АРАР «19 »ноябрь 2019ел     № 5111 Тукай муниципаль районы тарафыннан муниципаль гарантияләр бирүгә бәйле аерым мәсьәләләр турында

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШКАРМА КОМИТЕТЫ

 

 

КАРАР

 

 

 «___»_________2019 ел                                                                        №_________

 

 

Тукай муниципаль районы тарафыннан муниципаль гарантияләр бирүгә бәйле аерым мәсьәләләр турында

 

 

Россия Федерациясе Бюджет кодексының 115, 115.2, 115.3  статьялары һәм Татарстан Республикасы Бюджет кодексыныӊ 37 статьясы нигезендә  

 

КАРАР БИРӘ:

 

  1. Расларга:

Тукай муниципаль районы муниципаль гарантия биргәндә принципалның финанс хәлен анализлауны, шулай ук Тукай муниципаль районы муниципаль гарантия биргәннән соң принципалның финанс хәленә мониторингны гамәлгә ашыру тәртибен;

Тукай муниципаль районы муниципаль гарантия биргәндә тәэмин итүнең җитәрлеген, ышанычлылыгын һәм ликвидлылыгын тикшерүне гамәлгә ашыру, шулай ук Тукай муниципаль районы муниципаль гарантия биргәннән соң тәэмин итүнең җитәрлек булуын, ышанычлылыгын һәм ликвидлыгын тикшерү тәртибен;

Тукай муниципаль районы муниципаль гарантиясе буенча принципалга карата гарантның регресс таләбен канәгатьләндерү буенча принципал йөкләмәләрен үтәүне тәэмин итүнең минималь күләмен (суммасын) билгеләү тәртибен.

  1. Тукай муниципаль районы гарантның принципалга карата регресс таләбен канәгатьләндерү буенча принципал йөкләмәләрен үтәүне тәэмин итү җитәрлек булмавын (шул исәптән принципалның, принципалга карата гарантның регресс таләбен канәгатьләндерү буенча принципал йөкләмәләрен үтәүне тәэмин итүгә банк гарантиясен яисә поручительлек биргән юридик затның финанс хәле шактый начарланган, залог предметының базар бәясе кимегән очракта) ачыклаганда, принципал тарафыннан 90 көн эчендә тәэмин итү алмаштырыла (тулысынча яки өлешчә)  яисә тәэмин итүнеӊ составын һәм гомуми күләмен (суммасын) Россия Федерациясе Бюджет кодексы, Татарстан Республикасы Бюджет кодексы һәм алар нигезендә кабул ителгән башка норматив хокукый актларда билгеләнгән таләпләргә туры китерү максатында, өстәмә тәэмин итү (җитмәгән суммага) бирелә дип билгеләргә.

3. Хуҗалык җәмгыяте булып торган, 100 процент акцияләре (өлешләре) Тукай муниципаль районыныкы яки муниципаль унитар предприятиеләрнеке булган, мөлкәте Тукай муниципаль районы милкендә булган, йөкләмәләре буенча Тукай муниципаль районы муниципаль гарантиясе бирелгән принципалны тулысынча яки өлешчә хосусыйлаштырган очракта, принципиал хосусыйлаштыру тәмамланган көннән алып 90 көн эчендә Россия Федерациясе Бюджет кодексының 115.3 статьясы һәм Россия Федерациясе граждан законнары таләпләренә туры килә торган гарантның тулы күләмдә яисә гарантиянең нинди дә булса өлешендә үтәлүгә бәйле рәвештә барлыкка килә торган регресс таләбен канәгатьләндерү буенча үз йөкләмәләрен үтәүне тәэмин итә.

4. Әлеге карар 2020 елның 1 январеннан үз көченә керә дип билгеләргә.

5. Әлеге карарны Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталында (http//pravo.tatarstan.ru), шулай ук Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районының рәсми сайтында (tukay.tatarstan.ru) урнаштырырга.

6. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны үз җаваплылыгымда калдырам.

 

 

 

Башкарма комитет Җитәкчесе                                                                Л.Г. Авзалов

 

Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Башкарма комитетыныӊ 2019 елныӊ         ___ ___________ ____ санлы карары белән расланган

 

 

Тукай муниципаль районы муниципаль гарантия биргәндә принципалның финанс хәлен анализлауны, шулай ук Тукай муниципаль районы муниципаль гарантия биргәннән соң принципалның финанс хәленә мониторингны гамәлгә ашыру тәртибе

 

