КАРАР 14.04.2023 ел № 1170 Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районында «Гомуми белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы белем бирү оешмаларына алу турында гаризалар кабул итү» муниципаль хезмәт күрсәтүнең административ регламентын раслау турында

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШКАРМА КОМИТЕТЫ

 

КАРАР

 

14.04.2023 ел                              Яр Чаллы шәһәре                                       № 1170

 

 

Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районында «Гомуми белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы белем бирү оешмаларына алу турында гаризалар кабул итү» муниципаль хезмәт күрсәтүнең административ регламентын раслау турында

 

 

«Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүне оештыру турында» 2010 елның 27 июлендәге 210-ФЗ номерлы Федераль закон,  «Башлангыч гомуми, төп гомуми һәм урта гомуми белем бирү программалары буенча укырга алу тәртибен раслау турында» Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгының 2020 елның 02 сентябрендәге 458 номерлы боерыгы белән расланган Башлангыч гомуми, төп гомуми һәм урта гомуми белем бирү программалары буенча укуырга алу тәртибе һәм «Татарстан Республикасы дәүләт хакимиятенең башкарма органнары тарафыннан дәүләт хезмәтләре күрсәтүнең административ регламентларын эшләү һәм раслау тәртибен раслау турында» Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2022 елның 28 февралендәге 175 номерлы карары белән расланган Татарстан Республикасы дәүләт хакимиятенең башкарма органнары тарафыннан дәүләт хезмәтләре күрсәтүнең административ регламентларын эшләү һәм раслау тәртибе, «Гомуми белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы мәгариф оешмаларына алу турында гаризалар кабул итү » муниципаль хезмәт күрсәтүнең административ регламентының үрнәк формасын раслау турында» Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының 2023 елның 13 январендаге под-33/23 номерлы боерыгы нигезендә

 

КАРАР БИРӘ:

 

  1. «Гомуми белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы белем бирү оешмаларына алу турында гаризалар кабул итү» муниципаль хезмәт күрсәтү административ регламентын расларга (1 кушымта).
  2. Тукай муниципаль районы Башкарма комитетының «Гомуми белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы мәгариф оешмаларына алу турында гаризалар кабул итү хакында» муниципаль хезмәт күрсәтүнең административ регламентын раслау » 2021 елның 17 маендагы 1406 номерлы карары үз көчен югалткан дип танырга.
  3. Әлеге карарны 3 эш көне эчендә Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында (https://pravo.tatarstan.ru), шулай ук Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районының рәсми сайтында (https://tukay.tatarstan.ru) урнаштырырга.
  4. Әлеге карар рәсми басылып чыккан көннән үз көченә керә.
  5. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны «Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы мәгариф идарәсе» МКУ башлыгы Ә.З. Сабировка йөкләргә.

 

 

 

Башкарма комитет Җитәкчесе                                                       А.Р. Хәбибуллин

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Башкарма комитетының 2023 елның 14.04. 1170 номерлы карарына кушымта

 

 

Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районында «Гомуми белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы белем бирү оешмаларына алу турында гаризалар кабул итү» муниципаль хезмәт күрсәтүнең административ регламенты

 

I.             Гомуми нигезләмәләр

 

1.1. Административ регламен Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районында «Гомуми белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы белем бирү оешмаларына алу турында гаризалар кабул итү» муниципаль хезмәт күрсәтү белән бәйле мөнәсәбәтләрне җайга сала (алга таба – Административ регламент), гомуми белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы белем бирү оешмаларына алу турында гаризалар кабул итү буенча муниципаль хезмәт күрсәтү стандартын һәм тәртибен билгели (алга таба – хезмәт күрсәтү).

Мәгариф оешмаларында башлангыч гомуми белем алу, балаларның сәламәтлеге торышы буенча каршылыклары булмаган очракта, алты яшь алты айга җиткәннән соң, ләкин сигез яшьтән дә соңга калмыйча башлана. Балаларның ата-аналары (законлы вәкилләре) гаризасы буенча белем бирү оешмасын оештыручы балаларны башлангыч гомуми белем бирүнең белем бирү программалары буенча мәгариф оешмасына иртәрәк яки соңрак яшьтә кабул итәргә рөхсәт итәргә хокуклы.

1.2. Әлеге Административ регламент башлангыч гомуми, төп гомуми һәм урта гомуми белем бирүнең белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы муниципаль бмәгариф оешмасы (алга таба – оешма) һәм Россия Федерациясе гражданнары, чит ил гражданнары, гражданлыгы булмаган затлар яисә оешмага хезмәт күрсәтү турында гариза (алга таба – гариза) белән мөрәҗәгать иткән вәкаләтле вәкилләр арасында барлыкка килә торган мөнәсәбәтләрне җайга сала:

оешмага алу турында гаризалар кабул итү;

башлангыч гомуми, төп гомуми һәм урта гомуми белем бирү программалары буенча белем бирү эшчәнлеген гамәлгә ашыручы бер оешмадан тиешле дәрәҗәдәге һәм юнәлештәге белем бирү программалары буенча белем бирү эшчәнлеген гамәлгә ашыручы башка оешмаларга агымдагы уку елына укучыларны күчерү барышында оешмага алу турында гаризалар кабул итү буенча.

1.3. Административ регламентта түбәндәге терминнар һәм билгеләмәләр кулланыла:

Хезмәт күрсәтү –гомуми белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы белем бирү оешмаларына алу турында гаризалар кабул итү;

гариза бирүче – гариза белән мөрәҗәгать итүче зат;

гариза – «Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүне оештыру турында» 2010 елның 27 июлендәге 210-ФЗ номерлы Федераль законның 2 статьясы 3 пункты (алга таба – 210-ФЗ номерлы Федераль закон) нигезендә Административ регламентта каралган теләсә нинди ысул белән җибәрелгән хезмәт күрсәтү турында запрос;

Оешма – башлангыч гомуми, төп гомуми һәм урта гомуми белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы муниципаль гомуми белем бирү оешмасы;

Мәгариф идарәсе (алга таба барысы бергә –идарә) – мәгариф өлкәсендә идарә итүне гамәлгә ашыручы муниципаль хакимиятнең вәкаләтле органы, муниципаль берәмлекнең җирле үзидарә органы;

техник хата – муниципаль хезмәт күрсәтүче орган тарафыннан җибәрелгән,  муниципаль хезмәт нәтиҗәсе булган документларга кертелгән мәгълүматларныӊ документлардагы мәгълүматларга туры килмәгән хата (ялгыш язу, грамматик яки арифметик хата);

ЕСИА – инфраструктурада идентификация һәм аутентификацияләүнең бердәм системасы, ул дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү өчен электрон формада кулланыла торган мәгълүмати системаларның мәгълүмати-технологик хезмәттәшлеген тәэмин итә.

СМЭВ – ведомствоара электрон хезмәттәшлек системасы;

ГИС – дәүләт мәгълүмат системаларында һәм башка мәгълүмат системаларында булган мәгълүматтан мәгълүмати хезмәттәшлектә катнашучыларның (мөрәҗәгать итүче гражданнар һәм башкарма хакимият органнары һәм җирле үзидарә органнары вазыйфаи затларының) мәгълүмат алу мөмкинлеген тәэмин итә торган федераль дәүләт мәгълүмат системасы;

ГИС төрләре:

ЕПГУ (Бердәм портал) – «Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр (функцияләр) бердәм порталы» (http:// www.gosuslugi.ru/);

РПГУ (Региональ портал) – «Татарстан Республикасы Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр региональ порталы» региональ мәгълүмат системасы (https://uslugi.tatarstan.ru/), Бердәм портал белән интеграцияләнгән.

1.4. Хезмәтне алу хокукына ия булган затлар булып Россия Федерациясе гражданнары, чит ил гражданнары, гражданлыгы булмаган затлар яки аларның оешмага хезмәт күрсәтү турында гариза белән мөрәҗәгать иткән вәкаләтле вәкилләре тора.

1.5. Хезмәт алу хокукына ия булган гариза бирүчеләр категорияләре:

1.5.1.

1.5.2. Балалары оешмага беркетелгән территориядә яшәү яки тору урыны буенча теркәлгән, «Хәрби хезмәткәрләр статусы турында» 1998 елның 27 маендагы 76-ФЗ номерлы Федераль законның 19 статьясы икенче өлеше икенче абзацында, «Полиция турында» 2011 елның 7 февралендәге 3-ФЗ номерлы Федераль законның 46 статьясы 6 өлешендә каралган, полиция хезмәткәре булмаган эчке эшләр органнары хезмәткәрләренең балалары һәм «Кайбер федераль башкарма хакимият органнары хезмәткәрләренә социаль гарантияләр һәм Россия Федерациясе закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 2012 елның 30 декабрендәге 283-ФЗ номерлы Федераль законның 3 статьясы 14 өлешендә күрсәтелгән, оешма хезмәтләрен алуга беренче чиратта хокукы булган балалар ата-аналары (законлы вәкилләре).

1.5.3.

1.5.4. Балалары оешмага беркетелгән территориядә яшәүче ата-аналар (законлы вәкилләр).

1.5.5. Балалары оешмага беркетелгән территориядә яшәмәгән ата-аналар (законлы вәкилләр).

1.5.6. Башлангыч гомуми, төп гомуми һәм (яки) урта гомуми белем алмаган һәм тиешле дәрәҗәдәге белем алу хокукына ия булган, Татарстан Республикасы территориясендә яшәү яки булу урыны буенча теркәлгән һәм оешмага беркетелгән территориядә яшәүче балигъ булган затлар.

1.5.7. Башлангыч гомуми, төп гомуми һәм (яки) урта гомуми белем алмаган һәм тиешле дәрәҗәдәге белем алу хокукына ия булган, Татарстан Республикасы территориясендә яшәү яки булу урыны буенча теркәлгән һәм оешмага беркетелгән территориядә яшәүче, теркәү органнары тарафыннан Татарстан Республикасы территориясендә яшәү яисә булу урыны буенча теркәлгән һәм оешмага беркетелгән территориядә яшәмәүче балигъ булган затлар.

1.6. Муниципаль хезмәт күрсәткәндә (мөрәҗәгать итүчегә муниципаль хезмәт күрсәтү варианты, хезмәт күрсәтүче орган тарафыннан уздырыла торган анкеталаштыру нәтиҗәсендә билгеләнгән мөрәҗәгать итүченең тиешле билгеләре нигезендә муниципаль хезмәт күрсәтү) профильләштерү үткәрелми.

 

II.   Хезмәт күрсәтү стандарты

 

2.1. Хезмәт исеме

 

Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районында «Гомуми белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы белем бирү оешмаларына алу турында гаризалар кабул итү» хезмәте

 

2.2. Хезмәт күрсәтүче орган исеме

 

Хезмәт «Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы мәгариф идарәсе» муниципаль казна учреждениесе һәм регламентка  кушымтада күрсәтелгән оешмалар тарафыннан күрсәтелә.

Муниципаль хезмәт күрсәтүдә дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәкләре (алга таба – КФҮ) үзара хезмәттәшлек турында тиешле килешү булганда катнаша.

 

2.3. Хезмәт күрсәтү нәтиҗәсе

 

2.3.1. Бирелгән гариза нәтиҗәләре буенча хезмәт күрсәтү нәтиҗәсе булып тора:

2.3.1.1. Карау өчен кабул ителгән башлангыч гомуми, төп гомуми һәм урта гомуми белем алу өчен оешмага алу турында гаризаны, гариза кабул итү хакында хәбәрнамә-чакыру җибәреп, кабул итү;

2.3.1.2. гаризаны һәм оешмага алу турында документларны карауга алудан баш тарту турында хәбәрнамә юллап, башлангыч гомуми, төп гомуми һәм урта гомуми белем алу өчен оешмага алу турында гаризаны һәм документларны карауга алудан нигезле баш тарту.

2.3.2. Карауга кабул ителгән гариза нәтиҗәләре буенча хезмәт күрсәтү нәтиҗәсе булып тора:

2.3.2.1. башлангыч гомуми, төп гомуми һәм урта гомуми белем алу өчен оешмага укырга кабул итү турында боерык акты;

2.3.2.2. башлангыч гомуми, төп гомуми һәм урта гомуми белем алу өчен оешмага укырга кабул итүдән нигезле баш тарту.

2.3.3. Хезмәт күрсәтү нәтиҗәсен алуның түбәндәге ысуллары каралган:

укуга кабул итү турында гаризада күрсәтелгән адреска (почта һәм (яки) электрон) язма рәвештә;

Бердәм портал, Региональ порталның шәхси кабинетында.

2.3.4. Муниципаль хезмәт күрсәтү нәтиҗәсе мөрәҗәгать итүчегә 2011 елның 6 апрелендәге «Электрон имза турында» 63-ФЗ Федераль закон (алга таба – 63-ФЗ номерлы Федераль закон) нигезендә оешма вазыйфаи затының  көчәйтелгән квалификацияле электрон имзасы белән имзаланган электрон документ формасында Бердәм порталның шәхси кабинетына җибәрелә. Гариза Региональ портал аша җибәрелгән очракта, муниципаль хезмәт күрсәтү нәтиҗәсе Региональ порталның шәхси кабинетына җибәрелә.

2.3.5. Мөрәҗәгать итүченең сайлавы буенча муниципаль хезмәт күрсәтү нәтиҗәсе оешмада яки КФҮдә (үзара хезмәттәшлек турында тиешле килешү булганда) кәгазьдә басылган, оешманың вәкаләтле вазыйфаи заты яки КФҮ хезмәткәре тарафыннан тиешенчә м өһер һәм имза белән расланган электрон документ үрнәге формасында бирелә.

2.3.6. Мөрәҗәгать итүче муниципаль хезмәт күрсәтү нәтиҗәсен электрон документ формасында  муниципаль хезмәт күрсәтү нәтиҗәсенең гамәлдә булу срогы дәвамында алырга хокуклы.

 

2.4. Хезмәт күрсәтү срогы

 

2.4.1. Киләсе уку елына белем бирү оешмаларының беренче классларына гаризалар бирү вакыты түбәндәге категорияләр буенча:

2.4.1.1. әлеге Административ регламентның 1.5 пункты 1.5.1-1.5.4 пунктчаларында күрсәтелгән гариза бирүчеләр өчен – 1 (беренче) сыйныфка алу турында гариза кабул иткәндә 1 (беренче) апрельдән дә соңга калмыйча һәм агымдагы елның 30 (утызынчы) июнендә тәмамлана;

Агымдагы елның 30 июненнән соң гариза тапшырган очракта, кабул итү гомуми нигезләрдә башкарыла.

Беркетелгән территориядә яшәүче барлык балаларны беренче сыйныфка кабул итүне тәмамлаган белем бирү оешмалары беркетелгән территориядә яшәмәүче балаларны 6 июльдән элек кабул итә.

