КАРАР «_____» ___________ № _________ Муниципаль норматив хокукый актлар проектларының җайга салу йогынтысын бәяләү һәм муниципаль норматив хокукый актларга экспертиза үткәрү турында нигезләмәне раслау хакында

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШКАРМА КОМИТЕТЫ

 

 

КАРАР

 

«_____» ___________                     Яр Чаллы ш.                        № _________ 

 

 

Муниципаль норматив хокукый актлар проектларының җайга салу йогынтысын бәяләү һәм муниципаль норматив хокукый актларга экспертиза үткәрү турында нигезләмәне раслау хакында 

 

«Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль законны, «Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында» 2004 елның 28 июлендәге 45-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законын, «Татарстан Республикасы норматив хокукый актлары проектларының җайга салу йогынтысын бәяләү  һәм Татарстан Республикасы норматив хокукый актларына экспертиза үткәрү тәртибе турында» 2014 елның 7 мартындагы 14-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законын гамәлгә ашыру, җайга салучы карарлар әзерләү һәм кабул итү өлешендә муниципаль идарә итү процессларының нәтиҗәлелеген арттыру һәм камилләштерү максатында 

 

КАРАР БИРӘ:

 

1. «Муниципаль норматив хокукый актлар проектларының җайга салу йогынтысын бәяләү һәм муниципаль норматив хокукый актларга экспертиза үткәрү турында нигезләмәне раслау хакында» Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты Җитәкчесенең 2019 елның 26 декабрендәге 5614 номерлы карары үз көчен югалткан дип танырга.

2. Муниципаль норматив хокукый актлар проектларының җайга салу йогынтысын бәяләү һәм муниципаль норматив хокукый актларга экспертиза үткәрү турында нигезләмәне расларга.

3. Әлеге карарны Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында һәм Тукай муниципаль районының рәсми сайтында урнаштырырга.

4. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны үз җаваплылыгымда калдырам.

 

 

 

Башкарма комитет Җитәкчесе                                                       А.Р. Хәбибуллин

 

 

 

 

Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты карарына кушымта

 

 

Муниципаль норматив хокукый актлар проектларының җайга салу йогынтысын бәяләү һәм муниципаль норматив хокукый актларга экспертиза үткәрү турында нигезләмә

 

1  бүлек. Гомуми нигезләмәләр

1. Әлеге нигезләмә акт проектында,  гамәлдәге норматив хокукый актларда эшмәкәрлек һәм инвестиция эшчәнлеге субъектлары өчен артык вазыйфалар, тыюлар һәм чикләүләр кертә торган яисә аларны кертүгә этәрә торган нигезләмәләрне, эшмәкәрлек һәм инвестиция эшчәнлеге субъектларының, муниципаль берәмлек бюджетының нигезсез чыгымнары барлыкка килүгә китерә торган нигезләмәләрне, эшмәкәрлек һәм инвестиция эшчәнлеген гамәлгә ашыруны нигезсез кыенлаштыручы нигезләмәләрне, шулай ук нигезсез рәвештә конкуренцияне чикләүгә ярдәм итүче нигезләмәләрне ачыклау максатында, муниципаль норматив хокукый актлар проектларының җайлау йогынтысын бәяләү (алга таба – актлар проектлары), муниципаль норматив хокукый актларга экспертиза үткәрү тәртибен (алга таба –  норматив хокукый актлар) билгели.

Җайга салу йогынтысын бәяләү Тукай муниципаль районы Башкарма комитетының эшчәнлеге өлкәсенә эшләнә торган акт проекты кергән структур бүлекчәсе тарафыннан башкарыла(алга таба – профильле бүлекчә).

Җайга салу йогынтысын бәяләү өлкәсендә вәкаләтле бүлекчә булып Тукай муниципаль районы Башкарма комитетының икътисад бүлеге (алга таба – вәкаләтле бүлекчә) тора. Вәкаләтле бүлекчә актлар проектларының җайга салу йогынтысын бәяләү һәм норматив хокукый актларга экспертиза үткәрүне норматив һәм методик тәэмин итүне гамәлгә ашыра.

