КАРАР 20 март 2023 ел № 842 Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы муниципаль мәгариф оешмалары җитәкчеләренә һәм җитәкчеләре вазыйфаларына кандидатларга аттестация уздыру турында нигезләмәне раслау хакында

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШКАРМА КОМИТЕТЫ

 

КАРАР

 

20.03.2023 ел                                     Яр Чаллы шәһәре                                 № 842

 

Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы муниципаль мәгариф оешмалары җитәкчеләренә  һәм  җитәкчеләре вазыйфаларына кандидатларга аттестация уздыру турында нигезләмәне раслау хакында

 

«Россия Федерациясендә мәгариф турында» 2012 елның 29 декабрендәге 273-ФЗ номерлы Федераль законның 51 статьясы нигезендә, «Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министрлыгы ведомство буйсынуындагы мәгариф оешмасы җитәкчесенә һәм җитәкчесе вазыйфасына кандидатларга аттестация уздыру тәртибен һәм срокларын раслау турында» Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгының 2018 елның 30 августындагы 35н номерлы боерыгына, «Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы ведомство буйсынуындагы дәүләт оешмалары җитәкчеләренә һәм җитәкчеләре вазыйфасына кандидатларга аттестация уздыру турында нигезләмәне раслау хакында» Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының 2018 елның 30 июлендәге под-1161/18 номерлы боерыгына таянып, Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы мәгариф оешмасы җитәкчесе вазыйфасына куелган таләпләргә җитәкчеләрнең һәм кандидатларның квалификация дәрәҗәсе туры килүен билгеләү максатыннан,

 

КАРАР БИРӘ:

 

1. Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы муниципаль мәгариф оешмалары җитәкчеләренә һәм җитәкчеләре вазыйфаларына кандидатларга аттестация уздыру турында нигезләмәне әлеге карарга 1 кушымта нигезендә расларга.

2. Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы муниципаль мәгариф оешмалары җитәкчеләренә һәм  җитәкчеләре вазыйфаларына кандидатларга аттестация уздыру өчен аттестация комисиясе составын расларга.

3. «Белем бирү эшчәнлеген гамәлгә ашыручы Тукай муниципаль районы мәгариф оешмалары җитәкчеләрен (директорларын, мөдирләрен, башлыкларын) аттестацияләү тәртибе турында» нигезләмәне раслау хакында» 2021 елның 15 декабрендәге 4511 номерлы, «Белем бирү эшчәнлеген гамәлгә ашыручы Тукай муниципаль районы мәгариф оешмалары җитәкчеләрен (директорларын, мөдирләрен, башлыкларын) аттестацияләү өчен аттестация комисиясе составын раслау турында» 2021 елның 15 декабрендәге 4512 номерлы Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты карарлары үз көчен югалткан дип танырга.

4. Әлеге карарны 3 эш көне эчендә Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында (https://pravo.tatarstan.ru), шулай ук Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районының рәсми сайтында (https://tukay.tatarstan.ru) урнаштырырга.

5. Әлеге карар рәсми басылып чыккан көннән үз көченә керә.

6. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны «ТР Тукай муниципаль районы мәгариф идарәсе» МКУ башлыгы Ә.З. Сабировка йөкләргә.

 

 

Башкарма комитет Җитәкчесе                                                     А.Р. Хәбибуллин

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

                                                                                       

 

 

 

 

 

 

Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Башкарма комитетының 2023 елның 20.03. 842 номерлы карарына                            1 кушымта

 

 

Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы муниципаль мәгариф оешмалары җитәкчеләренә һәм җитәкчеләре вазыйфаларына кандидатларга аттестация уздыру турында нигезләмә

 

  1. Гомуми нигезләмәләр

 

  1. Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы муниципаль мәгариф оешмалары җитәкчеләренә һәм җитәкчеләре вазыйфаларына кандидатларга аттестация уздыру турында әлеге нигезләмә (алга таба – Нигезләмә) оештыручысы Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы муниципаль берәмлеге булган Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы муниципаль мәгариф оешмалары җитәкчеләренә һәм җитәкчеләре вазыйфаларына кандидатларга аттестация уздыру тәртибен һәм срокларын Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты (алга таба – оештыручы) исеменнән билгели.
  2. Әлеге Нигезләмәне куллану максатларында мәгариф оешмалары җитәкчеләре вазыйфаларына Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2013 елның 8 августындагы карары нигезендә «Мәгариф эшчәнлеген гамәлгә ашыручы оешмаларның педагогик хезмәткәрләре, мәгариф оешмалары җитәкчеләре вазыйфалары номенклатурасын раслау турында» Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2013 елның 8 августындагы 678номерлы карары нигезендә «Җитәкчеләр» категориясенә кертелгән вазыйфалар керә.
  3. Аттестацияләнергә тиеш:

Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты исеменнән  оештыручысы Татарстан Республикасы «Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлеге булган Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы муниципаль мәгариф оешмалары җитәкчеләре вазыйфасына кандидатлар (алга таба – кандидатлар);

Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты исеменнән  оештыручысы Татарстан Республикасы «Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлеге булган Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы муниципаль мәгариф оешмалары җитәкчеләре (алга таба – җитәкчеләр)

  1. Җитәкчеләр арасыннан аттестацияләнмиләр:

йөкле хатын-кызлар;

йөклелек һәм бала табу буенча ялда булган хатын-кызлар (аларны аттестацияләү ялдан чыкканнан соң бер елдан да иртәрәк үткәрелми);

аңа өч яшь тулганчы бала карау буенча ялда булган затлар (аларны аттестацияләү ялдан чыкканнан соң бер елдан да иртәрәк үткәрелми);

авыру сәбәпле дүрт айдан артык эш урынында булмаган җитәкчеләр.

Башка кандидатлар һәм җитәкчеләр өчен аттестация мәҗбүри булып тора.

  1. Аттестация җитәкчеләрнең һәм кандидатларның квалификация дәрәҗәсе мәгариф оешмасы җитәкчесе вазыйфасына куелган таләпләргә туры килүен билгеләү максатыннан үткәрелә.
  2. Аттестациянең төп бурычлары булып тора:

җитәкчеләрнең һәм кандидатларның белемнәрен, квалификациясен һәм һөнәри эшчәнлеген объектив бәяләү;

максатлы, өзлексез һөнәри үсешне һәм шәхси үз-үзеңне камилләштерүне стимуллаштыру;

идарә эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген һәм сыйфатын арттыру;

җитәкчеләрнең һәм кандидатларның потенциаль мөмкинлекләрен куллану перспективаларын ачыклау.

  1. Аттестациянең төп принциплары булып коллегиальлек, хәбәрдарлык, ачыклык, объективлык, дискриминациягә юл куймау тора.
  2. Кандидатларны һәм җитәкчеләрне аттестацияләү оештыручы тарафыннан төзелгән аттестация комиссиясе (алга таба – аттестация комиссиясе) тарафыннан үткәрелә.

 

II. Аттестация комиссиясе

 

  1. Аттестация комиссиясе иҗтимагый башлангычларда эшли.
  2. Аттестация комиссиясе:

белем бирү оешмасының җитәкчесе һәм кандидатлары (кандидаты) мөнәсәсбәтендә тәкъдим ителгән материалларны анализлый, шул исәптән аларның квалификация белешмәлекләрендә күрсәтелгән квалификация таләпләренә, мәгариф оешмалары җитәкчеләренең тиешле вазыйфаларына һәм (яки) һөнәри стандартларга туры килүен, педагогик эшчәнлек белән шөгыльләнүгә комачаулаучы нигезләрнең һәм мәгариф өлкәсендә хезмәт эшчәнлеге белән шөгыльләнүгә чикләүләрнең булмавын тикшерә;

кандидатларны һәм җитәкчеләрне һәрьяклап һәм объектив өйрәнә;

эш нәтиҗәләре буенча җитәкчеләрнең һәм кандидатларның квалификация дәрәҗәсе мәгариф оешмасы җитәкчесе вазыйфасына куелган таләпләргә туры килүе (килмәве) турында карар кабул итә.

  1. Аттестация комиссиясе хокуклы:

мәгариф оешмасы җитәкчесеннән, кандидатлардан (кандидаттан) аның эшчәнлеге өчен кирәкле документлар, материаллар һәм мәгълүмат сорарга;

соралган документларны, материалларны һәм мәгълүматны тапшыру срогын билгеләргә;

кирәкле консультацияләр үткәрергә;

экспертлар һәм белгечләр җәлеп итеп, эшче төркемнәр булдырырга, аларның составы аттестация комиссиясе тарафыннан раслана.

  1. Җитәкчеләргә һәм җитәкчеләр вазыйфасына кандидатларга аттестация уздыру сроклары «Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы мәгариф идарәсе» муниципаль казна учреждениесе (алга таба – Мәгариф идарәсе) тарафыннан билгеләнә.
  2. Аттестация комиссиясе эшчәнлегенең төп формасы булып утырышлар тора.
  3. Аттестация комиссиясенең шәхси составы оештыручы тарафыннан раслана.

