КАРАР «10» сентябрь 2020 ел Яр Чаллы ш. № 3562 ТР Тукай муниципаль районы Башкарма комитетының вазыйфаи затлары арасында вәкаләтләрне бүлү турында

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШКАРМА КОМИТЕТЫ

 

 

КАРАР

 

 

«10» сентябрь 2020 ел             Яр Чаллы ш.                № 3562

 

 

ТР Тукай муниципаль районы Башкарма комитетының вазыйфаи затлары арасында вәкаләтләрне бүлү турында

 

 

Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Башкарма комитетының һәм аның вазыйфаи затларының җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итү буенча идарә эшчәнлеген оптимальләштерү максатында

 

 

КАРАР БИРӘ:

 

1. Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Башкарма комитетының вазыйфаи затлары арасында вәкаләтләрне бүлү турында нигезләмәне расларга (кушымта).

2. Әлеге карарны Тукай муниципаль районының рәсми сайтында һәм Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында урнаштырырга.

3. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны үз җаваплылыгымда калдырам.

 

 

 

Башкарма комитет Җитәкчесе

вазыйфаларын башкаручы                                               А.Р. Хәбибуллин

 

 

 

 

 

 

 

 

Тукай муниципаль районы Башкарма комитетының 2020 елның 10.09 3562 номерлы карарына кушымта

 

 

Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Башкарма комитетының вазыйфаи затлары арасында вәкаләтләрне бүлү турында нигезләмә

 

Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Башкарма комитетының вазыйфаи затлары арасында вәкаләтләрне бүлү турында нигезләмә «Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлеге уставы (алга таба – устав), Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты турында нигезләмә (алга таба – нигезләмә), Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты структурасы (алга таба – Башкарма комитет структурасы) нигезендә Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Башкарма комитетының (алга таба - Башкарма комитет) һәм аның вазыйфаи затларының Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районының җирле әһәмияттәге мәсьәләләрен хәл итү, законда билгеләнгән тәртиптә тапшырылган дәүләт вәкаләтләрен гамәлгә ашыру буенча идарә эшчәнлеген оптимальләштерү максатында  раслана.

 

I. Башкарма комитетның вазыйфаи затлары

 

Устав, Башкарма комитет структурасы нигезендә түбәндәгеләр җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итү һәм Башкарма комитет һәм аның структур бүлекчәләре эшчәнлеген оештыру буенча үз башкарма-боеру вәкаләтләре бирелгән Башкарма комитетның вазыйфаи затлары булып торалар:  

- Башкарма комитет Җитәкчесе;

- Башкарма комитет Җитәкчесенең икътисад һәм эшмәкәрлекне үстерүгә ярдәм итү буенча беренче урынбасары;

- Башкарма комитет Җитәкчесенең төзелеш, архитектура һәм халык яшәешен тәэмин итү буенча урынбасары;

- Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары;

- бүлекләр һәм идарәләр.

 

II. Башкарма комитет Җитәкчесенең җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итү буенча вәкаләтләре

 

2.1. Җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итүне оештыру максатында Башкарма комитет Җитәкчесе түбәндәге вәкаләтләргә ия:

- Башкарма комитет компетенциясенә караган барлык мәсьәләләрне хәл итү буенча Башкарма комитет, аның структур бүлекчәләре эшчәнлегенә гомуми җитәкчелек итүне гамәлгә ашыра;

- Башкарма комитет исеменнән үз компетенциясе чикләрендә шартнамәләр төзи;

- муниципаль районның вәкиллекле органына раслауга Башкарма комитет структурасын әзерли һәм тапшыра,  Башкарма комитетны тотуга бюджетта расланган средстволар чикләрендә мөстәкыйль рәвештә Башкарма комитет штатын  формалаштыра;

- Башкарма комитет аппаратының структур бүлекчәләре турында нигезләмәләрне, Башкарма комитет аппараты хезмәткәрләренең вазыйфаи инструкцияләрен, Башкарма комитет Җитәкчесе, Башкарма комитет урынбасарлары һәм Башкарма комитетның эшләр идарәчесе арасында вазыйфаларны бүлүне раслый;

- җирле (район) бюджетын үтәгәндә, бюджет средстволарын бүлүче функцияләрен (муниципаль районның вәкиллекле органы һәм депутатлар эшчәнлегенә бәйле чыгымнардан тыш) гамәлгә ашыра;

- Башкарма комитетның структур бүлекчәләре җитәкчеләренең Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы законнарына яисә җирле референдумда, муниципаль районның вәкиллекле органы яисә муниципаль район Башлыгы тарафыннан кабул ителгән норматив-хокукый актларга каршы килүче актларын юкка чыгара;

- муниципаль районның җирле бюджеты проектын, муниципаль районның социаль-икътисадый үсеш планнарын һәм программаларын эшләүне оештыра һәм аларны, шулай ук аларның үтәлеше турында хисапларны муниципаль районның вәкиллекле органына раслауга кертә;

- муниципаль район Башлыгы белән килешеп, Башкарма комитет Җитәкчесе урынбасарларын, эшләр идарәчесен, Башкарма комитетның структур бүлекчәләре җитәкчеләрен вазыйфага билгели һәм вазыйфадан азат итә, шулай ук аларга кызыксындыру һәм дисциплинар җаваплылык чараларын куллану мәсьәләләрен хәл итә, вазыйфага билгеләү турында бәхәсле мәсьәләләр барлыкка килгән очракта, аларны муниципаль районның вәкиллекле органы каравына чыгара. Башкарма комитетның башка хезмәткәрләрен мөстәкыйль рәвештә вазыйфага билгели һәм вазыйфадан азат итә, шулай ук аларга карата кызыксындыру һәм дисциплинар җаваплылык чараларын куллану мәсьәләләрен хәл итә;