2.4.1.2 әлеге Административ регламентның 1.5 пункты 1.5.5 пунктчасында күрсәтелгән гариза бирүчеләр өчен – 1 (беренче) класска алу турында гариза кабул иткәндә 6 (алтынчы) июльдән буш урыннар тулганчыга кадәр, әмма агымдагы елның 5 (бишенче) сентябреннән дә соңга калмыйча;

            2.4.2. бер оешмадан икенчесенә күчерү барышында агымдагы уку елына  беренче - унберенче сыйныфларга алу турында гаризалар уку елы дәвамында буш урыннар булганда кабул ителә.

2.4.3. Хезмәт буенча гаризаны теркәү гариза бирүче Бердәм портал, Региональ портал аша мөрәҗәгать иткән көнне автомат рәвештә башкарыла. Бердәм портал, Региональ портал аша гариза биргәндә гариза бирү вакыты булып порталда гаризаны теркәү вакыты тора.

Бердәм портал, Региональ портал аша бирелгән хезмәт күрсәтү турында гаризаны теркәү оешма тарафыннан оешманың эш режимы нигезендә гаризаларны теркәү журналында 1 эш көненнән артык булмаган вакытта башкарыла. Оешманың эш көне тәмамланганнан соң яки эш көне булмаган көнне килгән хезмәт күрсәтү турында гариза оешмада беренче эш көнендә теркәлә.

Бер елда туган яки бер елда бер белем бирү оешмасына кабул ителгән балалары булган гариза бирүче һәр балага гариза яза.

Әлеге Административ регламентның 1.5 пункты 1.5.5 пунктчасында күрсәтелгән гариза бирүче берничә мәгариф оешмасына гариза бирергә хокуклы. Һәр белем бирү оешмасына бер балага гариза биргәндә аерым гаризалар рәсмиләштерелә.

2.4.4. Оешмага турыдан-туры мөрәҗәгать иткәндә хезмәт күрсәтү турында гариза оешманың эш режимы нигезендә гаризаларны теркәү журналында теркәлә.

2.4.5. Гомуми файдаланудагы почта элемтәсе операторлары аша тапшыру турында хәбәрнамә белән заказлы хат белән хезмәт күрсәтү турында гариза оешмага кергәндә, гариза гаризаларны теркәү журналында теркәлә.

2.4.6. Гаризалар кабул итү башланганчы хезмәт күрсәтү турында гаризалар кергән очракта, заказлы хатлар оешмада саклана. Гаризаны теркәү һәм карау тәртибе оешманың локаль норматив акты белән регламентташтырыла.

Барлык гаризалар, бирү ысулына карамастан, гаризаларны теркәү журналында теркәлергә тиеш.

2.4.7. Хезмәт күрсәтү турында гаризаны һәм КФҮ  (үзара хезмәттәшлек турында тиешле килешү булганда) аша тапшырылган документлар исемлеген теркәгәннән соң, гариза бирүчегә оешмага мөрәҗәгать иткән көнне әлеге Административ регламентка 2 кушымта нигезендә рәсмиләштерелә торган, гаризалар кабул итү өчен җаваплы оешманың вәкаләтле хезмәткәре имзасы белән расланган укырга алу турында хәбәрнамә бирелә (электрон почтага җибәрелә).

2.4.8. Оешмага чакыру нигезендә оешмага кабул итү өчен документларның төп нөсхәләрен оешмага тапшыру сроклары оешманың локаль норматив акты белән билгеләнә.

Гариза бирүчегә документларның төп нөсхәләрен кабул итү датасы һәм вакыты күрсәтелеп оешмага чакыру түбәндәге срокларда җибәрелә:

киләсе уку елына мәгариф оешмаларының беренче сыйныфларына оешмага укырга керүнең чираттан тыш, өстенлекле хокукы булган балаларны һәм беркетелгән территориядә яшәүче балаларны кабул иткәндә, агымдагы елның 30 июненнән дә соңга калмыйча;

киләсе уку елына мәгариф оешмаларының беренче сыйныфларына беркетелгән территориядә яшәмәгән балаларны кабул иткәндә, оешма документларны кабул иткәннән соң 2 эш көне дәвамында;  

укучыларны күчерү очрагында – гариза кабул ителгәннән соң 1 эш көне эчендә.

2.4.9. Хезмәт күрсәтү нәтиҗәсе булган документны бирү оешманың беренче сыйныфларына керүче балалар өчен гамәлгә ашырыла:

гражданнарны гомуми белем бирү оешмаларына кабул итүнең чираттан тыш, беренче чиратта, өстенлекле хокукы булган балалар һәм беркетелгән территориядә яшәүче балалар өчен беренче сыйныфка укырга кабул итү турында гаризалар кабул итү тәмамланганнан соң (30 июньнән соң) 3 эш көне дәвамында;

беркетелгән территориядә яшәмәүче балалар өчен белем бирү оешмасы тарафыннан документлар кабул иткәннән соң 5 эш көне дәвамында;

укучылар күчерелгән очракта:

оешма гариза һәм документлар кабул иткәннән соң 3 эш көне эчендә.

2.4.10. Хезмәт күрсәтү турында электрон формада Бердәм портал, Региональ портал аша гариза биргәндә, региональ мәгълүмат системаларына йөкләмәне киметү максатында, Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсенең цифрлы үсеше, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгы Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы белән килешү буенча Бердәм портал, Региональ портал аша хезмәт күрсәтү турында гаризалар кабул итү башлану вакытын билгели.

 

2.5. Хезмәт күрсәтү өчен хокукый нигезләр

 

2.5.1. Оешманың рәсми сайтында, Бердәм портал, Региональ порталда урнаштырыла:

муниципаль хезмәт күрсәтүне көйләүче норматив хокукый актлар исемлеге (норматив хокукый актларның реквизитларын һәм аларны рәсми бастырып чыгару чыганакларын күрсәтеп);

муниципаль хезмәт күрсәтүне контрольдә тоту өчен җаваплы органнар (учреждениеләр) һәм вазыйфаи затлар турында белешмәләр;

муниципаль хезмәт күрсәтүче орган, вазыйфаи зат, муниципаль хезмәткәр, орган хезмәткәре карарларына һәм гамәлләренә (гамәл кылмавына) судка кадәр (судтан тыш) шикаять бирү тәртибе турында мәгълүмат.

2.5.2. Хезмәт күрсәтүне көйләүче норматив хокукый актлар исемлеге (аларның реквизитларын һәм рәсми басма чыганакларын күрсәтеп) Административ регламентның 7 кушымтасында күрсәтелгән.

2.5.3. Муниципаль хакимият вәкаләтле органының мәгариф оешмаларын конкрет территорияләргә беркетү турында боерык акты.

2.5.4. Административ регламентның гамәлдәге редакциядәге тексты Бердәм порталда, Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр реестрында, «Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә муниципаль районның рәсми сайтында урнаштырылырга тиеш.

 

2.6. Хезмәт күрсәтү өчен кирәкле документларның тулы исемлеге

 

2.6.1. Хезмәтне алу өчен гариза бирүче түбәндәге документларны тәкъдим итә:

кәгазьдә документ формасында (Административ регламентка 1 кушымта, үрнәк форма (гаризаның формасы оешма тарафыннан билгеләнә) яисә  Бердәм портал, Региональ портал аша мөрәҗәгать иткәндә  «Электрон имза турында» 2011 елның 6 апрелендәге 63-ФЗ номерлы Федераль закон (алга таба – 63-ФЗ номерлы Федераль закон) имзаланган электрон формада гариза (интерактив формага тиешле мәгълүматлар кертү юлы белән тутырыла).

баланың ата-анасының (законлы вәкиленең) яки укырга керүченең шәхесен раслаучы документ күчермәсе. Бердәм портал, Региональ портал аша мөрәҗәгать иткәндә шәхесне раслаучы документтан алынган мәгълүматлар, ЕСИАда хисап язмасын раслаганда тикшерелә;

туу турында таныклык яки гариза бирүченең туганлыгын раслаучы документ күчермәсе;

бертуган һәм бер уртак ата-анасы булган абыйсы һәм (яки) апасының туу турында таныклык күчермәсен (бертуган һәм бер уртак ата-анасы булган абыйсы һәм (яки) апасы укыган оешмага баланың башлангыч гомуми белем бирү программалары буенча белем алуга өстенлекле кабул ителү хокукы кулланылган очракта);

опека һәм попечительлек билгеләүне раслаучы документ күчермәсе (кирәк булганда);

укырга чираттан тыш, беренче чиратта яки өстенлекле кабул итү хокукын раслаучы документлар күчермәсе;

яшәү урыны буенча яки беркетелгән территориядә тору урыны буенча укырга керүче баланы теркәү турында документ күчермәсе яки яшәү урыны буенча теркәлүне рәсмиләштерү өчен документлар кабул итү турында белешмә (беркетелгән территориядә яшәүче баланы яисә укырга керүче баланы кабул иткән очракта, яки башлангыч гомуми белем бирү мәгариф программалары буенча укуга өстенлекле кабул итү хокукы кулланылганда);

төп гомуми белем бирү программалары буенча укуга чираттан тыш, беренче чиратта кабул итү хокукын яки балигъ булмаган гражданнарны хәрби яки башка дәүләт хезмәтенә, шул исәптән Россия казаклары дәүләт хезмәтенә әзерләү максатыннан өстәмә гомуми үсеш программалары белән интеграцияләнгән төп гомуми һәм урта гомуми белем бирү мәгариф программалары буенча укырга өстенлекле кабул итү хокукын раслаучы документлар күчермәләре;

баланың ата-анасының (законлы вәкиленең) эш урыныннан белешмә (укырга керү өчен чираттан тыш яисә беренче чиратта кабул итү хокукы булганда);

психологик-медик-педагогик комиссия бәяләмәсе күчермәсе һәм ата-аналарның (законлы вәкилләрнең) адаптив белем бирү программасы буенча (сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен) укытуга ризалыгы.

баланың ата-анасы(лары) (законлы вәкиле(ләре) тарафыннан югарыда күрсәтелгән документларның төп нөсхәләре, укырга керүченең шәхесен раслаучы документның төп нөсхәсе – оешмага килгәндә һәм (яки) оешманың вәкаләтле вазыйфаи затлары белән турыдан-туры хезмәттәшлек иткәндә;

            билгеләнгән үрнәктәге төп гомуми белем турында аттестат (урта гомуми белем алу өчен);

укучының шәхси эше, агымдагы уку елында укучының өлгереше турында мәгълүматны (агымдагы билгеләр һәм арадаш аттестация нәтиҗәләре булган сыйныф журналыннан өземтә) үз эченә алган, оешма мөһере һәм аның җитәкчесе яки аның вәкаләтле заты имзасы белән расланган  документлар (башка оешмадан күчерелгән балалар өчен).

Чит ил гражданы яки гражданлыгы булмаган зат булган баланың ата-анасы(лары) (законлы вәкиле(ләре) өстәмә рәвештә гариза бирүче(ләр)нең туганлыгын (яки бала хокукларын тапшыруның законлылыгын) раслаучы документ һәм баланың Россия Федерациясендә булу хокукын раслаучы документ күрсәтә.

Чит ил гражданнары һәм гражданлыгы булмаган затлар барлык документларны да рус телендә яки билгеләнгән тәртиптә расланган рус теленә тәрҗемәдә тапшыралар.

Бердәм портал, Региональ портал аша укырга алу турында электрон формада гариза биргәндә, югарыда күрсәтелгән документларның күчермәләрен яки төп нөсхәләрен таләп итәргә рөхсәт ителми, чираттан тыш, беренче чиратта һәм өстенлекле укырга кабул ителү хокукын раслаучы документларның күчермәләрен яки төп нөсхәләрен, яки электрон рәвештә раслау мөмкин булмаган документларны исәпкә алмаганда.

Гариза бирүче үз каравы буенча башка документлар тапшырырга хокуклы.

Кәгазьдә гариза формасы гариза бирүче тарафыннан турыдан-туры оешмада алынырга мөмкин.

Гариза формасының күчермәсен мәгариф оешмасының рәсми сайтында электрон формада алырга  һәм тутырырга була.

2.6.2. Гариза бланкының электрон формасы оешманың рәсми сайтында урнаштырылган.

Гариза үз эченә алырга тиеш:

бала яки укырга керүченең фамилиясе, исеме, атасының исеме (булганда);

баланың яки укырга керүченең туган көне;

баланың яки укырга керүченең яшәү урыны адресы һәм (яки) булу урыны адресы;

баланың ата-анасының(ларының) (законлы вәкиленең(ләренең)  фамилиясе, исеме, атасының исеме (булганда);

баланың ата-анасының(ларының) (законлы вәкиленең(ләренең) яшәү урыны адресы һәм (яки) булу урыны адресы;

баланың яки укырга керүченең ата-анасының(ларының) (законлы вәкиленең(ләренең) электрон почта адресы, телефон номеры(лары) (булганда);

чираттан тыш, беренче чираттагы яки өстенлекле кабул итү хокукы булу турында мәгълүматлар;

баланың яисә адаптацияләнгән белем бирү программасы буенча укырга керүченең ихтыяҗлары турында һәм (яки) сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән укучыны шәхси тернәкләндерү программасы нигезендә психологик-медицина-педагогик комиссия бәяләмәсе яки инвалидны (инвалид баланы) шәхси тернәкләндерү программасы нигезендә укытуны һәм тәрбияләүне оештыру өчен махсус шартлар тудыру турында мәгълүматлар;

адаптацияләнгән белем бирү программасы буенча баланы укытуга (адаптацияләнгән белем бирү программасы буенча баланы укыту кирәк булган очракта) баланың ата-анасының(ларының) (законлы вәкиленең(ләренең) ризалыгы;

унсигез яше тулган укырга керүченең адаптацияләнгән белем бирү программасы буенча укуга ризалыгы (күрсәтелгән укырга керүченең адаптацияләнгән белем бирү программасы буенча укуы кирәк булган очракта);

белем алу теле (Россия Федерациясе халыклары телләреннән туган телдә яки чит телдә белем алган очракта);

Россия Федерациясе халыклары телләреннән туган тел (Россия Федерациясе халыклары телләреннән, шул исәптән рус телен туган тел буларак өйрәнү хокукын гамәлгә ашыру очрагында);

Россия Федерациясе республикасы дәүләт теле (гомуми белем бирү оешмасы тарафыннан Россия Федерациясе республикасы дәүләт телен өйрәнү мөмкинлеге бирелгән очракта);

бала ата-анасының(ларының) (законлы вәкиленең(ләренең) яки укырга керүченең устав, белем бирү эшчәнлеген гамәлгә ашыру лицензиясе, дәүләт аккредитациясе турында таныклык, гомуми белем бирү программалары һәм башка белем бирү эшчәнлеген оештыруны һәм гамәлгә ашыруны регламентлаучы документлар белән танышу факты, укучыларның хокуклары һәм бурычлары;

бала ата-анасының(ларының) (законлы вәкиленең(ләренең) яки укырга керүченең  шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә ризалыгы.