Аттестация комиссиясенең теләсә кайсы әгъзасының конкрет аттестацияләнүчене аттестацияләгәндә мәнфәгатьләр конфликтына китерергә мөмкин булган турыдан-туры яки турыдан-туры булмаган шәхси кызыксынуы барлыкка килсә, ул утырыш башланганчы бу хакта белдерергә тиеш. Бу очракта ул конкрет аттестацияләнүче буенча карар кабул итүдә катнашмый.

  1. Аттестация комиссиясе рәистән, рәис урынбасарларыннан, җаваплы секретарьдән, аттестация комиссиясе әгъзаларыннан тора.
  2. Аттестация комиссиясе рәисе аттестация комиссиясе эшчәнлегенә гомуми җитәкчелек итә, аның утырышларында рәислек итә, аттестация комиссиясе эшен оештыра, кабул ителгән карарларны гамәлгә ашыруны гомуми контрольдә тота, аттестация комиссиясе әгъзалары арасында бурычларны бүлә.
  3. Аттестация комиссиясе рәисе булмаганда, рәис вазыйфаларын аның урынбасарларының берсе башкара, аңа мондый вазыйфалар аттестация комиссиясе рәисе тарафыннан йөкләнә.
  4. Җаваплы секретарь:

аттестациягә гаризаларны һәм аттестацияләнүчеләр тарафыннан бирелә торган башка документларны эшкәртүне тәэмин итә;

аттестация комиссиясе утырышларын оештыруны әзерләүне тәэмин итә;

аттестация комиссиясе әгъзаларына һәм аттестацияләнүче җитәкчеләргә, кандидатларга утырышның урыны, датасы һәм вакыты турында хәбәр итә;

утырышлар көн тәртибен формалаштыра, аттестация документларын гомумиләштерә һәм аларны аттестация комиссиясенә тапшыра;

аттестация комиссиясе утырышларының беркетмәләрен алып бара;

аттестация нәтиҗәләре буенча боерыклар проектларын әзерли;

аттестация нәтиҗәләре буенча боерыклардан өземтәләр әзерли һәм алар белән кандидатларны һәм директорларны имза куйдырып таныштыра;

аттестация комиссиясе исеменнән запрослар һәм хәбәрнамәләр җибәрә.

  1. Аттестация комиссиясе әгъзалары аттестация комиссиясе утырышларында шәхсән катнашалар.
  2. Аттестация комиссиясе утырышы, әгәр дә анда аның составының гомуми саныннан кимендә өчтән икесе катнашса, тулы хокуклы дип санала.
  3. Аттестация комиссиясе карарлары утырышта катнашучы аттестация комиссиясе әгъзаларының гади күпчелек тавышлары белән ачык тавыш бирү юлы белән кабул ителә. Тавышлар тигез булган очракта, аттестация комиссиясе утырышында рәислек итүче тавыш биргән карар кабул ителгән дип санала. Аттестация комиссиясе әгъзалары тәкъдиме буенча карар яшерен тавыш бирү юлы белән кабул ителергә мөмкин.

Аттестация комиссиясе карарлары аттестация комиссиясе утырышында рәислек иткән рәис яки рәис урынбасары, җаваплы секретарь һәм аттестация комиссиясе әгъзалары тарафыннан имзалана торган беркетмәләр белән рәсмиләштерелә.

 Кабул ителгән карар белән килешмәүче аттестация комиссиясе әгъзасы үзенең аерым фикерен язма рәвештә әйтергә хокуклы, ул аттестация комиссиясе утырышы беркетмәсенә теркәлә.

Аттестация комиссиясенең аттестация нәтиҗәләре турында карарлары оештыру акты белән раслана. Оештыру актының күчермәсе җитәкченең шәхси эшендә саклана.

  1. Аттестация үткәндә аттестация комиссиясе әгъзасы булган аттестацияләнүче җитәкче үз кандидатурасы буенча тавыш бирүдә катнашмый.

 

III. Кандидатларга аттестация уздыру тәртибе

  1. Кандидатны аттестацияләү аттестация үткәрү турында гариза нигезендә (алга таба – гариза) Нигезләмәгә 1 кушымта нигезендә уздырыла.
  2. Аттестациягә гаризага түбәндәге документлар теркәлә:

хезмәт кенәгәсе күчермәсе яки Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 66.1 статьясында билгеләнгән тәртиптә алынган хезмәт эшчәнлеге һәм хезмәт стажы турында мәгълүмат;

белем алу турында документларның күчермәләре;

соңгы өч ел өчен квалификацияне күтәрү (һөнәри яңадан әзерләү) турында документлар күчермәләре;

аттестация кәгазе  яки алдагы аттестация нәтиҗәләре буенча боерыктан өземтә (булган очракта) күчермәсе;

кандидат турында тәкъдим ителгән мәгълүматны тикшерү һәм эшкәртүгә ризалык турында кандидатның гаризасы (Нигезләмәгә 2 кушымта);

хөкем ителү һәм (яки) җинаять эзәрлекләве факты булу (булмау) яки реабилитацияләү нигезләре буенча җинаять эзәрлекләүләрен туктату турында белешмә.