- федераль законнарда һәм Татарстан Республикасы законнарында, муниципаль район уставы һәм әлеге нигезләмәдә каралган башка вәкаләтләрне гамәлгә ашыра;

- муниципаль районның вәкиллекле органы белән хезмәттәшлек өлкәсендә Башкарма комитет Җитәкчесе муниципаль районның вәкиллекле органына кертә:

- Башкарма комитет структурасы турында тәкъдимнәр;

- муниципаль районның вәкиллекле органы норматив хокукый актлары проектлары;

- җирле салымнар һәм җыемнарны билгеләү, үзгәртү һәм юкка чыгаруны, җирле бюджет средстволарыннан чыгымнарны гамәлгә ашыруны күздә тоткан тәкъдимнәр;

- муниципаль район вәкиллекле органының чираттан тыш утырышларын чакыру турында тәкъдимнәр;

- муниципаль район вәкиллекле органы утырышларының көн тәртибе турында тәкъдимнәр.

2.2. Әлеге нигезләмәнең 2.1 пунктында күрсәтелгән мәсьәләләр буенча Башкарма комитет Җитәкчесе муниципаль хокукый актлар – карарлар һәм күрсәтмәләр кабул итәргә, законнар нигезендә башка документларны имзаларга хокуклы. Башкарма комитет Җитәкчесенең хокукый актларын әзерләү, аларны килештерү һәм кул кую тәртибе Башкарма комитет Җитәкчесе тарафыннан раслана торган нигезләмә белән билгеләнә. Башкарма комитет Җитәкчесенең хокукый актлары, әгәр актта башкасы каралмаган булса, кул куелган көннән үз көченә керә. Башкарма комитет Җитәкчесенең хокукый актлары район территориясендә муниципаль район территориясендә урнашкан предприятиеләр, учреждениеләр, оешмалар, иҗтимагый һәм дини берләшмәләр, шулай ук гражданнар һәм вазыйфаи затлар тарафыннан үтәлергә тиеш.

2.3. Башкарма комитет Җитәкчесе үз вәкаләтләре чикләрендә Тукай муниципаль районы «Капиталь төзелеш хезмәте» муниципаль унитар предприятиесе эшен контрольдә тота.

 

III. Башкарма комитет Җитәкчесенең икътисад һәм эшмәкәрлекне үстерүгә ярдәм итү буенча беренче урынбасары вәкаләтләре

 

3.1. Җирле әһәмияткә ия мәсьәләләрне хәл итү һәм Башкарма комитет эшчәнлеген оештыру максатында, Башкарма комитет Җитәкчесенең икътисад һәм эшмәкәрлекне үстерүгә ярдәм итү буенча урынбасарына түбәндәге вәкаләтләр бирелә:

3.1.1. районның социаль-икътисадый һәм сәнәгать сәясәте стратегиясен эшләүне координацияләү, планнарны һәм социаль-икътисадый программаларны, муниципаль район икътисадын һәм сәнәгатен үстерүнең өстенлекле юнәлешләрен тормышка ашыруны тәэмин итү;

эшләнелә торган программаларда планлаштыра:

- хуҗалыкларның барлык тармакларының туктаусыз яхшыруын, пропорциональ һәм комплекслы үсешен;

- төп фондларны һәм җитештерү куәтләрен, җирле чимал һәм ягулык чыганакларын, җитештерү калдыкларын тулы күләмдә куллану, җирне, минераль-чимал, урман, су, энергетика һәм башка ресурсларны рациональ файдалану юлы белән барлык милек формалары производствосы нәтиҗәлелеген арттыруны;

- хезмәт җитештерүчәнлегенең өзлексез үсешен һәм хезмәт ресурсларыннан рациональ файдалануны;

- матди һәм акча средстволарын тотуда катгый экономия режимын;

- сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы продукциясенең сыйфатын күтәрү,

- халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү, сәүдә һәм җәмәгать туклануын яхшыртуны;

3.1.2. районның социаль-икътисадый үсеше фаразларын һәм аның икътисады тармаклары эшләүне оештыру;

3.1.3. районда инвестицион-инновацион сәясәтне тормышка ашыруны тәэмин итү, инвестицион һәм инновацион сәясәт программаларын эшләүдә һәм формалаштыруда катнашу;

3.1.4. район предприятиеләрендә, учреждениеләрендә һәм оешмаларында статистик исәп-хисап торышын контрольдә тотуны оештыру;

3.1.5. хезмәт һәм мәшгульлек өлкәсендә кешеләрнең социаль яклануын тәэмин итү буенча эшне координацияләү;

3.1.6. хезмәт миграциясе мәсьәләләре буенча Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча  Миграция мәсьәләләре идарәсе белән хезмәттәшлекне оештыру;

3.1.7. Тукай муниципаль районының үсеш стратегиясен гамәлгә ашыруны координацияләү;

3.1.8. Тукай муниципаль районы муниципаль берәмлеге икътисадының мобилизацион планын эшләүне, төгәлләштерүне һәм гамәлгә кертүгә хәзерлекне оештыру;

3.1.9. сәүдә, җәмәгать туклануы һәм көнкүреш хезмәте күрсәтү өлкәсендә бердәм сәясәтне гамәлгә ашыру эшен координацияләү;

3.1.10. кулланучылар базары торышы мониторингын гамәлгә ашыруны контрольдә тоту;

3.1.11. үз вәкаләтләре чикләрендә төзекләндерү, инженерлык-коммуникация (җир) производствосы һәм төзекләндерү объектларында башка эшләр, яшел үсентеләр булдыру, аларны карап тоту һәм саклау өлкәсендә норматив хокукый актларны үтәү өлешендә Тукай муниципаль районы территориясендә урнашкан яисә үз эшчәнлеген гамәлгә ашырган физик һәм юридик затларның, шәхси эшмәкәрләрнең эшчәнлегенә контрольне гамәлгә ашыруны координацияләү;

