Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районының Җирдән файдалану һәм авыл җирлекләре төзелешен алып бару кагыйдәләре проектларын әзерләү буенча ведомствоара комиссиясен төзү турында
Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексының 31, 32, 33 статьялары, «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге Федераль законның 14, 15 статьялары, Тукай муниципаль районы уставы нигезендә
КАРАР БИРӘ:
1. Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районының җирдән файдалану һәм авыл җирлекләре төзелешен алып бару кагыйдәләре проектларын әзерләү буенча ведомствоара комиссиясен төзергә.
2. Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районының җирдән файдалану һәм авыл җирлекләре төзелешен алып бару кагыйдәләре проектларын әзерләү буенча ведомствоара комиссия турында нигезләмәне 1 нче кушымта нигезендә расларга.
Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районының җирдән файдалану һәм авыл җирлекләре төзелешен алып бару кагыйдәләре проектларын әзерләү буенча ведомствоара комиссиясе составын 2 нче кушымта нигезендә расларга.
4. Башкарма комитетның 2017 елның 26 июнендәге «Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районының шәһәр төзелеше эшчәнлеге буенча ведомствоара комиссиясен төзү турында» 1790 номерлы карары үз көчен югалткан дип танырга.
5. Әлеге карарны Тукай муниципаль районының рәсми сайтында һәм Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында (http://pravo.tatarstan.ru) урнаштырырга.
6. Әлеге карарның үтәлешен контрольдә тотуны үз җаваплылыгымда калдырам.
Башкарма комитет Җитәкчесе Л.Г. Авзалов
Тукай муниципаль районы Башкарма комитетыныӊ 2019 елның ___ _____________________ ___ номерлы карарына 1 нче кушымта
Тукай муниципаль районының җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләре проектларын әзерләү буенча ведомствоара комиссиясе составы трында нигезләмә
1. Гомуми нигезләмәләр
1.1. Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районының Җирдән файдалану һәм авыл җирлекләре төзелешен алып бару кагыйдәләре проектларын әзерләү буенча ведомствоара комиссиясе (алга таба – Комиссия) муниципаль район территориясендә җирдән файдалануны һәм төзелеш алып баруны җайга салу системасын булдыру, эзлекле камилләштерү һәм нәтиҗәле эшләвен тәэмин итү өчен төзелә.
1.2. Комиссия даими эшләүче коллегиаль орган булып тора һәм үз эшен Россия Федерациясенең Шәһәр төзелеше кодексы һәм Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының башка норматив хокукый актлары, Тукай муниципаль районы уставы, Тукай муниципаль районы авыл җирлекләренең җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләре, «Җир кишәрлекләреннән рөхсәт ителгән файдалану төрләре классификаторын раслау турында» 2014 елның 1 сентябрендәге 540 номерлы боерык (алга таба – кагыйдәләр), әлеге нигезләмә нигезендә башкара.
2. Комиссиянең төп функцияләре
2.1. Тукай муниципаль районы территориясендә җирдән файдалану һәм авыл җирлекләре төзелешен җайга салу системасын эзлекле формалаштыру һәм камилләштерү, кагыйдәләргә үзгәрешләр кертү процессын оештыру.
2.2. Әлеге нигезләмәгә 1 нче кушымта нигезендә гариза формасы буенча кагыйдәләргә үзгәрешләр кертү турында кызыксынган затларның тәкъдимнәрен карау.
2.3. Әлеге нигезләмәгә 2 нче кушымта нигезендә гариза формасы буенча җир кишәрлекләрен яки капиталь төзелеш объектларын шартлы рәвештә файдалануга рөхсәт бирү турында кызыксынган затларның гаризаларын карау.
2.4. Әлеге Нигезләмәгә 3 нче кушымта нигезендә гариза формасы буенча рөхсәт ителгән төзелешнең иң чик параметрларыннан читкә тайпылуга, капиталь төзелеш объектларын реконструкцияләүгә рөхсәтләр бирү турында кызыксынган затларның гаризаларын карау..