Эшмәкәрлек һәм инвестиция эшчәнлеген гамәлгә ашыру мәсьәләләренә кагылышлы актлар проектларының җайга салу йогынтысын бәяләү һәм норматив хокукый актларга экспертиза ясау җирле үзидарә органнары тарафыннан «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль закон (алга таба – 131-ФЗ номерлы Федераль закон), «Татарстан Республикасы норматив хокукый актлары проектларының җайлау йогынтысын бәяләү, Татарстан Республикасы норматив хокукый актларында булган мәҗбүри таләпләрне билгеләү һәм куллануны бәяләү һәм Татарстан Республикасы норматив хокукый актларына экспертиза ясау турында» 2014 елның 7 мартындагы 14-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы, «Татарстан Республикасы норматив хокукый актлары проектларының җайга салу йогынтысын бәяләү  һәм Татарстан Республикасы норматив хокукый актларына экспертиза үткәрү тәртибен раслау турында» Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының  2012 елның 31 декабрендәге 1182 номерлы карары нигезендә үткәрелә.

 

 

 

 

Эшмәкәрлек һәм инвестиция эшчәнлеген гамәлгә ашыруга кагылышлы җирле әһәмияттәге түбәндәге мәсьәләләр буенча актлар проектларының җайга салу йогынтысы бәяләнергә тиеш:

  1. Тукай муниципаль районы халкын элемтә, җәмәгать туклануы, сәүдә һәм көнкүреш хезмәтләре белән тәэмин итү өчен шартлар тудыру;
  2. Тукай муниципаль районы халкының ялын оештыру һәм мәдәният оешмалары хезмәтләре белән тәэмин итү өчен шартлар тудыру;
  3. җирле традицион халык сәнгать иҗатын үстерү өчен шартлар тудыру, Тукай муниципаль районында халык сәнгать кәсепләрен саклауда, торгызуда һәм үстерүдә катнашу;
  4. авыл хуҗалыгы җитештерүен үстерүдә ярдәм итү, кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү өчен шартлар тудыру;
  5. Тукай муниципаль районы чикләрендә коррупциягә каршы тору чараларын гамәлгә ашыру;
  6. махсус икътисадый зона территориясендә муниципаль контрольне гамәлгә ашыру;
  7. Тукай муниципаль районы чикләрендә халыкка транспорт хезмәте күрсәтү өчен шартлар тудыру һәм халыкка транспорт хезмәте күрсәтүне оештыру.
  1. Актлар проектларының җайга салу йогынтысын бәяләү, әзерләнгән акт проектындагы нигезләмәләрнең җайга салу йогынтысы дәрәҗәсен исәпкә алып үткәрелә:
  1. җайга салу  йогынтысының югары дәрәҗәсе - акт проекты эшмәкәрлек һәм инвестиция эшчәнлеге өлкәсендә физик һәм юридик затлар өчен элек законнарда каралмаган бурычларны, тыюларны һәм чикләүләрне билгеләүче яки аларны билгеләүгә ярдәм итүче нигезләмәләрне, шулай ук эшмәкәрлек һәм инвестиция эшчәнлеге өлкәсендә физик һәм юридик затларның законнарда каралмаган чыгымнарын барлыкка китерүче нигезләмәләрне үз эченә ала;
  2. җайга салу йогынтысының уртача дәрәҗәсе - акт проекты эшмәкәрлек һәм инвестиция эшчәнлеге өлкәсендә физик һәм юридик затлар өчен элек законнарда каралган бурычларны, тыюларны һәм чикләүләрне үзгәртүче яисә аларны билгеләүгә ярдәм итүче нигезләмәләрне, шулай ук эшмәкәрлек һәм инвестиция эшчәнлеге өлкәсендә физик һәм юридик затларның законнарда каралган чыгымнарын арттыруга китерә торган нигезләмәләрне үз эченә ала;
  3. җайга салу йогынтысының түбән дәрәҗәсе - акт проекты әлеге пунктның 1 һәм 2 пунктчаларында каралган нигезләмәләрне үз эченә алмый, әмма әлеге Нигезләмә нигезендә җайга салу йогынтысы бәяләнергә тиеш.
  1. Муниципаль актлар проектларының җайга салу йогынтысын бәяләү түбәндәгеләргә үткәрелми:
  • җирле әһәмияттәге мәсьәләләргә караган салымнар, җыемнар һәм тарифлар билгеләүче муниципаль норматив хокукый актлар проектлары;
  • халык тыңлауларына чыгарылырга тиешле муниципаль норматив хокукый актлар проектлары;
  • дәүләт серен тәшкил итүче мәгълүматларны үз эченә аган муниципаль норматив хокукый актлар проектлары;
  • конфиденциаль характердагы мәгълүматлар булган яки мондый норматив хокукый актларны федераль һәм төбәк законнарына туры китерү максатында гына муниципаль норматив хокукый актларга үзгәрешләр кертүгә юнәлтелгән  муниципаль актлар проектлары;