  1. Әлеге тәртип Тукай муниципаль районы муниципаль гарантия биргәндә принципалның финанс хәлен анализлауны (алга таба – башлангыч анализ), шулай ук Тукай муниципаль районы муниципаль гарантия биргәннән соң принципалның финанс хәленә мониторингны (алга таба – соӊгы анализ) гамәлгә ашыруга таләпләрне билгели.
  2. Принципалның финанс торышына башлангыч анализ Тукай муниципаль районы финанс-бюджет палатасы тарафыннан Тукай муниципаль районы муниципаль гарантия (алга таба — гарантия)  биргәнче гамәлгә ашырыла.
  3. Принципалның финанс хәленә соӊгы анализ, гарантия биргәннән соң, гарантия бирелгән срок дәвамында ел саен, гарантия буенча йөкләмәләр туктатылганчы, Тукай муниципаль районы финанс-бюджет палатасы тарафыннан гамәлгә ашырыла.
  4. Принципалның финанс хәленә башлангыч анализ Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты карары белән расланган муниципаль гарантия алу өчен принципал тарафыннан бирелергә тиешле документлар исемлеге буенча принципал тапшырган документларны анализлау нигезендә гамәлгә ашырыла.
  5. Принципалның финанс хәленә соӊгы анализ, агымдагы елның 1 маеннан да соңга калмыйча, принципал тарафыннан Тукай муниципаль районы финанс-бюджет палатасына тапшырылучы түбәндәге документлар нигезендә гамәлгә ашырыла:

- Россия Федерациясе Финанс министрлыгы тарафыннан расланган формалар буенча соңгы хисап елына принципал эшчәнлеге турында бухгалтер хисабы күчермәләре һәм кабул итү турында территориаль салым органы тамгалары белән аларга аңлатма язмалары (яисә аларны электрон рәвештә кабул итү турында территориаль салым органы хәбәре белән);

- агымдагы ел башына һәм агымдагы елның соңгы хисап чоры ахырына, иң зур дебиторларны һәм кредиторларны (гомуми бурычның биш проценттан артыгын) һәм аны түләү срокларын күрсәтеп, дебитор һәм кредит бурычларын расшифровкалау;

- хисап елы өчен бухгалтерлык хисаплылыгыныӊ дөреслеге турында аудиторлык бәяләмәсенең нотариуста таныкланган күчермәсе (Россия Федерациясе законнары нигезендә мәҗбүри еллык аудитор тикшерүе узарга тиешле икътисадый субъектларга кагыла);

- барлык дәрәҗәдәге бюджетларга һәм бюджеттан тыш фондларга салым һәм башка мәҗбүри түләүләр буенча принципалның бурычы булмау турында аны тапшыру датасына кадәр 14 көннән дә соңга калмыйча алынган салым органы белешмәләре;

- соңгы хисап датасына һәм агымдагы ел башына принципалның чиста активлары бәясе хисабы.

  1. Принципалның финанс хәлен бәяләү, принципалның финанс хәлен бәяләү методикасына таянып, финанс күрсәткечләре нигезендә үткәрелә.
  2. Тукай муниципаль районы финанс-бюджет палатасы тарафыннан принципалның финанс хәленә башлангыч һәм соңгы анализ нәтиҗәләре буенча тиешле бәяләмәләр төзелә.
  3. Принципалның финанс хәлен анализлау, аның нәтиҗәләре буенча бәяләмә төзү һәм бәяләмәне Тукай муниципаль районы Башкарма комитетына тапшыру принципал тарафыннан әлеге тәртипнең 4 һәм 5 пунктларында каралган документларны тапшырган көннән 30 көн эчендә гамәлгә ашырыла.
 

Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Башкарма комитетыныӊ 2019 елныӊ ___ ___________ ____ санлы карары белән расланган

 

 

Тукай муниципаль районы муниципаль гарантия биргәндә тәэмин итүнең җитәрлеген, ышанычлылыгын һәм ликвидлылыгын тикшерүне гамәлгә ашыру, шулай ук Тукай муниципаль районы муниципаль гарантия биргәннән соң тәэмин итүнең җитәрлек булуын, ышанычлылыгын һәм ликвидлыгын тикшерү тәртибе

 

1. Әлеге тәртип Тукай муниципаль районы муниципаль гарантия (алга таба – гарантия) биргәндә тәэмин итүнең җитәрлеген, ышанычлылыгын һәм ликвидлылыгын тикшерүне гамәлгә ашыру, шулай ук Тукай муниципаль районы муниципаль гарантия биргәннән соң тәэмин итүнең җитәрлек булуын, ышанычлылыгын һәм ликвидлыгын тикшерүгә таләпләрне билгели.

2. Гарантияне тулы күләмдә яисә нинди дә булса өлешендә үтәү белән бәйле рәвештә гарантның принципалга карата регресс таләбен канәгатьләндерү буенча принципал йөкләмәләрен үтәүне тәэмин итү сыйфатында түбәндәге тәэмин итүнең бер яисә берничә төре кабул ителергә мөмкин:

дәүләт яки муниципаль гарантия;

юридик затныӊ поручительлеге;

гарантия белән тәэмин ителгән кредит буенча принципиалныӊ кредиторы булмаган кредит оешмасыныӊ банк гарантиясе;

принципиал яки өченче затныӊ милек залогы.

