КАРАР «17 » 01. 2020 ел        № 55 Татарстан Республикасыныӊ спорт резервын әзерләүне гамәлгә ашыручы физкультура-спорт оешмалары хезмәткәрләренә – яшь белгечләренә айлык стимуллаштыручы өстәмә түләүләрне билгеләү турында

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШКАРМА КОМИТЕТЫ

 

 

КАРАР

 

«17 » 01. 2020 ел                                     Яр Чаллы                                                № 55

 

 

Татарстан Республикасыныӊ спорт резервын әзерләүне гамәлгә ашыручы физкультура-спорт оешмалары хезмәткәрләренә – яшь белгечләренә айлык стимуллаштыручы өстәмә түләүләрне билгеләү турында

 

Яшь белгечләргә дәүләт ярдәме күрсәтү һәм Татарстан Республикасында спорт резервын әзерләүче физкультура оешмалары белгечләрен Татарстан Республикасының Тукай муниципаль районында беркетү максатыннан, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасының спорт резервын әзерләүне гамәлгә ашыручы физкультура-спорт оешмалары (аларга карата гамәлгә куючы функцияләрен һәм вәкаләтләрен Татарстан Республикасы Спорт министрлыгы башкара) хезмәткәрләренә – яшь белгечләренә айлык стимуллаштыручы өстәмә түләүләрне билгеләү турында» 2018 елныӊ 29 декабрендәге 1259 номерлы карарына таянып,

 

КАРАР БИРӘ:

 

1. Татарстан Республикасыныӊ спорт резервын әзерләүне гамәлгә ашыручы муниципаль физкультура оешмаларында эшләүче хезмәткәрләргә – яшь белгечләргә эшләнгән вакытка пропорциональ рәвештә 1 111 сум күләмендә айлык стимуллаштыручы өстәмә түләү, әмма бер хезмәткәргә – яшь белгечкә 1 111 сумнан да артмаган күләмдә билгеләргә.

2. Татарстан Республикасыныӊ спорт резервын әзерләүне гамәлгә ашыручы муниципаль физкультура-спорт оешмаларында эшләүче хезмәткәрләргә – яшь белгечләргә айлык стимуллаштыручы өстәмә түләү бирү тәртибен расларга.

3. Татарстан Республикасыныӊ спорт резервын әзерләүне гамәлгә ашыручы муниципаль физкультура-спорт оешмаларында  эшләүче хезмәткәрләргә – яшь белгечләргә айлык стимуллаштыручы өстәмәне түләүгә Татарстан Республикасы бюджетыннан Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы бюджетына башка бюджетара трансфертлар бирү тәртибен расларга.

4. Әлеге карарны районныӊ рәсми сайтында һәм ТР рәсми хокукый мәгълүмат порталында урнаштырырга.

5. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны Башкарма комитет Җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары И.Ш. Бариевка йөкләргә.

 

 

Башкарма комитет Җитәкчесе                                                               Л.Г. Авзалов

 

Тукай муниципаль районы

Башкарма комитетыныӊ 2019 елның ___ _____________________

___ номерлы карарына 1 нче кушымта

 

 

Татарстан Республикасыныӊ спорт резервын әзерләүне гамәлгә ашыручы муниципаль физкультура-спорт оешмаларында эшләүче хезмәткәрләргә – яшь белгечләргә айлык стимуллаштыручы өстәмә түләү бирү тәртибе

 

1. Әлеге тәртип Татарстан Республикасының спорт резервын  әзерләүне гамәлгә ашыручы муниципаль физкультура-спорт оешмаларында (алга таба – оешмалар) эшләүче хезмәткәрләргә – яшь белгечләргә айлык стимуллаштыру өстәмәләре күләмен һәм түләү тәртибен билгели.

2. Оешма хезмәткәрләренә – яшь белгечләргә айлык стимуллаштыручы өстәмәне түләү Татарстан Республикасы бюджетында тиешле финанс елына Татарстан Республикасы Спорт министрлыгына (алга таба – министрлык) каралган акчалар хисабына башкарыла.

