КАРАР 22.12. 2021ел №4568       2022 елга Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы территориясендә муниципаль җир контроле өлкәсендә закон белән саклана торган кыйммәтләргә зарар (зыян) китерү куркынычын профилактикалау программасын раслау турында

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШКАРМА КОМИТЕТЫ

 

 

КАРАР

 

                22.12. 2021ел                  Яр Чаллы шәһәре                          №4568      

 

 

2022 елга Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы территориясендә муниципаль җир контроле өлкәсендә закон белән саклана торган кыйммәтләргә зарар (зыян) китерү куркынычын профилактикалау программасын раслау турында

 

 

«Контроль (күзәтчелек) органнары тарафыннан закон белән саклана торган кыйммәтләргә зарар (зыян) китерү куркынычын профилактикалау программасын эшләү һәм раслау кагыйдәләрен раслау турында» 990 номерлы    РФ Хөкүмәтенең 2021 елның 25 июнендәге карарына таянып 

       

КАРАР БИРӘ:

 

1. 2022 елга Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы территориясендә муниципаль җир контроле өлкәсендә закон белән саклана торган кыйммәтләргә зарар (зыян) китерү куркынычын профилактикалау программасын расларга.

2. Әлеге карарны Тукай муниципаль районының рәсми сайтында (http://tukay.tatarstan.ru) һәм Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында (http://pravo.tatarstan.ru) урнаштырырга.

3. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны үз җаваплылыгмда калдырам.

 

 

 

Башкарма комитет Җитәкчесе                                                         А.Р. Хәбибуллин

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Башкарма комитетының 2021 елның _____ ______________ ____ номерлы карарына кушымта

 

 

2022 елга Тукай муниципаль районы буенча муниципаль җир контроле кысаларында закон белән саклана торган кыйммәтләргә зарар  (зыян) китерү куркынычын профилактикалау программасы

 

ПРОГРАММА ПАСПОРТЫ

 

Программаның исеме

2022 елга Тукай муниципаль районы буенча муниципаль җир контроле кысаларында закон белән саклана торган кыйммәтләргә зарар  (зыян) китерү куркынычын профилактикалау программасы

Программаны эшләүнең хокукый нигезләре

«Россия Федерациясендә дәүләт контроле (күзәтчелеге) һәм муниципаль контроль турында» 2020 елның 31 июлендәге 248-ФЗ номерлы Федераль закон, «Контроль (күзәтчелек) органнары тарафыннан закон белән саклана торган кыйммәтләргә зарар (зыян) китерү куркынычларын профилактикалау программасын эшләү һәм раслау кагыйдәләрен раслау турында» 2021 елның 25 июнендәге 990 номерлы Россия Федерациясе Хөкүмәте карары, закон белән саклана торган кыйммәтләргә зарар китерү куркынычларын комплекслы профилактикалау стандарты

Программаны эшләүче

Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты

Муниципаль контроль төре

Тукай муниципаль районы чикләрендә муниципаль җир контроле

Программаның максатлары

 

Закон белән саклана торган кыйммәтләргә зыян китерү куркынычын булдырмау;

Контроль төрләре буенча мәҗбүри таләпләрне (мәҗбүри таләпләрне бозу санын киметү) бозурны кисәтү;

Закон белән саклана торган кыйммәтләргә зыян китерү куркынычын профилактикалау инфраструктурасын булдыру;

Законга буйсынучы контрольдәге субъектларның өлешен арттыру;

Контроль-күзәтчелек эшчәнлеге системасының үтә күренмәлелеген арттыру;

Закон белән саклана торган кыйммәтләргә зыян күләмен киметү

Программаның бурычлары

Закон белән саклана торган кыйммәтләргә һәм мәҗбүри таләпләрне бозуга китерә торган сәбәпләрне, факторларны һәм шартларны ачыклау, алар барлыкка килү куркынычын бетерү яки киметү ысулларын билгеләү;