3.1.12. үз компетенциясе чикләрендә «Дәүләт контролен (күзәтчелеген) һәм муниципаль контрольне гамәлгә ашырганда юридик затларның һәм шәхси эшмәкәрләрнең хокукларын яклау турында» 2008 елның 26 декабрендәге 294-ФЗ номерлы Федераль закон таләпләрен исәпкә алып, физик һәм юридик затларның мөрәҗәгатьләре буенча тикшерүләр үткәрүне координацияләү;

3.1.13. яшеренлек режимы таләпләрен үтәүне һәм дәүләт серен тәшкил итүче белешмәләрне яклауны тәэмин итү;

3.1.14.  үз буйсынуында булган хезмәткәрләр тарафыннан дәүләт серен саклау турында законнарның үтәлешен контрольдә тотуны тәэмин итү;

31.15. Башкарма комитетның ведомство буйсынуындагы бүлекчәләре хезмәткәрләре белән производствода  бәхетсезлек очрагы килеп чыккан мизгелдән алып бер тәүлек эчендә гамәлдәге законнарда һәм муниципаль хокукый актларда билгеләнгән органнарга хәбәр итүне тәэмин итү;

3.1.16. Тукай муниципаль районында яшәүчеләрне кабул итүне оештыру, шулай ук гражданнарның шикаятьләрен, гаризаларын һәм тәкъдимнәрен карау, алар буенча үз компетенциясе чикләрендә кирәкле чаралар күрү;

3.1.17 районның социаль-икътисадый үсеше фаразы, район территориясендә урнашкан предприятие, учреждение һәм оешмалар үсешен исәпкә алып, хуҗалык үсешен планлаштыру, аларның үтәлешен тәэмин итә торган чаралар эшләү;

3.1.18. халыкның тормыш дәрәҗәсен, районның социаль-икътисадый торышын бәяләү индикаторларының иң чик күрсәткечләрен билгеләү, индикаторларның иң чик күрсәткечләренә ирешү буенча гамәлләр планлаштыру, планлаштырылган нәтиҗәләргә ирешүне контрольдә тоту;

3.1.19. икътисадый реформаны үткәрү барышын анализлау;

3.1.20. муниципаль һәм ведомство мәгълүмат ресурсларын формалаштыру һәм куллану белән идарә итү;

3.1.21. районда мәгълүматлаштыру системаларын үстерүнең концепцияләрен, төп юнәлешләрен эшләүне һәм тормышка ашыруны тәэмин итү;

3.1.22. муниципаль, сәнәгать сәясәтен камилләштерү, аны үткәрү, производстволар үсешен стимуллаштыру буенча тәкъдимнәр эшләү;

3.1.23. районның социаль-икътисадый үсеше паспорты өчен торак, социаль-мәдәни-көнкүреш объектлары, товар әйләнеше һәм көнкүреш хезмәтләре күләме, хезмәт ресурслары һәм уртача хезмәт хакы дәрәҗәсе турында мәгълүматлар базасын булдыру;

3.1.24. районда яшәүчеләрне сәүдә, җәмәгать туклануы һәм көнкүреш хезмәте күрсәтү хезмәтләре белән тәэмин итү, авыл хуҗалыгы продукциясен, чимал һәм азык-төлек сату базарын киңәйтү өчен шартлар тудыру, кече эшмәкәрлекне үстерүгә ярдәм итү буенча җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итүне координацияләү;

3.1.25. сәүдә, җәмәгать туклануы, халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтүнең тотрыклы үсешен тәэмин итүгә, товарлар һәм хезмәт күрсәтүләрнең куллану базарында халыкка хезмәт күрсәтүнең заманча методларын гамәлгә ашыруга, эчке һәм тышкы базарларда җирле товар җитештерүчеләрнең товарларыннан файдалану өчен уңайлы шартлар тудыруга юнәлдерелгән эшчәнлекне координацияләү;

3.1.26. муниципаль районда эшләүче эшмәкәрләр, оешма җитәкчеләре белән үзара хезмәттәшлекне координацияләү;

3.1.27. кече эшмәкәрлеккә ярдәм итү программаларын эшләүне координацияләү;

3.1.28. муниципаль район территориясендә кулланучылар билгеләнешендәге хезмәт күрсәтүләр һәм товарлар  базарының торышына, кураторлык итә торган тармакларның үсеш тенденцияләренә мәгълүмати-аналитик күзәтүне тәэмин итү;

3.1.29. конкрет юридик затка район территориясендә ваклап сату базарын оештыруга хокук бирүче документлар рәсмиләштерүне оештыру;

3.1.30. массакүләм ял итү урыннарында уздырылган чараларга сәүдә хезмәте күрсәтүне оештыру;

3.1.31. хәрби вакыт шартларында икътисадны күчерү чараларын әзерләүдә катнашу;

3.1.32. административ регламентлар нигезендә муниципаль хезмәтләр күрсәтүдә катнашу;

3.1.33. Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы һәм башка министрлыклар һәм ведомстволар белән үзара хезмәттәшлек итү;

3.1.34. Башкарма комитет Җитәкчесе йөкләмәләрен үтәү;

3.1.35. үз компетенциясенә кергән мәсьәләләр буенча гражданнар мөрәҗәгатенә үз вакытында җаваплар җибәрүне тәэмин итү;

3.1.36 үз компетенциясенә кергән сораулар буенча хатларга, запросларга  җавапларны үз вакытында әзерләүне тәэмин итү һәм җибәрү;

3.1.37 муниципаль район халкын эш белән тәэмин итү дәрәҗәсен күтәрү программасын эшләү һәм гамәлгә ашыру;

3.1.38. табигать бәла-казалары, экологик катастрофалар, эпидемияләр, эпизоотияләр, янгыннар, массакүләм  җәмәгать тәртибен бозу очракларында  кешеләрне коткару  һәм гомерен саклап калу, аларның сәламәтлеген һәм хокукларын яклау, матди кыйммәтләрне саклау, тәртип саклау, предприятие, учреждение, оешмалар эшчәнлеген тәэмин итү белән бәйле закон белән каралган чараларны гамәлгә ашыру;

3.1.39. хезмәтне саклау буенча чаралар үткәрүне оештыру;

3.1.40. гражданнарның  бакчачылык, яшелчәчелек һәм коммерциясез дача берләшмәләре эшчәнлеген гамәлгә ашыруны контрольдә тоту.