2.5. Барлык төр проект алды һәм проект-планлаштыру документларын карау, шул исәптән түбәндәгеләрне кертеп:
- җирлекләрнең генераль планнары;
- җирлекләр территорияләрен шәһәр төзелеше зоналаштыру карталары, планлаштыру һәм төзелеш алып бару проектлары, планлаштыру структурасының башка элементлары;
- районның йөзен формалаштыручы торак-гражданлык, сәнәгать билгеләнешендәге аерым объектларны төзү проектлары;
- яңа төзелеш объектлары, архитектура һәм социаль әһәмияткә ия булган объектларны реконструкцияләү һәм реставрацияләү проектлары;
- инженерлык һәм транспорт инфраструктурасы объектлары проектлары, төзекләндерү проектлары, шул исәптән кече архитектура формалары, павильоннар, тукталыш комплекслары проектлары;
- функциональ зоналаштыру проектлары;
- Тукай муниципаль районы территориясендә тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне саклау һәм файдалану мәсьәләләре, тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне саклау зоналары проектлары;
- вакытлы стационар булмаган сәүдә объектларының, шул исәптән сезонлы сәүдә, җәмәгать туклануы объектларының эскиз проектлары һәм реклама конструкцияләренең, җәмәгать транспорты тукталышларының эскиз проектлары һәм планлаштыру документлары, кече архитектура формаларының архитектура һәм төсе ягыннан документлары;
2.5. Территориаль планлаштыру документлары проектлары буенча; территорияләрне планлаштыру проектлары буенча кагыйдәләргә үзгәрешләр кертү турында карар проектлары буенча; җир кишәрлекләренннән яки капиталь төзелеш объектларыннан шартлы рөхсәт ителгән файдалану төренә рөхсәт бирү мәсьәләләре буенча; рөхсәт ителгән төзелешнең иң чик параметрларыннан читкә тайпылуга, капиталь төзелеш объектларын реконструкцияләүгә рөхсәт бирү мәсьәләләре буенча халык тыңлауларын оештыру һәм үткәрү, планлаштырыла торган капиталь төзелеш объектларының эскиз проектларын карау.
2.6. Бәяләмәләр әзерләү: халык тыңлаулары нәтиҗәләре турында; кагыйдәләргә үзгәрешләр кертү хакында яки, кире кагу сәбәпләрен күрсәтеп, мондый тәкъдимнәрне кире кагу турында (комиссиягә кергән тәкъдимнәр нигезендә).
2.7. Киңәшләр әзерләү: җир кишәрлегеннән яки капиталь төзелеш объектыннан шартлы рөхсәт ителгән файдалану төренә рөхсәт бирү мәсьәләләре буенча; рөхсәт ителгән төзелешнең иң чик параметрларыннан читкә тайпылуга, капиталь төзелеш объектларын реконструкцияләүгә рөхсәт бирү мәсьәләләре буенча.
2.8. Кагыйдәләрне куллану буенча бәхәсле мәсьәләләрне карау.
3. Комиссия составын формалаштыру тәртибе
3.1. Комиссия составы, аның шәхси составына кертелә торган үзгәрешләр Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты Җитәкчесе карары белән раслана.
3.2. Комиссия составына башка оешмаларның вәкилләре кертелергә мөмкин (кирәк булганда).
4. Комиссиянең хокуклары
4.1.Комиссия түбәндәгеләргә хокуклы:
- район җирле үзидарә органы структур бүлекчәләреннән комиссиягә йөкләнгән функцияләрне гамәлгә ашыру өчен кирәкле бәяләмәләрне, башка материалларны соратып алырга;
- дәүләт һәм муниципаль учреждениеләрдән комиссия утырышларында карала торган мәсьәләләр буенча бәяләмәләр, башка материаллар соратып алырга;
- материалларны анализлау һәм комиссия тарафыннан карала торган мәсьәләләр буенча тиешле тәкъдимнәр әзерләү өчен бәйсез экспертларны җәлеп итәргә;
- Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты Җитәкчесенә комиссия компетенциясенә караган һәм Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты Җитәкчесе карарын таләп итүче мәсьәләләр буенча тәкъдимнәр кертергә;
- Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты Җитәкчесенә комиссиянең шәхси составын үзгәртү буенча тәкъдимнәр кертергә.
4.2. Комиссия түбәндәге очракларда җир кишәрлеген яки капиталь төзелеш объектын файдалануның шартлы рөхсәт ителгән төренә яки рөхсәт ителгән төзелешнең иң чик параметрларыннан читкә тайпылуга, капиталь төзелеш объектларын реконструкцияләүгә рөхсәт бирүдән баш тартырга хокуклы:
- җир кишәрлеге яки капиталь төзелеш объекты урнашкан тиешле территориаль зонаның шәһәр төзелеше регламентларында җир кишәрлегеннән һәм капиталь төзелеш объектыннан файдалануның сорала торган төре булмаганда;
- җир кишәрлегеннән яки капиталь төзелеш объектыннан файдалануның сорала торган төре яисә тәкъдим ителә торган төзелеш параметрлары чикләренә җир кишәрлеге һәм капиталь төзелеш объекты кергән территорияне планлаштыру буенча расланган документациягә (булган очракта) туры килмәгәндә;
- әгәр җир участогы яки капиталь төзелеш объекты шәһәр төзелеше регламентлары билгеләнмәгән территорияләр чикләрендә урнашкан булса.
