КАРАР 10.01.2020 ел       № 4 Педагогик хезмәткәрләргә – яшь белгечләргә айлык стимуллаштыручы өстәмә түләүләрне билгеләү турында

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШКАРМА КОМИТЕТЫ

 

 

КАРАР

 

 

10.01.2020 ел                      Яр Чаллы                                     № 4

 

 

Педагогик хезмәткәрләргә – яшь белгечләргә айлык стимуллаштыручы өстәмә түләүләрне билгеләү турында

 

 

«Россия Федерациясендә мәгариф турында» 2012 елның 29 декабрендәге 273-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә, педагогик хезмәткәрләргә – яшь белгечләргә ярдәм итү максатында, «Педагогик хезмәткәрләргә – яшь белгечләргә айлык стимуллаштыручы өстәмә түләүләрне билгеләү турында» Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2013 елның 29 декабрендәге 1270 номерлы карарына таянып,

 

 

КАРАР БИРӘ:

 

1. Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районының муниципаль мәгариф оешмаларында эшләүче педагогик хезмәткәрләргә – яшь белгечләргә эшләнгән вакытка пропорциональ рәвештә 1 111 сум күләмендә айлык стимуллаштыручы өстәмә түләү, әмма бер педагогик хезмәткәргә – яшь белгечкә 1 111 сумнан да артмаган күләмдә билгеләргә.

2. Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районының муниципаль мәгариф оешмаларында эшләүче педагогик хезмәткәрләргә – яшь белгечләргә айлык стимуллаштыручы өстәмә түләү бирү тәртибен 1 кушымта нигезендә расларга.

3. Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районының муниципаль мәгариф оешмаларында эшләүче педагогик хезмәткәрләргә – яшь белгечләргә айлык стимуллаштыручы өстәмәне түләүгә Татарстан Республикасы бюджетыннан Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы бюджетына башка бюджетара трансфертлар бирү тәртибен 2 кушымта нигезендә расларга.

4. Әлеге карарны районныӊ рәсми сайтында һәм ТР рәсми хокукый мәгълүмат порталында урнаштырырга.

5. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны Башкарма комитет Җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары И.Ш. Бариевка йөкләргә.

 

 

 

Башкарма комитет Җитәкчесе                                                               Л.Г. Авзалов

Тукай муниципаль районы Башкарма комитетыныӊ 2020 елның 10 гыйнвар 4  номерлы карарына 1 нче кушымта

 

 

Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районының муниципаль мәгариф оешмаларында эшләүче педагогик хезмәткәрләргә – яшь белгечләргә айлык стимуллаштыручы өстәмә түләү бирү тәртибе

 

1. Әлеге тәртип Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы муниципаль мәгариф оешмаларында (алга таба – оешма) эшләүче педагогик хезмәткәрләргә – яшь белгечләргә айлык стимуллаштыручы өстәмәләр күләмен һәм түләү тәртибен билгели.

2. Педагогик хезмәткәрләргә – яшь белгечләргә айлык стимуллаштыручы өстәмәне түләү Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгына (алга таба – тармак министрлыгы) тиешле финанс елына Татарстан Республикасы бюджетыннан бюджетара трансфертлардан бирелгән акчалар хисабына, алга таба әлеге тәртипнең 1 пунктында күрсәтелгән максатларга Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы бюджетына күчереп түләнә.

3. Әлеге тәртиптә педагогик хезмәткәр – яшь белгеч дип, һөнәри белем бирү оешмасын, югары белем бирү программалары – бакалавриат, специалитет, магистратура –  буенча дәүләт аккредитациясе алган югары белем бирү оешмасын (алга таба – һөнәри белем бирү оешмасы яки югары белем бирү мәгариф оешмасы) беренче тапкыр көндезге формада тәмамлаган һәм һөнәри белем бирү оешмасы яисә югары белем бирү мәгариф оешмасын тәмамлау елының 1 ноябреннәннән дә соңга калмыйча, һөнәри белем дәрәҗәсе һәм квалификациясе нигезендә хезмәт шартнамәсе буенча оешмага эшкә алынган 30 яшькә кадәр булган зат таныла.

