Зөхрэ Сәхәбиева - жырчы, Татарстаннын халык артисты

- Зөһрә ханым, “иҗат” сүзе астында Сез нәрсә аңлыйсыз?

- Минем аңлавымча, иҗат-халкыбызның рухый казанышын- милли моңын буыннардан буыннарга җиткерү, татар җырының гомерен озайту. Сүз дә юк, авыр хезмәт. Уйлап баксаң, синең кулыңда сәнгать кенә түгел, милләт язмышы да, чөнки милләтне талантлар күтәрә. Миллилек тәрбияләүдә иҗатның әһәмияте искиткеч зур.

- Сез кайчан беренче мәртәбә җырладыгыз һәм Сезнең гаиләдә җырлаучылар бар идеме?

- Без гаиләдә 5 кыз үстек. Апаларымның барысының да тавышы бар иде, өлкәне Мәхтүрә апам авых сәхнәсендә дә еш чыгыш ясады, әмма берсе дә сәнгать юлын сайламадылар. Мин күп кенәкөйләрне шул өлкән апамнан оттым. Сәкегә менеп утырам да җыр сузам. Күршеләр: “Кара әле, көйне белә бит,”- дип сокланып бот чабалар. Моны ишетеп: “Нәрсә була икән соң ул көй?”- дип аптырыйм. Минем беренче сәхнәм шул өйдәге сәкебез, күңелемне үстергән тәүге тамашачыларым – авылдашларым булды. Әнием мәкальләр, әйтемнәр белән сөйләшергә ярата, тавышы бик матур иде. Тукай шигырьләрен, мөнәҗәтләр көйләп йөрер иде. Икенче “сәхнәм” – кибеттәге өстәл өсте иде.Әни белән кибеткә килсәм, сатучы апа шаяртып куркыта иде: ”Зөһрә әгәр җырламасаң, сиңа берни дә бирмим”.

-Зинһар өчен, Үзегезнең туган ягыгыз турында сөйләсәгез иде.

- Безнең Салих-Тукай авылы урман куенына сыенып утырган. Бу кечкенә генә авылны йөзьяшәр имән-наратлар арасыннан эзләп табуы да кыен. Мин урманнан курыкмый идем. Карлыган, миләш, шомырт урман тулы. Шуңа күрә бакчада андый агачлар үстермәдек тә. Мин урманны сердәш иттем. Тукай “Шүрәле”се кереп югалырдай калын урманнарны, теш камаштырырлык салкын саф сулы чишмәләре белән данлыклы ул минем туган ягым. Минем әти-әнием бик диндар кешеләр иде. Икесе дә мәдрәсә тәмамлап, Коръән Кәримне төп нөсхәсендә укыганнар. Гарәпчә дә яхшы аңлыйлар иде. Әти - әниемнең сөйләве буенча , безнең нәселнең дүрт буынында укымышлы муллалар булган. Әти 1906 нчы елда туып, үсмерлек чорында революцияне дә , граңданнар сугышын газапларын да кичерә. Бөек Ватан сугышында да катнаша. Әнигә килсәк, ул карар күзгә гади генә бер авыл кызы булса да, тавышының искиткеч моңы белән таң калдыра иде. Ана буларак та ул безне, биш кызын да атага, гомумән, ир-атка хөрмәт, ихтирам белән карарга , күндәм һәм сабыр булырга өйрәтте.

- Һәм менә, әти – әниегезнең һәм авылдашларыгызның хәер-фатыйхасын алып, Сез башкалага юл алдыгыз...

-Әйе, 10 нчы классны тәмамлагач Казанга киттем һәм медицина училищесына укырга кердем. Максатым изгедән, фельдшерлыкка укып кайтып әти-әниемне дәвалау. Яхшы укыдым. Медицина институтына читтән торып укырга керергә уйладым.

- Сезнең музыкыга килү юлыгыз озак булдымы...

- Миңа профессиональ җырчы булу өчен күп каршылыклар аша үтәргә туры килде. Дәрвишләр бистәсендәге мәдәният йортында танылган композитор, концертмейстр Рәис Сафиуллин җитәкли торган үзешчән коллективка йөри башладым. Тавышыма игътибар итеп, бераз акча да эшләрсең дип, мине чын артистлар белән бергә җәйге каникул вакытында гастрольләргә алып чыкты. Рәис абыйның: “Зөһрә, синеке кебек моңлы тавыш сирәк. Сиңа һичшиксез укырга кирәк,”- дигән сүзләре минем язмышымны 180 градуска үзгәртеп тә куйды.