3. Йөкләмәләрне үтәүне тәэмин итү сыйфатында Тукай муниципаль районы алдында акчалата йөкләмәләр буенча срогы чыккан (җайга салынмаган) бурычлары һәм Россия Федерациясенең салымнар һәм җыемнар турында законнары нигезендә түләнергә тиешле салымнар, җыемнар, иминият кертемнәре, пенялар, штрафлар, процентлар түләү буенча үтәлмәгән йөкләмәләре булган юридик затларныӊ банк гарантияләрен һәм поручительлеген, шулай ук чиста активларының бәясе банк гарантиясенең өчкә тапкырланган суммасын тәшкил иткән зурлыктан (бирелгән поручительлекнеӊ) ким булган юридик затларныӊ, бөлгенлек (банкротлык) турында эш кузгатылган юридик затларныӊ, үзгәртеп кору яки ликвидация процессында булган юридик затларның банк гарантияләрен һәм поручительлеген кабул итү рөхсәт ителми.  

4. Тәэмин итүнең җитәрлеген, ышанычлылыгын һәм ликвидлыгын тикшерү Тукай муниципаль районы финанс-бюджет палатасы тарафыннан гарантия биргәндә – гарантия бирелгәнче, шулай ук гарантия бирелгәч, гарантия срогы дәвамында ел саен, 1 июньнән дә соңга калмыйча, гарантия буенча йөкләмәләр туктатылганчы гамәлгә ашырыла.

5. Тәэмин итүнең җитәрлеген, ышанычлылыгын һәм ликвидлыгын тикшерү Тукай муниципаль районы муниципаль гарантиясен алу өчен тапшырылырга тиешле документлар исемлеге буенча принципал тарафыннан тапшырылган документларны анализлау һәм Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты карары белән расланган Тукай муниципаль районы муниципаль гарантиясен бирү турында шартнамә төзү нигезендә башкарыла.

6. Тәэмин итүнең җитәрлеген тикшерү бирелә торган (бирелгән) тәэминатның гарантия буенча принципалга карата гарантның регресс таләбен канәгатьләндерү буенча принципал йөкләмәләрен үтәүне тәэмин итүнең минималь күләменә (суммасына) Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты карары белән расланган Тукай муниципаль районы муниципаль гарантиясе буенча принципалга карата гарантның регресс таләбен канәгатьләндерү буенча принципал йөкләмәләрен үтәүне тәэмин итүнең минималь күләмен (суммасын) билгеләү тәртибендә каралган таләпләргә туры килүен билгеләүдән гыйбарәт.

7. Банк гарантиясе һәм поручительлекнең ышанычлылыгы банк яисә башка кредит оешмасының (алга таба — банк-гарант) һәм поручительнең финанс хәле тотрыклылыгы белән билгеләнә.

8. Банк-гарант бер үк вакытта түбәндәге таләпләргә туры килсә, банк-гарантның финанс хәле тотрыклы һәм банк гарантиясе ышанычлы дип таныла:

а) банк операцияләрен башкару өчен Россия Федерациясе Үзәк банкы генераль лицензиясе булу;

б) кредит оешмасыныӊ «Россия Федерациясе банкларында кертемнәрне иминияләштерү турында» 2003 елның 23 декабрендәге 177-ФЗ санлы Федераль закон нигезендә Россия Федерациясе банкларында физик затларның кертемнәрен мәҗбүри иминиятләү системасында катнашуы;

в) активларның гомуми күләменнән кимендә 50 процентын тәшкил иткән I һәм II категориядәге активлары булу;

г) кредит оешмасының кимендә 1 млрд. сум күләмендә үз средстволары (капиталы) булу;

д) мәҗбүри нормативларны башкару буенча Россия Федерациясе Үзәк банкы таләбен үтәү (шул исәптән банк гарантиясе бирүгә бәйле рәвештә кабул ителгән бурыч йөкләнешен исәпкә алып);

е) соңгы хисап елында һәм агымдагы елның соңгы хисап чорында эшчәнлек нәтиҗәләре буенча зыян булмау;

ж) Аналитик Кредит Рейтинг Агентлыгыныӊ (акционерлык җәмгыятенеӊ) Россия Федерациясе өчен милли рейтинг шкаласы буенча «A-(RU)» дәрәҗәсеннән ким булмаган яки «Эксперт РА» Рейтинг Агентлыгы» акционерлык җәмгыятенеӊ Россия Федерациясе өчен милли рейтинг шкаласы буенча «ruA-» дәрәҗәсеннән ким булмаган рейтингка ия булуы яисә «Стандарт энд Пурс» (Standard & Poor's) рейтинг агентлыклары классификациясе буенча «BB-» рейтингыннан ким булмаган яисә «Moody's» рейтинг агентлыгы классификациясе буенча «Ba3» дәрәҗәсеннән ким булмаган рейтингка ия булуы.

