КАРАР «_19 » ноябрь 2019 ел № 5113 2019-2020 елларга «Гаилә архивын тапшыр» конкурсын үткәрү буенча оештыру чаралары турында

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШКАРМА КОМИТЕТЫ

 

 

КАРАР

 

 

«_19 » ноябрь  2019 ел                               Яр Чаллы                                 № 5113___

 

 

2019-2020 елларга «Гаилә архивын тапшыр» конкурсын үткәрү буенча оештыру чаралары турында

 

 

         Вакыйганың тарихи һәм мәдәни әһәмиятен исәпкә алып, Татарстан Республикасы Архив эше буенча дәүләт комитетының 2019-2020 елларга «Гаилә архивын тапшыр» конкурсы турында 2009 елныӊ 17 сентябрендәге 178-од боерыгы нигезендә

 

КАРАР БИРӘ:

 

         1.2019-2020 елларга «Гаилә архивын тапшыр» республика конкурсыныӊ муниципаль этабы турында нигезләмәне 1 кушымта нигезендә расларга.

         2. 2019-2020 елларга «Гаилә архивын тапшыр» республика конкурсының муниципаль этабын әзерләү һәм үткәрү буенча оештыру комитетын төзергә һәм аның составын 2 кушымта нигезендә расларга.

         3. Оештыру комитетына 2019-2020 елларга «Гаилә архивын тапшыр» республика конкурсының муниципаль этабын үткәрү планын эшләргә.

         4. Җирле үзидарә органнарына, мәгариф һәм мәдәният учреждениеләренә, предприятие һәм оешмаларга, хезмәт коллективларына һәм район халкына, массакүләм мәгълүмат чараларына Тукай районында 2019-2020 елларга «Гаилә архивын тапшыр» республика конкурсын үткәрүдә катнашырга тәкъдим итәргә.

         5. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны Башкарма комитет Җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасарына йөкләргә.

 

 

Башкарма комитет Җитәкчесе                                                               Л.Г. Авзалов

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Башкарма комитетыныӊ 2019 елныӊ ___ ___________ ____ санлы карарына 1 кушымта

 

 

2019-2020 елларга «Гаилә архивын тапшыр» республика конкурсының муниципаль этабы турында нигезләмә

 

1. Гомуми нигезләмәләр

 

         1.1. Әлеге нигезләмә 2019-2020 елларга «Гаилә архивын тапшыр» республика конкурсының (алга таба – конкурс)муниципаль этабын үткәрү һәм оештыру тәртибен, шартларын, конкурс эшләрен бәяләү критерийларын билгели.

         1.2. Конкурсныӊ максатлары: гаилә тарихы аша ил һәм туган як тарихын өйрәнүгә нигезләнеп, яшь буында ватанпәрвәрлек тәрбияләү; туган як тарихы белән кызыксынуны саклап калу һәм арттыру; гаилә кыйммәтләрен һәм буыннар арасында элемтәне ныгытуга ярдәм итү; архив материаллары белән эшләүгә, тарихи һәм туган якны өйрәнү әдәбиятына җәлеп итү; Татарстан Республикасы Архиф фондын кыйммәтле тарихи чыганаклар белән баету.

         1.3. Конкурсны оештыручы –Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Башкарма комитетының архив бүлеге (алга таба– архив бүлеге) аша Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты (алга таба – ТР Архив эше буенча дәүләт комитеты).

         1.4. Конкурсны финанслау Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2016 елның 10 июнендәге 395 номерлы карары белән расланган «2016 -2022 елларга Татарстан Республикасында архив эшен үстерү» дәүләт программасында каралган максатчан чаралар хисабына гамәлгә ашырыла.

 

2. Кокурста катнашучылар

 

         2.1. Конкурста катнашу бушлай, ирекле рәвештә башкарыла.

         2.2. Конкурста гаилә архивлары хуҗалары катнаша.

         2.3. Конкурска Татарстан Республикасының барлыкка килү һәм үсеш тарихын чагылдыручы гаилә архивлары кабул ителә.

 

3. Конкурсны оештыру һәм үткәрү тәртибе

 

         3.1. Конкурс читтән торып үткәрелә. Конкурста катнашучыларның эшләре читтән торып ике этапта карала:

         1 этап – муниципаль, 2019 елныӊ 4 ноябреннән 2019елныӊ 31 декабренә кадәр архив бүлеге тарафыннан үткәрелә;

         2 этап – республика, 2020 елныӊ 1 маеннан 2020 елныӊ 31 маена кадәр үткәрелә.