  1. Документларны тулы булмаган күләмдә яки рәсмиләштерү кагыйдәләрен бозып тапшырган кандидатларга аттестация комиссиясе карары белән аттестация уздырудан баш тартыла.
  2. Аттестация комиссиясе гаризаны алган көннән 10 эш көненнән дә соңга калмыйча гаризага теркәлгән документларны һәм материалларны тикшерүне оештыра.
  3. Документларны тикшерү нәтиҗәләре буенча кандидатка аттестация процедурасын үткәрүдән түбәндәгеләр ачыкланган очракта баш тартыла:

педагогик эшчәнлек белән шөгыльләнүгә комачаулаучы нигезләр һәм мәгариф өлкәсендә хезмәт эшчәнлеге белән шөгыльләнүгә чикләүләр,

Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 81 статьясы буенча хезмәт шартнамәсен өзү (күрсәтелгән статьяның 3, 5, 6, 8, 9 - 11 пунктлары).

  1. Аттестациянең теләсә кайсы этабында аларның билгеләнгән квалификация таләпләренә яки һөнәри стандартларга туры килмәве педагогик эшчәнлек белән шөгыльләнүгә чикләүләр, мәгариф өлкәсендә эшләү өчен чикләүләр яки тәкъдим ителгән документларның ялган булуы ачыкланган кандидатлар аттестация комиссиясе карары белән аттестация узмаган дип таныла.
  2. Аттестация уздыру урыны, датасы һәм вакыты турында мәгариф оешмасы җитәкчесе вазыйфасына кандидатларга (кандидатка) һәм аттестацияләнергә тиешле җитәкчегә электрон почта аша яки гаризада күрсәтелгән контакт номерына шалтырату аша, аттестация уздырылганчы 7 эш көненнән дә соңга калмыйча хәбәр ителә.
  3. Кандидат аттестация комиссиясе утырышында шәхсән катнаша. Кандидат утырышта булмаса, аның кандидатурасы каралмый.
  4. Аттестация комиссиясе утырышында катнаша алмаган очракта, аттестация графигына кирәкле үзгәрешләр кертелә.
  5. Аттестация комиссиясе, тәкъдим ителгән документларны карап, кандидат белән әңгәмә үткәрә һәм түбәндәге карарларның берсен кабул итә:

аттестацияләнүчене аттестация үткән дип  тану һәм мәгариф оешмасы җитәкчесе вазыйфасына билгеләү рекомендациясе турында;

аттестацияләнүчене аттестация үткән дип  тану һәм мәгариф оешмасы җитәкчесе вазыйфасына кандидатлар резервына кертү рекомендациясе турында;

аттестацияләнүчене аттестация үтмәгән дип тану турында.

 

IV. Җитәкчеләргә аттестация уздыру тәртибе

  1. Җитәкчене аттестацияләү җитәкченең аттестация комиссиясенә бирелгән гаризасы нигезендә үткәрелә (Нигезләмәгә 1 кушымта).
  2. Аттестация комиссиясе гариза алган көннән биш эш көне эчендә «Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы мәгариф идарәсе» МКУ башлыгына аттестация оештыру турында мәгълүмат җибәрә, ул, үз чиратында, аттестация комиссиясенә аттестацияләнүче җитәкчегә Нигезләмәгә 3 кушымта нигезендә тәкъдим (алга таба – тәкъдим) әзерләүне һәм җибәрүне оештыра.
  3. Аттестация процедурасын үткәрү гариза алган көннән аттестация комиссиясе карар кабул иткәнгә кадәр бер айдан артык булмаган вакытны тәшкил итә.
  4. Аттестация комиссиясенә кергән тәкъдим белән мәгариф оешмасы җитәкчесе аттестация комиссиясенең җаваплы секретаре тарафыннан аттестация уздыру көненә кадәр 14 календарь көннән дә соңга калмыйча танышырга тиеш.
  5. Мәгариф оешмасы җитәкчесе аттестацияләнгәндә аттестация комиссиясе утырышында шәхсән катнашырга тиеш.
  6. Җитәкче җитди сәбәпләр (авыру, командировка һ.б.) буенча аттестация комиссиясе утырышында була алмаган очракта, аттестация графигына тиешле үзгәрешләр кертелә. Җитәкче аттестация комиссиясе утырышына җитди сәбәпсез килмәсә, комиссия аттестацияне ул булмаганда үткәрергә хокуклы.
  7. Аттестация комиссиясе аттестацияләнүче турында тәкъдимдә булган мәгълүматны, аның гаризасын, тәкъдим белән килешмәгән очракта, тиешле нигезләү белән карый, шулай ук аның «Мәгариф оешмасы җитәкчесе» һөнәри стандарт (квалификация характеристикасы) таләпләренә туры килүен бәяли.
  8. Аттестация комиссиясе әгъзалары, кирәк булганда, аттестацияләнүчегә үз вазыйфаларын үтәүгә бәйле сораулар бирергә хокуклы.
  9. Үткәрелгән эш нәтиҗәләре буенча аттестация комиссиясе җитәкче белән әңгәмә үткәрә һәм түбәндәге карарларның берсен кабул итә:

квалификация характеристикасы белән билгеләнгән таләпләргә туры килә (вазыйфасы күрсәтелә),

квалификация характеристикасы белән билгеләнгән таләпләргә туры килә (вазыйфа күрсәтелә), рекомендацияләрне исәпкә алып;

вазыйфа буенча квалификация характеристикасы белән билгеләнгән таләпләргә туры килми (вазыйфа күрсәтелә).

  1. Җитәкчеләрне аттестацияләү өч елга бер тапкыр үткәрелә. Җитәкчеләрнеӊ биләгән вазыйфага туры килүен раслау максатыннан, аттестацияләү вазыйфага билгеләнгәннән соң бер ел дәвамында үткәрелә.
  2. Аттестация үтмәгән мәгариф оешмасы җитәкчесе гаризасы нигезендә аттестация комиссиясе аны кабат аттестацияләү турында карар кабул итәргә хокуклы. Аттестация үткәрү урыны, датасы һәм вакыты турында мәгариф оешмасы җитәкчесенә әлеге Нигезләмә нигезендә хәбәр ителә.
  3. Билгеләнгән срокларда аттестация үтмәгән һәм кабат аттестацияләү турында карар кабул ителмәгән мәгариф оешмасы җитәкчесе Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе боерыгы белән аттестацияне уңышлы узганчыга кадәр бөтен чорга, шул ук вакытта Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты тарафыннан мәгариф оешмасы җитәкчесе вазыйфаларын башкаручыны билгеләп, эштән читләштерелә.
  4. Аттестация комиссиясе тарафыннан биләгән вазыйфага туры килмәү турында карар кабул ителгән мәгариф оешмасы җитәкчесе хезмәт законнары нигезендә биләгән вазыйфадан азат ителергә (эштән азат ителергә) мөмкин.
  5. Мәгариф оешмасы җитәкчесе һәм җитәкчесе вазыйфасына кандидат аттестация комиссиясе карарына суд тәртибендә шикаять бирергә хокуклы.

 

 

 

 

 

Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Башкарма комитетының 2023 елның 20.03. 842 номерлы карарына                         2 кушымта

____

 

Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы муниципаль мәгариф оешмалары җитәкчеләренә һәм  җитәкчеләре вазыйфаларына кандидатларга аттестация уздыру өчен аттестация комисиясе составы

 

Аттестация комиссиясе рәисе

1

Бариев Илфак Шамил улы

Башкарма комитет Җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары

 

Рәис урынбасары

2

Сабиров Әлфәт Зиятдин улы

«ТР Тукай муниципаль районы мәгариф идарәсе» МКУ башлыгы

(килешү буенча)

 

Аттестация комиссиясе секретаре

3

Вәгыйзова Эльмира Гарифҗан кызы

Педагогларның һөнәри үсеше буенча методист (килешү буенча)

 

Аттестация комиссиясе әгъзалары

4

Хәбетдинова Гүзәлия Фаяз кызы

Укыту эше буенча башлык урынбасары (килешү буенча)

5

Сафина Ландыш Рафаэль кызы

Тәрбия эше буенча башлык урынбасары (килешү буенча)

6

Сперанская Ләйсән Ансар кызы

Мәктәпкәчә белем бирү буенча методист (килешү буенча)

7

Нигъмәтуллина Регина Фәрит кызы

Структур бүлекчә җитәкчесе килешү буенча)

8

Сафиуллина Венера Валериевна

Мәгариф хезмәткәрләре профсоюз оешмаларының район советы рәисе (килешү буенча)

 

pdf
Скачать текст
PDF, 6.51 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International