Закон белән саклана торган кыйммәтләргә зарар  китерергә һәм мәҗбүри таләпләрне бозуга этәргеч бирергә мөмкин булган сәбәпләрне, факторларны һәм шартларны бетерү;

Профилактик чаралар төрләренең, формаларының һәм интенсивлыгының конкрет контроль субъектларның (объектларның) һәм аларга хас куркыныч дәрәҗәсенең (куркыныч классы) үзенчәлекләреннән бәйлелеген билгеләү һәм бәяләү, әлеге факторларны исәпкә алып, профилактик чаралар үткәрү;

Профилактика эшен оештыру өчен кирәкле статистик мәгълүматлар төрләре исемлеген билгеләү һәм җыю;

Муниципаль контроль органнары кадрлар составы квалификациясен күтәрү;

Контрольдәге субъектларга, шул исәптән заманча мәгълүмати-телекоммуникацион технологияләр кулланып, консультация бирү системасын булдыру

Программаны тормышка ашыру вакыты һәм этаплары

Программаны тормышка ашыру вакыты: 2022 ел.

Тукай муниципаль районы буенча мәҗбүри таләпләрне бозуны кисәтүгә юнәлдерелгән профилактик чаралар планы нигезендә

Финанслау чыганаклары

Программаны тормышка ашыру тиешле финанс елына Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты эшчәнлеген финанслау кысаларында тормышка ашырыла

Программаны тормышка ашыруның көтелгән соңгы нәтиҗәләре

Закон белән саклана торган кыйммәтләргә зыян китерү куркынычын киметү;

Законга буйсынучы контрольдәге субъектларның өлешен арттыру;

Муниципаль контроль органнары эшчәнлегенең үтә күренмәлелеген арттыру;

Контрольдәге субъектларга административ йөкләнешне киметү;

Контрольдәге субъектларның хокукый грамоталылык дәрәҗәсен күтәрү;

Муниципаль контроль органнары вазыйфаи затларының квалификацияле профилактик эшен тәэмин итү;

Контрольдәге субъектларны намуслы тәртипкә мотивацияләү

Программа структурасы

1 бүлек. Контрольдәге өлкә торышын анализлау һәм бәяләү.

2 бүлек. Профилактик эшнең максатлары һәм бурычлары.

3 бүлек. Программа чаралары.

4 бүлек. Программаны ресурслар белән тәэмин итү.

5 бүлек. Программаны тормышка ашыру механизмы

6 бүлек. Программаның нәтиҗәлелеген бәяләү.

 

1 бүлек. Контрольдәге өлкә торышын анализлау һәм бәяләү

 

Муниципаль контроль предметы булып Тукай муниципаль районы территориясендә эшчәнлек алып бару процессында юридик зат, шәхси эшмәкәр тарафыннан  мәҗбүри таләпләрнең һәм муниципаль хокукый актларда билгеләнгән таләпләрнең үтәлеше тора.

Контроль буенча чаралар, оешмалар һәм гражданнарның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен законнар нигезендә үтәп, муниципаль контроль органы җитәкчесе тарафыннан раслана торган еллык план нигезендә, шулай ук планнан тыш тикшерүләр формасында үткәрелә.

Узган чор өчен Тукай муниципаль районы буенча планлы, планнан тыш тикшерүләр үткәрелгән юридик затларның һәм шәхси эшмәкәрләрнең гомуми саны:

 

Чор

Берәмлек

2019

0

2020

0

2021 (беренче яртыеллык)

0

 

 

Узган чор өчен тикшерү барышында Тукай муниципаль районы буенча хокук бозулар ачыкланган юридик затларның, шәхси эшмәкәрләрнең гомуми саны:

 

Чор

Берәмлек

2019

0

2020

0

2021 (беренче яртыеллык)

0

 

 

Тикшерүләрнең гомуми саны, алар нәтиҗәләре буенча ачыкланган хокук бозу фактлары буенча Тукай муниципаль районы буенча административ җәзалар салынган:

 

Чор

Берәмлек

2019

0

2020-

0

2021 (беренче яртыеллык)

0

 

 

Узган чор өчен Тукай муниципаль районы буенча салынган административ штрафларның гомуми суммасы:

 

Чор

Мең сум

2019

0

2020

0

2021 (беренче яртыеллык)

0

 

 

2019 - 2021 елның 1 яртыеллыгы өчен хокук бозулар ачыкланмады.