- Беренче тыңлаудан ук Сезгә консерваториягә укырга керергә киңәш бирәләр, шул дөресме?

- Әйе. Бу вакытта инде мин училищены тәмамлап, 15 нче шәһәр больницасында шәфкать  туташы булып эшли идем. Миндә консерватриядә уку теләге туды. Беркөнне төнге дежурлыктан кайткач, киттем консерваториягә, тыңланып карарга. Профессорлар В.Вбронов, һәм  М.Кольцов тыңладылар. Баянсыз – нисез М.Мазунов һәм М.Мозаффаров иҗат иткән “Туган як” дигән җырны җырладым. Өченче куплетын җырлаганда тавышым бетте. Укытучылар бер-берсенә караштылар да: “Без сиңа консерваториягә керергә киңәш итмибез. Синең тавышың халыкчан, ә бездә андый белем бирүчеләр юк,” –диделәр.

- Һәм Сез, үпкәләмичә, барыбер консерваториягә укырга керергә хәл иттегезме ...

- И,и, күңелем төште дә соң инде. Тавышым беткәнгә алмадылар дип, елый-елый кайтып китсәм дә, үҗәтләнеп, барыбер докуметларымны шунда илтеп бирдем. Имтиханнарда ике турны да уңышлы уздым. Бәхеткә каршы, җырларымны Нәҗип Җиһанов үзе тыңлады. “Сезнең тавыш – милли тавыш. Бездә андый бүлек юк. Шулай да эксперимент рәвешендә кабул итәбез,” – диде. Икееллык әзерләү курсына ике генә кеше алдылар, берсе – мин, икенчесе – Хәйдәр Бегичев иде. Әзерлек курсларын бер елда тәмамлап төп группада укуыбызны дәвам иттек. Ректор минем турыда аталарча кайгыртты. Сәләтле гади авыл егетләренә һәм кызларына карата бик игътибарлы булды. Аның олы йөрәклелеге һәм кайгыртучанлыгы турында минем хәтеремдә бик күп эпизодлар саклана. Минем “эксперимент”тан соң милли тавышлы башка җырчыларны укырга кабул иттеләр. Ә бер елдан соң консерваториядә махсус татар музыкасы факультеты ачылды.

- Консерваториядән соң Сезнең үз тавышыгыз сакланып калдымы, әллә “боздылармы”?

- Укытучым профессор Зөләйха Гатаулла кызы Хисматуллинага бик рәхмәтлемен. Ул минем табигый тавышымны бозмый үстерергә, саклап калырга ярдәмләште.

- Медицинадан китүегезгә үкенмисезме?

- Юк. Җыр-моң тулы күңелем мине сәхнәгә тартты. Шәфкать туташы һөнәренә гомерем буена тугрылыклы булып калдым. Өйдә дә, группадашларымның  да “ашыгыч ярдәм” туташы булдым.

- Сез Хәйдәр Бегичев белән ничек таныштыгыз? Беренче тәэсирләрегез белән уртаклашыгыз әле, зинһар.

- Булачак җәмәгатем Хәйдәр Бегичев белән бергә укыдык. Ул инде армиядән соң. Күз төшәрлек чибәр үзе – озын мәһабәт гәүдәле, кара бөдрә чәчле, көчле спортчы, штангачы. Хәйдәр төс-кыяфәте белән дә, тавышы белән дә башкалардан аерылып тора. Беренче карашка буй җитмәс, һавалы кебек тоелса да, Хәйдәр бик тыйнак, эчкерсез иде. Күзләре моңсу, аз сүзле бу егет минем белән сөйләшкәндә ничектер ачылып китә, үзен борчыган эч серләре белән уртаклаша иде. Дуслык җепләре мәхәббәт булып үрелде. Без бер тулай торакта төрле катларда яшәдек. Берзаман ул безнең бүлмәгә бик еш керә башлады. Әзрәк утыра да, чыгып китә. Без, кызлар, аны чәй белән сыйлыйбыз, ә үзебез уйлыйбыз: кем янына кергән, ни өчен? Бу сөйкемле егет безнең янга юкка гына йәрми. Ә ул мине күзәткән булып чыкты. Өйләнешкәч, ул миңа көлемсерәп кенә сөйләде: “Нәрсә генә эшләсәң дә, син сабын һәм  щетка алып кул юарга йөгерә идең”. Чыннан да мин һәрвакыт кулларымны шулай юа идем – хирургия бүлеге шәфкать туташы өчен бу күнегелгән гадәт иде. Минем әти-әнием олы яшьтә булу сәбәпле, еш кына дәресләрдән сорап алар янына авылга кайтып йөрдем. Шулай бервакыт авылда озак кына торгач консерваториягә килдем, коридор буйлап барганда, аудитория ишеге янында иптәшләре белән Хәйдәр басып тора иде. Ул мине күрде дә: “Ура! Кояш чыкты! Кояш чыкты!” – дип кычкырды. Минем килүемә ул шулай шатланган иде.