3. Оешманың хезмәткәре – яшь белгече дип, һөнәри белем бирү оешмасын, югары белем бирү программалары - бакалавриат, специалитет, магистратура -  буенча дәүләт аккредитациясе алган югары белем бирү оешмасын (алга таба – һөнәри белем бирү оешмасы яки югары белем бирү мәгариф оешмасы) беренче тапкыр көндезге формада тәмамлаган һәм һөнәри белем бирү оешмасы яисә югары белем бирү мәгариф оешмасын тәмамлау елының 1 ноябреннәннән дә соңга калмыйча, һөнәри белем дәрәҗәсе һәм квалификациясе нигезендә хезмәт шартнамәсе буенча оешмага түбәндәге вазыйфаларга эшкә алынган 30 яшькә кадәр булган Россия Федерациясе гражданы таныла: физик культура буенча инструктор, педагог-оештыручы, педагог-психолог, адаптив физик культура буенча инструктор-методист, адаптив физик культура буенча өлкән инструктор-методист, тренер, адаптив физик культура буенча тренер-укытучы, хореограф, тренировка процессы администраторы, адаптив физик культура буенча өлкән тренер-укытучы.

4. Айлык стимуллаштыручы өстәмә түләү хезмәткәр – яшь белгечләргә эшкә урнашу датасыннан биләп торган вазыйфада беренче өч ел дәвамында  өзлексез эшләгәндә билгеләнә.

Хезмәткәрләргә – яшь белгечләргә айлык стимуллаштыручы өстәмә түләүне билгеләү, туктату, озайту турында карар оешма боерыгы белән раслана.

Хезмәткәрләргә – яшь белгечләргә айлык стимуллаштыручы өстәмәне түләү түбәндәге чорга озайтыла:

  • Россия Федерациясе Кораллы көчләрендә чакырылыш буенча хезмәт итү яки альтернатив граждан хезмәте;
  • йөклелек һәм бала табу буенча ял, өч яшькә җиткәнче бала карау ялы;
  • көндезге формада аспирантурада уку.

Айлык стимуллаштыручы өстәмә түләү хезмәткәр – яшь белгеч, Россия Федерациясе Кораллы көчләрендә чакырылыш буенча хезмәт итү яки альтернатив гражданлык хезмәте, йөклелек һәм бала табу буенча ял, өч яшькә җиткәнче бала карау ялы тәмамланганнан соң, 60 көннән дә соңга калмыйча, хезмәт мөнәсәбәтләрен рәсмиләштергән шартта озайтыла.

5. Айлык стимуллаштыручы өстәмә түләү алу өчен, әлеге тәртипнең 3 пунктында билгеләнгән эшкә урнашу срокларын үткәрүнең мөһим сәбәпләренә документлар белән расланган вакытлыча эшкә яраксызлык керә. Айлык стимуллаштыручы өстәмә түләү хезмәткәр – яшь белгеч хезмәт мөнәсәбәтләрен вакытлыча эшкә яраксызлык тәмамланганнан соң 60 көннән дә соңга калмыйча рәсмиләштергән очракта саклана.

6. Хезмәткәр – яшь белгеч башка оешмага шундый ук вазифага күчкәндә, эштә 30 көннән дә артмаган ял вакыты рөхсәт ителә.

7.  Штат саны кимү яки штат кыскару белән бәйле рәвештә, хезмәткәр – яшь белгеч эштән азат ителгәндә, алга таба башка оешмага шундый ук вазифага эшкә урнашканда, 60 көннән дә артмаган ял вакыты рөхсәт ителә.

8. Хезмәткәрләргә – яшь белгечләргә айлык стимуллаштыручы өстәмә түләү яшь белгечнең төп эш урыны буенча гына билгеләнә.

9. Хезмәткәрләргә – яшь белгечләргә айлык стимуллаштыручы өстәмә түләү төп вазыйфа буенча һәм әлеге хезмәткәр – яшь белгеч тарафыннан эш бер үк вакытта башкару шартларында  гамәлгә ашырылган вазыйфа буенча билгеләнә.