- табигый һәм техноген характердагы гадәттән тыш хәлләрнең барлыкка килүенә (яки) бетерү, кризис ситуацияләренә юл куймау һәм террорчылык актларын кисәтү максатында һәм (яки) аларның нәтиҗәләрен бетерү өчен эшләнгән муниципаль норматив хокукый актлар проектлары.

  1. Норматив хокукый актларга экспертиза (алга таба - экспертиза) норматив хокукый актларга экспертиза үткәрүнең еллык планнары нигезендә вәкаләтле бүлекчә тарафыннан үткәрелә.
  2. Норматив хокукый актка экспертиза үткәрү өчен нигез булып Тукай муниципаль районы Башлыгының эшмәкәрлек, инвестиция эшчәнлеге өлкәсендә иҗтимагый оешмаларның, кулланучылар берләшмәләренеӊ, үз-үзен көйләүче оешмаларның, фәнни-эксперт оешмаларының, җирле үзидарә органнарының йөкләмәләре яки күрсәтмәләре, профильле бүлекчәнең эшмәкәрлек һәм инвестиция эшчәнлеге өлкәләрендә проблемалар булуны  мөстәкыйль ачыклавы, шул исәптән түбәндәгеләр нәтиҗәсендә:
  1. норматив хокукый актларга мониторинг, шул исәптән муниципаль максатчан программаларны гамәлгә ашыруга мониторинг;
  2. муниципаль берәмлекнең социаль-икътисади торышына мониторинг;
  3. җирле үзидарә органнарына, эшмәкәрлек, инвестиция эшчәнлегенең билгеле бер өлкәсендә проблема барлыгын раслап, гражданнар һәм оешмалардан күп тапкырлар мөрәҗәгатьләр килү.
  1. Экспертиза түбәндгеләр мөнәсәсбәтендә үткәрелә:
  1. норматив хокукый актлар, аларның җайга салу йогынтысын бәяләгәндә югары дәрәҗәдә җайга салу йогынтысы билгеләнгән һәм алар үз көченә кергән мизгелдән кимендә 3 ел вакыт узган;
  2. акт проектын эшләү стадиясендә җайга салу йогынтысы бәяләнмәгән һәм алар үз көченә кергән мизгелдән кимендә 1 ел вакыт узган, аларга экспертиза үткәрү турында Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнарыннан, җирле үзидарә органнарыннан, эксперт оешмаларыннан, эшчәнлекләренең максаты эшмәкәрлек эшчәнлеге субъектлары мәнфәгатьләрен яклау булган оешмалардан, җайга салу йогынтысын бәяләүдә хезмәттәшлек турында килешүләр төзелгән оешмалардан, шулай ук башка затлардан нигезле тәкъдимнәр килгән норматив хокукый актлар.
  1. Дәүләт серен тәшкил итүче мәгълүматлар яки конфиденциаль характердагы мәгълүматларны үз эченә алган, шулай ук табигый һәм техноген характердагы гадәттән тыш хәлләрнең барлыкка килүенә юл куймау (яки) бетерү, кризис ситуацияләре һәм террорчылык актларын кисәтү һәм (яки) аларның нәтиҗәләрен бетерү максатында эшләнгән норматив хокукый актларга экспертиза үткәрелми.
  2.  Актлар проектларының җайга салу йогынтысын бәяләү һәм норматив хокукый актларга экспертиза ясау өчен интернет мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә рәсми сайт булып Тукай муниципаль районының рәсми сайты тора (алга таба – рәсми сайт).  ­