4. Педагогик хезмәткәрләргә – яшь белгечләргә айлык стимуллаштыручы өстәмә түләүне билгеләү хокукы түбәндәге оешмаларда бирелә:

- мәктәпкәчә белем бирү оешмалары;

- гомуми белем бирү оешмалары;

- өстәмә белем бирү оешмалары.

5. Педагогик хезмәткәрләргә – яшь белгечләргә айлык стимуллаштыручы өстәмә түләү эшкә урнашу датасыннан педагогик вазыйфада беренче өч ел дәвамында өзлексез эшләгәндә билгеләнә.

Педагогик хезмәткәрләргә – яшь белгечләргә айлык стимуллаштыручы өстәмә түләүне билгеләү, туктату, озайту турында карар оешма боерыгы белән раслана.

6. Айлык стимуллаштыручы өстәмә түләү алу өчен, әлеге тәртипнең 3 пунктында билгеләнгән эшкә урнашу срокларын үткәрүнең мөһим сәбәпләренә түбәндәгеләр керә:

- документлар белән расланган вакытлыча эшкә яраксызлык;

- Россия Федерациясе Кораллы көчләрендә чакырылыш буенча вакытлы хезмәт итү яки альтернатив граждан хезмәте узу;

- йөклелек һәм бала табу буенча ял, өч яшькә җиткәнче бала карау ялы.

Айлык стимуллаштыручы өстәмә түләү, педагогик хезмәткәр – яшь белгеч хезмәт мөнәсәбәтләрен, вакытлыча эшкә сәләтсезлек тәмамланганнан, Россия Федерациясе Кораллы Көчләрендә чакырылыш буенча вакытлы хезмәт үткәннән яки альтернатив граждан хезмәте узганнан, йөклелек һәм бала табу буенча ял, өч яшькә җиткәнче бала карау ялы тәмамланганнан соң,  60 көннән дә соңга калмыйча хезмәт мөнәсәбәтләрен рәсмиләштергән шартта  билгеләнә ала.

7.  Хезмәткәрнең хәрби хезмәткә чакырылуына яисә хезмәткәрнең альтернатив граждан хезмәтенә җибәрелүенә бәйле рәвештә, хезмәт килешүе туктатылган очракта, айлык стимуллаштыручы өстәмә түләү өч ел эшләү чоры чикләрендә, әгәр педагогик хезмәткәр – яшь белгеч Россия Федерациясе Кораллы көчләрендә чакырылыш буенча хезмәт итү яки альтернатив гражданлык хезмәте тәмамланганнан соң, 60 көннән дә соңга калмыйча, хезмәт мөнәсәбәтләрен рәсмиләштергән шартта кабат билгеләнергә мөмкин

8. Оешма белән хезмәт мөнәсәбәтләрендә торучы педагогик хезмәткәрләргә – яшь белгечләргә айлык стимуллаштыручы өстәмә түләүләр түбәндге чорга туктала:

- йөклелек һәм бала табу буенча ял,  3 яшь тулганчы бала карау ялы;

- көндезге формада аспирантурада уку.

9. Педагогик вазифага башка оешмага күчкәндә, эштә 30 көннән дә артмаган ял рөхсәт ителә.

10. Штат саны кимү яки штат кыскару белән бәйле рәвештә, педагогик хезмәткәрне – яшь белгечне эштән азат иткәндә, алга таба педагогик вазифага эшкә урнашканда, 60 көннән дә артмаган ял вакыты рөхсәт ителә.

11. Айлык стимуллаштыручы өстәмә түләү педагогик хезмәткәрләргә – яшь белгечләргә «Мәгариф эшчәнлеген гамәлгә ашыручы оешмаларның педагогик хезмәткәрләре вазифалары, мәгариф оешмалары җитәкчеләре вазифалары номенклатурасын раслау турында» Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2013 елның 8 августындагы карары белән расланган мәгариф эшчәнлеген гамәлгә ашыручы оешмаларның педагог хезмәткәрләре вазифалары, мәгариф оешмалары җитәкчеләре вазифалары номенклатурасының 1 бүлеге 2 пункты нигезендә педагогик хезмәткәрләр вазифалары буенча билгеләнә.

12. Педагогик хезмәткәрләргә – яшь белгечләргә айлык стимуллаштыручы өстәмә түләү педагогик хезмәткәрнең – яшь белгечнең төп эш урыны буенча гына билгеләнә.