2.6.3. Гариза һәм теркәп бирелә торган документлар мөрәҗәгать итүче тарафыннан түбәндәге ысулларның берсе белән тапшырылырга (җибәрелергә) мөмкин:

мәгариф оешмасына шәхси килгәндә кәгазьдә;

гомуми файдаланудагы почта элемтәсе аша тапшыру турында хәбәрнамә белән заказлы хат белән;

Бердәм портал, Региональ портал аша 63-ФЗ номерлы Федераль закон таләпләре нигезендә имзаланган (расланган) электрон формада.

КФҮ (хезмәттәшлек турында тиешле килешү булганда) аша, кәгазьдә һәм Административ регламентның 2.6.2 пункты таләпләренә туры килгән электрон документлар рәвешендә;

2.6.4. Физик затлар гариза һәм кирәкле документларны Бердәм портал, Региональ портал аша җибәргәндә гаризага гади электрон имза белән кул куялар.

Гади электрон имза алу өчен, гариза бирүчегә ЕСИАда теркәлү (аутентификация) процедурасын узарга, шулай ук хисап язмасын стандарт дәрәҗәсеннән дә ким булмаган дәрәҗәгә кадәр расларга кирәк.

Запросны Бердәм портал, Региональ портал аша биргәндә гариза бирүче документларның электрон үрнәкләрен яисә әлеге пункт таләпләренә туры китереп, электрон имза белән имзаланган документларны тапшыра.

2.6.2 пунктчасы документы гариза бирүченең гади электрон имзасы белән раслана.

Имза төренә карата таләпләр Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2012 елның 25 июнендәге «Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүне сорап мөрәҗәгать иткәндә кулланыла торган электрон имза төрләре турында» 634 номерлы карары нигезендә билгеләнә.

2.6.5. Гариза бирүчедән таләп итү тыела:

1) муниципаль хезмәт күрсәтү белән бәйле рәвештә барлыкка килгән мөнәсәбәтләрне җайга салучы норматив хокукый актларда тапшыру яисә аларны гамәлгә ашыру каралмаган документларны һәм мәгълүматны тапшыру яки гамәлләр башкару;

2) оешма, дәүләт органнары, җирле үзидарә органнары һәм (яки) дәүләт органнары һәм җирле үзидарә органнары буйсынуындагы, хезмәт күрсәтүдә катнашучы оешмалар карамагында булган документлар һәм мәгълүмат тапшыру, «Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүне оештыру турында» 2010 елның 27 июлендәге 210-ФЗ номерлы Федераль законның (алга таба – 210-ФЗ номерлы Федераль закон) 7 статьясы 6 өлеше белән билгеләнгән документлар исемлегенә кертелгән документлардан тыш. (Гариза бирүче әлеге документларны һәм мәгълүматны оешмага үз инициативасы буенча тапшырырга хокуклы);

3) муниципаль хезмәт күрсәтү, шул исәптән башка дәүләт органнарына, җирле үзидарә органнарына, оешмаларга мөрәҗәгать итү белән бәйле булган һәм муниципаль хезмәт күрсәтү өчен кирәкле гамәлләрне, шул исәптән килешүләрне гамәлгә ашыру, 210-ФЗ номерлы Федераль законның 9 статьясы 1 өлешендә күрсәтелгән исемлекләргә кертелгән мондый хезмәтләр (кирәкле һәм мәҗбүри хезмәтләр) күрсәтү нәтиҗәсендә күрсәтелә торган хезмәтләрне һәм документларны алудан тыш;

4) муниципаль хезмәт күрсәтү өчен кирәкле документларны кабул итүдән баш тартканда яисә муниципаль хезмәт күрсәтүдән баш тартканда, документларның булмавы һәм (яки) дөрес булмавы күрсәтелмәгән документлар һәм мәгълүмат бирү түбәндәге очраклардан тыш:

а) муниципаль хезмәт күрсәтү турында гаризаны беренче тапкыр биргәннән соң, муниципаль хезмәт күрсәтүгә кагылышлы норматив хокукый актларның таләпләре үзгәрү;

б) муниципаль хезмәт күрсәтү турында гаризада һәм мөрәҗәгать итүче тарафыннан муниципаль хезмәт күрсәтү өчен кирәкле документларны кабул итүдән баш тартканнан соң бирелгән документларда яисә муниципаль хезмәт күрсәтүдә элек бирелгән документлар комплектына кертелмәгән хаталар булу;

в) муниципаль хезмәт күрсәтү өчен яки мунципаль хезмәт күрсәтүдә кирәкле документларны кабул итүдән беренче тапкыр баш тартканнан соң документларның гамәлдә булу вакыты чыгу яисә муниципаль хезмәте күрсәтүдән баш тартканнан соң мәгълүмат үзгәрү;

г) муниципаль хезмәт күрсәтү өчен кирәкле документларны кабул итүдән беренче тапкыр баш тарткан очракта яисә муниципаль хезмәт күрсәтүдән баш тарткан очракта, оешма вазыйфаи затының, КФҮ (хезмәттәшлек турында тиешле килешү булганда) хезмәткәренең  хаталы яки хокукка каршы гамәлләре (гамәл кылмау) фактын (билгеләрен) ачыклау,  бу хакта муниципаль хезмәт күрсәтү өчен кирәкле документларны кабул итүдән беренче тапкыр баш тартканда оешма җитәкчесе имзасы белән язмача рәвештә мөрәҗәгать итүчегә хәбәр ителә, шулай ук бирелгән уңайсызлыклар өчен гафу үтенәләр;

5) электрон сурәтләре 210-ФЗ номерлы Федераль законның 16 статьясы 1 өлеше 7.2 пункты нигезендә элек таныкланган документлар һәм мәгълүматны кәгазьдә бирү, мондый документларга тамгалар кую яисә аларны алу дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүнең мөһим шарты булып торган очраклардан һәм федераль законнарда билгеләнгән башка очраклардан тыш.

2.6.6. Чит телдә төзелгән документлар рус теленә тәрҗемә ителергә тиеш. Тәрҗемәнең дөреслеге, тәрҗемәче имзасының чынлыгы Россия Федерациясенең нотариат турында законнары белән билгеләнгән тәртиптә раслана.

 

2.7. Хезмәт күрсәтү өчен кирәкле документларны кабул итүдән баш тарту өчен нигезләрнең тулы исемлеге

 

2.7.1. Хезмәт күрсәтү өчен кирәкле документларны кабул итүдән баш тарту өчен нигезләр булып тора:

башка хезмәт күрсәтү өчен мөрәҗәгать итү;

гариза бирүче хезмәт күрсәтү өчен кирәкле документларның тулы булмаган комплектын тәкъдим иткән;

хезмәт күрсәтү өчен кирәкле документлар үз көчен югалткан (гариза бирүченең яки аның вәкиленең шәхесен раслаучы документ, гариза бирүче вәкиленең вәкаләтләрен раслаучы документ);

документларда Россия Федерациясе законнары белән билгеләнгән тәртиптә расланмаган текстны чистарту һәм төзәтү бар, язма гаризаның текстын укып булмый, гариза тулысынча тутырылмаган;

документларда хезмәт күрсәтү өчен документлардагы мәгълүматны һәм белешмәләрне тулы күләмдә файдаланырга мөмкинлек бирми торган зарарланулар булу;

гаризада мәҗбүри кырларны дөрес тутырмау (тутырмый калдыру, дөреслеккә туры килми, тулы түгел яисә ялгыш, Административ регламентта билгеләнгән таләпләргә туры килми);

гариза бирүче булмаган затның мөрәҗәгате;

гариза бирүченең шәхесне раслаучы документны тапшырмавы, яки гамәлдә булу срогы чыккан шәхесне раслаучы документ, яки  гамәлдә булмаган шәхесне раслучы документ тапшыруы;

элек теркәлгән гаризага охшаш, мондый гариза килгән вакытта хезмәт күрсәтү вакыты тәмамланмаган гариза керү;

Административ регламентның 2.4.1 пунктларында билгеләнгән, күрсәтелгән категориядәге балаларны исәпкә алып хезмәт күрсәтү чорыннан аерылып торган  чорда гариза бирү;

әлеге Административ регламентның 2.6.2 пунктында күрсәтелгән документларның форма яки эчтәлеге буенча Россия Федерациясе законнары таләпләренә туры килмәве;

баланы оешмага кабул итүгә рөхсәт булмаганда, ата-анасы (законлы вәкиле) аның мәнфәгатьләрендә эш итүче баланың яше гамәлдәге закон таләпләренә туры килмәве (бала 6 яшькә һәм 6 айга җитмәгән яки башлангыч гомуми белем алу башланган вакытта 8 яшькә җиткән).

Оешманы оештыручы мондый балаларны белем бирү оешмасына белем бирү программалары буенча укырга алырга рөхсәт итәргә хокуклы.

2.7.2. Хезмәт алу өчен кирәкле документларны кабул итүдән баш тарту өчен нигезләр исемлеге төгәл булып тора.

2.7.3. Хезмәт алу өчен кирәкле документларны кабул итүдән баш тарту турында карар, баш тарту сәбәпләрен күрсәтеп, Административ регламентка 3 кушымтада билгеләнгән форма нигезендә рәсмиләштерелә, оешманың вәкаләтле вазыйфаи заты тарафыннан имзалана һәм хезмәт алу өчен кирәкле документларны кабул итүдән баш тарту турында карар кабул ителгән көнне, гариза бирүчегә Бердәм портал, Региональ портал шәхси кабинетына җибәрелә.

2.7.4. Хезмәт күрсәтү өчен кирәкле гариза һәм документлар Бердәм порталда, Региональ порталда урнаштырылган муниципаль хезмәт күрсәтү сроклары һәм тәртибе турында мәгълүмат нигезендә бирелгән очракта, гаризаны һәм башка документларны кабул итүдән баш тарту тыела.

 

2.8. Хезмәт күрсәтүне туктатып тору яки баш тарту өчен нигезләрнең тулы исемлеге

 

2.8.1. Хезмәт күрсәтүне туктатып тору өчен нигезләр каралмаган.

2.8.2. Хезмәт күрсәтүдән баш тарту өчен нигезләр:

Мәгариф турында законның 67 статьясы 5 һәм 6 өлешләрендә каралган очраклардан тыш, оешмада буш урыннар булмау;

гариза бирүче инициативасы буенча гаризаны кире алу;

бирелгән документларның дөрес булмавы.

2.8.3. Хезмәт күрсәтүдән баш тарту турында карар (әлеге Административ регламентка 5 кушымта) оешма җитәкчесе тарафыннан имзалана һәм баш тарту сәбәпләрен күрсәтеп, гариза бирүчегә гариза биргәндә күрсәтелгән ысул белән бирелә.

2.8.4. Оешмада урыннар булмаган очракта, баланың ата-анасы (законлы вәкилләре) аны башка оешмага урнаштыру мәсьәләсен хәл итү өчен турыдан-туры идарәгә мөрәҗәгать итә.

2.8.5. Гариза бирүче ирекле формада язылган, әлеге Административ регламентта һәм гамәлдәге законнарда каралган ысул белән яки Бердәм портал, Региональ портал аша махсус интерактив форма кулланып бирелгән шәхси язма гариза нигезендә хезмәт күрсәтүдән баш тартырга хокуклы. Хезмәт күрсәтүдән баш тарту турында гариза нигезендә оешманың вәкаләтле хезмәткәре хезмәт күрсәтүдән баш тарту турында карар кабул итә. Хезмәт күрсәтүдән баш тарту хезмәт күрсәтү өчен кабат мөрәҗәгать итүгә комачауламый.

2.8.6. Хезмәт күрсәтүдән баш тарту өчен нигезләр исемлеге төгәл булып тора.

2.8.7. Хезмәт күрсәтү турында гариза Бердәм порталда, Региональ порталда урнаштырылган хезмәт күрсәтү сроклары һәм тәртибе турында мәгълүмат нигезендә бирелгән очракта,  хезмәт күрсәтүдән баш тарту тыела.

 

2.9. Хезмәт күрсәткәндә гариза бирүчедән алына торган түләү күләме һәм аны алу ысуллары

 

2.9.1. Хезмәт түләүсез нигездә күрсәтелә.

 

2.10. Гариза бирүче хезмәт күрсәтү турында гариза биргәндә һәм хезмәт күрсәтү нәтиҗәсен алганда максималь көтү вакыты

 

2.10.1. Оешмага хезмәт алу өчен шәхси мөрәҗәгать иткәндә көтү вакыты 15 минуттан артмаска тиеш.

2.10.2. Муниципаль хезмәт алучыларның аерым категорияләре өчен чират билгеләнмәгән.

 

2.11. Хезмәт күрсәтү турында гаризаны теркәү срогы

 

2.11.1. Оешмага шәхси мөрәҗәгать иткәндә, гариза бирелгән көнне гариза кабул ителүен раслый торган теркәү номеры белән расписка бирелә һәм теркәп бирелгән документлар исемлеге күрсәтелә. 

2.11.2. Гомуми файдаланудагы почта элемтәсе операторлары аша тапшыру турында хәбәрнамә белән заказлы хат белән  бирелгән гариза – гариза оешмага кергән көнне 16:00 сәгатькә кадәр,  оешмага гариза 16:00 сәгатьтән соң кергәндә, икенче эш көнендә теркәлә. Гариза бирүчегә гариза кабул ителгәнен раслаучы теркәү номеры белән расписка формасы буенча хәбәрнамә җибәрелә һәм теркәлгән документлар исемлеге күрсәтелә.

2.11.1 һәм 2.11.2 пунктларында күрсәтелгән расписка формасы оешма тарафыннан раслана.

2.11.3. Бердәм портал, Региональ портал аша 16:00 сәгатькә кадәр бирелгән гариза җибәрелгән көнне теркәлә. Гариза 16:00 сәгатьтән соң бирелгәндә алдагы эш көнендә теркәлә.

Гаризаны Бердәм портал, Региональ портал аша җибәргәндә гариза бирүче гаризаны теркәү көнендә Бердәм портал, Региональ портал  шәхси кабинетында һәм электрон почта аша гариза җибәрелүен, теркәү номеры һәм гариза бирү датасы күрсәтелүен раслый торган хәбәрнамә ала.

Күрсәтелгән гамәлләрне башкару өчен җаваплы булып тора: оешманың вәкаләтле вазыйфаи заты.

Гаризаны теркәү дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү өчен билгеләнгән автоматлаштырылган мәгълүмат системасында гариза биргәндә гамәлгә ашырыла (тулысынча автоматлаштырылган хезмәт күрсәтү өчен).

2.11.4. КФҮгә шәхсән мөрәҗәгать иткәндә, гариза бирү көнендә гариза бирүчегә Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәгенең автоматлаштырылган мәгълүмат системасыннан (алга таба – КФҮ АИС) гариза җибәрелгәнне раслаучы теркәү номеры һәм гариза бирү датасы белән расписка бирелә.

