КАРАР «7»декабря 2020 ел     № 84 «555 номерлы тармак блогыннан К-6 га (УПН «Луговое») кадәр нефть-үткәргеч участогын реконструкцияләү, «ТатРИТЭКнефть» ТПП» линия объекты территориясен планлаштыру һәм ызанлау проекты буенча халык тыңлауларын билгеләү турында

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАCЫ

ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШЛЫГЫ

 

КАРАР

 

«7»декабря 2020 ел                     Яр Чаллы                          № 84

 

 

«555 номерлы тармак блогыннан К-6 га (УПН «Луговое») кадәр нефть-үткәргеч участогын реконструкцияләү, «ТатРИТЭКнефть» ТПП» линия объекты территориясен планлаштыру һәм ызанлау проекты буенча халык тыңлауларын билгеләү турында

 

 

Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексы, «Россия Федерациясендә җирле үзидарәне оештыруныӊ гомуми принциплары турында» 2003 елныӊ 6 октябрендәге Федераль законныӊ 28 статьясы нигезендә, Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Советыныӊ 2018 елныӊ 29 декабрендәге вн/2 номерлы карары белән расланган Тукай муниципаль районында халык тыӊлауларын оештыру һәм үткәрү тәртибе турында нигезләмәгә таянып,

 

КАРАР БИРӘМ:

 

1. «555 номерлы тармак блогыннан К-6 га (УПН «Луговое») кадәр нефть-үткәргеч участогын реконструкцияләү, «ТатРИТЭКнефть» ТПП» линия объекты территориясен планлаштыру һәм ызанлау проекты буенча халык тыңлауларын үткәрергә. 

2. Халык тыңлауларын бер көндә, 2021 елның 13 январендә 15.00 сәгатьтә үткәрергә,  үткәрү урыны: ТР, Кече Шилнә авыл җирлеге, Олы Шилнә авылы, Киров урамы, 55.

3. Халык тыңлауларын үткәрү өчен җаваплы итеп Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты Җитәкчесе А.Р. Хәбибуллинны билгеләргә.

4. Гражданнарның проект буенча фикер алышуда катнашу тәртибен кушымтадагыча расларга.

5. Халык тыңлауларын үткәрү турында мәгълүматны «Якты юл» («Светлый путь») газетасында бастырырга.

6. Әлеге карарны Тукай муниципаль районының рәсми сайтында урнаштырырга.

7. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны үз җаваплылыгымда калдырам.

 

 

 

Муниципаль район Башлыгы                                                                        Ф.М. Камаев

 

 

Тукай муниципаль районы Башлыгының 2020 елның                      ____ ____________ _____ номерлы карарына кушымта

 

 

Гражданнарның фикер алышуда катнашу тәртибе

 

Әлеге тәртип ««555 номерлы тармак блогыннан К-6 га (УПН «Луговое») кадәр нефть-үткәргеч участогын реконструкцияләү, «ТатРИТЭКнефть» ТПП» линия объекты территориясен планлаштыру һәм ызанлау проекты буенча фикер алышуларда халыкның катнашуын тәэмин итү максатында эшләнгән һәм авыл җирлеге халкының проект буенча фикер алышуда катнашу, шулай ук халык фикерен исәпкә алу тәртибен жайга сала.

  1. Гражданнарның проект буенча фикер алышуда катнашуы халык тыңлауларында катнашу һәм авыл җирлеге халкының проект буенча тәкъдимнәрен һәм искәрмәләрен язма рәвештә Тукай районы Башкарма комитетына җибәрү юлы белән гамәлгә ашырыла.
  2. Проектның график һәм текст рәвешендәге материаллары Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты бинасында мәгълүмати стендларда урнаштырылган.
  3. Проект буенча материаллар белән танышу вакыты: дүшәмбе – җомга 9.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр (12.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр төшке аш).
  4. Проект Тукай муниципаль районының рәсми сайтында (tukay.tatarstan.ru) һәм Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында урнаштырылырга тиеш.
  5. Язма тәкъдимнәр һәм искәрмәләр 2020 елның 9 декабреннән 2021 елның 9 январенә кадәр түбәндәге адрес буенча кабул ителә: ТР, Яр Чаллы шәһәре, Муса Җәлил пр., 46 йорт, Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты бинасы, 203 кабинет.
  6. Халык тыңлауларын үткәрү өчен җаваплы зат халык тыңлауларын әзерли һәм үткәрә, шулай ук гражданнарның проект буенча тәкъдимнәрен кабул итә һәм исәпкә ала.
  7. Халык тыңлаулары секретаре проект буенча фикерләрне, тәкъдимнәрне һәм искәрмәләрне исәпкә алуны документлар белән тәэмин итә.
  8. Халык тыңлаулары башланганчы, секретарь халык тыңлауларында катнашучыларны терки. Теркәү битендә халык тыңлауларында катнашучының фамилиясе, исеме, атасының исеме, туган елы, яшәү урыны күрсәтелә.
  9. Халык тыңлауларын уздырганда түбәндәге регламент билгеләнә:

- чыгыш ясаучыга төп доклад өчен 20 минутка кадәр вакыт бирелә;

- проект буенча фикер алышуга – 3 минутка кадәр;

- фикерләрне кире кагу һәм искәрмәләр өчен – 2 минутка кадәр.

  1. Халык тыңлауларын үткәрү барышында секретарь тарафыннан халык тыңлаулары беркетмәсе алып барыла. Беркетмәгә халык тыңлауларын оештыручы һәм секретарь имза куя.
  2. Халык тыңлауларын оештыручы халык тыңлаулары уздырылган көннән соӊ 2 көн эчендә халык тыңлаулары нәтиҗәләре буенча бәяләмә әзерли, анда мәҗбүри тәртиптә түбәндәгеләр күрсәтелә:

-        халык тыӊлауларына чыгарылган сорауныӊ исеме;

-        халык тыӊлауларын үткәрү көне, вакыты һәм урыны;

-        халык тыӊлауларында катнашкан авыл җирлеге гражданнарыныӊ саны;

-        халык тыӊлаулары нәтиҗәләре буенча карар.

  1. Бәяләмә халык тыңлауларын оештыручы тарафыннан имзалана һәм ул халык тыӊлаулары беркетмәсе белән бергә мәҗбүри рәвештә «Якты юл» («Светлый путь») газетасында бастырылырга һәм районның рәсми сайтында урнаштырылырга тиеш.

 

 

 

 

 

 

pdf
Скачать текст
PDF, 7.35 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International