КАРАР 26.07. 2022ел № 2110 «Тукай муниципаль районы муниципаль мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләренең хезмәтенә түләү шартлары турында» Тукай муниципаль районы Башкарма комитетының 2018 елның 6 сентябрендәге 4049 номерлы карарына үзгәрешләр кертү хакында

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШКАРМА КОМИТЕТЫ

 

КАРАР

 

26.07. 2022ел                                                                                  № 2110

 

 

«Тукай муниципаль районы муниципаль мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләренең хезмәтенә түләү шартлары турында» Тукай муниципаль районы Башкарма комитетының 2018 елның 6 сентябрендәге 4049 номерлы карарына үзгәрешләр кертү хакында 

 

 

«Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының аерым карарларына үзгәрешләр кертү турында» Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетыныӊ 2022 елның 15 июлендәге 566 номерлы карары нигезендә

 

КАРАР БИРӘ:

 

  1. «Тукай муниципаль районы муниципаль мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләренең хезмәтенә түләү шартлары турында» Тукай муниципаль районы Башкарма комитетының 2018 елның 6 сентябрендәге 4049 номерлы карарына түбәндәге үзгәрешләрне кертергә:

Күрсәтелгән карар белән расланган Тукай муниципаль районы гомуми белем бирү оешмалары хезмәткәрләренең хезмәтләренә түләү шартлары турында нигезләмәдә:

VI бүлекнең 14.3 пунктын түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

«14.3. Гомуми белем бирү оешмалары хезмәткәрләре эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыру һәм «Дәүләт социаль сәясәтен гамәлгә ашыру чаралары турында» 2012 елның 7 маендагы 597 номерлы Россия Федерациясе Президенты Указы белән билгеләнгән максатчан күрсәткечләрнең ирешелгән дәрәҗәсен саклап калу максатында, педагогик хезмәткәрләр вазыйфаларының һөнәри-квалификация төркеменә керүче хезмәткәрләргә төп эш урыны һәм төп вазыйфасы буенча средстволар булганда бер тапкыр бирелә торган кызыксындыру түләве бирелә. Күрсәтелгән максатларда түләү тәртибе, шартлары һәм конкрет күләме гомуми белем бирү оешмасының локаль норматив актлары белән билгеләнә.»;

VIII бүлектә:

5 пунктныӊ беренче абзацын түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

«5. Гомуми белем бирү оешмасы җитәкчесенә башкарыла торган эшләрнең сыйфаты өчен стимуллаштыру характерындагы түләүләр, аларның эшчәнлеге нәтиҗәлелеге критерийлары нигезендә билгеләнгән эшчәнлек нәтиҗәләрен исәпкә алып, гомуми белем бирү оешмасын гамәлгә куючы тарафыннан билгеләнә.»;

6 пунктны түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

«6. Башкарыла торган эшләрнең сыйфаты өчен стимуллаштыру характерындагы түләүләр гомуми белем бирү оешмасы җитәкчесе урынбасарларына, баш бухгалтерына, локаль норматив актларда билгеләнгән эшчәнлек нәтиҗәләрен исәпкә алып, гомуми белем бирү оешмасы җитәкчесе тарафыннан билгеләнә. Җитәкче урынбасарларына, баш бухгалтерга стимуллаштыру характердагы түләүләр ай саен, квартал саен, ел йомгаклары буенча, мөһим һәм аеруча мөһим биремнәрне үтәү өчен гамәлгә ашырылырга мөмкин. Җитәкче урынбасарларына, баш бухгалтерга стимуллаштыру характерындагы түләүнең чик дәрәҗәсе гомуми белем бирү оешмасы җитәкчесенең кызыксындыру характерындагы түләүләрнең 70 проценты дәрәҗәсендә билгеләнә.»;

күрсәтелгән карар белән расланган Тукай муниципаль районы мәктәпкәчә мәгариф оешмалары хезмәткәрләренең хезмәтләренә түләү шартлары турында нигезләмәдә:

V бүлекнең 13.3 пунктын түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

«13.3. Мәктәпкәчә белем бирү оешмалары хезмәткәрләре эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыру һәм  «Дәүләт социаль сәясәтен гамәлгә ашыру чаралары турында» 2012 елның 7 маендагы 597 номерлы Россия Федерациясе Президенты Указы белән билгеләнгән максатчан күрсәткечләрнең ирешелгән дәрәҗәсен саклап калу максатында, педагогик хезмәткәрләр вазыйфаларының һөнәри-квалификация төркеменә керүче хезмәткәрләргә төп эш урыны һәм төп вазыйфасы буенча средстволар булганда бер тапкыр бирелә торган кызыксындыру түләве бирелә. Күрсәтелгән максатларда түләү тәртибе, шартлары һәм конкрет күләме мәктәпкәчә белем бирү оешмасының локаль норматив актлары белән билгеләнә.»;

VII бүлектә:

5 пунктныӊ беренче абзацын түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