3.2. Башкарма комитет Җитәкчесенең икътисад һәм эшмәкәрлекне үстерүгә ярдәм итү буенча урынбасары үз вәкаләтләре кысаларында:

а) түбәндәгеләрнең эшен координацияли:

 - икътисад бүлеге;

- муниципаль заказ бүлеге;

- хисап һәм хисаплылык бүлеге;

б) ведомство карамагындагы предприятиеләр җитәкчеләрен вазыйфага билгеләү, аларның хезмәт килешүләрен төзү, үзгәртү, туктату, аларга карата дисциплинар җәза куллану турында тәкъдимнәр кертә;

в) үз эшчәнлегендә хезмәттәшлек итә:

Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге;

Пенсия фонды;

Салым хезмәте;

Дәүләт алкоголь инспекциясе;

Социаль иминият фонды;

Статистика.

 

IV. Башкарма комитет Җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары

4.1. Җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итүне оештыру максатыннан, Башкарма комитет Җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният һәм сәнгать, спорт һәм яшьләр эшләре, район халкын социаль яклау өлкәләрендә дәүләт һәм муниципаль сәясәтне тормышка ашыруны тәэмин итә;

4.1.1. түбәндге мәсьәләләрне алып бара:

- мәктәпкәчә, башлангыч гомуми, төп гомуми, урта гомуми, өстәмә, һөнәри белем бирү муниципаль учреждениеләрен оештыру, карап тоту һәм үстерү;

- муниципаль сәламәтлек саклау учреждениеләрен, даруханә челтәрен оештыру, карап тоту һәм үстерү, халыкның санитар иминлеген тәэмин итү;

- муниципаль районда мәдәният учреждениеләре эшчәнлеге өчен шартлар тудыру;

- район территориясендә урнашкан тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне саклау;

- тамаша чараларын оештыру өчен шартлар тудыру;

- балалар, яшьләр, мәдәни һәм спорт программаларын тормышка ашыру;

- балалар һәм яшьләрнең һәрьяклы үсеше өчен шартлар тудыру;

- физик культура һәм спортны үстерү өчен шартлар тудыру;

- балаларның җәйге ялын оештыру;

- балигъ булмаганнарның хокукларын яклау;

- опека һәм попечительлек;

- халыкка социаль ярдәм күрсәтү буенча шартлар тудыру;

- ветераннарны, өлкәннәрне, инвалидларны, аз тәэмин ителгән гаиләләрне һәм халыкның аеруча зәгыйфь төркемнәрен социаль яклау чараларын гамәлгә ашыру стратегиясен тормышка ашыру;

- халыкка пенсия хезмәте күрсәтү;

- халыкка социаль ярдәм күрсәтүне һәм мәшгульлегенә  ярдәм итүне тәэмин итү;

- район гражданнарының аз тәэмин ителгән категорияләренә матди ярдәм күрсәтү;

- халык миграциясе;

- массакүләм мәгълүмат чараларына язылу компаниясе;

4.1.2. мәгариф, мәдәният, ЗАГС, яшьләр сәясәте, спорт, опека һәм попечительлек өлкәләрендә муниципаль хезмәтләр күрсәтүне оештыру, контрольдә тоту һәм координацияләү;

4.1.3. мәктәпкәчә, башлангыч гомуми, төп гомуми һәм урта гомуми белем бирү программалары буенча белем алырга тиешле балаларны исәпкә алуны оештыру, контрольдә тоту һәм координацияләү;

4.1.4. дәрестән тыш һәм каникул вакытында укучыларның ялын, сәламәтләндерүен, хезмәтен һәм мәшгульлеген оештыру, контрольдә тоту һәм координацияләү;

4.1.5. опека һәм попечительлек секторы эшчәнлеген оештыру;

4.1.6. гражданнарны кабул итүне оештыру, шулай ук гражданнарның шикаятьләрен, гаризаларын һәм тәкъдимнәрен карау, алар буенча үз вәкаләтләре чикләрендә кирәкле чаралар күрү;

4.1.7. балигъ булмаганнарның күзәтүчесезлеген һәм хокук бозуларын профилактикалау;

4.1.8. балигъ булмаганнарның хокук бозуларын, балаларның күзәтүчесезлеген һәм яшьләр даирәсендә башка социаль тискәре күренешләрне кисәтү эшчәнлеген оештыру, хокук саклау юнәлешендә яшьләр иҗтимагый оешмаларына ярдәм күрсәтү һәм аларның эшен оештыру;

4.1.9. Тукай муниципаль районында наркотикларга каршы комиссия эшчәнлеген һәм наркомания, тәмәке тарту һәм алкоголизм таралуны кисәтү буенча башка төр эшләрне оештыру;

4.1.10. халыкка китапханә хезмәте күрсәтүне оештыруны, Тукай муниципаль районы китапханәләре фондларын туплауны, сакланышын тәэмин итүне координацияләү һәм контрольдә тоту;

4.1.11. Тукай муниципаль районының мәдәни мирас объектларын саклау эшчәнлеген оештыру;

4.1.12. Тукай муниципаль районы халкының массакүләм ялы итүе өчен шартлар тудыру буенча эшчәнлекне оештыру;