5. Комиссиянең эшчәнлек тәртибе
5.1. Комиссия тарафыннан гаризаларны карау тәртибе әлеге нигезләмәгә 1 нче кушымтада билгеләнгән.
5.2. Комиссия үз эшчәнлеген утырышлар форматында башкара. Комиссиягә гариза керү датасы булып комиссия утырышында гаризаны беренчел карау датасы санала.
5.3. Комиссия утырышлары аена кимендә бер тапкыр, гаризалар булганда үткәрелә. Утырышларның ешлыгы, утырышларны үткәрү вакыты һәм урыны комиссия рәисе тарафыннан билгеләнә.
5.4. Комиссия утырышларын аның рәисе алып бара. Комиссия рәисе булмаганда, аның вазыйфаларын рәис урынбасары, ә ул да булмаганда, комиссия рәисе тарафыннан билгеләнгән комиссия әгъзасы башкара.
5.5. Утырышлар комиссия әгъзаларының гомуми саныннан кимендә яртысы катнашканда хокуклы дип санала. Комиссия карарлары ачык тавыш бирү юлы белән утырышта катнашучы комиссия әгъзаларының гомуми саныннан күпчелек тавыш белән кабул ителә. Тавышлар тигез булганда, комиссия рәисе яисә аны алыштыручы затның тавышы хәлиткеч булып тора.
5.6. Комиссия әгъзасы конкрет мәсьәлә буенча тавыш бирүдә әлеге мәсьәләне хәл итү нәтиҗәләре белән шәхси кызыксынуы булган очракта катнашырга хокуклы түгел.
5.7. Һәр утырышның нәтиҗәләре беркетмә белән рәсмиләштерелә, аңа, кирәк булганда, утырыш темасы белән бәйле материалларның күчермәләре теркәлергә мөмкин.
5.8. Утырышта катнаша алмаган очракта, комиссия әгъзасы карала торган мәсьәләләр буенча үз фикерен язма рәвештә бәян итәргә хокуклы, ул утырышта игълан ителә һәм утырыш беркетмәсенә теркәлә.
Кабул ителгән карар белән килешмәгәндә, комиссия әгъзасы үз фикерен күрсәтергә хокуклы, ул комиссия утырышы беркетмәсенә мәҗбүри кертелергә тиеш.
5.9. Мәсьәләне карау ике сәгатьтән артык вакыт таләп иткән очракта, комиссия утырышында тәнәфес рөхсәт ителә.
5.10. Комиссия эше нәтиҗәләре буенча халык тыңлауларында каралган мәсьәләләр буенча комиссия беркетмәләрен, бәяләмәләрен, тәкъдимнәрен, Комиссия эшчәнлегенең барлык юнәлешләре буенча Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты Җитәкчесе карарлары проектларын төзелеш, архитектура һәм халык яшәешен тәэмин итү бүлеге эшли.
5.11. Комиссия эшчәнлеген чагылдыручы материаллар (беркетмәләр, бәяләмәләр, тәкъдимнәр, карарлар) комиссия архивын тәшкил итә һәм төзелеш, архитектура һәм халык яшәешен тәэмин итү бүлегендә саклана.
6. Комиссия эшчәнлеген финанс һәм матди-техник яктан тәэмин итү
6.1. Комиссия әгъзалары үз эшчәнлекләрен түләүсез нигездә алып баралар.
6.2. Комиссия эшчәнлеген матди-техник һәм финанс яктан тәэмин итү Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты тарафыннан башкарыла.
Тукай муниципаль районы Башкарма комитетыныӊ 2019 елның ___ _____________________ ___ номерлы карарына 2 нче кушымта
Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районының җирдән файдалану һәм авыл җирлекләре төзелешен алып бару кагыйдәләре проектларын әзерләү буенча ведомствоара комиссиясе составы
Комиссия рәисе:
Авзалов Ленар Гаяз улы – Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе.
Комиссия рәисе урынбасары:
Абзалова Илсөяр Хәйдәр кызы – Башкарма комитет Җитәкчесенең төзелеш, архитектура һәм халык яшәешен тәэмин итү буенча урынбасары.
Комиссия секретаре:
Нәдершин Азат Нәсыйх улы – районның баш архитекторы.