 

2.12. Хезмәт күрсәтелә торган урыннарга таләпләр

 

2.12.1. Хезмәт күрсәтү янгынга каршы система һәм янгын сүндерү системасы белән җиһазландырылган биналарда һәм бүлмәләрдә башкарыла.

Гариза бирүчеләрне кабул итү урыннары документларны рәсмиләштерү өчен кирәкле мебель, мәгълүмати стендлар белән җиһазландырыла.

Инвалидларның хезмәт күрсәтү урынына тоткарлыксыз керә алуы тәэмин ителә (бинага уңайлы керү-чыгу һәм хәрәкәт итү).

Хезмәт күрсәтү тәртибе турында визуаль, текст һәм мультимедиа мәгълүматы гариза бирүчеләр өчен уңайлы урыннарда, шул исәптән инвалидларның чикләнгән мөмкинлекләрен исәпкә алып урнаштырыла.

2.12.2. Инвалидларны социаль яклау турында Россия Федерациясе законнары нигезендә хезмәт күрсәтү урынына тоткарлыксыз керә алу максатында тәэмин ителә:

а) биналарга каршылыксыз керү һәм алардан чыгу мөмкинлеге;

2) хезмәт күрсәтү урынына керү максатында, шул исәптән объект хезмәткәрләре ярдәмендә, биналар буенча мөстәкыйль хәрәкәт итү мөмкинлеге;

3) транспорт чарасына утыру һәм аннан төшү мөмкинлеге, шул исәптән кресло-коляска кулланып;

4) күрү сәләте һәм мөстәкыйль хәрәкәт итү функциясе бозылулары булган инвалидларны озатып бару һәм аларга ярдәм күрсәтү;

5) инвалидларның хезмәт күрсәтүләргә тоткарлыксыз керүен тәэмин итү өчен, кирәкле җиһазларны һәм мәгълүмат туплагычларны, аларның тормыш эшчәнлеген чикләүне исәпкә алып, тиешенчә урнаштыру;

6) инвалидлар өчен кирәкле тавыш һәм күрү мәгълүматын,  шулай ук язуларны, билгеләрне һәм башка текст һәм график мәгълүматны Брайль рельеф-нокталы шрифты белән башкарылган билгеләр белән кабатлау;

7) сурдотәрҗемәче һәм тифлосурдотәрҗемәче хезмәтенә рөхсәт;

8) махсус өйрәтелүен раслый торган һәм Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының «Йөртүче этне махсус укытуны раслаучы документ формасын һәм аны бирү тәртибен раслау турында» 2015 елның 22 июнендәге 386н номерлы боерыгы белән билгеләнгән тәртиптә һәм форма буенча бирелә торган документы булганда, йөртүче этне бинага кертергә рөхсәт;

9) хезмәт күрсәтүче хезмәткәрләр тарафыннан инвалидларга хезмәтләрне башка затлар белән бертигез дәрәҗәдә алырга комачаулаучы каршылыкларны үтүдә ярдәм күрсәтү.

Муниципаль хезмәт күрсәтү гамәлгә ашырыла торган объектларның һәм муниципаль хезмәт күрсәтүдә кулланыла торган чараларның инвалидлар өчен уңайлылыгын тәэмин итү өлешендәге таләпләр 2016 елның 1 июленнән яңа файдалануга тапшырылган яки реконструкцияләнгән, модернизацияләнгән объектларга һәм чараларга гына кулланыла.

 

2.13. Хезмәтнең уңайлылыгы һәм сыйфаты күрсәткечләре

 

2.13.1. Хезмәт күрсәтүнең уңайлылык күрсәткечләре булып тора:

документлар кабул итү һәм бирү алып барыла торган бинаның җәмәгать транспортыннан файдалану мөмкинлеге булган зонада урнашуы;

кирәкле белгечләр саны, шулай ук гариза бирүчеләрдән документлар кабул ителә торган бүлмәләр булу;

мәгълүмат стендларында, муниципаль районның рәсми сайтында, Бердәм порталда, Региональ порталда муниципаль хезмәт күрсәтү ысуллары, тәртибе һәм сроклары турында тулы мәгълүмат булу;

инвалидларга хезмәтләрне башка затлар белән бертигез дәрәҗәдә алырга комачаулаучы каршылыкларны үтүдә ярдәм күрсәтү.

2.13.2. Хезмәт күрсәтүнең сыйфат күрсәткечләре булып тора:

  1. документларны кабул итү һәм карау срокларын үтәү;
  2. хезмәт нәтиҗәсен алу срогын үтәү;
  3. оешма һәм идарә хезмәткәрләре тарафыннан Административ регламент бозылуга нигезле шикаятьләр булмау;
  4. мөрәҗәгать итүченең вазыйфаи затлар белән үзара хезмәттәшлеге саны (консультацияләрне исәпкә алмыйча):

гаирза бирүченең муниципаль хезмәт күрсәткәндә оешма яки КФҮ (хезмәттәшлек турында тиешле килешү булганда) хезмәткәрләре белән хезмәттәшлеге барлык кирәкле документлар белән гариза биргәндә бер тапкыр гамәлгә ашырыла;

оешмада яки КФҮдә (хезмәттәшлек турында тиешле килешү булганда), муниципаль хезмәт күрсәтү нәтиҗәсен кәгазьдә электрон документ формасында алу кирәк булган очракта, бер тапкыр. 

Гариза бирүче хезмәт күрсәтүнең сыйфатын күчмә радиотелефон элемтәсе җайланмалары, Бердәм портал яки Региональ портал, терминаль җайланмалар ярдәмендә бәяләргә хокуклы.

2.13.3. Хезмәт күрсәтүнең барышы турында мәгълүматны гариза бирүче Бердәм портал яки  Региональ портал шәхси кабинетында, оешмада,  КФҮдә (үзара хезмәттәшлек турында тиешле килешү булганда) алырга мөмкин.

Муниципаль хезмәт күрсәтү гариза бирүче теләге буенча, яшәү урынына яки фактта яшәү (тору) урынына бәйсез рәвештә, Татарстан Республикасы территориясендә экстерриториаль принцип буенча теләсә кайсы КФҮдә (хезмәттәшлек турында тиешле килешү булганда) гамәлгә ашырыла.

Мөрәҗәгать итүче гариза формасы һәм хезмәт күрсәтү өчен кирәкле башка документлар белән Бердәм порталда, Республика порталында, оешма сайтында танышырга һәм кирәк булганда аларны электрон формада сакларга мөмкин.

Хезмәт күрсәтү, хезмәт күрсәтү тәртибе һәм башка документлар турында белешмәләргә рөхсәт гаризаны Бердәм портал, Региональ портал «Шәхси кабинеты»нда алдан авторизацияләмичә генә башкарыла. Бердәм портал, Региональ портал «Шәхси кабинеты»нда авторизацияләнгәннән соң, гариза бирүченең мөмкинлеге бар: хезмәт күрсәтү өчен кирәкле гаризаны Бердәм портал, Региональ портал аша бирергә; кирәк булганда документларның электрон сурәтләрен (график файлларны)  беркетергә; хезмәт күрсәтү барышы турында мәгълүмат алырга; хезмәт күрсәтү нәтиҗәләре турында мәгълүмат алырга.

Гариза һәм хезмәт күрсәтү өчен кирәкле документларны электрон формада бирү мөмкинлеген тәэмин итү өчен гариза бирүче гади электрон имза ачкычына ия булырга тиеш. Гади электрон имза ачкычын алу өчен (алга таба – гади электрон имза) гариза бирүчегә ЕСИАда теркәлү процедурасын узарга кирәк. ЕСИАда алдан теркәлүнең онлайн-формасы «Интернет» челтәрендә («Интернет» челтәрендә сайтның домене исеме esia.gosuslugi.ru/) урнаштырылган.

ЕСИАда  теркәү процедурасын узганнан соң (физик зат буларак), гариза бирүче – физик зат, гади электрон имза кулланып, Бердәм порталда, Региональ порталда авторизацияләнергә тиеш. Бердәм порталда, Региональ порталда «Шәхси кабинет»та авторизацияләнгәннән соң, гариза бирүче элек бирелгән гаризаларга һәм электрон рәвештә күрсәтелгән хезмәт нәтиҗәләренә рөхсәт ала.

 

2.14. Хезмәт күрсәтүгә башка таләпләр

 

2.14.1. Хезмәт күрсәтү өчен кирәкле һәм мәҗбүри булган башка хезмәтләр күрсәтү каралмаган.

2.14.2. Экстерриториаль принцип буенча  һәм комплекслы запрос составында хезмәт күрсәтелми.

2.14.3. Электрон формада хезмәт күрсәтү үзенчәлекләре.

2.14.3.1. Электрон формада хезмәт күрсәткәндә гариза бирүче хокуклы:

1) Бердәм порталда, Региональ порталда урнаштырылган муниципаль хезмәт күрсәтү тәртибе һәм сроклары турында мәгълүмат алырга;

2) Бердәм порталны, Республика порталын файдаланып, хезмәт күрсәтү турында гариза һәм хезмәт күрсәтү өчен кирәкле башка документлар, шул исәптән электрон сурәтләре элек «Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүне оештыру турында» 2010 елның 27 июлендәге 210-ФЗ номерлы Федераль законның (алга таба – 210-ФЗ номерлы Федераль) 16 статьясы 1 өлеше 72 пункты нигезендә расланган документлар һәм мәгълүмат бирергә;

3) электрон формада бирелгән хезмәт күрсәтү турында гаризаларны үтәү барышы турында белешмәләр алырга;

4) хезмәт күрсәтү сыйфатын бәяләргә;

5) электрон документ формасында хезмәт күрсәтү нәтиҗәсен алырга;

6) оешманың, шулай ук аның хезмәткәрләренең карарларына һәм гамәлләренә (гамәл кылмавына) карата Бердәм портал, Региональ портал, карарларга һәм дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүче органнар, аларның вазыйфаи затлары, дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләр тарафыннан дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәткәндә башкарылган гамәлләргә (гамәл кылмауга) судка кадәр (судтан тыш) шикаять бирү процессын тәэмин итүче федераль дәүләт мәгълүмат системасы порталы аша шикаять бирергә.

2.14.3.2. Гаризаны формалаштыру Бердәм порталда, Региональ порталда гаризаның электрон формасын тутыру юлы белән, нинди дә булса башка формада гариза бирү зарурлыгыннан тыш башкарыла.

2.14.3.3. Гариза формалаштырганда тәэмин ителә:

1) хезмәт күрсәтү өчен кирәкле гаризаны һәм башка документларны күчереп алу һәм саклау мөмкинлеге;

2) гаризаның электрон формасы күчермәсен кәгазьдә бастыру мөмкинлеге;

3) кулланучының теләге буенча электрон формага кертелгән зурлыкларны, шул исәптән, гаризаның электрон формасына кабат кертү өчен кергәндә һәм кире кайтарганда, теләсә кайсы мизгелдә, гариза язуның электрон формасына кертелгән зурлыкларны саклап калу;

4) Бердәм идентификация һәм аутентификация системасында булмаган мәгълүматларга кагылышлы өлешендә, Бердәм порталда, Региональ порталда бастырылган мәгълүматлардан файдаланып, гаризаның электрон формасы кырларын тутыру;

5) элек кертелгән мәгълүматны югалтмыйча, гаризаның электрон формасын тутыруның теләсә кайсы этабына әйләнеп кайту мөмкинлеге;

6) мөрәҗәгать итүченең элек бирелгән гаризаларга бер елдан да ким булмаган, шулай ук өлешчә формалаштырылган гаризаларга – кимендә 3 ай эчендә керә алу мөмкинлеге.

2.14.4. Хезмәт күрсәтү тәртибе турында мәгълүмат Татарстан Республикасы дәүләт телләрендә урнаштырыла.

2.14.5. Гариза бирүчеләрне КФҮгә (хезмәттәшлек турында тиешле килешү булганда) кабул итүгә язу  (алга таба – язу) Республика порталы, КФҮ контакт- үзәге телефоны ярдәмендә башкарыла.

Мөрәҗәгать итүчегә кабул итү өчен теләсә нинди ирекле датага һәм вакытка күпфункцияле үзәктә билгеләнгән график буенча язылу мөмкинлеге бирелә.

Билгеле бер датага язылу шушы дата җитәргә бер тәүлек кала тәмамлана.

Республика порталы аша алдан язылуны гамәлгә ашыру өчен, гариза бирүчегә система тарафыннан соратып алына торган мәгълүматларны, шул исәптән түбәндәгеләрне күрсәтергә кирәк:

фамилиясе, исеме, атасының исеме (булганда);

телефон номеры;

электрон почта адресы (теләк буенча);

теләгән кабул итү көне һәм вакыты.

Гариза бирүче алдан язылганда хәбәр иткән мәгълүматларның шәхси кабул итү вакытында гариза бирүче биргән документларга туры килмәве очрагында, алдан язылу гамәлдән чыгарыла.

Алдан язылуны гамәлгә ашырганда, гариза бирүчегә раслаучы талонны бастырып чыгару мөмкинлеге бирелә. Мөрәҗәгать итүче электрон почта адресын хәбәр иткән очракта, күрсәтелгән адреска шулай ук кабул итү датасы, вакыты һәм урыны күрсәтелгән алдан язылуны раслау турында мәгълүмат җибәрелә.

Алдан язылуны гамәлгә ашырганда, билгеләнгән кабул итү вакытыннан соң 15 минут үткәннән соң килмәгән очракта, гариза бирүчегә алдан язылу юкка чыгарылуы турында мәҗбүри рәвештә хәбәр ителә. 

Мөрәҗәгать итүче теләсә кайсы вакытта алдан язылудан баш тартырга хокуклы.

Мөрәҗәгать итүчедән, Россия Федерациясенең норматив хокукый актлары нигезендә идентификация һәм аутентификация узудан, кабул итү максатын күрсәтүдән, шулай ук кабул итү өчен вакыт интервалы дәвамлылыгын исәпләү өчен кирәк булган мәгълүматлар тапшырудан тыш, башка гамәлләр кылуны таләп итү тыела.

 

III. Административ процедураларның составы, эзлеклелеге һәм үтәү сроклары

 

3.1. Хезмәт күрсәткәндә гамәлләр тәртибен тасвирлау

 

3.1.1. Хезмәт күрсәтү үз эченә түбәндәге процедураларны ала:

1) мөрәҗәгать итүчегә консультация бирү;

2) мөрәҗәгать итүче тарафыннан бирелгән документлар комплектын кабул итү һәм карау;

3) хезмәт күрсәтүдә катнашучы органнарга ведомствоара запросларны формалаштыру һәм җибәрү;

4) документларны һәм (яки) кергән мәгълүматларны эшкәртү,  хезмәт күрсәтү өчен кирәкле документлар комплектын формалаштыру;

5) хезмәт нәтиҗәсен әзерләү;

6) гариза бирүчегә хезмәт нәтиҗәсен бирү.

 

3.2. Гариза бирүчегә консультация бирү

 

3.2.1. Административ процедураны үтәүнең нигезе булып гариза бирүченең хезмәт күрсәтүгә бәйле мәсьәләләр буенча мөрәҗәгате тора.