4.1.13. район халкы арасында физкультура-сәламәтләндерү һәм спорт эшен оештыру һәм үткәрү эшчәнлеген координацияләү;

4.1.14. Тукай муниципаль районында спорт секцияләре, балалар түгәрәкләре һәм яшүсмерләр клублары эшчәнлеге өчен шартлар тудыру буенча эшчәнлекне оештыру;

4.1.15. муниципаль берәмлек халкына, шул исәптән массакүләм мәгълүмат чаралары аша, муниципаль берәмлек территориясендә социаль куркыныч авырулар һәм әйләнә-тирәдәгеләр өчен куркыныч тудыра торган авырулар таралу мөмкинлеге турында, шулай ук эпидемияләр барлыкка килү куркынычы турында һәм Россия Федерациясе субъекты законы нигезендә статистик белешмәләр хакында еллык статистик мәгълүматлар нигезендә мәгълүмат бирү;

4.1.16. халыкка санитар-гигиеник белем бирүдә һәм кан һәм (яки) аның компонентларының донорлыгы турында пропагандада катнашу;

4.1.17. муниципаль берәмлек территориясендә Россия Федерациясе субъекты законы нигезендә авыруларны профилактикалау һәм сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру буенча чараларны гамәлгә ашыру;

4.1.18. инвалидлар, ветераннар һәм башка категория гражданнарның социаль инфраструктура объектларына керү, транспортның барлык төрләреннән, элемтә чараларыннан тоткарлыксыз файдалану өчен шартлар тудыру буенча тәкъдимнәр кертү;

4.1.19. гражданнарның аз тәэмин ителгән категорияләренә адреслы социаль ярдәм чараларын күрсәтү эшчәнлеген оештыру;

4.1.20. әлеге нигезләмәнең 4.2 пунктында күрсәтелгән Башкарма комитетның структур бүлекчәләре тарафыннан үз вәкаләтләрен гамәлгә ашырганда муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең административ регламентларын үтәү өлешендә эшне оештыруга контроль һәм координацияләү вәкаләтләрен гамәлгә ашыру;

4.1.21. Тукай муниципаль районы территориясендә яшәүче Россия Федерациясе халыкларының телләрен һәм мәдәниятләрен үстерү һәм аларга ярдәм итүне оештыру;

4.1.22. кураторлык иткән муниципаль учреждениеләр эшчәнлеген координацияләү, аларныӊ матди-техник тәэмин итү мәсьәләләрен хәл итүдә ярдәм итү;

4.1.23. кураторлык иткән  учреждениеләр структурасын килештерүдә катнашу;

4.1.24. кураторлык иткән бүлекчәләрнең штат расписаниесен килештерүдә катнашу;

4.1.25. Тукай муниципаль районы муниципаль берәмлегенең мәдәни кыйммәтләрен саклауны оештыру;

4.1.26. яшеренлелек режимы таләпләрен үтәүне һәм дәүләт серен тәшкил итүче белешмәләрне яклауны тәэмин итү;

4.1.27. үз буйсынуында булган хезмәткәрләр тарафыннан дәүләт серен саклау турында законнарның үтәлешен контрольдә тотуны тәэмин итү.

4.2. Башкарма комитет Җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары:

а) түбәндәгеләрнең эшен координацияли:

- «Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты мәгариф идарәсе» МКУ;

- Башкарма комитетның мәдәният бүлеге;

- Башкарма комитетның яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге;

 - Башкарма комитетның архив бүлеге;

- опека һәм попечительлек секторы;

- ЗАГС бүлеге;

б) муниципаль хезмәткәрләрне вазыйфага билгеләү һәм вазыйфадан азат итү һәм аларны билгеләнгән тәртиптә эштән азат итү турында тәкъдимнәр кертә, шулай ук муниципаль хезмәткәрләрне бүләкләү яисә җәзалау турында тәкъдимнәр кертә;

в) Башкарма комитет Җитәкчесе кушуы буенча комиссияләрне җитәкли, штабларга, эшче төркемнәргә җитәкчелек итә, үз компетенциясе чикләрендә Башкарма комитет Җитәкчесенең башка йөкләмәләрен үти.

г) район Башкарма комитетының РФ дәүләт хакимияте федераль органнарының территориаль органнары, Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары, муниципаль район Советы, муниципаль районның җирле үзидарә органнары, башка органнар һәм оешмалар белән үзе алып бара торган мәсьәләлр буенча үзара хезмәттәшлекне тәэмин итә.

4.3.   Түбәндәге комиссияләр эшчәнлеген оештыра:

Опека һәм попечительлек советы;

Балалар һәм яшьләрнең җәйге ялын оештыру буенча ведомствоара комиссия;

Халыкка гигиена белеме бирү һәм тәрбияләү буенча ведомствоара совет;

Гражданнарны ташламалы дарулар белән тәэмин итүгә бүлеп бирелгән акчаларны тотуны контрольдә тоту буенча иҗтимагый совет;

ВИЧ-инфекция һәм венерик авырулар таралуга каршы көрәш буенча ведомствоара комиссия;

Туберкулезга каршы көрәш буенча ведомствоара комиссия;

Инвалидларны тернәкләндерүнең шәхси программаларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча ведомствоара эшче төркем.