- Беренче елларда бергә яшәү дәверендә нинди истәлекләр булды?

- Безнең озак кына үз почмагыбыз булмады. Опера театрында эшләгәндә без квартирага гариза бирдек. Бу вакытта без беренче балабызны көтә идек. Безгә Зөләйха Хисматуллина һәм Ренера Шәрипова яшәгән җирдән 3 бүлмәле фатир бирделәр. Ә укытучы-остазларым минем күршеләрем булды. Бу – безнең чынбарлыктагы оябыз иде! Айратны балалар тудыру йортыннан шунда алып кайттык. Әле дә исемдә, Хәйдәр баланы кулына алып, кочып, назлы итеп: “Улым!” – диде. Шул вакытта үземне иң бәхетле ана итеп тойдым.

- Хәйдәр Бегичев Сезнең җырлавыгызга киңәшләрен бирә идеме?

- Бер яктан, ул минем беренче һәм төп тәнкыйтьчем иде. Ә икенчесе, - ул минем җырлавымны бик ярата иде: “Зинһар өчен, беренче син җырла. Әгәр мин синең тавышыңны ишетсәм, миндә җырлыйсы килү теләге туа!” Сайлаган әсәрләрне бер-беребезгә җырлап күрсәтеп, киңәшеп, чын иҗат дуслары булып, матур яшәдек. Бергәләп концертлар бирдек, гастрольләрдә йөрдек, тамашачыларның кайнар алкышларын тыңладык – уртак шатлыклар, уртак бәхетләр булды.

- Шулай да бергә яшәгән вакытта иң бәхетле мизгелегез турында ни әйтә аласыз?

- Мин бу вакытта бәхетле, ә бу вакытта – бәхетсез, дип чикли алмыйм. Без бергә булганда, безнең бәхетебез булды. Беренче минутыннан алып ахырга кадәр. Мин аңа бөтен тормышымны багышладым. Яраткан кешемне югалткач та аның сәнгатен, сөйгән халкы өчен кылган ихлас хезмәтен, бөеклеген таныту өстендә эшләр алып барам.

- Иҗади гаиләдә үскән Айрат үз ата-анасының иҗаты турында ни уйлый?

- Кечкенәдән үк көй-моңга тартылса да, Айрат безнең юлны сайламады, дөресрәге әтисе каршы булды. Җырга бер гаиләдән икәү сарыф ителгән дә җиткән , дигәндер инде. Гәрчә безнең юлны сайласа да, улыбыз югалмас, сәләтле җырчы булыр иде. Хәер , ул әле дә җыр дөньясыннан ераклашмады, талантны таный. Бүгенге көндә сәнгатьне шулай бәһали белүчеләр күбрәк булса икән. Айрат  финанс-экономика институтын тәмамлап үз белгечлеге буенча эшли.

- Зөһрә ханым, Сезнең тавышыгыз саклануының сере нәрсәдә?

- Яхшы вокал мәктәбе кирәк, вокал мәдәнияте. Яхшы педагог һәм еллар буена үз тавышың өстендә эшләргә, тормышта дөрес яшәү рәвеше алып барырга кирәк. Микрофон белән җырлауны булдырмаска кирәк, бигрәк тә репетиция вакытында. Файдасына караганда аның зыяны бик зур.

- Сезнең репертуарыгыз турында сорау бирмичә мөмкин түгел ...