10. Хезмәткәрләргә – яшь белгечләргә айлык стимуллаштыручы өстәмә түләү күләме түбәндәге формула буенча исәпләнә:

D = P хТ,

биредә:

D – хезмәткәрләргә – яшь белгечләргә айлык стимуллаштыручы өстәмә түләү күләме, сумнарда;

Р – хезмәткәрләргә – яшь белгечләргә эшләнгән вакытка пропорциональ рәвештә 1 111 сум күләмендә айлык стимуллаштыручы өстәмә түләү, әмма аена өстәмә түләүнең база күләменнән артмаган күләмдә;

Т – факттагы эшләнгән вакыт (ставкалар), сәгатьтә; 

11. Оешмалар агымдагы елның 1 февраленә кадәр министрлыкка түбәндәге документларны тапшыралар:

  • министрлык тарафыннан расланган форма буенча айлык стимуллаштыручы өстәмә түләү өчен акча бирү турында гариза;
  • айлык стимуллаштыручы өстәмә түләү өчен акча бирү турында гаризага кул куйган затның вәкаләтләрен раслаучы документ;
  • министрлык боерыгы белән расланган форма буенча оешма хезмәткәрләре –яшь белгечләренең реестрлары.

12. Министрлык әлеге тәртипнең 11 пунктында күрсәтелгән документларны, кергә көннән 10 эш көне эчендә карый.

Оешма әлеге тәртипнең 11 пунктында күрсәтелгән документларның тулы булмаган пакетын яки әлеге тәртипнең 11 пункты таләпләренә туры килми торган документларны тапшырган очракта, министрлык гаризаны кире кайтара һәм биш көн эчендә кире кайтару сәбәпләрен күрсәтеп, оешмага хәбәр итә.

Оешма гаризаны кире кайтару турында хәбәрнамәне алган көннән, әлеге тәртиптә билгеләнгән таләпләрне үтәү шарты белән, әлеге тәртипнең 11 пунктында күрсәтелгән документларны кабат тапшыра.

13. Хезмәткәрләргә – яшь белгечләргә айлык симуллаштыручы өстәмәне түләүгә субсидия министрлык һәм оешма арасында төзелә торган хезмәткәрләргә – яшь белгечләргә айлык стимуллаштыручы өстәмәне түләү турында типлаштырылган килешү (алга таба – килешү) нигезендә бирелә.

Килешү әлеге тәртипнең 11 пунктында күрсәтелгән документларны тапшырган көннән 10 көн эчендә төзелә.

14. Министрлык һәр квартал саен оешманың шәхси счетларына хезмәткәрләргә – яшь белгечләргә айлык стимуллаштыручы өстәмә түләүгә субсидия күчерә.

15. Оешмалар килешүдә каралган сроклар һәм форма нигезендә хезмәткәрләргә – яшь белгечләргә айлык симуллаштыручы өстәмә түләүгә субсидияләрне файдалану турында министрлыкка хисап тапшыралар.

16. Агымдагы финанс елында оешма тарафыннан файдаланылмаган субсидияләр Татарстан Республикасы бюджетына билгеләнгән тәртиптә күчерелергә тиеш.

17. Оешма тарафыннан субсидияләр бирү шартларын бозган очракта, субсидияләр министрлыкның язма таләбе нигезендә тиешле таләп алынган көннән 10 эш көне эчендә билгеләнгән тәртиптә Татарстан Республикасы бюджетына кайтарылырга тиеш.

18. Оешмалар тарафыннан субсидияләр бирү шартларын, шулай ук төзелгән килешүләрнең үтәлешен контрольдә тоту тармак министрлыклары һәм вәкаләтле дәүләт финанс тикшерүе органнары тарафыннан гамәлгә ашырыла.

19. Оешмалар ай саен оешмалар тарафыннан билгеләнгән хезмәт хакын түләү вакытында хезмәткәрләргә – яшь белгечләргә айлык стимуллаштыручы өстәмәләр түләүне тәэмин итәләр.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Тукай муниципаль районы

Башкарма комитетыныӊ 2019 елның ___ _____________________

___ номерлы карарына 2 нче кушымта

 

 

Татарстан Республикасыныӊ спорт резервын әзерләүне гамәлгә ашыручы муниципаль физкультура-спорт оешмаларында  эшләүче хезмәткәрләргә – яшь белгечләргә айлык стимуллаштыручы өстәмәне түләүгә Татарстан Республикасы бюджетыннан Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы бюджетына башка бюджетара трансфертлар бирү тәртибе

 

1. Әлеге тәртип Татарстан Республикасының спорт резервын әзерләүне гамәлгә ашыручы муниципаль физкультура-спорт оешмаларында эшләүче хезмәткәрләргә – яшь белгечләргә айлык стимуллаштыручы өстәмәне түләүгә Татарстан Республикасы бюджетыннан Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы бюджетына башка бюджетара трансфертлар (алга таба – башка бюджетара трансфертлар) бирү механизмын билгели.