 

V. Башкарма комитет Җитәкчесенең төзелеш, архитектура һәм халык яшәешен тәэмин итү буенча урынбасары вәкаләтләре

 

5.1. Җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итүне оештыру максатында, Башкарма комитет Җитәкчесенең төзелеш, архитектура һәм халык яшәешен тәэмин итү буенча урынбасары түбәндәге вәкаләтләргә ия:

5.1.1 ТР муниципаль районы территориясендә җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итү, РФ һәм ТР законнары белән җирле үзидарә органнарына тапшырылган аерым дәүләт вәкаләтләрен, шулай ук муниципаль район составына керүче җирлекләрнең җирле үзидарә органнары тарафыннан килешүләр нигезендә тапшырылган вәкаләтләрне гамәлгә ашыру буенча бурычларны гамәлгә ашыруны оештыру;

5.1.2. су объектларында кешеләрнең куркынычсызлыгын тәэмин итү, аларның тормышын һәм сәламәтлеген саклау буенча чараларны тормышка ашыруны оештыра;

5.1.3. билгеләнгән тәртиптә муниципаль район халкы яки муниципаль район Советы тарафыннан кабул ителгән карарларның, Башкарма комитет Җитәкчесе карарлары һәм күрсәтмәләренең үтәлешен оештыра;

5.1.4. муниципаль район чикләрендә җирлекләрне электр һәм газ белән тәэмин итүне оештыра;

5.1.5. торак пунктлар арасында гомуми файдаланудагы автомобиль юлларын, күперләрне һәм башка транспорт инженерлык корылмаларын карап тоту һәм төзү, федераль һәм региональ билгеләнештәге гомуми файдаланудагы автомобиль юлларыннан, күперләр һәм  башка транспорт инженерлык корылмаларыннан тыш;

5.1.6. муниципаль район чикләрендә халыкка транспорт хезмәтләре күрсәтү өчен шартлар тудыру һәм муниципаль район чикләрендә авыл җирлекләре арасында халыкка транспорт хезмәте күрсәтүне оештыру;

5.1.7. район чикләрендә беренчел янгын куркынычсызлыгы чараларын оештыруны тәэмин итә;

5.1.8. җирлекара характердагы әйләнә-тирә мохитне саклау чараларын оештыру;

5.1.9. муниципаль район территориясендә җитештерү һәм социаль билгеләнештәге объектларга экологик контроль оештыра һәм гамәлгә ашыра, экологик контрольне федераль дәүләт хакимияте органнары гамәлгә ашырган объектлардан тыш;

5.1.10. муниципаль район территориясендә көнкүреш һәм сәнәгать калдыкларын утильләштерүне оештыру;

5.1.11. муниципаль районның территориаль планлаштыру схемаларын, авылара территорияләрне төзү кагыйдәләрен раслауга,  муниципаль районның территориаль планлаштыру схемасы нигезендә территорияне планлаштыру буенча әзерләнгән документларны раслауга, муниципаль район территориясендә гамәлгә ашырыла торган шәһәр төзелеше эшчәнлеген тәэмин итүнең мәгълүмати системасын алып баруга, авылара территорияләрне шәһәр төзелеше проектлаштыруның җирле нормативларын раслауга бәйле чараларны гамәлгә ашыра;

5.1.12. муниципаль район составына керүче җирлекләрне элемтә хезмәтләре белән тәэмин итү өчен шартлар тудыра;

5.1.13. гражданнар оборонасы, халыкны һәм муниципаль район территориясен табигый һәм техноген характердагы гадәттән тыш хәлләрдән яклау чараларын (куркыныч турында  халыкка хәбәр итү системаларын, гражданнар оборонасы объектларын куллануга даими әзерлек хәлендә тотуны, гражданнар оборонасы максатында матди-техник, азык-төлек, медицина һәм башка чаралар запасларын булдыруны һәм тотуны кертеп) гамәлгә ашыруны оештыра;

5.1.14. авыл җирлекләре территориясендә урамнарны яктыртуны оештыру һәм урам исемнәре, йорт номерлары язылган күрсәткечләр кую буенча чараларны гамәлгә ашыруны контрольдә тота;

5.1.15. Башкарма комитет Җитәкчесе урынбасары җирдән файдалану һәм табигатьне саклау өлкәсендә түбәндәгеләрне оештыра:

- муниципаль районның тиешле территориясендә үткәрелә торган җир төзү эшләре планнары буенча бәяләмәләр бирү;

- законнар нигезендә муниципаль районның тиешле территориясендә судан, җир асты байлыкларыннан, атмосфера һавасыннан, үсемлекләр һәм хайваннар дөньясыннан, башка табигый ресурслардан файдалану һәм аларны саклау өлкәсендә идарә итүне һәм контрольне гамәлгә ашыра;

- муниципаль район карамагында булган су ресурсларын билгеләнгән тәртиптә файдалануга тапшыра, эчәргә яраклы һәм хуҗалык-көнкүрешне су белән тәэмин итү өчен су алу, коену, кечкенә үлчәүле йөзү средстволарында йөзү, мал эчерү тыелган урыннарны билгели, шулай ук муниципаль берәмлек территориясендә урнашкан су объектларында суны файдалануның башка шартларын билгели;

- муниципаль район Советы билгеләгән тәртип нигезендә муниципаль экологик контрольне гамәлгә ашыра;

- муниципаль район территориясендә әйләнә-тирә табигать мохитен саклау буенча чаралар үткәрүне тәэмин итә;

- муниципаль район территориясендә җитештерү һәм социаль билгеләнештәге объектларга экологик контроль оештыра һәм гамәлгә ашыра, экологик контрольне федераль дәүләт хакимияте органнары гамәлгә ашырган объектлардан тыш;

- халыкка экологик хәл турында хәбәр итә, табигый бәла-казалар һәм аварияләр булган очракта халыкның иминлеген тәэмин итү буенча чаралар күрә, тиешле органнарга әйләнә-тирә мохиткә куркыныч тудыручы, табигатьтән файдалану турында законнарны бозучы предприятиеләр, учреждениеләр, оешмалар һәм гражданнар гамәлләре турында хәбәр итә;

5.1.16. Башкарма комитет Җитәкчесенең төзелеш, архитектура һәм халык яшәешен  тәэмин итү буенча урынбасары түбәндәгеләрне оештыра:

- төзелеш алып бару кагыйдәләрен, муниципаль район территориясен үстерүнең шәһәр төзелеше планлаштыруы һәм аны төзү турында шәһәр төзелеше документларын, инженерлык, транспорт һәм социаль инфраструктураны үстерү һәм муниципаль районны төзекләндерү схемаларын һәм проектларын, башка шәһәр төзелеше документларын әзерли һәм  муниципаль район Советына раслауга кертә, расланган шәһәр төзелеше документларын гамәлгә ашыруны тәэмин итә;

- торак-коммуналь хуҗалык һәм җитештерү билгеләнешендәге объектларның расланган төзелеш проектлары үтәлешен контрольдә тота, проектларга экспертиза үткәрә;

- муниципаль берәмлек чиге проектын эшли һәм дәүләт хакимиятенең тиешле органына аны раслау турында тәкъдимнәр кертә;

- муниципаль берәмлекнең күчемсез милек объектларын инвентаризацияләүне оештыра һәм үткәрә;

- билгеләнгән тәртиптә күчемсез милек объектларын төзүгә рөхсәтнамәләр, планлаштырылган төзелеш турында хәбәрнамәдә күрсәтелгән шәхси торак төзелеше объекты яки бакча йорты параметрларының билгеләнгән параметрларга туры килүе (килмәве) һәм шәхси торак төзелеше объектын яки бакча йортын җир кишәрлегендә урнаштырырга рөхсәт булу (булмау) турында хәбәрнамәләрне, төзелгән яки реконструкцияләнгән шәхси торак төзелеше объектынның яки бакча йортының шәһәр төзелеше эшчәнлеге турында закон таләпләренә туры килүе (килмәве) хакында хәбәрнамәләрне имзалый һәм тапшыруны оештыра;     

- җирле бюджет акчалары хисабына яки өлешләп катнашу нигезендә төзелә торган социаль һәм җитештерү инфраструктурасы объектларын төзүгә һәм ремонтлауга заказ бирүче булып тора;

- муниципаль район территориясендә яңа җитештерү объектларын урнаштыру турында тәкъдимнәрне карый һәм аларның төзелешен законнар нигезендә килештерә;

- кабул итү комиссияләрен билгеләү өчен документлар әзерли, төзелеше тәмамланган торак-граждан билгеләнешендәге объектларны файдалануга алу турында актларны раслый, шулай ук муниципаль районның муниципаль милкенә караган башка төзелеше тәмамланган объектларны файдалануга алуда катнаша;

- шартнамә нигезендә предприятиеләрне, башка оешмаларны муниципаль районда эшләр башкару өчен төзелеш куәтләрен, төзелеш материалларын җитештерүне үстерүдә катнашырга җәлеп итә;

- законнар нигезендә муниципаль район чикләрендә халыкка транспорт хезмәтләре күрсәтү һәм халыкка транспорт хезмәте күрсәтүне оештыру өчен шартлар тудыра;

- элемтә предприятиеләре белән хезмәттәшлек итә;

5.1.17. Башкарма комитет Җитәкчесенең төзелеш, архитектура һәм халык яшәешен тәэмин итү буенча урынбасары оештыра:

- муниципаль торак фондын, коммуналь һәм юл хуҗалыгы объектларын эксплуатацияләүне;

- муниципаль торак фондын, коммуналь хуҗалык объектларын тиешенчә эксплуатацияләүне, муниципаль милектә булган су, газ, җылылык, энергия белән тәэмин итү объектларының тотрыклы эшләвен контрольдә тота; халыкны ягулык белән тәэмин итү буенча чаралар күрә;

- муниципаль милектә булмаган предприятиеләргә, учреждениеләргә, оешмаларга электр, су үткәрү, канализация, җылылык һәм газ челтәрләре һәм корылмалары, автомобиль юллары төзелеше планнары буенча бәяләмәләр бирә;

- территорияне төзекләндерүне оештыра, бу эшкә шартнамә нигезендә предприятиеләрне, оешмаларны, учреждениеләрне, шулай ук халыкны җәлеп итә;

- җитештерү территорияләрен төзекләндерүне контрольдә тота, яшелләндерүне, яшел утыртмаларны һәм сулыкларны саклауны гамәлгә ашыра, гражданнарның ял итү урыннарын булдыра;

- торак пунктларның урамнарына һәм башка өлешләренә исем бирә, йортлар номерларын билгели;

5.1.18. торак урыныннан файдаланган өчен түләү (наем өчен түләү) күләмен, социаль наем шартнамәләре һәм дәүләт яки муниципаль торак фондының торак урыннарын наемга алу шартнамәләре буенча торак урыннарын алучылар өчен торак урынын карап тоту һәм ремонтлау өчен түләү, күпфатирлы йорт белән идарә итү ысулын сайлау турында карар кабул итмәгән торак урын милекчеләре өчен торак урынын карап тоту һәм ремонтлау өчен түләү күләмен һәм гомуми җыелышта мондый түләү күләмен билгеләү турында карар кабул итмәгән күпфатирлы йортта биналар милекчеләре өчен торак урынын карап тоту һәм ремонтлау өчен түләү күләмен билгеләү буенча Башкарма комитетның хокукый актларын әзерләүне һәм килештерүне оештыра;

5.1.19. энергия  саклау һәм энергетик нәтиҗәлелекне арттыру өлкәсендә муниципаль программаларны эшләүне һәм гамәлгә ашыруны оештыра;

5.1.20. җылыту чорына әзерлекне бәяләү кагыйдәләре белән билгеләнгән таләпләрне үтәүне оештыра һәм җылылык белән тәэмин итүче оешмаларның, җылылык челтәрләре оешмаларының, кулланучыларның аерым категорияләренең җылыту чорына әзерлегенә контрольне гамәлгә ашыру;

5.1.21. Тукай муниципаль районы территориясендә торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә бердәм сәясәтне гамәлгә ашыру;