2 бүлек. Муниципаль норматив хокукый актлар проектларының җайга салу йогынтысын бәяләүне үткәрү

  1. Акт проектының җайга салу йогынтысын бәяләүне үткәрү этаплары булып тора:
  1. профильле бүлекчәгә җайга салу йогынтысын бәяләү өчен акт проекты һәм аңа җыелма хисапны юнәлтү;
  2. акт проекты һәм җыелма хисап буенча ачык консультацияләр үткәрү;
  3. акт проектының җайга салу йогынтысын бәяләү турында эксперт нәтиҗәсе әзерләү;
  4. эшләүчегә җайга салу йогынтысын бәяләү турында бәяләмә юнәлтү.

1 һәм 4 этаплар, әгәр дә эшләүче һәм профильле бүлекчә бер үк бүлекчә булса, гамәлгә ашырылмый.

  1. Җайга салу йогынтысын бәяләү методологиясе вәкаләтле бүлекчә тарафыннан раслана.
  2. Җыелма хисапта түбәндәге мәгълүматлар булырга тиеш:
  1. акт проектының җайга салу йогынтысы дәрәҗәсе;
  2. муниципаль көйләү хәл итүгә юнәлтелгән проблеманы, аның сәбәпләрен, динамикасын тасвирлау һәм проблеманың вакыт эчендә үсешен фаразлау;
  3. хәзерге вакытта муниципаль көйләү гамәлгә ашырыла торган норматив хокукый актлар яки аларның аерым нигезләмәләре;
  4. проблеманы бетерү (тискәре йогынтыны киметү) вариантлары, шул исәптән хокук куллану практикасын камилләштерү, шулай ук норматив хокукый актларны эшләү, үзгәртү яки гамәлдән чыгару юлы белән;
  5. муниципаль көйләү максатлары;
  6. муниципаль көйләү юнәлтелгән эшмәкәрлек, инвестиция эшчәнлеге субъектлары төркеменең характеристикасы;
  7. җирле үзидарә органнарының яңа функцияләре, вәкаләтләре, бурычлары һәм хокуклары яки аларның үзгәрүе турында мәгълүмат, шулай ук аларны гамәлгә ашыру тәртибе;
  8. муниципаль бюджетның, эшмәкәрлек һәм инвестиция эшчәнлеге субъектларының билгеләнгән бурычларны яки чикләүләрне үтәү яки мондый бурычларның яки чикләүләрнең эчтәлеген үзгәртү кирәклеге белән бәйле чыгымнарын (мөмкин булган керемнәрен) бәяләү;
  9. ачыкланган проблеманың торышын, көйләү өлкәсендә проблеманы анализлау вакытына әлеге индикаторларның зурлыкларын һәм индикаторларның күрсәткечләре турында мәгълүмат чыганакларын чагылдырган муниципаль көйләү максатларына ирешүне мониторинглау индикаторлары (күрсәткечләре);
  10. акт проектының файдасын һәм чыгымнарын җентекләп тасвирлау: йогынты ясалачак социаль төркемнәр, икътисади секторлар, территорияләр; көтелгән тискәре һәм уңай йогынты, тиешле йогынтының сыйфатлы тасвирламасы һәм, мөмкин булса, аның санлы бәясе, шулай ук тиешле йогынты чоры (кыска, уртача яки озак вакытлы);
  11. норматив хокукый акт кабул итү белән бәйле куркынычларны һәм чыгымнарны бәяләү;
  12. норматив хокукый акт кабул итү белән бәйле көтелгән нәтиҗәләр, куркынычлар һәм чикләүләр.
  13. акт проектының үз көченә керү датасы;
  14. көйләү максатына ирешүнең сайланган ысулының нәтиҗәлелеген контрольдә тоту ысулларын тасвирлау;
  15. көйләү максатларына ирешү өчен кирәкле оештыру-техник, методологик, мәгълүмати һәм башка чаралар;
  16. хәбәрнамәне урнаштыру, мондый урнаштыру белән бәйле рәвештә тәкъдимнәр бирү сроклары турында мәгълүмат;
  17. башка мәгълүматлар, алар, эшләүче фикеренчә, тәкъдим ителгән көйләүнең нигезлелеген бәяләргә мөмкинлек бирә.