Педагогик хезмәткәрләргә – яшь белгечләргә айлык стимуллаштыручы өстәмә түләү төп педагогик вазифа буенча һәм әлеге педагогик хезмәткәр – яшь белгеч тарафыннан эш бер үк вакытта башкару шартларында  гамәлгә ашырылган вазифа буенча билгеләнә.

14. Хезмәт хакы ставкасы өчен атнага (елга) педагогик эш сәгате нормалары билгеләнгән педагогик хезмәткәрләргә – яшь белгечләргә айлык стимуллаштыручы өстәмә түләү  күләме түбәндәге формула буенча исәпләнә:

D = P x Hf / Hn,

биредә:

D - хезмәт хакы ставкасы өчен атнага (елга) педагогик эш сәгате нормалары билгеләнгән педагогик хезмәткәрләргә - яшь белгечләргә айлык стимуллаштыручы өстәмә түләү күләме, ләкин аена 1 111 сумнан артык түгел;

P - педагогик хезмәткәрләргә – яшь белгечләргә атнага (елга) педагогик эш сәгате нормасы өчен 1 111 сум күләмендә стимуллаштыручы өстәмә түләү;

Hf - педагогик эш алып бару сәгатьләренең факттагы саны;

Нн - хезмәт хакының төп ставкасы өчен сәгатьләр нормасы.

15. Педагогик хезмәткәрләргә – яшь белгечләргә (айлык стимуллаштыручы өстәмә түләү әлеге тәртипнең 12 пункты белән билгеләнгән педагогик хезмәткәрләрдән - яшь белгечләрдән тыш) айлык стимуллаштыручы өстәмә түләү  күләме түбәндәге формула буенча исәпләнә:

D = P x t,

биредә:

D - педагогик хезмәткәрләргә – яшь белгечләргә айлык стимуллаштыручы өстәмә түләү күләме, әмма аена 1 111 сумнан да артык түгел;

P - педагогик хезмәткәрләргә – яшь белгечләргә хезмәт хакы ставкасы өчен                        1 111 сум күләмендә стимуллаштыручы өстәмә түләү;

t - факттагы эшләнгән вакыт (ставкалар).

16. Педагогик хезмәткәрләргә айлык стимуллаштыручы өстәмә түләү Татарстан Республикасы бюджетыннан бирелә торган субсидияләр хисабына түләнә.

17. «Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы мәгариф идарәсе» МКУ агымдагы елның 1 февраленә кадәр тармак министрлыгына түбәндәге документларны тапшыра:

- тармак министрлыгы тарафыннан расланган форма буенча айлык стимуллаштыручы өстәмәләрне түләүгә субсидияләр бирү турында гариза;

- айлык стимуллаштыручы өстәмә түләү өчен акча бирү турында гаризага кул куйган затның вәкаләтләрен раслаучы документ;

- тармак министрлыгы боерыгы белән расланган форма буенча педагогик хезмәткәрләр – оешманың яшь белгечләре реестры.

18. Педагогик хезмәткәрләргә – яшь белгечләргә айлык стимуллаштыручы өстәмәне түләүгә субсидия Татарстан Республикасы бюджетыннан педагогик хезмәткәрләргә – яшь белгечләргә айлык стимуллаштыручы өстәмә түләүгә субсидияләр бирү турында килешү нигезендә (алга таба – килешү) бирелә. Килешү тармак министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты (алга таба – оешманы гамәлгә куючы) арасында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты билгеләгән тәртиптә төзелә.

Килешү әлеге тәртипнең 16 пунктында күрсәтелгән таләпләргә туры килгән  документларны тапшырганнан соң 10 көн эчендә төзелә.

19. «Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы мәгариф идарәсе» педагогик хезмәткәрләргә – яшь белгечләргә айлык стимуллаштыру өстәмәләрен түләүгә субсидияләрне оешмаларның шәхси счетларына  күчерә.

20. «Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы мәгариф идарәсе» МКУ килешүдә каралган срокларда һәм форма буенча педагогик хезмәткәрләргә – яшь белгечләргә айлык стимуллаштыручы өстәмә түләүгә субсидияләрне файдалану турында тармак министрлыгына хисап тапшыра.

