КАРАР
«Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлегендә территориаль иҗтимагый үзидарәне оештыру тәртибе турында
2003 елныӊ 6 октябрендәге «Россия Федерациясендә җирле үзидарәне оештыруныӊ гомуми принциплары турында» 131-ФЗ санлы Федераль закон нигезендә, Тукай муниципаль районында яшәүчеләрнең җирле үзидарәне гамәлгә ашыруда катнашу хокукларын тәэмин итү, Тукай муниципаль районында территориаль иҗтимагый үзидарәне гамәлгә ашыру өчен хокукый һәм оештыру нигезен булдыру максатында, муниципаль берәмлек Советы
КАРАР БИРДЕ:
1. «Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлегендә территориаль иҗтимагый үзидарәне оештыру һәм гамәлгә ашыру тәртибен кушымтадагыча расларга.
2. Әлеге карарны Тукай муниципаль районыныӊ рәсми сайтында (http://tukay.tatarstan.ru) һәм Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматыныӊ рәсми порталында урнаштырырга (http://pravo.tatarstan.ru).
3. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны законлылык, хокук тәртибе, милли мәсьәләләр һәм халык куркынычсызлыгы буенча даими комиссиягә йөкләргә.
Совет Рәисе Ф.М. Камаев