Җыелма хисапның типлаштырылган формасы вәкаләтле бүлекчә тарафыннан раслана.

 

3 бүлек. Муниципаль норматив хокукый актлар проектлары буенча ачык консультацияләр үткәрү

Муниципаль норматив хокукый акт һәм җыелма хисап проекты буенча ачык консультацияләр үткәрү турында (бастырып чыгару чыганагын күрсәтеп) түбәндәге органнарга һәм оешмаларга хәбәр итәргә киңәш ителә: муниципаль берәмлек территориясендә эшләүче, эшмәкәрлек һәм инвестиция эшчәнлеге субъектлары мәнфәгатьләрен яклау максаты белән эшчәнлек алып баручы органнар һәм оешмалар; эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча Татарстан Республикасы Башлыгы (Рәисе) каршындагы вәкаләтле вәкил - Татарстан Республикасы Рәисе ярдәмчесе; проблеманың эчтәлегеннән, максатыннан һәм көйләү предметыннан чыгып, җәмәгать консультацияләренә җәлеп итү максатка ярашлы булган башка кешеләр.

  1. Ачык консультацияләр үткәрү өчен профильле бүлекчә рәсми сайтта белдерү, акт проекты һәм җыелма хисап урнаштыра.
  2. Хәбәрнамә профильле бүлекчә җитәкчесе (яки аның урынбасары) тарафыннан имзалана һәм үз эченә ала:
  1. актның төре, исеме һәм үз көченә керүнең планлаштырылган срогы;
  2. хәбәрнамә урнаштыру белән бәйле рәвештә эшләүче тарафыннан тәкъдимнәр кабул итү срогы һәм аларны тәкъдим итүнең иң уңайлы ысулы.
  1. Профильле бүлекчә хәбәрнамә урнаштыру белән бәйле рәвештә, билгеләнгән срокка килгән барлык тәкъдимнәрне карарга һәм аларны исәпкә алу яки кире кагу сәбәпләре турында мәгълүмат күрсәтеп, тәкъдимнәр җыелмасын төзергә тиеш, ул профильле бүлекчә җитәкчесе тарафыннан имзалана.
  2. Җайга салу йогынтысы түбән дәрәҗәдә булган актлар проектлары буенча ачык консультацияләр үткәрү срогы 5 календарь көн, җайга салу йогынтысы уртача дәрәҗәдә - 20 календарь көн, җайга салу йогынтысы югары дәрәҗәдә булганда 30 календарь көн тәшкил итә.
  3. Ачык консультацияләрнең максатлары булып тора:
  1. акт проектының максатларының адекватлыгын, максатларга ирешү срокларын, аларга ирешү күрсәткечләрен раслау;
  2. акт проектында эшмәкәрлек, инвестиция эшчәнлеге субъектлары өчен артык административ һәм башка чикләүләр һәм бурычлар кертүче яки аларны кертүгә китерүче нигезләмәләрне ачыклау;
  3. эшмәкәрлек, инвестиция эшчәнлеге субъектларының, муниципаль берәмлек бюджетының нигезсез чыгымнары барлыкка килүгә китерүче нигезләмәләрне ачыклау;
  4. эшмәкәрлек, инвестиция эшчәнлеге субъектлары өчен дә, гомумән җәмгыять өчен дә, акт проектының файдасын һәм чыгымнарын бәяләүне, шулай ук акт проектының максатларына ирешмәү куркынычларын төгәлләү;
  5. норматив хокукый актны кертүнең алдагы вакытка нәтиҗәләрен бәяләү.
  1. Акт проекты буенча ачык консультацияләр үткәрү нәтиҗәләре буенча профильле бүлекчә тарафыннан акт проектының җайга салу йогынтысын бәяләү турында бәяләмә әзерләнә, ул үз эченә алырга тиеш:
  1. ачык консультацияләр нәтиҗәләре буенча тулыландырылган җыелма хисапны;
  2. акт проекты буенча тәкъдимнәр җыклмасын.
  1. Бәяләмәгә профильле бүлекчә җитәкчесе яки аның урынбасары кул куя һәм  имзаланганнан соң 5 эш көне эчендә рәсми сайтта урнаштырыла.