Административ процедураны үтәү өчен җаваплы вазыйфаи зат (хезмәткәр) булып тора:

- гариза бирүче оешмага мөрәҗәгать иткәндә – оешма хезмәткәре;

- гариза бирүче идарәгә мөрәҗәгать иткәндә – мәгариф идарәсе белгече (алга таба – консультация өчен җаваплы вазифаи зат);

- гариза бирүче КФҮгә (үзара хезмәттәшлек турында тиешле килешү булганда) мөрәҗәгать иткәндә  –  КФҮ хезмәткәре;

3.2.2. Гариза бирүче оешмага шәхсән, телефон һәм электрон почта аша мөрәҗәгать итәргә, шулай ук муниципаль хезмәт күрсәтү тәртибе һәм сроклары турында Бердәм порталда, Региональ порталда консультация алырга хокуклы.

Оешма хезмәткәре гариза бирүчегә, шул исәптән муниципаль хезмәт күрсәтү өчен бирелә торган документларның составы, формасы һәм башка мәсьәләләр буенча консультацияләр бирә.

Гариза бирүче оешма сайтыннан (http://edu.tatar.ru) ирекле файдалану юлы белән хезмәт күрсәтү тәртибе турында мәгълүмат алырга мөмкин.

Әлеге пункт белән билгеләнә торган процедуралар гариза бирүче мөрәҗәгате көнендә гамәлгә ашырыла.

Административ процедураларны үтәү нәтиҗәләре булып тора: тапшырыла торган документлар составы, формасы һәм муниципаль хезмәт күрсәтү өчен кирәкле башка мәсьәләләр буенча консультацияләр.

3.2.3. Гариза бирүче күпфункцияле үзәккә муниципаль хезмәт күрсәтү тәртибе һәм сроклары турында консультация сорап шәхсән үзе һәм телефон, электрон почта аша мөрәҗәгать итәргә хокуклы.

КФҮ хезмәткәре мөрәҗәгать итүчегә, шул исәптән муниципаль хезмәт күрсәтүне алу өчен бирелә торган документлар составы, формасы һәм башка мәсьәләләр буенча, консультацияләр бирә.

Мөрәҗәгать итүче КФҮ сайтыннан (http://mfc16.tatarstan.ru) муниципаль хезмәт күрсәтү тәртибе турында мәгълүмат алырга мөмкин.

Әлеге пункт белән билгеләнә торган административ процедуралар гариза бирүче мөрәҗәгате көнендә гамәлгә ашырыла.

3.2.4. Мөрәҗәгать итүче идарәгә телефон һәм электрон почта аша мөрәҗәгать итәргә, шулай ук муниципаль хезмәт күрсәтү тәртибе һәм сроклары турында идарә сайтында консультация алырга хокуклы.

Гариза бирүче шәхсән яки телефон аша мөрәҗәгать иткән очракта, кергән мөрәҗәгать буенча оешманың, идарәнең  урнашкан урыны турында (адрес, эш графигы, белешмә телефоннары); хезмәт күрсәтү тәртибе, гаризалар бирү ысуллары һәм сроклары турында; хезмәт күрсәтелә торган гражданнар категорияләре турында; хезмәт күрсәтү мәсьәләләрен җайга салучы норматив хокукый актлар турында; хезмәт күрсәтү турында гаризаны карау өчен кирәкле документлар исемлеге турында, гаризаны кабул итү һәм теркәү сроклары турында; хезмәт күрсәтүнең барышы турында; хезмәт күрсәтү мәсьәләләре буенча рәсми сайтта мәгълүмат урнаштыру урыны турында; идарәнең вазыйфаи затларының гамәлләренә яки гамәл кылмауларына шикаять бирү тәртибе хакында мәгүлүмат бирелергә мөмкин.

Язма мөрәҗәгать буенча муниципаль хезмәт күрсәтү өчен җаваплы бүлекнең вазыйфаи затлары мөрәҗәгать итүчегә муниципаль хезмәт күрсәтү тәртибен һәм Административ регламентның әлеге пунктында күрсәтелгән мәсьәләләрне язма рәвештә аңлаталар һәм мөрәҗәгатьне теркәгәннән соң 10 эш көне эчендә мөрәҗәгать итүчегә җавап җибәрәләр. Җаваплар мөрәҗәгать телендә бирелә. Мөрәҗәгать телендә җавап бирә алмаган очракта, Административ регламентның 2 бүлегендә күрсәтелгән Татарстан Республикасы дәүләт телләре кулланыла.

Әлеге пункт белән билгеләнә торган процедуралар гариза бирүче мөрәҗәгате көнендә гамәлгә ашырыла.

Административ процедураларны үтәү нәтиҗәләре булып тора: тапшырыла торган документлар составы, формасы һәм хезмәт күрсәтү өчен кирәкле башка мәсьәләләр буенча консультацияләр.

 

3.3. Гариза бирүче тарафыннан таршырылган документлар комплектын кабул итү һәм карау

 

Гариза оешмага шәхсән, ышанычлы кеше аша, почта аша, Бердәм портал, Региональ портал, КФҮ (хезмәттәшлек турында тиешле килешү булганда) аша тапшырылырга мөмкин: 

3.3.1. Оешма аша хезмәт күрсәтү өчен документлар кабул итү.

3.3.1.1. Гариза бирүче (гариза бирүче вәкиле) КФҮгә муниципаль хезмәт күрсәтү турында запрос белән мөрәҗәгать итә һәм Административ регламентның 2.6.1 пункты нигезендә документлар тапшыра.

3.3.1.2. Гаризалар кабул итүче оешма хезмәткәре:

мөрәҗәгать предметын билгели;

документлар бирүче затның вәкаләтләрен тикшерә;

документларның Административ регламентның 2.6.1 пунктында күрсәтелгән таләпләргә туры килүен тикшерә;

гариза бирүчегә документларны кабул итүгә расписка бирә.

Әлеге пункт белән билгеләнә торган процедуралар гариза бирүче мөрәҗәгате көнендә гамәлгә ашырыла.

Административ процедураларны үтәү нәтиҗәләре булып тора: җибәрүгә әзер гариза һәм документлар пакеты.

3.3.2. Бердәм портал, Региональ портал аша  аша электрон формада хезмәт күрсәтү өчен документлар кабул итү.

3.3.2.1. Гариза бирүче Бердәм портал, Региональ портал аша электрон формада гариза бирү өчен түбәндәге гамәлләрне башкара:

Бердәм порталда, Республика порталында авторизацияләнә;

Бердәм порталда, Региональ порталда электрон гариза формасын ача;

шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә ризалыкны раслый (электрон гариза формасында тиешле билге куя);

хезмәт күрсәтү өчен кирәкле һәм мәҗбүри булган мәгълүматларны үз эченә алган электрон гариза формасын тутыра;

документларны электрон формада яки документларның электрон  сурәтләрен электрон гариза формасына беркетә (кирәк булганда);

электрон формада хезмәт күрсәтү шартлары һәм тәртибе белән танышу һәм килешү фактын раслый (электрон гариза формасында ризалык турында тиешле билге куя);

хәбәр ителгән мәгълүматларның дөреслеген раслый (электрон гариза формасында тиешле билге куя);

тутырылган электрон гаризаны җибәрә (электрон гариза формасында тиешле төймәгә баса);

электрон гариза 63-ФЗ номерлы Федераль закон таләпләре һәм 210-ФЗ номерлы Федераль закон таләпләре нигезендә (гади электрон имза һәм (яки) көчәйтелгән квалификацияле электрон имза белән) имзалана;

электрон гариза җибәрү турында хәбәрнамә ала.

Формалаштырылган запросны формат-логик тикшерү орган (оешма) билгеләгән таләпләр нигезендә, гариза бирүче тарафыннан запросның электрон формасындагы һәр кырын тутыру процессында бердәм (региональ) порталы тарафыннан автомат рәвештә башкарыла бердәм (региональ) портал тарафыннан электрон формадагы гаризаның ялгыш тутырылган кыры ачыклаганда, мөрәҗәгать итүчегә ачыкланган хатаның характеры һәм аны бетерү тәртибе турында турыдан-туры гаризаның электрон формасында мәгълүләмати хат аша хәбәр ителә.

3.3.2.2. Административ процедураларны үтәү нәтиҗәләре булып тора: оешмага электрон хезмәттәшлек системасы аша җибәрелгән электрон эш.

Әлеге пункт белән билгеләнә торган процедуралар гариза бирүче мөрәҗәгате көнендә гамәлгә ашырыла.

3.3.3. КФҮ яки КФҮнең ерактагы эш урыны (үзара хезмәттәшлек турында тиешле килешү булганда) аша муниципаль хезмәт күрсәтү өчен документлар кабул итү.

3.3.3.1. Гариза бирүче (гариза бирүче вәкиле) КФҮгә (үзара хезмәттәшлек турында тиешле килешү булганда) мөрәҗәгать итә:

 муниципаль хезмәт күрсәтү турында запрос белән һәм Административ регламентның 2.6 пункты нигезендә документлар тапшыра.

3.3.3.2. Гаризалар кабул итүне алып баручы КФҮ (хезмәттәшлек турында тиешле килешү булганда) хезмәткәре:  

мөрәҗәгать предметын билгели;

гариза бирүченең шәхесен раслый;

документлар бирүче затның вәкаләтләрен тикшерә;

документларның Административ регламентның 2.6 пунктында күрсәтелгән таләпләргә туры килүен тикшерә;

КФҮ автоматлаштырылган мәгълүмат системасында гаризаның электрон формасын тутыра;

Административ регламентның 2.6. пунктында күрсәтелгән документларны кәгазьдә тапшырганда, бирелгән документларны сканерлый;

КФҮ автоматлаштырылган мәгълүмат системасыннан гариза бастырып чыгара;

гариза бирүчегә тикшерү һәм имзалау өчен бирә;

имза куйгач, КФҮ автоматлаштырылган мәгълүмат системасында имзаланган гаризаны сканерлый;

электрон формада тапшырылган документларны яки сканерланган документларның электрон сурәтләрен КФҮ автоматлаштырылган мәгълүмат системасында йөкли, электрон эш формалаштыра;

имзаланган гаризаны һәм кәгазь документларның оригиналларын кире кайтара;

гариза бирүчегә документларны кабул итүгә расписка бирә.

Әлеге пункт белән билгеләнә торган административ процедуралар гариза бирүче мөрәҗәгате көнендә гамәлгә ашырыла.

Административ процедураларны үтәү нәтиҗәләре булып тора: җибәрүгә әзер гариза һәм документлар пакеты.

3.3.3.3. КФҮ (хезмәттәшлек турында тиешле килешү булганда) хезмәткәре гариза бирүчедән электрон формада кабул ителгән документлар пакетын (электрон эшләр пакетлары составында) мөрәҗәгать итүче КФҮ структур бүлекчәсенә мөрәҗәгать иткән көннән бер эш көне эчендә органга җибәрә.

Административ процедураларны үтәү нәтиҗәләре булып тора: оешмага электрон хезмәттәшлек системасы аша җибәрелгән гариза һәм документлар пакеты (электрон эш).

3.3.4. Оешма тарафыннан документлар җыелмасын карау.

3.3.4.1. Административ процедураны үтәүнең нигезе булып гариза һәм хезмәт күрсәтү өчен кирәкле башка документлар керү тора.

Административ процедураны үтәү өчен җаваплы вазыйфаи зат (хезмәткәр)  (алга таба – документларны кабул итү өчен җаваплы вазыйфаи зат) оешма боерыгы белән билгеләнә.

Документларны кабул итү өчен җаваплы вазыйфаи зат, карап тикшерүгә документлар кергәннән соң:

а) кергән электрон эшләрне, шул исәптән мөрәҗәгать итүче тарафыннан электрон формада теркәлгән документларны һәм документларның электрон сурәтләрен өйрәнә;

б) документларның  электрон сурәтләренең тулылыгын, укылуын тикшерә;

г) гаризага эш номенклатурасы нигезендә номер һәм «Документларны тикшерү» статусы  бирелә, бу Бердәм портал, Региональ порталның шәхси кабинетында чагыла;

д) электрон имзаның Бердәм порталга, Региональ порталга мөрәҗәгать итү юлы белән чынбарлык шартлары үтәлүен тикшерә (мөрәҗәгать итүче тарафыннан көчәйтелгән квалификацияле электрон имза белән имзаланган документларның электрон үрнәкләре тапшырылган очракта).

3.3.4.2. Административ регламентның 2.7.1 пунктында каралган нигезләр булганда, хезмәт күрсәтү өчен кирәкле документларны кабул итүдән баш тарту турында карар кабул итә.

Документларны кабул итүдән баш тарту сәбәпләрен күрсәтеп, документларны кабул итүдән баш тарту турында карар (хезмәт күрсәтү өчен кирәкле документларны кабул итүдән баш тарту өчен нигезләр мондый документларга карата билгеләнгән таләпләрне бозуга бәйле булса, документларны кабул итүдән баш тарту өчен нигезләр дөрес булмаган һәм (яки) билгеләнгән таләпләрне бозып рәсмиләштерелгән документларның (мәгълүматларның) исеме турында мәгълүматны үз эченә алырга тиеш), Административ регламентка 3 кушымта нигезендә  рәсмиләштерелә, электрон документ әйләнеше системасында теркәлә һәм вәкаләтле вазыйфаи зат тарафыннан имзалана һәм гариза кергән көннән алып бер эш көненнән дә соңга калмыйча Бердәм порталда, Региональ порталда мөрәҗәгать итүченең шәхси кабинетына җибәрелә.

Көчәйтелгән квалификацияле электрон имзаны тикшерү нәтиҗәсендә аның чынбарлыгы шартларын үтәмәү ачыкланган очракта, хәбәрнамәдә 63-ФЗ номерлы Федераль законның 11 статьясы пунктлары булырга тиеш, алар аны кабул итүгә нигез булып тора.

Документларны кабул итүдән баш тарту өчен нигезләр булмаган очракта, документларны кабул итү өчен җаваплы вазыйфаи зат мөрәҗәгать итүчегә гаризада күрсәтелгән ысул белән гариза керү турында, гаризаның теркәү номерын, гариза алу датасын, файлларның исемнәрен, аңа теркәлгән документлар исемлеген, хезмәт нәтиҗәсен алу датасын үз эченә алган хәбәрнамә җибәрә.

3.3.4.3. Административ регламентның 3.3.4.1, 3.3.4.2 пунктларында күрсәтелгән процедураларны техник мөмкинлек булганда башкару дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү өчен билгеләнгән автоматлаштырылган мәгълүмат системасын кулланып, автомат рәвештә гамәлгә ашырыла.

3.3.4.4. Әлеге пункт белән билгеләнә торган процедуралар гариза карауга кергән датадан өч эш көне эчендә башкарыла.

Административ процедураларны үтәү нәтиҗәләре булып тора: карау өчен кабул ителгән гариза яки документларны кабул итүдән баш тарту турында хәбәрнамә.

