КАРАР « 23» февраль 2023 ел № 646 Район җирле үзидарә органнары эшчәнлегенә хезмәт күрсәтү белән шөгыльләнүче эшчеләр (машина йөртүчеләр) хезмәтенә түләүнең яңа системасы турында

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШКАРМА КОМИТЕТЫ

 

КАРАР

 

 

« 23» февраль 2023 ел                 Яр Чаллы                                       № 646

 

 

Район җирле үзидарә органнары эшчәнлегенә хезмәт күрсәтү белән шөгыльләнүче эшчеләр (машина йөртүчеләр) хезмәтенә түләүнең яңа системасы турында

 

 

                                         

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2018 елның 30 мартындагы 195 номерлы карары (2022 елның 17 сентябрендәге 1013 номерлы карар белән кертелгән үзгәрешләр белән), Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты нигезләмәсенең 7 статьясы нигезендә

 

КАРАР БИРӘ:

 

1. 1 кушымта нигезендә 2023 елның 1 февраленнән район җирле үзидарә органнары эшчәнлегенә хезмәт күрсәтү белән шөгыльләнүче эшчеләр  (машина йөртүчеләр) хезмәтенә түләүнең яңа системасын билгеләргә.

2. «Район җирле үзидарә органнары эшчәнлегенә хезмәт күрсәтү белән шөгыльләнүче эшчеләр (машина йөртүчеләр) хезмәтенә түләүнең яңа системасы турында» Башкарма комитет Җитәкчесенең 2019 елның 26 июнендәге 125 номерлы күрсәтмәсе үз көчен югалткан дип санарга.

3. Әлеге карарны районның рәсми сайтында һәм Татарстан Республикасы  рәсми хокукый мәгълүмат порталында (http://pravo.tatarstan.ru) игълан итәргә.

4. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны үз җаваплылылыгмда калдырам.

 

 

 

 

Башкарма комитет Җитәкчесе                                       А.Р. Хәбибуллин

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Башкарма комитетының 2023 елның ____ __________________ _____ номерлы карарына  кушымта

 

 

Тукай муниципаль районы җирле үзидарә органнары эшчәнлегенә хезмәт күрсәтү белән шөгыльләнүче эшчеләр (машина йөртүчеләр) хезмәтенә түләү

 

  1. Җирле үзидарә органнары эшчәнлегенә хезмәт күрсәтү белән шөгыльләнүче эшчеләрнең (машина йөртүчеләрнең) хезмәт хакы күләмен билгеләргә:

1) тариф ставкасы күләме муниципаль берәмлекләрдә бюджет өлкәсенең аерым оешмасы структур бүлекчәсе җитәкчесе секретаре вазыйфаи оклад күләмендә  исәпләнә, ул 12 688 сум 00 тиен тәшкил итә;

2)      эшнең катлаулылыгы һәм киеренкелеге өчен айлык тариф ставкасына айлык өстәмә, хезмәт җиңел автомобильләрне йөртүчеләргә нормалаштырылмаган эш көне өчен өстәмәләр кертүне исәпкә алмыйча, айлык тариф ставкасының 8 процентына кадәр күләмдә;

3)      эш нәтиҗәләре буенча премияләр (премия күләме хезмәткәр эшчәнлеге нәтиҗәләреннән чыгып билгеләнә һәм максималь күләм белән чикләнми);

4)      еллык түләүле отпуск биргәндә бер айлык тариф ставкасы күләмендә матди ярдәм;       

Эшчегә календарь ел дәвамында еллык түләүле отпуск бирелмәгән очракта, еллык түләүле отпуск биргәндә матди ярдәм декабрьдә эшләнгән вакытка пропорциональ рәвештә исәпләнә һәм түләнә, эштән киткән очракта - соңгы эш көненнән дә соңга калмыйча түләнә.

Эшчегә беренче ел эшләгәндә еллык түләүле отпуск биргәндә матди ярдәмне түләү календарь елда эшләнгән вакытка пропорциональ рәвештә башкарыла. Эшләнгән вакыт агымдагы эшкә кергән көннән календарь елның 31 декабренә кадәр исәпләнә;

5)      матди ярдәм шулай ук юбилей даталары (50 яшьтән башлап һәм аннан соңгы 5 ел өчен), никахлашу, бала туу (уллыкка алу, кызлыкка алу) белән бәйле рәвештә, гариза нигезендә түләнергә мөмкин – биш мең сум күләмендә, авыр формада үтүче авыру, якыннарының үлеме (ата - аналар, балалар, ир, хатын), стихияле бәла-каза яки башка гадәттән тыш хәлләр нәтиҗәсендә мөлкәт юкка чыгу яки зыян килү сәбәпле – бер вазыйфаи оклад күләмендә. Гариза җирле үзидарә органнары җитәкчеләре исеменә бирелә.

6)      хезмәт җиңел автомобильләрен йөртүчеләргә класс өчен айлык өстәмәне түбәндәге күләмнәрдә:

машина йөртүче сыйфатында эшләгән өчен билгеләнгән айлык тариф ставкасыннан: I класслы машина йөртүчеләргә (5 ел һәм аннан да күбрәк стаж булганда) – 5 процент,

II класслы машина йөртүчеләргә (5 елга кадәр стаж булганда) – 2 процент;

7)      һөнәрләрне бергә башкарган, хезмәт күрсәтү зоналары киңәйгән һәм үзенең төп эше белән беррәттән вакытлыча булмаган хезмәткәрләрнең бурычларын үтәгән өчен өстәмә түләүләр – билгеләнгән хезмәткә түләү фонды чикләрендә гамәлдәге законнар нигезендә төп эш буенча айлык тариф ставкасының 50 процентына кадәр;

хезмәт җиңел автомобильләрен йөртүчеләргә нормалаштырылмаган эш көне өчен – айлык тариф ставкасының 10 проценты күләмендә.

2. Хезмәткәрләргә тиешле федераль законнарда, Татарстан Республикасы законнарында һәм башка норматив хокукый актларда каралган башка түләүләр башкарырга.

 

 

 

 

 

 

 

pdf
Скачать текст
PDF, 1.23 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International