4 бүлек. Җайга салу йогынтысын бәяләү нәтиҗәләрен куллану тәртибе

  1. Муниципаль норматив хокукый акт проектының җайлау йогынтысын бәяләү турында бәяләмә һәм аның буенча ачык консультацияләрдә катнашучылардан килгән тәкъдимнәр җыелмасы, ачык консультацияләр тәмамланган көннән алып 10 календарь көннән дә соңга калмыйча, профильле бүлекчә тарафыннан әлеге проектны эшләүчегә һәм вәкаләтле бүлекчәгә җибәрелә.
  2. Ачык консультацияләр нәтиҗәләре буенча, әгәр проектта әлеге Нигезләмәнең 1 пунктында күрсәтелгән нигезләмәләр ачыкланган очракта, эшләүче акт проектын әзерләүдән баш тарту яки аны эшләп бетерү турында карар кабул итә.

Акт проектын әзерләүдән баш тарту яки аны эшләп бетерү турында карар кабул ителгән очракта, эшләүче җайга салу йогынтысын бәяләү турында бәяләмә һәм акт проекты буенча тәкъдимнәр җыелмасын алганнан соң, 15 календарь көннән дә соңга калмыйча, рәсми сайтта тиешле мәгълүмат урнаштыра.

Акт проектында әлеге Нигезләмәнең 1 пунктында күрсәтелгән нигезләмәләр ачыкланмаган очракта,эшләүче акт проектының йомгаклау редакциясен, шулай ук акт проекты буенча ачык консультацияләрдә катнашучылардан килгән тәкъдимнәр җыелмасында булган тәкъдимнәрне исәпкә алу яки кире кагу сәбәпләре турында мәгълүматны, җайга салу йогынтысын бәяләү турында бәяләмә һәм акт проекты буенча тәкъдимнәр җыелмасын алганнан соң, 15 календарь көннән дә соңга калмыйча әзерли.

  1. Эшләүче, акт проекты буенча җайга салу йогынтысын бәяләү турында бәяләмә һәм тәкъдимнәр җыелмасын алганнан соң, 20 календарь көннән дә соңга калмыйча, эшләүче вәкаләтле бүлекчәгә акт проектының йомгаклау редакциясе күчермәсен, шулай ук акт проекты буенча ачык консультацияләрдә катнашучылардан алынган тәкъдимнәр җыелмасында булган тәкъдимнәрне исәпкә алу яки кире кагу сәбәпләре турында мәгълүмат җибәрә.
  2. Вәкаләтле бүлекчә акт проектының йомгаклау редакциясе күчермәсен, шулай ук акт проекты буенча ачык консультацияләрдә катнашучылардан килгән тәкъдимнәрне исәпкә алу яки кире кагу сәбәпләре турында мәгълүматны алганнан соң, 5 эш көненнән дә соңга калмыйча, вәкаләтле орган әлеге документларны, шулай ук җайга салу йогынтысын бәяләү турында бәяләмә күчермәсен һәм тәкъдимнәр җыелмасы күчермәсен рәсми сайтта урнаштыра.

5 бүлек. Муниципаль норматив хокукый актларга экспертиза үткәрү

Экспертиза эшмәкәрлек һәм инвестиция эшчәнлеге субъектлары катнашучы булган яки була алган мөнәсәбәтләрне көйләүче муниципаль норматив хокукый актларга карата үткәрелә.

Муниципаль хокукый актларга экспертиза үткәрү методологиясе вәкаләтле бүлекчә тарафыннан раслана.

Муниципаль норматив хокукый актларга экспертиза үткәрү этаплары булып тора:

  1. вәкаләтле орган тарафыннан раслана торган планны формалаштыру. Планга муниципаль норматив хокукый актның нигезләмәләре эшмәкәрлек һәм инвестиция эшчәнлеген гамәлгә ашыруны нигезсез кыенлаштыра торган шартлар тудырырга мөмкинлеген күрсәтүче мәгълүматлар булган муниципаль норматив хокукый актлар кертелә.
  2. ачык консультацияләр үткәрү, эшмәкәрлек һәм инвестиция эшчәнлеген гамәлгә ашыруны нигезсез кыенлаштыра торган нигезләмәләр булу предметына муниципаль норматив хокукый актны тикшерү һәм экспертиза турында нигезләнгән бәяләмә төзелә.
  3.  вәкаләтле орган тарафыннан тикшерү нәтиҗәләре буенча бәяләмә әзерләү.
  4. бәяләмәне, экспертиза барышында килеп чыккан бәхәсле мәсьәләләр буенча фикер каршылыкларын җайга салу документлары белән бергә, әгәр алар булса, сайтта урнаштыру.