«5. Мәктәпкәчә белем бирү оешмасы җитәкчесенә башкарыла торган эшләрнең сыйфаты өчен стимуллаштыру характерындагы түләүләр, аларның эшчәнлек нәтиҗәлелеге критерийлары нигезендә билгеләнгән эшчәнлек нәтиҗәләрен исәпкә алып, мәктәпкәчә белем бирү оешмасын гамәлгә куючы тарафыннан билгеләнә. Мәктәпкәчә белем бирү оешмасы җитәкчесенә стимуллаштыру характерындагы түләүләр ай саен, бер ел эчендә башкарылган эш нәтиҗәләре буенча, мөһим һәм аеруча мөһим биремнәрне үтәгән өчен башкарыла ала.»;

6 пунктны түбәндәге редакциядә бәян итәргә: 

«6. Башкарыла торган эшләрнең сыйфаты өчен стимуллаштыру  характердагы түләүләр җитәкче урынбасарларына, мәктәпкәчә белем бирү оешмасының баш бухгалтерына, эшчәнлекләренең локаль норматив актларда билгеләнгән нәтиҗәлелеге критерийлары нигезендә билгеләнгән эшчәнлек нәтиҗәләрен исәпкә алып, мәктәпкәчә белем бирү оешмасы җитәкчесе тарафыннан билгеләнә. Җитәкче урынбасарларына, баш бухгалтерга стимуллаштыру характердагы түләүләр ай саен, квартал саен, ел йомгаклары буенча, мөһим һәм аеруча мөһим биремнәрне үтәү өчен гамәлгә ашырылырга мөмкин. Җитәкче урынбасарларына, баш бухгалтерга кызыксындыру характерындагы түләүнең чик дәрәҗәсе мәктәпкәчә белем бирү оешмасы җитәкчесенең кызыксындыру характерындагы түләүләрнең 70 проценты дәрәҗәсендә билгеләнә.»;

Күрсәтелгән карар белән расланган Тукай муниципаль районы өстәмә белем бирү мәгариф оешмалары хезмәткәрләренең хезмәтенә түләү шартлары турында нигезләмәдә:

VI бүлекнең 6.3 пунктын түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

«6.3. Өстәмә белем бирү оешмалары хезмәткәрләренең эш нәтиҗәлелеген арттыру һәм Россия Федерациясе Президентының «2012 – 2017 елларга балалар мәнфәгатьләрендәге гамәлләрнең милли стратегиясе турында» гы 2012 елның 1 июнендәге 761 номерлы Указы белән билгеләнгән максатчан күрсәткечләрнең ирешелгән дәрәҗәсен саклап калу максатларында, педагогик хезмәткәрләр вазыйфаларының һөнәри-квалификация төркеменә керүче хезмәткәрләргә төп эш урыны һәм төп вазыйфасы буенча средстволар булганда бер тапкыр бирелә торган кызыксындыру түләве бирелә. Күрсәтелгән максатларда түләү тәртибе, шартлары һәм конкрет күләме өстәмә белем бирү оешмасының локаль норматив актлары белән билгеләнә.»;

VIII бүлектә:

5 пунктныӊ беренче абзацын түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

«5. Өстәмә белем бирү оешмасы җитәкчесенә башкарыла торган эшләрнең сыйфаты өчен стимуллаштыру характерындагы түләүләр, аларның эшчәнлек нәтиҗәлелеге критерийлары нигезендә билгеләнгән эшчәнлек нәтиҗәләрен исәпкә алып, өстәмә белем бирү оешмасын гамәлгә куючы тарафыннан билгеләнә.»;

6 пунктны түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

«6. Өстәмә белем бирү мәгариф оешмасының җитәкче урынбасарларына, баш бухгалтерына башкарыла торган эшләрнең сыйфаты өчен стимуллаштыру характердагы түләүләр, эшчәнлекләренең локаль норматив актларда билгеләнгән нәтиҗәлелеге критерийлары нигезендә билгеләнгән эшчәнлек нәтиҗәләрен исәпкә алып, өстәмә белем бирү оешмасы җитәкчесе тарафыннан билгеләнә. Җитәкче урынбасарларына, баш бухгалтерга стимуллаштыру характердагы түләүләр ай саен, квартал саен, ел йомгаклары буенча, мөһим һәм аеруча мөһим биремнәрне үтәү өчен гамәлгә ашырылырга мөмкин. Җитәкче урынбасарларына, баш бухгалтерга кызыксындыру характерындагы түләүләрнең чик дәрәҗәсе өстәмә белем бирү мәгариф оешмасы җитәкчесенең кызыксындыру характерындагы түләүләрнең 70 проценты дәрәҗәсендә билгеләнә.».

  1. Әлеге карар рәсми басылып чыккан көннән үз көченә керә һәм 2022 елның 15 июненнән барлыкка килгән хокук мөнәсәбәтләренә кагыла.
  2. «Бюджет һәм казна учреждениеләренә хезмәт күрсәтү үзәге» муниципаль бюджет учреждениесенә әлеге карарны 3 эш көне эчендә районның рәсми сайтында һәм Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында урнаштыруны тәэмин итәргә.
  3. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны үз җаваплылыгымда калдырам.

 

 

 

Башкарма комитет Җитәкчесе                                                             А.Р. Хәбибуллин

pdf
Скачать текст
PDF, 1.01 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International