         3.2. Конкурсныӊ муниципаль этабында катнашу өчен «Гаилә архивын тапшыр» тамгасы куелган гариза (1 нче кушымта) белән документлар пакеты тапшырыла: шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә гариза (2 нче кушымта);электрон рәвештә конкурс материаллары комплекты түбәндәге адреска:Nelya.Hazryatova@ tatar.ru  һәм/яисә кулдан-кулга архив бүлегенә (Яр Чаллы шәһәре, Тукай Яр Буе, 35), почта аша:   423800, Яр Чаллы шәһәре, Муса Җәлил пр., 46.

         3.3.Конкурс документларын тапшыру вакыты 2019 елныӊ 4 ноябреннән 2019 елныӊ 27 декаберенә кадәр, бу көннәрне дә кертеп.

         3.4.Конкурста катнашуга эчтәлеге һәм рәсмиләштерүеәлеге нигезләмә таләпләренә туры килгән конкурс документлары кабул ителә.

         3.5. Конкурсның муниципаль этабы нәтиҗәләре буенча конкурсның республика этабына муниципаль районнан бер гаилә архивы санында эш җибәрелә.

         3.6.Конкурста катнашу өчен үткәрү тәртибе, сроклары, шартлары һәм сайлап алу критерийлары турында мәгълүмат, конкурс документларын кабул итә башлаганчы 15 календарь көннән дә соңга калмыйча, Тукай муниципаль районының рәсми сайтында (http://www.tukay.tatarstan.ru) (алга таба – Тукай районының рәсми сайты) урнаштырыла. 

 

4. Конкурсны оештыру комитеты

 

         4.1. Конкурс үткәрү һәм эшләрне сайлап алу өчен Тукай муниципаль районында жюри функцияләре (конкурс эшләрен бәяләү, рейтинг төзү һәм муниципаль дәрәҗәдә катнашучыларны сайлап алу) белән оештыру комитеты (алга таба – оештыру комитеты) төзелә.

         4.2. Оештыру комитеты рәис, рәис урынбасары һәм оештыру комитеты әгъзалары составында җиде кешедән төзелә.

         4.3. Оештыру комитетыныӊфункцияләре:

         конкурсны оештыру һәм үткәрүне тәэмин итү;

         конкурска гаризалар җыю;

         массакүләм мәгълүмат чараларында, «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре» порталындаһәм  Тукай районы сайтында конкурс барышы турында хәбәр итү;

         жюри беркетмәсе нигезендә җиңүчеләр исемлеген формалаштыру.

         4.4. Оештыру комитетының әлеге нигезләмәнең 4.1 һәм 4.2 пунктларында күрсәтелгән эше аның утырышларында гамәлгә ашырыла. Утырышлар, оештыру комитеты әгъзаларының гомуми саныннан күпчелеге катнашса, хокуклы дип санала.

 

5. Жюри

 

         5.1. Конкурска бирелгән иң яхшы эшләрне ачыклау,бәяләү һәм җиңүчеләрне билгеләү өчен жюри төзелә.

         5.2. Жюри рәис, рәис урынбасары, җаваплы секретарь һәм жюри әгъзаларыннан торган 7 кешедән ким булмаган составта төзелә. Жюри составы Тукай районы Башкарма комитеты Җитәкчесе карары белән раслана.

         5.3. Жюри эшенә рәис җитәкчелек итә. Ул булмаган очракта аның бурычлары урынбасарына йөкләнә. Жюри өстәмә рәвештә экспертлар чакыру хокукына ия.Конкурс нәтиҗәләре белән шәхсән кызыксынган затлар жюри әгъзалары була алмый.

         5.4. Жюри эше аның утырышында башкарыла. Утырыш, әгәр анда аның әгъзаларының гомуми саныннан кимендә өчтән икесе катнашса, хокуклы дип санала. Жюриның җаваплы серетаре тавыш бирү хокукына ия түгел.

         5.5. Жюри карары утырышта катнашучы әгъзаларының күпчелек тавышы белән ачык тавыш бирү юлы белән кабул ителә һәм беркетмә белән рәсмиләштерелә, аңа рәислек итүче һәм җаваплы секретарь кул куя. Тавышлар санытигез булганда, рәис тавышы хәлиткеч булып тора

         5.6.Конкурс эшләрен бәяләгәндә, бәяләү критерийлары нигезендә бирелгән материалларны бәяләүнең объективлыгы, конфиденциальлеге тәэмин ителә.

         5.7.Жюри әгъзалары һәр критерий буенча баллар куя һәм алар гомумиләштерелә. Һәр критерий буенча баллар саны 10 баллы шкала буенча билгеләнә (0-10).

         Баллар «Шәхси бәяләү кәгазенә» кертелә, жюри әгъзасы имзасы белән таныклана һәм жюри рәисенә тапшырыла (3 нче кушымта).