21. Оешма тарафыннан агымдагы финанс елында кулланылмаган субсидияләр Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы бюджетына, алга таба билгеләнгән тәртиптә Татарстан Республикасы бюджетына  күчерелергә тиеш.

22. Оешма тарафыннан субсидияләр бирү шартларын бозган очракта, тармак министрлыгының язма таләбе нигезендә субсидияләр күрсәтелгән таләп алынганнан соң 10 эш көне эчендә Татарстан Республикасы бюджетына кайтарылырга тиеш.

23. Субсидияләр бирү шартларын, шулай ук төзелгән килешүләрнең үтәлешен контрольдә тоту тармак министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы финанс-бюджет палатасы тарафыннан башкарыла.

24. Оешмалар ай саен оешмалар тарафыннан билгеләнгән хезмәт хакын түләү вакытында хезмәткәрләргә – яшь белгечләргә айлык стимуллаштыручы өстәмәләр түләүне тәэмин итәләр.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Тукай муниципаль районы Башкарма комитетыныӊ 2020 елның “10” гыйнвар 4 номерлы карарына 2 нче кушымта

 

 

Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районының муниципаль мәгариф оешмаларында эшләүче педагогик хезмәткәрләргә – яшь белгечләргә айлык стимуллаштыручы өстәмәне түләүгә Татарстан Республикасы бюджетыннан Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы бюджетына башка бюджетара трансфертлар бирү тәртибе

 

1.  Әлеге тәртип Татарстан Республикасы муниципаль мәгариф оешмаларында эшләүче педагогик хезмәткәрләргә – яшь белгечләргә айлык стимуллаштыручы өстәмәне түләүгә Татарстан Республикасы бюджетыннан Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы бюджетына башка бюджетара трансфертлар (алга таба – башка бюджетара трансфертлар) бирү механизмын билгели. 

2. Башка бюджетара трансфертлар район бюджетына тиешле финанс елына Татарстан Республикасы бюджетында каралган бюджет ассигнованиеләре чикләрендә, әлеге тәртипнең 1 пунктында күрсәтелгән максатларга бирелә.

3. Әлеге тәртип нигезендә бирелә торган бюджет ассигнованиеләрен баш бүлүчеләр булып Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы (алга таба-министрлык) тора.

4.   Башка бюджетара трансфертлар айлык стимуллаштыручы өстәмә түләү билгеләнгән педагогик хезмәткәрләргә – яшь белгечләргә   территориясендә муниципаль белем бирү оешмалары урнашкан район бюджетыннан бирелә.

5. Районга бирелә торган башка бюджетара трансфертлар күләме түбәндәге формула буенча билгеләнә:

 

Si = D x ki x 12 x е,

 

биредә:

Si - хезмәткә түләү буенча түләүләрне исәпкә алып, районга башка бюджетара трансфертлар күләме, сумнарда;

D - район территориясендә урнашкан оешмада эшләүче педагогик хезмәткәргә - яшь белгечкә ай саен 1 111 сум күләмендә айлык стимуллаштыручы өстәмә түләү;

12 - елдагы айлар саны;

ki - район территориясендә урнашкан оешмаларда эшләүче педагогик хезмәткәрләрнең – яшь белгечләрнең план саны;

е - законнар нигезендә бюджеттан тыш фондларга иминият взнослары күләме.

6. Тиешле финанс елына районның башка бюджетара трансфертлары күләмен бүлү Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары белән раслана.

7. Башка бюджетара трансфертларны алу өчен, район Башкарма комитеты агымдагы елның 1 февраленә кадәр министрлыкка түбәндәге документларны тапшыра:

- Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты карары белән расланган Татарстан Республикасы бюджетыннан бирелә торган акчалар хисабына муниципаль мәгариф оешмаларында эшләүче педагогик хезмәткәрләргә – яшь белгечләргә айлык стимуллаштыручы өстәмә түләү бирү тәртибе;

- министрлык тарафыннан расланган форма буенча башка бюджетара трансфертлар бирү турында гариза;

- Тукай муниципаль районы бюджетына башка бюджетара трансфертлар бирү турында гаризага кул куйган затның вәкаләтләрен раслый торган документ;

- министрлык боерыклары белән расланган форма буенча Татарстан Республикасы муниципаль мәгариф оешмаларында эшләүче педагогик хезмәткәрләр – яшь белгечләр реестрлары;

- район бюджетында (муниципаль берәмлекнең җыелма бюджет язмасында) районның мәгариф оешмаларында эшләүче педагогик хезмәткәрләргә – яшь белгечләргә айлык стимуллаштыручы өстәмә түләүләргә өчен бюджет ассигнованиеләре булу.