2. Башка бюджетара трансфертлар Тукай муниципаль районы бюджетына тиешле финанс елына Татарстан Республикасы бюджетында каралган бюджет ассигнованиеләре чикләрендә бирелә.

3. Әлеге тәртип нигезендә бирелә торган бюджет ассигнованиеләрен баш бүлүче булып Татарстан Республикасы Спорт министрлыгы (алга таба – министрлык) тора.

4. Татарстан Республикасы бюджетыннан башка бюджетара трансфертлар айлык стимуллаштыручы өстәмә түләү билгеләнгән хезмәткәрләргә – яшь белгечләргә, территориясендә спорт резервын әзерләүне гамәлгә ашыручы муниципаль физкультура-спорт оешмалары урнашкан Тукай муниципаль районы бюджетына бирелә.

5. Тукай муниципаль районына бирелә торган башка бюджетара трансфертлар күләме түбәндәге формула буенча билгеләнә:

Si = D х Ki х 12 х Е,

биредә:

Si – хезмәткә түләү буенча түләүләрне исәпкә алып, Тукай муниципаль районына башка бюджетара трансфертлар күләме, сумнарда;

Д – Тукай муниципаль районы территориясендә урнашкан Татарстан Республикасы спорт резервын әзерләүне гамәлгә ашыручы муниципаль физкультура-спорт ­оешмаларында эшләүче хезмәткәрләргә – яшь белгечләргә 1111 сум күләмендә айлык стимуллаштыручы өстәмә түләү;

12 – елдагы айлар саны;

Ki – Тукай муниципаль районы территориясендә урнашкан Татарстан Республикасы спорт резервын әзерләүне гамәлгә ашыручы муниципаль физкультура-спорт оешмаларында эшләүче хезмәткәрләрнең – яшь белгечләрнең план саны;

Е – законнар нигезендә бюджеттан тыш фондларга иминият взнослары күләме.

6. Тиешле елга Тукай муниципаль районына башка бюджетара трансфертлар күләмен бүлү Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары белән раслана.

7. Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты, башка бюджетара трансфертларны алу өчен, агымдагы елның 1 февраленә кадәр министрлыкка түбәндәге документларны тапшыра:

  • Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты карары белән расланган Татарстан Республикасы бюджетыннан бирелә торган акчалар хисабына Татарстан Республикасыныӊ спорт резервын әзерләүне гамәлгә ашыручы муниципаль физкультура-спорт оешмаларында эшләүче хезмәткәрләргә – яшь белгечләргә айлык стимуллаштыручы өстәмә түләү бирү тәртибе; 
  • министрлык тарафыннан расланган форма буенча башка бюджетара трансфертлар бирү турында гариза;
  • Тукай муниципаль районы бюджетына башка бюджетара трансфертлар бирү турында гаризага кул куйган затның вәкаләтләрен раслый торган документ;
  • министрлык боерыгы белән расланган форма буенча Татарстан Республикасы спорт резервын әзерләүне гамәлгә ашыручы Тукай муниципаль районының муниципаль физкультура-спорт оешмаларында эшләүче хезмәткәрләр – яшь белгечләр реестры;
  • Тукай муниципаль районы бюджетында (муниципаль берәмлекнең җыелма бюджет язмасында) Татарстан Республикасының спорт резервын әзерләүне гамәлгә ашыручы Тукай муниципаль районы муниципаль физкультура-спорт оешмаларында эшләүче хезмәткәрләргә – яшь белгечләргә Татарстан Республикасы бюджетыннан бюджетара трансфертлар рәвешендә бирелә торган айлык стимуллаштыручы өстәмә түләүләр өчен бюджет ассигнованиеләре булу.

12. Министрлык әлеге тәртипнең 8 пунктында күрсәтелгән документларны, кергән көннән 10 эш көне эчендә карый.

9. Башка бюджетара трансфертлар бирүдән баш тарту өчен нигез булып тора:

  • әлеге тәртипнең 8 пунктында күрсәтелгән документларның тулы булмаган пакетын тапшыру;
  • тапшырылган документларда дөрес булмаган мәгълүматлар булу.