Экспертиза үткәрү тәртибен регламентташтыручы муниципаль норматив хокукый актта экспертиза турында бәяләмәдә булган нәтиҗәләрне исәпкә алу механизмнарын (нәтиҗәләр мәгълүматларын мәҗбүри исәпкә алу, экспертиза барышында килеп чыккан бәхәсле мәсьәләләр буенча фикер каршылыкларын җайга салуның махсус процедураларын яки башка механизмнарны) беркетергә киңәш ителә.

Экспертиза нәтиҗәләре буенча вәкаләтле орган муниципаль норматив хокукый актта эшмәкәрлек һәм инвестиция эшчәнлеген гамәлгә ашыруны нигезсез кыенлаштыра торган нигезләмәләр ачыкланган очракта, муниципаль норматив хокукый актны кабул иткән җирле үзидарә органына муниципаль норматив хокукый актны яисә эшмәкәрлек һәм инвестиция эшчәнлегены алып баруны нигезсез кыенлаштыра торган аерым нигезләмәләрене гамәлдән чыгару яки үзгәртү турында тәкъдим кертә..

6 бүлек. Норматив хокукый актка экспертиза үткәрү планын әзерләү

Планны бер елга расларга һәм рәсми сайтта урнаштырырга киңәш ителә.

Планда күрсәтелә:

  1. норматив хокукый актның исеме һәм реквизитлары;
  2.  көйләүче органның, хокукый актны эшләүне гамәлгә ашыручы бүлекчәнең исеме;
  3. норматив хокукый актка экспертиза турында бәяләмә проектын тәкъдим итү срогы;
  4. норматив хокукый актка экспертиза, шул исәптән ачык консультацияләр үткәрү срогы.
  1. Вәкаләтле бүлекчә, агымдагы ел тәмамлануга кадәр 4 айдан да соңга калмыйча, рәсми сайтта планны формалаштыру максатында, тәкъдимнәр җыю турында хәбәрнамә урнаштыра.
  2. Тәкъдимнәр җыю срогы хәбәрнамә урнаштырылган мизгелдән 45 календарь көннән артмый.
  3. Тәкъдимнәр җыю сроты тәмамланган көннән 5 эш көненнән дә соңга калмыйча, вәкаләтле бүлекчә норматив хокукый актларны киләсе елга планга кертү буенча килгән барлык тәкъдимнәрнең җыелмасын төзи һәм ачык консультацияләр максатында аны рәсми сайтта урнаштыра.
  4. Планга тәкъдимнәр җыеслмасы буенча ачык консультацияләр срогы 30 календарь көннән дә ким түгел.
  5. Ачык консультацияләр нәтиҗәләре буенча вәкаләтле бүлекчә киләсе елга план төзи һәм раслый.

План, рәсми расланган көннән алып 5 эш көненнән дә соңга калмыйча,  сайтта урнаштырылырга тиеш.

