
#НацпроектыТатарстан

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә видеоконференцэлемтә режимында республика территориясенә африка чумасы үтеп керүне һәм аның таралуын булдырмау буенча республика штабы утырышы узды.

 


12
август, 2020 ел
чәршәмбе

 Начар метеорологик күренешләр

 

Татарстан Республикасы территориясендә 2020 елның 13 августында көндез урыны белән көчле яңгыр, яшен, кыска вакытлы җилнең тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Пенсия фондының районара идарәсе хәбәр иткәнчә, пенсия күләме, стажының дәвамлылыгы турында мәгълүмат, илтеп җиткерү датасы турында белешмәләр һәм пенсия белән тәэмин итүгә кагылышлы башка шәхси мәгълүматлар, өйдән чыкмыйча гына, контакт-үзәк телефоны номерлары буенча 30-42-42-42 яки 074, «Кодовое слово»ны кулланып алырга мөмкин.

Район хуҗалыкларын-да урып-җыю актив төс алды. Һәркем һава торышының уңай торуыннан файдаланып калырга тырышты. Кырларга 120 комбайн чыкты. Бүген 15 мең гектар мәйданда игеннәр суктырып алынды. Бу – план 35 процентка үтәлде дигән сүз. Уңыш та югары – гектарыннан 44 центнер чыга. Чагыштыру өчен, республикада бу күрсәткеч – 40 центнер.  

20 август көнне 10.00 сәгатьтә видеоконференцэлемтә режимында муниципаль районнар халкына башкарма производство турындагы законнарны гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча түләүсез юридик ярдәм күрсәтү планлаштырыла. 


11
август, 2020 ел
сишәмбе


2020 елның 12 августында Татарстан Республикасы территориясендә   начар метеорологик күренешләр көтелә, урыны белән кыска вакытлы җилнең тизлеге секундына 15-18 метрга җитәргә мөмкин.

 

2020 елның 18 августында 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында (Казан шәһәре, Карл Маркс ур., 61 нче йорт) Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм Татарстан Республикасында Дәүләт хезмәт инспекциясе җитәкчесе тарафыннан гражданнарны бергәләп кабул итү оештырыла.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International