Башка бюджетара трансфертлар бирүдән баш тарту турында карар кабул ителгән очракта, министрлык гаризаны кире кайтара һәм биш көн эчендә, кире кайтару сәбәпләрен күрсәтеп, җирле үзидарә органына хәбәр итә.

Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты гаризаны кире кайтару турында хәбәр алган көннән өч көн эчендә әлеге тәртипнең 8 пунктында күрсәтелгән документларны, әлеге тәртиптә билгеләнгән таләпләрне үтәү шарты белән, кабат тапшырырга хокуклы.

12. Министрлык әлеге тәртипнең 8 пунктында күрсәтелгән документларны, кергән көннән 10 эш көне эчендә карый.

11. Башка бюджетара трансфертлар министрлык һәм Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты арасында төзелгән башка бюджетара трансфертлар бирү турында килешү (алга таба – килешү) нигезендә бирелә.

Килешү министрлык тарафыннан расланган форма буенча, билгеләнгән таләпләргә туры килә торган документлар министрлык тарафыннан каралганнан соң, 10 эш көне эчендә төзелә, анда түбәндәгеләр карала:

  • башка бюджетара трансфертларның максатчан билгеләнеше;
  • бирелә торган башка бюджетара трансфертлар күләме;
  • башка бюджетара трансфертларны күчерү сроклары;
  • Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районының башка бюджетара трансфертларны максатчан файдалануны контрольдә тотуны гамәлгә ашыру;
  • финанс белән тәэмин итү чыганагы булып башка бюджетара трансфертлар торган чыгымнарны гамәлгә ашыру турында алучының хисап бирү тәртибе, формасы һәм сроклары;
  • әлеге тәртиптә билгеләнгән шартларны бозган очракта, килешүне өзү тәртибе;
  • якларның җаваплылыгы.

12. Министрлык квартал саен Федераль казначылыкның территориаль органнарында ачылган Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы бюджетларының шәхси счетларына башка бюджетара трансфертларны күчерә.

13. Тукай муниципаль районы Башкарма Комитеты Министрлыкка хисап кварталыннан соң килүче айның 20 числосына кадәр башка бюджетара трансфертлардан файдалану турында Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы тарафыннан билгеләнгән форма буенча хисап бирә.

14. Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты һәм аның вазыйфаи затлары, тапшырыла торган хисап белешмәләренең дөрес булмавы өчен һәм башка бюджетара трансфертлардан максатчан файдаланмаган өчен  законнар нигезендә җаваплылыкка  ия.

15. Әлеге тәртип нигезендә бирелгән башка бюджетара трансфертларның максатчан кулланылышын контрольдә тоту Татарстан Республикасы министрлыклары һәм Финанс министрлыгы тарафыннан законнар нигезендә гамәлгә ашырыла.

16. Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты тарафыннан башка бюджетара трансфертлардан максатчан файдаланмау Татарстан Республикасы бюджетыннан  алынган акчалар суммасын закон нигезендә бәхәссез түләттерүгә китерә.

17. Агымдагы финанс елының 1 январена кулланылмаган башка бюджетара трансфертлар агымдагы финанс елының беренче 15 эш көне дәвамында Татарстан Республикасы бюджеты кеременә кире кайтарылырга тиеш.

Әлеге тәртип нигезендә бирелгән, хисап финанс елында кулланылмаган башка бюджетара трансфертларга ихтыяҗ булу турында министрлык карары нигезендә күрсәтелгән башка бюджетара трансфертлар калдыгыннан артмаган күләмдәге акчалар, агымдагы финанс елында күрсәтелгән башка бюджетара трансфертларны бирү максатларына туры килә торган муниципаль берәмлек бюджеты чыгымнарын финанс белән тәэмин итү өчен, Тукай муниципаль районы бюджеты кеременә кире кайтарылырга мөмкин.

Башка бюджетара трансфертларның файдаланылмаган калдыгы Татарстан Республикасы бюджеты кеременә күчерелмәгән очракта, күрсәтелгән акчалар Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы билгеләгән тәртиптә, Россия Федерациясе Финанс министрлыгы тарафыннан билгеләнгән гомуми таләпләрне үтәп, Татарстан Республикасы бюджеты кеременә алынырга тиеш.

 

pdf
Скачать текст
PDF, 854.6 Кб

Дата публикации: 17.01.2020
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International