Контрольдәге өлкәнең торышына контрольдәге субъектларның мәҗбүри таләпләрне үтәү буенча мәгълүмати тәэмин ителешен яхшырту йогынты ясарга мөмкин, һәм, нәтиҗә буларак, мәҗбүри таләпләрне бозуларны кисәтү.

Контрольдәге өлкәдәге хәлне яхшыртуга җитәкчеләрнең һәм контрольдәге субъектлар хезмәткәрләренең хәбәрдарлык дәрәҗәсен күтәрү, шулай ук мәҗбүри таләпләрне үтәү буенча үз вакытында чаралар күрү ярдәм итә ала.

Шуңа бәйле рәвештә, гамәлдәге таләпләр турында мәгълүмат бирү буенча аңлату эшләре алып барыла. Мәгълүмат Тукай муниципаль районы сайтында «Муниципаль контроль» бүлегендә урнаштырыла (https://tukay.tatarstan.ru/plani-i-rezultati-proverok.htm).

 

2 бүлек. Профилактик эшнең максатлары һәм бурычлары

 

Законнардагы мәҗбүри таләпләрне бозуны профилактикалау түбәндәге төп максатларга ирешүгә юнәлдерелгән оештыру, мәгълүмати, хокукый, социаль һәм башка характердагы чараларны муниципаль контроль органнары тарафыннан комплекслы гамәлгә ашырудан гыйбарәт:

Закон белән саклана торган кыйммәтләргә зыян китерү куркынычын булдырмау;

Контроль төрләре буенча мәҗбүри таләпләрне (мәҗбүри таләпләрне бозу санын киметү) бозуларны кисәтү;

Закон белән саклана торган кыйммәтләргә зыян китерү куркынычларын профилактикалау инфраструктурасын булдыру;

Законга буйсынучы контрольдәге субъектларның өлешен арттыру;

Контроль-күзәтчелек эшчәнлеге системасының үтә күренмәлелеген арттыру;

Закон белән саклана торган кыйммәтләргә зыян күләмен киметү.

 

3 бүлек. Программа чаралары

 

2022 елга Тукай муниципаль районы буенча муниципаль җир контроле кысаларында мәҗбүри таләпләрне бозуларны профилактикалау программасы

 

 

Чаралар исеме

Гамәлгә ашыру вакыты

Җаваплы башкаручы

1

Мәҗбүри таләпләрне үз эченә алган, үтәлешен бәяләү муниципаль контроль предметы булып торган норматив хокукый актлар исемлеген муниципаль контрольнең һәр төре өчен, шулай ук тиешле норматив хокукый актлар текстларын Тукай муниципаль районының рәсми сайтында (https://tukay.tatarstan.ru/) урнаштыру

2022 ел

Тукай муниципаль районы территориясендә муниципаль җир контролен гамәлгә ашыру өчен вәкаләтле органнар (вазыйфаи затлар)

2

Мәҗбүри таләпләрне үтәү мәсьәләләре буенча, шул исәптән мәҗбүри таләпләрне үтәү буенча белешмәлекләр эшләү һәм бастырып чыгару, семинарлар һәм конференцияләр үткәрү, массакүләм мәгълүмат чараларында аңлату эшләре алып бару юлы һәм башка ысуллар белән юридик затларга, шәхси эшмәкәрләргә мәгълүмат җиткерүне, консультацияләүне гамәлгә ашыру.