         5.8. Жюри әгъзалары тарафыннан әлеге нигезләмәнең 6 бүлегендә күрсәтелгән критерийлар буенча куелган балларны гомумиләштерү нәтиҗәләре буенча катнашучыларның йомгаклау рейтингы төзелә, ул жюри рәисе һәм жюри әгъзалары тарафыннан имзалана.

 

6. Конкурс эшләре эчтәлегенә таләпләр

 

         6.1. Эчтәлекә таләпләр.

         Конкурста катнашучылар сайлап алу үткәрү өчен түбәндәгеләрне тапшыра:

         үз гаилә архивының фотодокументлары оригиналь нөсхәдә: позитив, негативлар, слайдлар, кәгазь позитив (фотография), фотоальбом, пыяла негатив;

         үз гаилә архивының оригиналь нөсхәдә видео документлары (видеокассеталар, видеодискалар, флэш туплагыч);

         үз гаилә архивының фонодокументларыоригиналь нөсхәдә (магнит лента, магниткассета, оптик диск, флэш туплагыч);

         тәкъдим ителгән фото -, фоно -, видеодокументларга аннотацияләр;

         гаиләнең, шул исәптән хезмәт ветераннары, Бөек Ватан сугышында катнашучыларның кыскача тарихы.

         6.2.Эшләр татар һәм рус телләрендә тапшырыла.

 

7. Бәяләү критерийлары

 

         7.1. Бәяләү критерийлары:

конкурсның максатларына һәм бурычларына туры килү (0 дән 10 баллга кадәр);

архив документларының тулылыгы һәм мәгълүмати байлыгы (0 дән 10 баллга кадәр);

идеяне техник гамәлгә ашыру дәрәҗәсе (0 дән 10 баллга кадәр);

гаилә документларында Татарстан оешуныӊ, үсешенең төп чорлары чагылу дәрәҗәсе (0 дән 10 баллга кадәр);

архив документларының физик торышы (0 дән 10 баллга кадәр);

конкурска тәкъдим ителгән документлар төрлелеге (шул исәптән фото, видео, фотодокументлар)(0 дән 10 баллга кадәр).

кулланыла торган тарихи чыганаклар төрлелеге (документлар, хатлар,бүләкләр, гаилә тарихлары һ.б.);

кулланыла торган архив чыганаклар төрлелеге (метрик китаплар,әкиятләр һ.б.);

 

8. Җиңүчеләрне билгеләү, йомгак ясау һәм җиңүчеләрне бүләкләү тәртибе

 

8.1. 2019 елның 27 декабрендә жюри утырышы үткәрелә.

8.2. Конкурста җиңүчеләр исемлеге катнашучыларныӊ йомгакрейтингы нигезендә һәр яшь төркеме буенча аерымтөзелә.

8.3. Рейтингта беренче өч урынны алган катнашучылар конкурста җиңүчеләр дип таныла.

8.4. Конкурста җиңүчеләр исемлеге жюриның йомгаклау утырышы беркетмәсе нигезендә, беркетмәгә кул куелганнан соң 3 эш көненнән дә соңга калмыйча раслана.

8.5. Конкурс нәтиҗәләре турында мәгълүмат Тукай муниципаль районының рәсми сайтында һәм «Якты Юл»(«Светлый Путь») газетасында урнаштырыла.

8.6. Беренче урынны алган катнашучыларның конкурс эшләре конкурсның икенче (республика) этабына җибәрелә.

8.7. Конкурста җиңүчеләр дипломнар белән бүләкләнә.

 

9. Өстәмә мәгълүмат

 

9.1. Тәкъдим ителгән эшләргә авторлык хокуклары конкурста катнашучыларда кала.

9.2. Конкурсны оештыручы,авторлык хокукларын саклаган хәлдә,чаралар белән кызыксындыру, мәгълүмат һәм презентация материалларынэшләү максатында,конкурс эшләрен, шул исәптән конкурс гаризаларында җибәрелгән фотографияләр, видеороликлар һәм башка документларны кулланырга хокуклы.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Башкарма комитетыныӊ 2019 елныӊ ___ ___________ ____ санлы карарына 2 кушымта

 

 

 

2019-2020 елларга «Гаилә архивын тапшыр» республика конкурсының муниципаль этабын әзерләү һәм үткәрү буенча оештыру комитеты

 

ФИАи

Вазыйфасы

  1.  

Бариев Илфак Шамил улы

Инвестиция проектларын үстерү мәсьәләләре буенча район Башлыгы ярдәмчесе

  1.  