Комиссия әгъзалары:
1. Яббаров Илмир Назыйф улы – Тукай муниципаль районы милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе;
2. Бузина Нәзирә Камил кызы – район Советы аппаратының юридик бүлеге башлыгы;
3. Исхакова Гөлназ Гаяз кызы – төзелеш, архитектура һәм халык яшәешен тәэмин итү бүлеге башлыгы;
4. Хәйбуллин Ленар Радик улы – Тукай муниципаль районы ветеринария берләшмәсенең идарә башлыгы;
5. Бариев Илфак Шамил улы – Башкарма комитет Җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары;
6. ТР буенча Роспотребнадзор идарәсенең Яр Чаллы шәһәре, Актаныш, Тукай, Мөслим, Минзәлә районнары территориаль бүлеге вәкиле ( килешү буенча);
7. «Сетевая Компания» ААҖ вәкиле (килешү буенча);
8. Рйон газ хезмәте вәкиле (килешү буенча);
9. Җирле коммуналь челтәрләрнең вәкилләре (килештерү буенча);
10. Авыл җирлеге башлыгы (килешү буенча).
Комиссия турында нигезләмәгә кушымта
Комиссия тарафыннан җир кишәрлегеннән яки капиталь төзелеш объектыннан файдалануның шартлы рөхсәт төренә, рөхсәт ителгән төзелешнең иң чик параметрларыннан читкә тайпылуга, капиталь төзелеш объектларын реконструкцияләүгә рөхсәт бирү мәсьәләләре буенча кызыксынган затларның мөрәҗәгатьләрен карап тикшерү тәртибе
1. Җир кишәрлегеннән яки капиталь төзелеш объектыннан файдалануның шартлы рөхсәт төренә, рөхсәт ителгән төзелешнең иң чик параметрларыннан читкә тайпылуга, капиталь төзелеш объектларын реконструкцияләүгә рөхсәт бирү белән (алга таба – рөхсәт) кызыксынган зат Тукай муниципаль районы Башкарма комитетына комиссия рәисе исеменә расланган форма буенча рөхсәт бирүгә гариза бирә.
2. Гариза Тукай муниципаль районының баш архитекторына җибәрелә. Районның баш архитекторы, гариза кергәннән соң, ун эш көне эчендә гаризага материалларның булуын тикшерә һәм мөрәҗәгать итүче ниятләренең тиешле территориаль зона өчен шәһәр төзелеше регламентларына, территорияне планлаштыру буенча расланган документларга (булган очракта), гамәлдәге нормаларга һәм кагыйдәләргә – техник регламентларга туры килүе турында бәяләмә әзерли, шуннан соң документларны комиссиягә тапшыра.
3. Комиссия, гариза белән бәяләмәне алганнан соң, гаризаны һәм аңа теркәп бирелә торган материалларны карый һәм халык тыңлауларын билгеләү өчен документлар әзерләү турында карар кабул итә яисә комиссия турында нигезләмәнең 4.3 өлешендә күрсәтелгән нигезләр буенча гаризаны караудан баш тарта.
4. Комиссия секретаре, гариза һәм аңа теркәп бирелә торган материалларны алганнан соң, Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексының 39 статьясы 4 пунктында билгеләнгән тәртиптә халык тыңлауларын үткәрү турында хәбәрләр җибәрә..
5. Район Советының 2018 елның 29 декабрендәге вн/2 номерлы карары белән расланган Тукай муниципаль районында халык тыңлауларын оештыру һәм үткәрү тәртибе нигезендә тиешле рөхсәт бирү мәсьәләсе буенча халык тыңлаулары үткәрелә. Халык тыңлауларын уздырганнан соң, комиссия халык тыңлаулары беркетмәсе нигезендә халык тыңлаулары нәтиҗәләре турында бәяләмә әзерләүне гамәлгә ашыра, ул халык тыңлаулары уздырылган көннән алып 15 көннән дә соңга калмыйча басылып чыгарга тиеш.
6. Халык тыңлаулары нәтиҗәләре турында бәяләмә һәм тиешле вәкаләтле органнарның рәсми бәяләмәләре нигезендә (мөрәҗәгать итүче документлары пакетында аларны тапшырганда, шулай ук комиссия тарафыннан соратып алынган очракта) комиссия тәкдимнәр әзерләүне гамәлгә ашыра: йә тиешле рөхсәт бирү турында; йә кабул ителгән карарның сәбәпләрен күрсәтеп, тиешле рөхсәтне бирүдән баш тарту турында һәм әлеге тәкъдимнәрне Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты Җитәкчесенә җибәрә.