КАРАР      7 май 2020 ел      №40.12 «Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районында муниципаль хезмәт турында нигезләмәне раслау хакында» Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Советының 2019 елның 22 февралендәге вн/1 номерлы карарына үзгәрешләр кертү турында

КАРАР

     7 май 2020 ел                                                            №40.12

«Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районында муниципаль хезмәт турында нигезләмәне раслау хакында» Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Советының 2019 елның 22 февралендәге вн/1 номерлы карарына үзгәрешләр кертү турында

 

 

«Россия Федерациясе Хезмәт Кодексына хезмәт эшчәнлеге турында мәгълүматларны электрон рәвештә формалаштыру өлешендә үзгәрешләр кертү хакында» 2019 елның 16 декабрендәге 439-ФЗ номерлы, «Коррупциягә каршы тору турында Россия Федерациясе законнарын камилләштерү максатында Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү хакында» 2019 елның 16 декабрендәге 432-ФЗ номерлы Федераль законнар, «Муниципаль хезмәт турында Татарстан Республикасы кодексы» 2013 елның 25 июнендәге 50-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы нигезендә муниципаль берәмлек Советы

 

КАРАР БИРДЕ:

 

1. «Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районында муниципаль хезмәт турында нигезләмәне раслау хакында» Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Советының 2019 елның 22 февралендәге вн/1 номерлы карарына түбәндәге үзгәрешләрне кертергә:

1.1. 8 статьяныӊ 8.22 пунктында «һәм хезмәт кенәгәсенә» сүзләрен «хезмәт кенәгәсенә һәм (яки) хезмәт эшчәнлеге турында мәгълүматларга» дигән сүзләргә алыштырырга;

1.2. 12 статьяны яӊа редакциядә бәян итәргә:

«Муниципаль хезмәткәр Россия Федерациясе Хезмәт кодексы, Россия Федерациясенеӊ, Татарстан Республикасыныӊ муниципаль хезмәт турында законнары, «Коррупциягә каршы тору турында» Федераль закон, Тукай муниципаль районы уставы, муниципаль хокукый актлар, хезмәт шартнамәсе (контракт) белән билгеләнгән чикләүләрне һәм тыюларны үтәргә тиеш.»;

1.3. 29 статьяныӊ 29.2 пунктын яӊа редакциядә бәян итәргә:

- «29.2. Муниципаль хезмәткәр әлеге нигезләмәнең 12 һәм 15 статьяларында каралган хокук бозулар кылган очракларда, ышаныч югалу сәбәпле, муниципаль хезмәттән азат ителергә тиеш.»

- 1.4. 29 статьяныӊ 29.2 пунктын яӊа редакциядә бәян итәргә:

- «29.3. Әлеге нигезләмәнең 12, 15 һәм 28 статьяларында каралган шелтә белдерү эшкә алучы вәкиле (эш бирүче) тарафыннан түбәндәгеләр нигезендә кулланыла:

1) коррупцион һәм башка хокук бозуларны профилактикалау буенча тиешле муниципаль органның кадрлар хезмәте бүлекчәсе (алга таба - хокук бозуларны профилактикалау буенча кадрлар хезмәте бүлекчәсе) үткәргән тикшерү нәтиҗәләре турында доклад;

2) тикшерү нәтиҗәләре турында доклад комиссиягә җибәрелгән очракта, муниципаль хезмәткәрләрнең хезмәт тәртибе таләпләрен үтәү һәм мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу буенча комиссия тәкъдимнәре;

2.1) коррупцион хокук бозуларны профилактикалау буенча кадрлар хезмәте бүлекчәсенеӊ коррупцион хокук бозу турында доклады, анда аны башкаруның факттагы шартлары бәян ителә, һәм муниципаль хезмәткәрнең бары тик аның ризалыгы белән генә һәм коррупцион хокук бозу фактын тану шарты белән муниципаль хезмәткәрнең язма аңлатмасы (ышаныч югалуга бәйле рәвештә, эштән азат итү рәвешендә җәза кулланудан тыш);

3) муниципаль хезмәткәр аңлатмалары;

4) башка материаллар.».

1.5. 30 статьяныӊ 4 пунктын түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

4) муниципаль хезмәткәрләрнең хезмәт кенәгәләрен һәм (яки) хезмәт эшчәнлеге турында мәгълүматларны алып бару.

2. Әлеге карарны Тукай муниципаль районыныӊ рәсми сайтында (http://tukay.tatarstan.ru), Татарстан Республикасы рәсми хокукый порталында (http://pravo.tatarstan.ru) урнаштырырга.

3. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны законлылык, хокук тәртибе, милли мәсьәләләр һәм халык куркынычсызлыгы буенча даими комиссиягә йөкләргә.

 

 

 

Муниципаль берәмлек Башлыгы,

Совет Рәисе                                                                                                   Ф.М. Камаев

 

 

 

 

 

 

 

 

pdf
Скачать текст
PDF, 2.02 Мб

Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International