5.1.22. Тукай муниципаль районының коммуналь инфраструктура системасын һәм коммуналь комплекс оешмаларын комплекслы үстерү программасы үтәлешен контрольдә тотуны оештыру;

5.1.23. муниципаль торак фондының торак урыннарын билгеләнгән тәртиптә яшәү өчен яраксыз, ә күпфатирлы йортларны авария хәлендә дип тану чараларын оештыру һәм гамәлгә ашыру;

5.1.24. оештыру-хокукый формаларына бәйсез рәвештә идарәче оешмалар эшчәнлеге өчен тигез шартлар тәэмин итү;

5.1.25. гражданнар оборонасы, халыкны һәм район территориясен табигый һәм техноген характердагы гадәттән тыш хәлләрдән яклау планнарын гамәлгә ашыруны оештыру;

5.1.26. социаль ипотека һәм башка муниципаль торак программалары кысаларында торак шартларын яхшыртырга теләгән гражданнарны исәпкә алуны, исәптән төшерүне, исәпкә алу эшләрен формалаштыруны оештыру;

5.1.27. Тукай муниципаль районы территориясендә гамәлдә булган торак программаларын тормышка ашыру чараларын оештыру;

5.1.28. торак фондына кертелгән милектәге урам исемнәре һәм йорт номерлары белән күрсәткечләр урнаштыруны тәэмин итү;

5.1.29. инвестицияләр җәлеп итү өчен шартлар тудыру;

5.1.30. гражданнарны авария хәлендәге торак фондыннан күчерү буенча чараларны оештыру;

5.1.31. 2005 елның 1 январена кадәр торак урыннарына мохтаҗларны исәпкә алуга кабул ителгән гражданнарның учетын алып бару һәм түбәндәге категорияләрен торак белән тәэмин итү чараларын оештыру:

- хәрби хезмәт инвалидлары;

- сугыш хәрәкәт ветераннары;

- вафат булган (үлгән) хәрби хезмәт инвалидларының, хәрби хәрәкәт ветераннарының гаиләләре;

- Чернобыль АЭСында һәлакәт инвалидлары һәм аларга тиңләштерелгән затлар;

- ерак төньяк районнарыннан 1992 елның 1 январеннан да иртәрәк китмәгән гражданнар;

- хәрби хезмәттән азат ителгән гражданнар;

5.1.32. муниципаль торак контролен оештыру;

5.1.33. торак шартларын яхшыртуда яшь гаиләләргә ярдәм итү программасын эшләү һәм тгамәлгә ашыру эшчәнлеген оештыру;

5.1.34. яшеренлек режимы таләпләрен үтәүне һәм дәүләт серен тәшкил итүче белешмәләрне яклауны тәэмин итү;

5.1.35. үз буйсынуында булган хезмәткәрләр тарафыннан дәүләт серен саклау турында законнарның үтәлешен контрольдә тотуны тәэмин итү;

5.1.36. Башкарма комитет Җитәкчесе  урынбасары хокук тәртибен тәэмин итү өлкәсендә табигый бәла-казалар, экологик катастрофалар, эпидемияләр, эпизоотияләр, янгыннар, массакүләм җәмәгать тәртибен бозу очракларында кешеләрне коткару һәм гомерен саклап калу, аларның сәламәтлеген һәм хокукларын яклау, матди кыйммәтләрне саклау, тәртип саклау, предприятие, учреждение, оешмалар эшчәнлеген тәэмин итү белән бәйле закон белән каралган чараларны гамәлгә ашыруны, янгынга каршы чаралар үткәрүне оештыра;

5.1.37. Халыкны кабул итүне, шулай ук гражданнарның шикаятьләрен, гаризаларын, тәкъдимнәрен карауны оештыра, алар буенча үз вәкаләтләре чикләрендә кирәкле чаралар күрә;

5.1.38. Башкарма комитет Җитәкчесе йөкләмәсе буенча гамәлдәге законнар белән Башкарма комитет компетенциясенә кертелгән җирле әһәмияттәге башка мәсьәләләрне хәл итүдә катнаша;

5.1.39. Федераль законнарда һәм Татарстан Республикасы законнарында каралган башка вәкаләтләрне гамәлгә ашыра;

5.2. Башкарма комитет Җитәкчесенең төзелеш, архитектура һәм халык яшәешен тәэмин итү буенча урынбасары үз вәкаләтләре чикләрендә:

а) түбәндәге мәсьәләләрне координацияли:

- төзелеш, архитектура, шәһәр төзелеше һәм торак-коммуналь хуҗалык буенча;

- юл төзелеше буенча;

- экологик фонд средстволары хисабына төзелеш буенча;

- төзелеш-монтаж эшләрендә технологик күзәтчелек буенча;

- төзелеш-монтаж эшләрендә техник җайга салу буенча;

б) түбәндәгеләргә турыдан-туры кураторлык итә:

- төзелеш, архитектура һәм ТКХ бүлеге;

- ТКХ, транспорт һәм элемтә предприятиеләре;

- төзелеш, шул исәптән газлаштыру буенча оешмалар;

- төзелеш материаллары җитештерү белән бәйле сәнәгать предприятиеләре;

- юл идарәсе;

- Техник инвентаризациябюросы;

- теркәү палатасы;

- Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр һ. б.

в) Башкарма комитет Җитәкчесе кушуы буенча комиссияләрне җитәкли, штабларга, эшче төркемнәргә җитәкчелек итә, үз компетенциясе чикләрендә Башкарма комитет Җитәкчесенең башка йөкләмәләрен үти.

5.3. Үз вәкаләтләрен гамәлгә ашыру максатыннан, Башкарма комитет Җитәкчесенең төзелеш, архитектура һәм халык яшәешен тәэмин итү буенча урынбасары башка документларга кул куя.

pdf
Скачать текст
PDF, 266.8 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International