Әхмәтҗанова Эльмира Михайловна

Мәдәният бүлеге башлыгы вазыйфаларын башкаручы

  1.  

Мостафина Эльвира Ринат кызы

ГХАТ бүлеге башлыгы

  1.  

 Хәзрәтова Нэля Мозафар кызы

Архив бүлеге башлыгы

  1.  

Шәрипова Алия Дамир кызы

Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры

  1.  

Шәкүрова Ильмира Илдус кызы

Мәктәптән тыш эшләр үзәге директоры

  1.  

Фазылова Алена Николаевна

«Якты Юл» (Светлый Путь) газетасы журналисты

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

2019-2020 елларга «Гаилә архивын тапшыр» республика конкурсының муниципаль этабы турында нигезләмәгә 1 кушымта

 

 

2019-2020 елларга «Гаилә архивын тапшыр» республика конкурсында

катнашу өчен гариза

 

Катнашучының фамилиясе, исеме, атасының исеме

 

Катнашучыныӊ индекс белән тулы йорт адресы

 

Катнашучыныӊ элемтә өчен телефоннары

 

Катнашучыныӊ Е-mail  адресы

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

2019-2020 елларга «Гаилә архивын тапшыр» республика конкурсының муниципаль этабы турында нигезләмәгә 2 кушымта

 

 

Шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә, тапшыруга һәм таратуга ризалык

 

Мин ____________________________________(ФИАитулысынча) «Шәхси мәгълүматлар турында» 2006 елның 27 июлендәге 152-ФЗ санлы Федераль закон таләпләрен исәпкә алып, 2019-2020 елларга «Гаилә архивын тапшыр» конкурсы өчен түбәндәге күләмдәге шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә, тапшыруга һәм таратуга (аларны миннән һәм/яки теләсә кайсы өченче затлардан алуны да кертеп) ризалык бирәм:

эшкәртелә торган шәхси мәгълүматлар исемлеге (ФИАи (соңгысы – булган очракта), җенес, туган көн һәм урын, гражданлык, шәхесне раслаучы документ реквизитлары (документ төре, аның сериясе һәм номеры, кем һәм кайчан бирелгән), яшәү урыны, теркәлү урыны, телефон (шул исәптән кәрәзле телефон)номеры, электрон почта адресы).

 

__________________________________________________________________

(ФИАи (соңгысы – булган очракта), имза)

 

 

 

_____________________

(дата)

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

2019-2020 елларга «Гаилә архивын тапшыр» республика конкурсының муниципаль этабы турында нигезләмәгә 3 кушымта

 

 

Шәхси бәяләү кәгазьләре

 

Гариза бирүченең ФИАи, конкурс эшенең исеме һәм эшне тәкъдим итү форматы

Критерийлар

0 дән 10баллга кадәр

Конкурсның максаты һәм бурычларына туры килү

 

Архив документларының тулылыгы һәм мәгълүмати байлыгы

 

Гаилә документларында Татарстан оешуныӊ, үсешенең төп чорлары чагылу дәрәҗәсе

 

Архив документларының физик торышы

 

Конкурска тәкъдим ителгән документлар төрлелеге (шул исәптән фото, видео, фонодокументлар)

 

БАРЛЫГЫ

 

 

 

 

 «___» ___________ 2019 ел _______________________ /________________________

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

2019-2020 елларга «Гаилә архивын тапшыр» республика конкурсының муниципаль этабы турында нигезләмәгә 4 кушымта

 

 

Конкурсның муниципаль этабы жюри утырышлары беркетмәсе

 

Татарстан Республикасы _____________________________ муниципальрайоны архив бүлеге

 

Архив бүлегенеӊ почта адресы, е-mail: ___________________________________________________

                                                                                   (индекс, муниципаль район, урам,йорт)

 

Архив бүлеге җитәкчесенеӊ ФИАи (тулысынча), телефоны:

 

_____________________________________________________________________________________

 

Конкурсның муниципаль этабы жюри рәисе ФИАи (тулысынча):

 

_____________________________________________________________________________________

 

 

Утырыш көне:________________________________________________________________________

 

Конкурсның республика этабына гаилә архивы документларын тапшырырга:

 

_____________________________________________________________________________________

(катнашучыныӊ ФИА)

 

 

Жюри әгъзаларының имзалары:

 

(имза) (ФИАи, вазыйфа) ___________________________________________________

 

(имза) (ФИАи, вазыйфа) ___________________________________________________

 

(имза) (ФИАи, вазыйфа)  __________________________________________________

 

 

 

Беркетмә расланды __________________________________________

(муниципаль этапта жюри рәисе имзасы)

 

 

 

pdf
Скачать текст
PDF, 3.00 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International