8. Министрлык әлеге тәртипнең 7 пунктында күрсәтелгән документларны кергән көннән 10 эш көне эчендә карый.

Җирле үзидарә органы әлеге тәртипнең 7 пунктында күрсәтелгән документларның тулы булмаган пакетын яки әлеге тәртипнең 7 пункты таләпләренә туры килми торган документларны тапшырган очракта, министрлык документларны кире кайтара һәм биш көн эчендә, кире кайтару сәбәпләрен күрсәтеп, район Башкарма комитетына документлар пакетын кире кайтару турында хәбәр итә.

Район Башкарма комитеты документлар пакетын кире кайтару турында хәбәр алган көннән өч көн эчендә әлеге тәртиптә билгеләнгән таләпләрне үтәү шарты белән, әлеге тәртипнең 7 пунктында күрсәтелгән документларны кабат тапшырырга хокуклы.

8. Министрлык әлеге тәртипнең 7 пунктында күрсәтелгән документларны кергән көннән 10 эш көне эчендә кабаттан карый.

10. Башка бюджетара трансфертлар министрлык һәм район Башкарма комитеты арасында төзелә торган башка бюджетара трансфертлар бирү турында килешү (алга таба – килешү) нигезендә бирелә.

Килешү министрлык тарафыннан расланган форма буенча, билгеләнгән таләпләргә туры килә торган документлар министрлык тарафыннан каралганнан соң, 10 эш көне эчендә төзелә.

11. Министрлык квартал саен Федераль казначылыкның территориаль органнарында ачылган район бюджетларының шәхси счетларына башка бюджетара трансфертларны күчерә.

12. Район Башкарма комитеты министрлыкка хисап кварталыннан соң килүче айның 20 числосына кадәр Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы билгеләгән форма буенча педагогик хезмәткәрләргә – яшь белгечләргә айлык стимуллаштыручы өстәмә түләү өчен башка бюджетара трансфертлардан файдалану турында хисап бирә.

13. Район Башкарма комитеты һәм аның вазыйфаи затлары тапшырыла торган хисап белешмәләренең дөрес булмавы һәм башка бюджетара трансфертлардан максатчан файдаланмаулары өчен законнар нигезендә җаваплылыкка ия.

14. Әлеге тәртип нигезендә бирелгән башка бюджетара трансфертларның максатчан кулланылышын контрольдә тоту министрлык һәм Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы тарафыннан законнар нигезендә гамәлгә ашырыла.

15. Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты тарафыннан башка бюджетара трансфертлардан максатчан файдаланмау Татарстан Республикасы бюджетыннан  алынган акчалар суммасын закон нигезендә бәхәссез түләттерүгә китерә.

16. Агымдагы финанс елының 1 январена кулланылмаган башка бюджетара трансфертлар агымдагы финанс елының беренче 15 эш көне дәвамында Татарстан Республикасы бюджеты кеременә кире кайтарылырга тиеш.

Әлеге тәртип нигезендә бирелгән, хисап финанс елында кулланылмаган башка бюджетара трансфертларга ихтыяҗ булу турында министрлык карары нигезендә күрсәтелгән башка бюджетара трансфертлар калдыгыннан артмаган күләмдәге акчалар, агымдагы финанс елында күрсәтелгән башка бюджетара трансфертларны бирү максатларына туры килә торган муниципаль берәмлек бюджеты чыгымнарын финанс белән тәэмин итү өчен, Тукай муниципаль районы бюджеты кеременә кире кайтарылырга мөмкин.

  Башка бюджетара трансфертларның файдаланылмаган калдыгы Татарстан Республикасы бюджеты кеременә күчерелмәгән очракта, күрсәтелгән акчалар Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы билгеләгән тәртиптә, Россия Федерациясе Финанс министрлыгы тарафыннан билгеләнгән гомуми таләпләрне үтәп, Татарстан Республикасы бюджеты кеременә алынырга тиеш. 

 

 

 

pdf
Скачать текст
PDF, 167.5 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International