3.3.5. Гаризаны караганнан соң гариза бирүченең шәхси кабинетына түбәндәге хәбәрнамәәрнең берсе җибәрелә:

Әлеге административ регламентта билгеләнгән нигезләмәләр нигезендә гаризаны кабул итүдән баш тарту турында хәбәрнамә;

Документларның төп нөсхәләрен оешмага тапшыру кирәклеге турында, тапшыру срогын күрсәтеп, хәбәрнамә.

3.3.6. Документларның төп нөсхәләрен оешмага тапшырганнан соң, гариза бирүчегә шәхси кабинетка документларның оешма тарафыннан тикшерелүе турында мәгълүмат җибәрелә.

3.3.7. Белем бирү оешмаларына укырга кабул итү турында боерык акты чыгарылганда, гариза бирүченең шәхси кабинетына түбәндәге хәбәрнамәләрнең берсе җибәрелә:

Баланы оешмага укырга кабул итү турында, боерык актының реквизитларын күрсәтеп, хәбәрнамә;

Әлеге Административ регламентның 2.3.2.2 пункты нигезендә хезмәт күрсәтүдән баш тарту турында хәбәрнамә.

3.3.8. Гаризаны карау барышы һәм дәүләт хезмәте күрсәтү нәтиҗәсе турында мәгълүматны алу авторизация шарты белән Бердәм портал, Республика порталы шәхси кабинетында башкарыла.

 

3.4. Хезмәт күрсәтүдә катнашучы органнарга ведомствоара запросларны формалаштыру һәм җибәрү

 

3.4.1. Хезмәт күрсәтүдә катнашучы органнарга ведомствоара запросларны формалаштыру һәм җибәрү, мәгълүмат алу.

3.4.2. Запросны җибәрү өчен нигез булып гариза бирүченең теркәлгән гаризасы тора.

3.4.3. Хезмәт күрсәтү өчен норматив хокукый актлар нигезендә кирәкле, дәүләт органнары, җирле үзидарә органнары һәм дәүләт органнары яки җирле үзидарә органнары ведомствосындагы оешмалар карамагында булган, шулай ук мөрәҗәгать итүче тапшырырга хокуклы документларның тулы исемлеге, шулай ук мөрәҗәгать итүче тарафыннан аларны алу ысуллары, шул исәптән электрон формада, аларны бирү тәртибе, әлеге документлар булган дәүләт органы, җирле үзидарә органы яисә оешма.

3.4.3.1. Гражданлык хәле актлары язмаларының бердәм дәүләт реестрында (алга таба – ЕГР ЗАГС) гариза бирүче тарафыннан Бердәм портал һәм (яки) Региональ портал аша җибәрелгән гаризага (баланың фамилиясе, исеме, әтисенең исеме (булганда), туу датасы, туу турында таныклык реквизитлары) кертелгән бала турында мәгълүмат автомат режимда раслана.  

Ведомствоара хезмәттәшлек кысаларында (кирәк булганда) алына:

Россия Федерациясе территориясендә бирелгән бала туу турында таныклык (ЕГР ЗАГС);

чит илдә туган балаларга карата гражданлык хәле актларын теркәү  язулары турында белешмәләр (ГХАТ органнары тарафыннан бирелә);

 опека билгеләүне раслаучы документ (опека һәм попечительлек органнары тарафыннан бирелә);

баланы яшәү урыны буенча яки беркетелгән территориядә булу урыны буенча теркәү турында таныклык (Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгы, «Россия Эчке эшләр министрлыгының сервис концентраторы» электрон сервисы);

түбәндәге категория гражданнарның оешмага беренче чиратта, чираттан тыш урнаштыру хокукы булуын раслаучы документлар (мәгълүматлар):

судьяларның балалары, прокурорларның һәм Россия Федерациясе Тикшерү комитеты хезмәткәрләренең балалары, полиция хезмәткәренең балалары (хезмәт эшчәнлеге турында мәгълүмат Россия Федерациясе Пенсия фонды, 2023 елның 1 январеннан Россия Федерациясе Пенсия һәм социаль иминият фонды тарафыннан бирелә).

3.4.3.2. Гариза бирүчедән әлеге Административ регламентның 3.4.3 пункты һәм 3.4.3.1 пунктчасы нигезендә ведомствоара хезмәттәшлек кысаларында сорала торган документларны таләп итү тыела.

Мөрәҗәгать итүченең әлеге Административ регламентның 3.4.3 пункты һәм 3.4.3.1 пунктчасы нигезендә ведомствоара хезмәттәшлек кысаларында сорала торган документларны тапшырмавы мөрәҗәгать итүчегә муниципаль хезмәт күрсәтүдән баш тарту өчен нигез булып тормый.

3.4.4. Ведомствоара запрослар җибәрү өчен җаваплы вазыйфаи зат  Административ регламентның 3.4.3.1 пунктында каралган документлар һәм мәгълүматлар бирү турында запрослар әзерли һәм җибәрә (шул исәптән ведомствоара электрон хезмәттәшлекнең бердәм системасын кулланып).

Әлеге пункт белән билгеләнә торган процедуралар карау өчен гариза кабул ителгән көнне башкарыла.

Административ процедураларны үтәү нәтиҗәләре булып тора: хакимият органнарына һәм (яки) хакимият органнары ведомствосындагы оешмаларга җибәрелгән запрослар.

3.4.5. Ведомствоара запрослар буенча әлеге Административ регламентның 2.6.5.1 пунктында каралган документлар (аларның күчермәләре яки аларда булган мәгълүматлар) «Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр, шул исәптән Россия Федерациясе субъектларының дәүләт хакимияте башкарма органнары һәм (яисә) җирле үзидарә органнары арасында ведомствоара мәгълүмати хезмәттәшлекне оештыруның тәкъдим ителгән кагыйдәләре һәм Россия Федерациясе Хөкүмәтенең кайбер актларының кайбер нигезләмәләренең үз көчләрен югалтуын тану турында» Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2021 елның 23 июнендәге 963 номерлы карар нигезендә тиешле ведомствоара запрос җибәрелгәннән соң 48 сәгатьтән дә соңга калмыйча, карамагында әлеге документлар булган органнар тарафынна җибәрелә.

3.4.6. Ведомствоара мәгълүмати хезмәттәшлек кәгазьдә башкарыла ала:

1) электрон формада соралган мәгълүматлар булмау сәбәпле, ведомствоара мәгълүмати хезмәттәшлекне электрон формада гамәлгә ашыру мөмкин булмаганда;

2) ведомствоара запрос җибәргәндә документларның төп нөсхәсен кәгазьдә күрсәтү кирәк булганда.

Әгәр ведомствоара хезмәттәшлек кәгазьдә башкарыла икән, әлеге Административ регламентның 2.6.5.1 пунктчасында каралган документлар (аларның күчермәләре яки аларда булган мәгълүматлар) карамагында әлеге документлар булган органнар тарафыннан бирелә.

Ведомствоара запросларга җавап әзерләү һәм җибәрү срогы 210-ФЗ номерлы Федераль законның 7 статьясы 3 өлеше нигезендә  ведомствоара запрос кергән көннән биш эш көненнән артмаска тиеш. Административ процедураның нәтиҗәсе булып тора: соралган документларны (аларның күчермәләрен яки аларда булган мәгълүматларны) алу яисә ведомствоара запросларны җибәрү өчен җаваплы вазыйфаи затка җибәрелгән баш тарту турында хәбәрнамә.

3.4.7. Ведомствоара запросларны формалаштыру һәм җибәрү өчен җаваплы вазыйфаи зат хезмәт күрсәтү өчен кирәкле ведомствоара электрон хезмәттәшлек системасы аша соратып алына торган документларны (белешмәләрне) яисә документ һәм (яки) мәгълүмат булмаганда баш тарту турында хәбәрнамәне ала.

Әлеге пункт белән билгеләнә торган административ процедуралар ведомствоара запрослар буенча белешмәләр алган көнне башкарыла.

Административ процедураларны үтәү нәтиҗәләре булып тора: мәгълүмат бирү турында юнәлдерелгән запрослар, соралган документларны (аларның күчермәләрен яки аларда булган мәгълүматларны) алу.

Мәгълүматны куллану максатлары булып гариза бирүче тарафыннан тапшырылган документларның дөреслеген билгеләү, шулай ук законнарны һәм гариза бирүче хокукларын бозуны булдырмаучы карарлар кабул итү тора.

 

3.5. Документларны һәм (яки) кергән мәгълүматларны эшкәртү, хезмәт күрсәтү өчен кирәкле документлар комплектын формалаштыру

 

3.5.1. Административ процедураны башкару өчен нигез булып ведомствоара запрослар җибәрү өчен җаваплы вазыйфаи заттан ведомствоара запросларга җаваплар алу тора.

3.5.2. Документлар (мәгълүмат) эшкәртү өчен җаваплы вазыйфаи зат:

әгәр дә гариза бирүче кәгазьдә гариза һәм документлар тәкъдим итсә, күрсәтелгән схеманы электрон документ формасында әзерләүне тәэмин итә;

Административ регламентның 2.8.1 пунктында күрсәтелгән нигез булган очракта, гаризаны карауга кабул итүдән баш тарту турында карар кабул итә. Гаризаны карауга кабул итүдән баш тарту турында карар, баш тарту сәбәпләрен күрсәтеп, Администраитв регламентка 3 кушымтада билгеләнгән форма буенча рәсмиләштерелә, оешманың вәкаләтле вазыйфаи заты тарафыннан билгеләнгән тәртиптә көчәйтелгән квалификацияле электрон имза белән имзалана һәм гариза бирүчегә Бердәм порталның шәхси кабинетына муниципаль хезмәт күрсәтүдән баш тарту турында карар кабул ителгән көнне җибәрелә;

Административ процедураларны үтәү нәтиҗәләре булып тора: муниципаль хезмәт күрсәтү өчен кирәкле документларны кабул итүдән баш тарту турында хәбәрнамә.

3.5.3. Административ регламентның 3.5.2 пунктында күрсәтелгән процедураларны  техник мөмкинлек булганда башкару, дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү өчен билгеләнгән автоматлаштырылган мәгълүмат системасын кулланып, автомат режимда гамәлгә ашырыла.

Административ регламентның 3.5 пунктында күрсәтелгән административ процедураларны үтәүнең максималь вакыты 1 сыйныфка кабул иткәндә 10 эш көненнән артмый, күчерү тәртибендә кабул иткәндә 3 эш көненнән артмый.

 

3.6. Хезмәт нәтиҗәсен әзерләү

 

3.6.1. Административ процедураны башкару өчен нигез булып административ процедураны башкаруга вәкаләтле вазыйфаи зат тарафыннан документлар комплекты алу тора.

Административ процедураны үтәү өчен җаваплы вазыйфаи зат (хезмәткәр)  (алга таба – документларны кабул итү өчен җаваплы вазыйфаи зат) оешма боерыгы белән билгеләнә.

3.6.2. Документлар эшкәртү өчен җаваплы вазыйфаи зат:

Административ регламентның 3.3.1.1 һәм 3.3.2.1 пунктларында каралган процедураларны башкара;

мөрәҗәгать итүче тәкъдим иткән документларны (мәгълүматларны) һәм ведомствоара электрон хезмәттәшлек системасы аша алынган хезмәт күрсәтү өчен кирәкле документларны (мәгълүматларны) анализлый.

Хезмәт күрсәтү өчен кирәкле документларны кабул итүдән баш тарту өчен ачыкланган нигезләр булмаганда:

Гариза бирүчегә документларны кабул итү һәм теркәү турында хәбәрнамә, документларны чагыштыру өчен оешмага чакыру җибәрелә (Административ регламентка 2 кушымта).

3.6.3. Административ процедураны үтәүнең максималь срогы 5 эш көненнән артмаска тиеш.

 

3.7. Гариза бирүчегә хезмәт нәтиҗәсен бирү (җибәрү)

 

3.7.1. Административ процедураны башкару өчен нигез булып административ процедураны үтәү өчен җаваплы вазыйфаи зат тарафыннан хезмәт күрсәтүне раслаучы документ алу тора.

Административ процедураны үтәү өчен җаваплы вазыйфаи зат (хезмәткәр)  (алга таба – документларны кабул итү өчен җаваплы вазыйфаи зат) оешма боерыгы белән билгеләнә.

Документлар бирү (җибәрү) өчен җаваплы вазыйфаи зат:

мөрәҗәгать итүчегә (аның вәкиленә) Бердәм портал, Региональ портал аша электрон хезмәттәшлек аркылы хезмәт күрсәтү нәтиҗәсе турында һәм оешмада яки КФҮдә (хезмәттәшлек турында тиешле килешү булганда) муниципаль хезмәт күрсәтү нәтиҗәсен алу мөмкинлеге турында хәбәр итә.

Процедура, дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү өчен билгеләнгән автоматлаштырылган мәгълүмат системасын кулланып, автомат режимда башкарыла ала.

Әлеге пункт белән билгеләнә торган процедуралар оешманың вәкаләтле вазыйфаи заты хезмәт күрсәтүне (бирүдән баш тартуны) раслаучы документка кул куйган көнне гамәлгә ашырыла.

Административ процедураларны үтәү нәтиҗәләре булып тора: гариза бирүчегә (аның вәкиленә) хезмәт күрсәтү нәтиҗәсе һәм аны алу ысуллары турында хәбәр итү.

3.7.2.1. Гариза бирүче хезмәт нәтиҗәсен алу өчен оешмага, КФҮгә (хезмәттәшлек турында тиешле килешү булганда) мөрәҗәгать иткәндә, оешма, КФҮ хезмәткәре  гариза бирүчегә муниципаль хезмәт нәтиҗәсен кәгазьдә бирә. Мөрәҗәгать итүче таләбе буенча, күгазьдә электрон документ нөсхәсе белән бергә,  электрон документ нөсхәсе туплагычка яздырып бирелергә яки электрон документның нөсхәсе мөрәҗәгать итүче адресына җибәрелергә мөмкин.

Әлеге пунктта билгеләнгән административ процедуралар гариза бирүче килгән көнне оешманың локаль акты, КФҮнең эш регламенты белән билгеләнгән срокларда чират тәртибендә башкарыла.

3.7.2.2. Гариза бирүче муниципаль хезмәт нәтиҗәсе буенча Бердәм портал, Региональ портал аша мөрәҗәгать иткәндә, гариза бирүченең шәхси кабинетына хезмәт күрсәтү нәтиҗәсе булган документның электрон үрнәге, баланың оешмага алынуы турында хәбәрнамә, боерыкның реквизитын күрсәтеп, автомат рәвештә җибәрелә.

Әлеге пункт белән билгеләнә торган процедуралар оешманың вәкаләтле вазыйфаи заты хезмәт күрсәтүне (бирүдән баш тартуны) раслаучы документка кул куйган көнне гамәлгә ашырыла.