9. Поручительнең финанс хәлен бәяләү, Тукай муниципаль районы муниципаль гарантия биргәндә, принципалның финанс хәлен бәяләү методикасы нигезендә гамәлгә ашырыла.

Әгәр поручительнең финанс хәле яхшы яки канәгатьләнерлек бәяләү дәрәҗәсенә ия булса, шулай ук поручитель Аналитик Кредит Рейтинг Агентлыгыныӊ (акционерлык җәмгыятенеӊ) Россия Федерациясе өчен милли рейтинг шкаласы буенча «A-(RU)» дәрәҗәсеннән ким булмаган яки «Эксперт РА» Рейтинг Агентлыгы» акционерлык җәмгыятенеӊ Россия Федерациясе өчен милли рейтинг шкаласы буенча «ruA-» дәрәҗәсеннән ким булмаган рейтингка ия булуы яисә «Стандарт энд Пурс» (Standard & Poor's) рейтинг агентлыклары классификациясе буенча «BB-» рейтингыннан ким булмаган яисә «Moody's» рейтинг агентлыгы классификациясе буенча «Ba3» дәрәҗәсеннән ким булмаган рейтингка ия булса, поручительнең финанс хәле тотрыклы һәм поручительлек ышанычлы дип таныла.

11. Принципал яисә өченче зат тарафыннан гарантның принципалга карата регресс таләбен канәгатьләндерү буенча принципал йөкләмәләрен тәэмин итүгә залогка бирелә торган (бирелгән) мөлкәтне бәяләү һәм әлеге мөлкәтнең ликвидлык дәрәҗәсен билгеләү Россия Федерациясе Бюджет кодексының 93 маддәсе 3 пунктының җиденче абзацы нигезендә гамәлгә ашырыла.

12. Тукай муниципаль районы финанс-бюджет палатасы, тәэмин ителешнең җитәрлеген, ышанычлылыгын һәм ликвидлыгын тикшергәннән соң 10 көн эчендә Тукай муниципаль районы Башкарма комитетына тиешле бәяләмәне тапшыра.

 

 

 

 

 

 

 

 

Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Башкарма комитетыныӊ 2019 елныӊ ___ ___________ ____ санлы карары белән расланган

 

 

Тукай муниципаль районы муниципаль гарантиясе буенча принципалга карата гарантның регресс таләбен канәгатьләндерү буенча принципал йөкләмәләрен үтәүне тәэмин итүнең минималь күләмен (суммасын) билгеләү тәртибе

 

  1. Әлеге тәртип Тукай муниципаль районы муниципаль гарантия биргәндә, шулай ук муниципаль гарантия гамәлдә булу срогында принципалга карата гарантның регресс таләбен канәгатьләндерү буенча принципал йөкләмәләрен үтәүне тәэмин итүнең минималь күләменә (суммасына) таләпләрне билгели.
  2. Принципалга карата гарантның регресс таләбен канәгатьләндерү буенча принципал йөкләмәләрен үтәүне тәэмин итүнең минималь күләме (суммасы) (алга таба – тәэмин итүнең минималь күләме) принципалның финанс хәлен бәяләү методикасы нигезендә финанс халәтенең канәгатьләнерлек дәрәҗәсенә карап билгеләнә.

3.      Тәэмин итүнең минималь күләме түбәндәгеләргә туры килә:

- Тукай муниципаль районы муниципаль гарантия суммасының 100 проценты дәрәҗәсенә – принципиалныӊ яхшы дәрәҗәдәге финанс хәлендә;

- Тукай муниципаль районы муниципаль гарантия суммасының 120 проценты дәрәҗәсенә – принципиалныӊ канәгатьләнерлек дәрәҗәдән югары булмаган финанс хәлендә.

4.      Тукай муниципаль районы муниципаль гарантиясе буенча принципалга карата гарантның регресс таләбен канәгатьләндерү буенча принципал йөкләмәләрен үтәүне тәэмин итүнең гомуми күләме (суммасы) тәэмин итүнең минималь күләменә туры килүен бәяләгәндә:

- юридик затларның поручительлеге, банк гарантияләре, дәүләт (муниципаль) гарантияләре алар бирелгән суммада исәпкә алына;

- Россия Федерациясе Бюджет кодексының 93.2 маддәсе 3 пунктының җиденче абзацы нигезендә бәяләнгән, залогка тапшырыла торган  (тапшырылган) мөлкәтнең базар бәясенә 0,7 коэффициентын кулланып төзәтү кертелергә ти

pdf
Скачать текст
PDF,

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International