7 бүлек. Норматив хокукый актларга экспертиза нәтиҗәләре турында бәяләмә әзерләү

  1. Норматив хокукый актларга экспертиза нәтиҗәләре турында бәяләмә һәм аның проекты түбәндәге мәгълүматларны үз эченә ала:
  1. норматив хокукый актның төп реквизитлары;
  2. норматив хокукый актны кабул иткән һәм (яки) аның компетенциясенә һәм вәкаләтләренә тикшерелә торган иҗтимагый мөнәсәбәтләр өлкәсе карый торган органның исеме;
  3. акт проектының җайга салу йогынтысын бәяләү нәтиҗәләре турында мәгълүмат (ул үткәрелгән очракта);
  4. каралган норматив хокукый актның һәм аның аерым нигезләмәләренең гамәлдә булу срогы;
  5. мәнфәгатьләре норматив хокукый акт белән билгеләнгән көйләү (алга таба - көйләү) кагылган затлар даирәсе;
  6. проблеманы чишү дәрәҗәсен бәяләү һәм аңа бәйле тискәре эффектларны көйләү хисабына бетерү;
  7. әлеге норматив хокукый актны гамәлгә ашырудан кергән чыгымнарны һәм керемнәрне бәяләү;
  8. көйләүнең уңай һәм тискәре нәтиҗәләрен бәяләү;
  9. билгеләнгән көйләү максатларына һәм  күрсәткечләренә ирешүнең нәтиҗәлелеген бәяләү;
  10. норматив хокукый актта эшмәкәрлек, инвестиция һәм (яки) башка эшчәнлек алып баруны нигезсез кыенлаштыра торган нигезләмәләр булуы турында мәгълүмат;
  11. эшмәкәрлек һәм инвестиция эшчәнлеген гамәлгә ашыруны нигезсез кыенлаштыра торган нигезләмәләрне бетерү һәм гамәлдәге көйләүнең нәтиҗәлелеген арттыру ысуллары турында тәкъдимнәр;
  12. көйләүнең фактик йогынтысын бәяләргә мөмкинлек бирүче башка мәгълүматлар.
  1. Норматив хокукый актка экспертиза нәтиҗәләре турында бәяләмә проекты профильле бүлекчә тарафыннан әзерләнә һәм вәкаләтле бүлекчәгә җибәрелә.

Ачык консультацияләр үткәрү өчен, вәкаләтле бүлекчә рәсми сайтта аларны үткәрү турында хәбәрнамә, экспертиза үткәрелә торган норматив хокукый актны урнаштыра.

  1. Хәбәрнамәдә шул исәптән ачык консультацияләр үткәрү срогы һәм ачык консультацияләрдә катнашучыларның үз фикерләрен  җибәрү ысулы булырга тиеш.
  2. Муниципаль норматив хокукый актларга экспертиза кысаларында ачык консультацияләр үткәрү срогы 20 көннән ким һәм 30 көннән артык була алмый.
  3. Вәкаләтле бүлекчә ачык консультацияләр нәтиҗәләре буенча килгән барлык тәкъдимнәрне карарга һәм аларның исәпкә алынуы яки кире кагу сәбәпләре турында мәгълүмат күрсәтеп, тәкъдимнәр җыелмасын төзергә тиеш.

Ачык консультацияләр үткәрү нәтиҗәләре буенча вәкаләтле бүлекчә норматив хокукый актларга экспертиза нәтиҗәләре турында бәяләмәләр әзерли.

  1. Норматив хокукый актларга экспертиза нәтиҗәләре турында бәяләмәләргә вәкаләтле бүлекчә башлыгы кул куя һәм,  имзаланганнан соң 5 эш көненнән дә соңга калмыйча, рәсми сайтта урнаштырылырга тиеш.
  2. 8 бүлек. Экспертиза нәтиҗәләрен куллану тәртибе
  3. Экспертиза нәтиҗәләре буенча вәкаләтле орган муниципаль норматив хокукый актта эшмәкәрлек һәм инвестиция эшчәнлеген гамәлгә ашыруны нигезсез кыенлаштыра торган нигезләмәләр ачыкланган очракта, муниципаль норматив хокукый актны кабул иткән җирле үзидарә органына муниципаль норматив хокукый актны яисә эшмәкәрлек һәм инвестиция эшчәнлегены алып баруны нигезсез кыенлаштыра торган аерым нигезләмәләрене гамәлдән чыгару яки үзгәртү турында тәкъдим кертә.
  4. Имзаланганнан соң 10 эш көне эчендә норматив хокукый актка экспертиза нәтиҗәләре турында бәяләмә профильле бүлекчәгә җибәрелә. Экспертиза нәтиҗәләре буенча вәкаләтле бүлекчә муниципаль норматив хокукый актларга үзгәрешләр кертү буенча муниципаль берәмлек башлыгы адресына тәкъдимнәр җибәрә ала.
pdf
Скачать текст
PDF, 7.93 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International