Мәҗбүри таләпләр үзгәргән очракта - гамәлдәге актларга кертелгән үзгәрешләр, аларны гамәлгә кертү сроклары һәм тәртибе турында мәҗбүри таләпләрне билгеләүче яңа норматив хокукый актларның эчтәлеге турында комментарийлар, шулай ук мәҗбүри таләпләрне гамәлгә кертүгә һәм үтәүне тәэмин итүгә юнәлдерелгән кирәкле оештыру, техник чаралар үткәрү турында рекомендацияләр әзерләү һәм тарату

3

Муниципаль контрольнең тиешле өлкәсендә гамәлгә ашыру тәҗрибәсен даими (елына бер тапкырдан да ким булмаган) гомумиләштерүне тәэмин итү. Тукай муниципаль районының рәсми сайтында тиешле гомумиләштерүләрне, шул исәптән, мондый хокук бозуларга юл куймас өчен юридик затлар, шәхси эшмәкәрләр тарафыннан күрелергә тиешле чаралар буенча рекомендаияләр белән, мәҗбүри таләпләрне еш очрый торган бозу очракларын күрсәтеп урнаштыру

4

«Дәүләт контролен (күзәтчелеген) һәм муниципаль контрольне гамәлгә ашырганда юридик затларның һәм шәхси эшмәкәрләрнең хокукларын яклау турында» 2020 елның 27 июлендәге 248-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә мәҗбүри таләпләрне бозуга юл куймау турында кисәтүләр бирү (әгәр башка тәртип федераль законда билгеләнмәгән булса)

 

4 бүлек. Программаны ресурслар белән тәэмин итү

 

Программаны тормышка ашыру тиешле финанс елына Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты эшчәнлеген финанслау кысаларында тормышка ашырыла.

 

5 бүлек. Программаны тормышка ашыру механизмы

 

Программаның координаторы булып Тукай муниципаль районының Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палатасы җитәкчесе тора.

Программаны турыдан-туры башкаручылар булып Тукай муниципаль районы территориясендә муниципаль контрольне гамәлгә ашырырга вәкаләтле вазыйфаи затлар тора:

Муниципаль җир контроле - Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палатасы.

Программа чараларын тормышка ашыруга Тукай муниципаль районы территориясендә муниципаль контрольне гамәлгә ашырырга вәкаләтле вазыйфаи затлар җаваплы.

Тукай муниципаль районы территориясендә муниципаль контрольне гамәлгә ашырырга вәкаләтле вазыйфаи затлар хисап елынна соң килүче елның 1 февраленә кадәр бер ел өчен профилактик эш нәтиҗәләре турында хисап бирә.

Профилактик эш максатларына һәм нәтиҗәләренә ирешү өчен, шул исәптән программаны гамәлгә ашыру һәм үз вакытында төзәтмәләр кертү максатында, координатор программа чараларын тормышка ашыру дәрәҗәсенә мониторинг үткәрә һәм бәя бирә.

 

6 бүлек. Программаның нәтиҗәлелеген бәяләү

 

Закон белән саклана торган кыйммәтләргә зарар китерү куркынычын профилактикалау программасын тормышка ашыруның төп нәтиҗәсе булып 2022 елның январеннан 2022 елның декабренә кадәр муниципаль контроль төрләре буенча закон таләпләрен бозу очракларының кимүе тора.

Профилактик чараларның нәтиҗәлелеген бәяләү түбәндәге индикатив күрсәткечләр буенча гамәлгә ашырыла:

-      үткәрелгән профилактик чаралар саны, берәмлек;

-      профилактик чаралар үткәрелгән контрольдәге субъектлар саны, берәмлек

 

 

2022 елга чараның исеме

Саны, берәмлек

1

Үткәрелгән профилактик чаралар саны

 

2

Профилактик чаралар үткәрелгән контрольдәге субъектлар саны

 

 

 

pdf
Скачать текст
PDF, 1.35 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International