Административ процедураларны үтәү нәтиҗәләре булып тора: Бердәм порталдан, Региональ порталдан файдаланып гариза бирүчегә хезмәт күрсәтүне раслый торган (шул исәптән хезмәт күрсәтүдән баш тарту турында) документ юллау.

 

3.8. Техник хаталарны төзәтү

 

3.8.1. Хезмәт нәтиҗәсе булган документта техник хата ачыкланган очракта, мөрәҗәгать итүче оешмага җибәрә:

техник хатаны төзәтү турында гариза (әлеге Административ регламентка 8 кушымта);

хезмәт нәтиҗәсе буларак гариза бирүчегә бирелгән, техник хатасы булган документ;

техник хата булуын таныклаучы юридик көчкә ия булган документлар.

Хезмәт нәтиҗәсе булган документта күрсәтелгән белешмәләрдә техник хатаны төзәтү турында гариза мөрәҗәгать итүче (вәкаләтле вәкил) тарафыннан шәхсән, яисә почта аша (шул исәптән электрон почта аша), яисә Бердәм портал, Региональ портал яки КФҮ (хезмәттәшлек турында тиешле килешү булганда) аша тапшырыла. 

3.8.2. Документларны кабул итү өчен җаваплы вазыйфаи зат техник хатаны төзәтү турында гариза кабул итә, теркәлгән документлар белән гаризаны терки һәм документларны эшкәртү өчен җаваплы вазыйфаи затка тапшыра.

Әлеге пунктта билгеләнгән административ процедура гариза теркәлгән көннән алып бер эш көне эчендә башкарыла.

Административ процедураларны үтәү нәтиҗәләре булып тора: кабул ителгән һәм теркәлгән, документларны эшкәртү өчен җаваплы вазыйфаи затка карап тикшерүгә җибәрелгән гариза.

3.8.3. Документларны эшкәртү өчен җаваплы вазыйфаи зат хезмәт күрсәтү нәтиҗәсе булган документка төзәтмәләр кертү максатында документларны карый һәм мөрәҗәгать итүчегә (вәкаләтле вәкилгә) төзәтелгән документны, мөрәҗәгать итүчедән (вәкаләтле вәкилдән) техник хата булган документның оригиналын алып, кул куйдырып бирә яки мөрәҗәгать итүчегә почта аша (электрон почта аша), техник хата булган документ оригиналын оешмага тәкъдим иткәндә, документ алу мөмкинлеге турында хат җибәрә. 

Әлеге пункт белән билгеләнгән административ процедура техник хата ачыкланганнан соң яки теләсә кайсы кызыксынучыдан хата турында гариза алганнан соң ике эш көне эчендә башкарыла.

Административ процедураларны үтәү нәтиҗәләре булып тора: гариза бирүчегә бирелгән (җибәрелгән) документ.

 

IV. Административ регламентның үтәлешен контрольдә тоту формалары

 

4.1. Җаваплы вазыйфаи затлар тарафыннан Административ регламент нигезләмәләрен һәм хезмәт күрсәтүгә таләпләрне билгели торган башка норматив хокукый актларны үтәүне һәм башкаруны, шулай ук алар тарафыннан карарлар кабул итүне агымдагы контрольне гамәлгә ашыру тәртибе

 

4.1.1. Хезмәт күрсәтүнең тулылыгын һәм сыйфатын контрольдә тоту мөрәҗәгать итүчеләрнең хокукларын бозу очракларын ачыклау һәм бетерү, хезмәт күрсәтү процедураларының үтәлешен тикшерү, җирле үзидарә органнарының вазыйфаи затларының гамәлләренә (гамәл кылмауларына) карарлар әзерләүне үз эченә ала.

4.1.2. Административ процедураларның үтәлешен контрольдә тоту формалары булып тора:

1) хезмәт күрсәтү буенча документлар проектларын тикшерү һәм килештерү;

2) билгеләнгән тәртиптә эш кәгазьләрен алып баруны тикшерү;

3) билгеләнгән тәртиптә  хезмәт күрсәтү процедураларының үтәлешенә контроль тикшерүләр үткәрү.

4.1.3. Агымдагы контроль максатында электрон мәгълүматлар базасында булган мәгълүматлар, хезмәт корреспонденциясе, административ процедураларны башкаручы белгечләрнең телдән һәм язма мәгълүматы, тиешле документларны исәпкә алу журналлары һәм башка мәгълүматлар кулланыла.

4.1.4. Хезмәт күрсәткәндә һәм карарлар кабул иткәндә гамәлләр кылуны тикшереп тору өчен, җирле үзидарә органы җитәкчесенә  хезмәт күрсәтү нәтиҗәләре турында белешмәләр тапшырыла.

4.1.5. Административ процедураларның срокларын, эзлеклелеген һәм эчтәлеген бозу очраклары һәм сәбәпләре турында вазыйфаи затлар кичекмәстән хезмәт күрсәтүче орган җитәкчесенә хәбәр итәләр, шулай ук бозуларны бетерү буенча ашыгыч чаралар күрәләр.

4.1.6. Хезмәт күрсәтү буенча административ процедуралар белән билгеләнгән гамәлләр эзлеклелегенең үтәлешенә агымдагы контроль хезмәт күрсәтү буенча эшне оештыру өчен җаваплы җирле үзидарә органы җитәкчесе урынбасары, хезмәт күрсәтү буенча эшне оештыручы бүлек башлыгы тарафыннан гамәлгә ашырыла.

4.1.7. Агымдагы контрольне гамәлгә ашыручы вазыйфаи затлар исемлеге җирле үзидарә органнарының структур бүлекчәләре турында нигезләмәләр һәм вазыйфаи регламентлар белән билгеләнә.

 

4.2. Хезмәт күрсәтүнең тулылыгын һәм сыйфатын планлы һәм планнан тыш тикшерүләрне гамәлгә ашыру тәртибе һәм вакыты, шул исәптән хезмәт күрсәтүнең тулылыгын һәм сыйфатын тикшереп тору тәртибе һәм формалары

 

4.2.1. Планлы һәм планнан тыш тикшерүләр үткәрү тәртибе һәм вакыты һәм хезмәт күрсәтү сыйфаты хезмәт күрсәтү өчен җаваплы вәкаләтле органның оештыру-идарә акты белән билгеләнә. Контроль тикшерүләр планлы (җирле үзидарә органының ярты еллык яки еллык эш планнары нигезендә гамәлгә ашырыла) һәм планнан тыш булырга мөмкин. Тикшерүләр уздырганда хезмәт күрсәтү  белән бәйле барлык мәсьәләләр (комплекслы тикшерүләр) яки гариза бирүченең конкрет мөрәҗәгате буенча сорау каралырга мөмкин. 

 

4.3. Хезмәт күрсәтүче орган вазыйфаи затларының хезмәт күрсәтү барышында кабул иткән (кылган) карарлар (гамәлләр) (гамәл кылмау) өчен җаваплылыгы

 

4.3.1. Үткәрелгән тикшерүләр нәтиҗәләре буенча гариза бирүчеләрнең хокукларын бозу очраклары ачыкланган очракта, гаепле затлар Россия Федерациясе законнары нигезендә җаваплылыкка тартыла.

4.3.2. Оешма җитәкчесе хезмәт күрсәтү һәм хезмәт күрсәтү тәртибен үтәү өчен җаваплы.

4.3.3. Үткәрелгән мониторинг һәм тикшерүләр нәтиҗәләре буенча хезмәт күрсәтү өчен җаваплы оешма хезмәткәрләренең, КФҮ (үзара хезмәттәшлек турында тиешле килешү булганда), КФҮ хезмәткәрләренең хокуклы булмаган карарлары, гамәлләре (гамәл кылмавы) һәм гариза бирүчеләрнең хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен бозу фактлары ачыкланган очракта, оешма, КФҮ хезмәткәрләре Россия Федерациясе законнары һәм Татарстан Республикасы законнары нигезендә җаваплылыкка ия.  

 

4.4. Хезмәт күрсәтүне, шул исәптән гражданнар, аларның берләшмәләре һәм оешмалары тарафыннан, тикшереп тору тәртибенә һәм формаларына карата таләпләрне характерлый торган нигезләмәләр

 

4.4.1. Хезмәт күрсәтүне контрольдә тоту әлеге Административ регламентның 4.1 һәм 4.2 бүлекчәләрендә каралган тәртиптә һәм формаларда башкарыла.

4.4.2. Гражданнар, аларның берләшмәләре һәм оешмалары, хезмәт күрсәтүне контрольдә тотуны гамәлгә ашыру өчен хезмәт күрсәтү тәртибен үтәү максатыннан, хезмәт күрсәтүне контрольдә тоту өчен, ТР Тукай муниципаль районы Башкарма комитетына оешма, КФҮ (үзара хезмәттәшлек турында тиешле килешү булганда) хезмәткәрләре тарафыннан хезмәт күрсәтү тәртибен бозуга (хезмәт күрсәтмәүгә яки Административ регламентта билгеләнгән срокны бозып хезмәт күрсәтүгә китерә) шикаятьләр җибәрергә хокуклы.

4.4.3. Гражданнар, аларның берләшмәләре һәм оешмалары хезмәт күрсәтүне контрольдә тотуны гамәлгә ашыру өчен, оешмага, КФҮгә (үзара хезмәттәшлек турында тиешле килешү булганда), оешманы һәм КФҮне оештыручыга хезмәт күрсәтү тәртибен камилләштерү буенча тәкъдимнәр белән шәхси һәм коллектив мөрәҗәгатьләр, шулай ук оешма, КФҮ (үзара хезмәттәшлек турында тиешле килешү булганда) хезмәткәрләренең гамәлләренә (гамәл кылмавына) һәм хезмәт күрсәтү белән бәйле кабул ителгән карарларына шикаятьләр һәм гаризалар  җибәрергә хокуклы.

4.4.4. Хезмәт күрсәтүне контрольдә тоту, шул исәптән гражданнар һәм аларның берләшмәләре һәм оешмалары тарафыннан, хезмәт күрсәткәндә оешма, КФҮ (үзара хезмәттәшлек турында тиешле килешү булганда) эшчәнлегенең ачыклыгы, хезмәт күрсәтү тәртибе турында тулы, актуаль һәм ышанычлы мәгълүмат алу һәм хезмәт күрсәтү процессында мөрәҗәгатьләрне (шикаятьләрне) судка кадәр карау мөмкинлеге аша башкарыла.

 

V. Хезмәт күрсәтүче орган, дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәге, шулай ук аларның вазыйфаи затлары, муниципаль хезмәткәрләр, хезмәткәрләре карарларына һәм гамәлләренә (гамәл кылмавына) шикаять бирүнең судка кадәр (судтан тыш) тәртибе

 

5.1. Хезмәткә гариза бирүчеләр муниципаль хезмәт күрсәтү барышында оешма, оешма хезмәткәрләре, КФҮ (үзара хезмәттәшлек турында тиешле килешү булганда), КФҮ хезмәткәрләре тарафыннан кылынган гамәлләргә (гамәл кылмауга) һәм (яки) кабул ителгән караларга судка кадәр тәртиптә идарә җитәкчесенә һәм муниципаль берәмлек (шәһәр округы) җитәкчесенә, КФҮгә шикаять бирергә хокуклы (алга таба – шикаять).

Гариза бирүче шикаять белән, шул исәптән түбәндәге очракларда мөрәҗәгать итә ала:

1) 210-ФЗ номерлы Федераль законның 15.1 статьясында күрсәтелгән хезмәт күрсәтү турында гариза бирүченең запросын теркәү срогын бозу;

2) муниципаль хезмәт күрсәтү срогын бозу.

Күрсәтелгән очракта күпфункцияле үзәкнең, күпфункцияле үзәк хезмәткәренең карарларына һәм гамәлләренә (гамәл кылмавына) судка кадәр (судтан тыш) шикаять бирү 210-ФЗ номерлы Федераль законның 16 статьясы 1.3 өлешендә билгеләнгән тәртиптә карарларына һәм гамәлләренә (гамәл кылмауларына) шикаять белдерелә торган күпфункцияле үзәккә тиешле муниципаль хезмәтләрне тулы күләмдә күрсәтү функциясе йөкләнгән булса мөмкин;

3) гариза бирүчедән хезмәт күрсәтү өчен Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы, Тукай муниципаль районының норматив хокукый актларында каралмаган документларны яки мәгълүматны яисә гамәлләр башкаруны таләп итү;

4) гариза бирүчедән хезмәт күрсәтү өчен Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы, муниципаль хокукый актлары белән каралган документларны кабул итүдән баш тарту;

5) федераль законнарда һәм алар нигезендә кабул ителгән Россия Федерациясенең башка норматив хокукый актларында, Татарстан Республикасы законнары һәм башка норматив хокукый актларында, муниципаль хокукый актларда баш тарту нигезләре каралмаган булса, хезмәт күрсәтүдән баш тарту.

Күрсәтелгән очракта күпфункцияле үзәкнең, күпфункцияле үзәк хезмәткәренең карарларына һәм гамәлләренә (гамәл кылмавына) судка кадәр (судтан тыш) шикаять бирү 210-ФЗ номерлы Федераль законның 16 статьясы 1.3 өлешендә билгеләнгән тәртиптә карарларына һәм гамәлләренә (гамәл кылмауларына) шикаять белдерелә торган күпфункцияле үзәккә тиешле муниципаль хезмәтләрне тулы күләмдә күрсәтү функциясе йөкләнгән булса мөмкин;

6) хезмәт күрсәткәндә, мөрәҗәгать итүчедән Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы, Тукай муниципаль районы норматив хокукый актларында каралмаган түләү таләп итү;

7) оешманың, оешма хезмәткәренең  хезмәт күрсәтү нәтиҗәсендә бирелгән документларда җибәрелгән хәреф-хаталарны һәм хаталарны төзәтүдән баш тартуы яисә мондый төзәтүләрнең билгеләнгән срогын бозуы;

8) хезмәт күрсәтү нәтиҗәләре буенча документлар бирү вакытын яки тәртибен бозу;

9) әгәр федераль законнар һәм алар нигезендә кабул ителгән Россия Федерациясенең башка норматив хокукый актлары, Татарстан Республикасы законнары һәм башка норматив хокукый актлары, муниципаль хокукый актлар белән туктатып тору нигезләре каралмаган булса, хезмәт күрсәтүне туктатып тору.

Күрсәтелгән очракта күпфункцияле үзәкнең, күпфункцияле үзәк хезмәткәренең карарларына һәм гамәлләренә (гамәл кылмавына) судка кадәр (судтан тыш) шикаять бирү 210-ФЗ номерлы Федераль законның 16 статьясы 1.3 өлешендә билгеләнгән тәртиптә карарларына һәм гамәлләренә (гамәл кылмауларына) шикаять белдерелә торган күпфункцияле үзәккә тиешле муниципаль хезмәтләрне тулы күләмдә күрсәтү функциясе йөкләнгән булса мөмкин.

10)  хезмәт күрсәткәндә, гариза бирүчедән хезмәт күрсәтү өчен кирәкле документларны кабул итүдән яки хезмәт күрсәтүдән беренче тапкыр баш тартканда документларның яисә мәгълүматның булмавы һәм (яисә) дөреслеге күрсәтелмәгән документларны таләп итү, 2010 елның 27 июлендәге 210-ФЗ номерлы Федераль законның 7 статьясы 1 өлеше 4 пункты белән каралган очраклардан тыш.

5.2. Шикаять язмача кәгазьдә яки электрон формада муниципаль хезмәт күрсәтүче органга тапшырыла. Муниципаль хезмәт күрсәтүче орган җитәкчесенең карарларына һәм гамәлләренә (гамәл кылмауларына) шикаятьләр югары органга (булганда) бирелә яисә ул булмаганда, турыдан-туры муниципаль хезмәт күрсәтүче орган җитәкчесе тарафыннан карала.

Шикаять почта аша, «Интернет» мәгълүмати-телекоммуникация челтәрен, Тукай муниципаль районының рәсми сайтын  (https://tukay.tatarstan.ru/), Бердәм портал, (Реегиональ портал), судка кадәр шикаять бирү мәгълүмат системасын кулланып  җибәрелергә мөмкин, шулай ук гариза бирүченең шәхси кабул итүендә кабул ителергә мөмкин.

5.3. Шикаять үз эченә түбәндәге мәгълүматны алырга тиеш:

1) карарларына һәм гамәлләренә (гамәл кылмавына) шикаять бирелә торган оешманың исеме, оешма хезмәткәренә күрсәтмә, КФҮ (хезмәттәшлек турында тиешле килешү булганда), аның җитәкчесе һәм (яки) хезмәткәренә күрсәтмә;

2) гариза бирүченең – физик затныӊ фамилиясе, исеме, атасының исеме (соңгысы – булган очракта), яшәү урыны турында мәгълүмат, шулай ук элемтә өчен телефон номеры (номерлары), җавап бирү өчен электрон почта адресы (булган очракта) һәм почта адресы;

3) оешманың, оешма хезмәткәренең, КФҮнең (үзара хезмәттәшлек турында тиешле килешү булганда), КФҮ хезмәткәренең шикаять биртелә торган карарлары һәм гамәлләре (гамәл кылмавы) турында мәгълүмат;

4) гариза бирүче оешма, оешма хезмәткәренең, КФҮ (үзара хезмәттәшлек турында тиешле килешү булганда), КФҮ хезмәткәре карары һәм гамәлләре (гамәл кылмавы) белән килешми торган дәлилләр.  Гариза бирүче тарафыннан аның дәлилләрен раслаучы документлар (булганда) яисә аларның күчермәләре тапшырылырга мөмкин.

5.4. Кергән шикаять кергән көннән соң килүче эш көненнән дә соңга калмыйча теркәлергә тиеш.

5.5. Муниципаль хезмәт күрсәтүче органга яисә югары органга (булган очракта) кергән шикаять аны теркәгән көннән соң унбиш эш көне эчендә каралырга тиеш,  ә муниципаль хезмәт күрсәтүче органның мөрәҗәгать итүчедән документлар кабул итүдән яисә җибәрелгән хаталарны төзәтүдән баш тартуына яисә мондый төзәтмәләрнеӊ билгеләнгән срогын бозуга шикаять биргән очракта – аны теркәгән көннән соң биш эш көне эчендә.

5.6. Шикаятькә шикаятьтә бәян ителгән хәлләрне раслаучы документларның күчермәләре теркәлергә мөмкин.  Бу очракта шикаятькә теркәп бирелә торган документлар исемлеге китерелә.

5.7. Шикаятьне карау нәтиҗәләре буенча түбәндәге карарларның берсе кабул ителә:

1)  кабул ителгән карарны гамәлдән чыгару, хезмәт күрсәтү нәтиҗәсендә бирелгән документлардагы хаталарны төзәтү фомасында шикаять Татарстан Республикасы норматив хокукый актлары, муниципаль хокукый актлар белән канагатьләндерелә;

2) шикаятьне канәгатьләндерүдән баш тартыла.

Әлеге пунктта күрсәтелгән карар кабул ителгән көннән соң килүче көннән дә соңга калмыйча, гариза бирүчегә язма рәвештә һәм гариза бирүченең теләге буенча электрон формада шикаятьне карау нәтиҗәләре турында дәлилләнгән җавап җибәрелә.

5.8. Шикаять канәгатьләндерелергә тиешле дип танылган очракта, мөрәҗәгать итүчегә җавапта муниципаль хезмәт күрсәткәндә ачыкланган җитешсезлекләрне кичекмәстән бетерү максатында оешма, КФҮ (хезмәттәшлек турында тиешле килешү булганда), оешма, КФҮ оештыручысы тарафыннан башкарыла торган гамәлләр турында мәгълүмат бирелә, шулай ук китерелгән уңайсызлыклар өчен гафу үтенелә һәм гариза бирүчегә муниципаль хезмәт күрсәтүне алу максатында башкарылырга тиешле алдагы гамәлләре хакында мәгълүмат күрсәтелә.

5.9. Шикаять канәгатьләндерелергә тиеш түгел дип танылган очракта, гариза бирүчегә җавапта  кабул ителгән карарның сәбәпләре турында дәлилләнгән аңлатмалар, шулай ук кабул ителгән карарга шикаять бирү тәртибе турында мәгълүмат бирелә.

5.10. Шикаятьне карау барышында яки нәтиҗәләре буенча административ хокук бозу яки җинаять составының билгеләре билгеләнгән очракта,  шикаятьләрне карау буенча вәкаләтләр бирелгән вазыйфаи зат, хезмәткәр булган материалларны кичекмәстән прокуратура органнарына җибәрә.

 

 

 

Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районында «Гомуми белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы белем бирү оешмаларына алу турында гаризалар кабул итү» муниципаль хезмәт күрсәтүнең административ регламентына кушымта

 

 

Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районының гомуми белем бирү (башлангыч гомуми, төп гомуми һәм урта гомуми белем бирү) программаларын гамәлгә ашыручы муниципаль мәгариф оешмалары турында белешмәләр

 

Мәгариф оешмасы исеме

Оешманың урнашу адресы

Кабул итү графигы

Кабул итү буенча элемтә телефон-нары

Электрон почта адресы

1

ТР Тукай муниципаль районы «Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче Бәтке урта гомуми белем бирү мәктәбе» МБГББУ

423877, ТР, Тукай районы, Бәтке авылы, Үзәк ур., 43

Дүшәмбе-җомга

08.00-14.00

Шимбә

08.00-12.00

8 (8552)

79-40-34

sbet.tul@tatar.ru

 

2

ТР Тукай муниципаль районы «Биклән урта гомуми белем бирү мәктәбе» МБГББУ

423878, ТР, Тукай районы, Биклән авылы, Мәгариф ур., 1б

Дүшәмбе-җомга

08.00-14.00

Шимбә

08.00-12.00

8 (8552)

79-25-42

sbik.tul@tatar.ru

 

3

ТР Тукай муниципаль районы «Боерган төп гомуми белем бирү мәктәбе» МБГББУ

 

 

423889, ТР, Тукай районы, Боерган авылы, Мирная ур., 64 б

 

Дүшәмбе-җомга

08.00-14.00

Шимбә

08.00-12.00

8 (8552)

37-78-11

sbiu.nc@tatar.ru

4

ТР Тукай муниципаль районы «Борды урта гомуми белем бирү мәктәбе» МБГББУ

 

 

423896, ТР, Тукай районы, Борды авылы, Школьная ур., 3

 

Дүшәмбе-җомга

08.00-14.00

Шимбә

08.00-12.00

8 (8552)

79-52-11

sburd.nc@tatar.ru

5

ТР Тукай муниципаль районы «Иштирәк төп гомуми белем бирү мәктәбе» МБГББУ

 

 

423879, ТР, Тукай районы, Иштирәк авылы, Үзәк ур., 116Б

Дүшәмбе-җомга

08.00-14.00

Шимбә

08.00-12.00

8 (8552)

49-39-12

sistr.tuk@tatar.ru

6

ТР Тукай муниципаль районы «Калмаш урта гомуми белем бирү мәктәбе» МБГББУ

 

 

423886, ТР, Тукай районы, Калмаш авылы, Зөфәр Галиев ур., 13

Дүшәмбе-җомга

08.00-14.00

Шимбә

08.00-12.00

8 (8552)

37-70-85

sklm.nc@tatar.ru

7

ТР Тукай муниципаль районы «Калмия төп гомуми белем бирү мәктәбе» МБГББУ

 

423884, ТР, Тукай районы, Калмия авылы, Молодежная ур., 24

Дүшәмбе-җомга

08.00-14.00

Шимбә

08.00-12.00

8 (8552)

37-59-19

skm.nc@tatar.ru

8

ТР Тукай муниципаль районы «Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче Князево урта гомуми белем бирү мәктәбе» МБГББУ

 

423892, ТР, Тукай районы, Татарстан совхозы поселогы, Школьная ур., 18

 

Дүшәмбе-җомга

08.00-14.00

Шимбә

08.00-12.00

8 (8552)

30-94-05,

30-92-72

skn.tul@tatar.ru

9

ТР Тукай муниципаль районы «Комсомолец урта гомуми белем бирү мәктәбе» МБГББУ

 

 

423800, ТР, Тукай районы, Комсомолец п., Школьная ур., 2

 

Дүшәмбе-җомга

08.00-14.00

Шимбә

08.00-12.00

8 (8552)

37-50-66,

 37-51-18

skoms.nc@tatar.ru

10

ТР Тукай муниципаль районы «Күзкәй урта гомуми белем бирү мәктәбе» МБГББУ

 

423873, ТР, Тукай районы, Күзкәй авылы, Муса Җәлил ур., 37

Дүшәмбе-җомга

08.00-14.00

Шимбә

08.00-12.00

8 (8552)

37-68-01,

37-67-16

skuz.tul@tatar.ru

11

ТР Тукай муниципаль районы «Кече Шилнә урта гомуми белем бирү мәктәбе» МБГББУ

 

423887, ТР, Тукай районы, Кече Шилнә авылы, Үзәк ур., 1

 

Дүшәмбе-җомга

08.00-14.00

Шимбә

08.00-12.00

8 (8552)

37-00-36,

37-00-51

sms.tul@tatar.ru

 

12

ТР Тукай муниципаль районы «Мәләкәс урта гомуми белем бирү мәктәбе» МБГББУ

 

423897, ТР, Тукай районы, Мәләкәс авылы, Школьная ур., 1А

Дүшәмбе-җомга

08.00-14.00

Шимбә

08.00-12.00

8 (8552)

79-35-36,

79-35-94

smel.tul@tatar.ru

13

ТР Тукай муниципаль районы «Мусабай-Завод урта гомуми белем бирү мәктәбе» МБГББУ

423885, ТР, Тукай районы, Мусабай-Завод авылы, Ленин ур., 27

Дүшәмбе-җомга

08.00-14.00

Шимбә

08.00-12.00

8 (8552)

79-63-43

smzav.nc@tatar.ru

14

ТР Тукай муниципаль районы «Түбән Суыксу урта гомуми белем бирү мәктәбе» МБГББУ

 

423895, ТР, Тукай районы, Түбән Суыксу авылы, Школьная ур., 1

Дүшәмбе-җомга

08.00-14.00

Шимбә

08.00-12.00

8 (8552)

79-80-29,

79-81-79

snu.tul@tatar.ru

15

ТР Тукай муниципаль районы «Яңа Троицкий урта гомуми белем бирү мәктәбе» МБГББУ

 

423893, ТР, Тукай районы, Яңа Троицкий авылы, Ленин ур., 10

Дүшәмбе-җомга

08.00-14.00

Шимбә

08.00-12.00

8 (8552)

79-03-45

sntr.nc@tatar.ru

16

ТР Тукай муниципаль районы «Сәмәмкәй төп гомуми белем бирү мәктәбе» МБГББУ

 

423881, ТР, Тукай районы, Сәмәкәй авылы, Айдар Биктимеров ур., 44

Дүшәмбе-җомга

08.00-14.00

Шимбә

08.00-12.00

8 (8552)

37-65-32

ssmk.nc@tatar.ru

17

ТР Тукай районы «Яӊа пос. урта гомуми белем бирү мәктәбе»  МБГББУ

 

 

423872, ТР, Тукай районы, Яңа пос.,

Р. Гайнуллин ур., 10А

Дүшәмбе-җомга

08.00-14.00

Шимбә

08.00-12.00

8 (8552)

37-85-92,

37-83-62

snov.tul@tatar.ru

18

ТР Тукай районы «Круглое Поле пос. урта гомуми белем бирү мәктәбе»  МБГББУ

423841, ТР, Тукай районы, Круглое Поле пос., Гагарин ур., 11А

Дүшәмбе-җомга

08.00-14.00

Шимбә

08.00-12.00

8 (8552)

79-87-99

skp.tul@tatar.ru

19

ТР Тукай муниципаль районы «Иске Абдул урта гомуми белем бирү мәктәбе» МБГББУ

 

423882, ТР, Тукай районы, Иске Абдул авылы, Школьная ур., 6

 

Дүшәмбе-җомга

08.00-14.00

Шимбә

08.00-12.00

8 (8552)

37-06-15

ssabd.tuk@tatar.ru

20

ТР Тукай районы «Иске Дөреш башлангыч гомуми белем бирү мәктәбе» МБГББУ

 

423876, ТР, Тукай районы, Иске Дөреш авылы, Школьная ур., 1

 

Дүшәмбе-җомга

08.00-14.00

Шимбә

08.00-12.00

8 (8552)

49-15-13

ssdr.tuk@tatar.ru

21

ТР Тукай муниципаль районы «Теләнче-Тамак урта гомуми белем бирү мәктәбе» МБГББУ

423874, ТР, Тукай районы, Теләнче-Тамак авылы, Татарстан ур., 6

Дүшәмбе-җомга

08.00-14.00

Шимбә

08.00-12.00

8 (8552)

79-72-79

sttam.tuk@tatar.ru

22

ТР Тукай муниципаль районы «Инглиз телен тирәнтен өйрәнүче Шилнәбаш урта гомуми белем бирү мәктәбе» МБГББУ

 

423888, ТР, Тукай районы, Шилнәбаш авылы, Школьная ур., 28

 

 

Дүшәмбе-җомга

08.00-14.00

Шимбә

08.00-12.00

8 (8552)

37-53-92

sshb.nc@tatar.ru

23

ТР Тукай муниципаль районы «Яңа Бүләк төп гомуми белем бирү мәктәбе» МБГББУ

 

 

423875, ТР, Тукай районы, Яңа Бүләк авылы, Г.Тукай урамы, 2б

 

Дүшәмбе-җомга

08.00-14.00

Шимбә

08.00-12.00

8 (8552)

49-16-60

sybul.tuk@tatar.ru

 

 

pdf
Скачать текст
PDF, 30.57 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International