- Күпме халык җырлары бар – барысы да минеке. Автор җырлары берничә йөзләп, йөздән артык тәүге тапкыр үзем җырлап халыкка чыгарган язмаларым бар. Репертуарыма заманча җырларны да алам мин. Әмма мәгънәсен, үз йөзе булганын гына сайлыйм. Бик ошаганына, күңелгә ятканына үзем дә көй язам хәтта. Замандашлардан М.Гыйлаҗев җырларына өстенлек бирәм, алар репертуарымда да бар.

- Татар халык җырлары дәрәҗәсенә җитәрлек заманча җыр нинди булырга тиеш?

- Үсеп утырган чәчәкне күз алдыгызга китерегез. Ул тамырыннан өзмәгәндә генә үсә, чәчәк ата. Заманнар арасындагы бәйләнешне тоймый сәнгать әсәре тудыра алмыйсың. Җырчы иң элек тарихка күз салырга, әнә шул җырлар йогынтысында тәрбияләнергә, аннары күңел аша үткәрергә, аңларга тиеш. Әйе, тамашачы күңеленә үтеп керә алырлык җыр иҗат итү өчен дә күпме йөрәк җылыңны сарыф итәргә кирәк. Үкенечкә каршы, талантлылар җиңел башкарыла торган бер көнлек шау-шулы җырларга гашыйк. Ә бу инде милли сәхнәнең сәнгати югарылынын төшерүгә китерә.

- Сез нотага карауга: бу минем җыр, аны миннән яхшырак итеп беркем дә башкара алмый, дия аласызмы?

- Әйе, мин үз җырымны тоям һәм сирәк ялгышам. Татар һәм тугандаш башкорт халык җырларының үтә дә катлаулыларын башкарырга яратам. Мин халык җырларын башкарыр өчен туганмын.

-  Зөһрә ханым, “Җидегән чишмә” җырының феномены нидә?

- “Җидегән чишмә” – аеруча якын, милли сәхнәдә исемемне таныткан, һәр яктан килгән, камил җырларның берсе ул. Аңарда тормыш фәлсәфәсе дә, дөнья гаме дә бердәй чагылыш тапкан.Бервакыт концерттан соң минем яныма бер апа килде, рәхмәт әйтте, һәм: “Бу җырда дөньяның яме һәм гаме яңгырый,” – диде.

- Әгәр Сезнең репертуардагы җырны башка берәү башкарса, Сез үпкәләмисезме?

- Бу бик нечкә мәсьәлә, шундый бер очрак булды: элекрәк Мәскәүдән килеп Бөтенсоюз радиосы өчен җырлар яздырып китәләр иде. Бервакыт һәрвакыт мин җырлаган “Җидегән чишмә” җырын башка җырчы башкарды. Шунда бик нык кәефем төшкән иде. Ә башка вакытта сәхнәдән җырлаганда, мин шатланам гына.

- Татар газеталарында Сезнең тавышны “Шифалы тавыш ” дип яздылар ...

- Кайгыларын оныттырып, яшәүнең илаһи матурлыгы хакында уйландырасым килә.

- Зөһрә ханым, эш программагыз турында сөйләсәгез иде.

- Эшлисе эшләр күп, концерт  залларында гына түгел, мәктәпләрдә дә ярдәм йөзеннән хәйрия концертлары белән чыгышлар ясыйм. Балалар бу яшьтә тәрбиягә мохтаҗ, соңга калмый алар күңеленә җыр-моңның шифалы орлыгын чәчү кирәк. Балачактан үзем ишетеп үскән татар халык җырларын гына яздырып, берничә төрле дисклар чыгарасым килә. Ата-бабалар мирасы онытылырга тиеш түгел. Хәйдәргә багышланган җырларымны да яздырып, тамашачыма җиткерәсем килә. Президентыбыз М.Ш.Шәймиев үз вакытында Казанда яшь башкаручыларның Хәйдәр Бегичев исемендәге халыкара конкурсын оештырырга фатыйхасын бирде, аңа моның өчен зур рәхмәт. Хәйдәрнең 8 төрле тематикага компакт-дискларын дөньяга чыгардым. Төркиядә Халыкара дини-рухи җырлар фестивалендә катнаштым. Түбән Новгород шәһәрендә Хәйдәр Бегичевка багышланган истәлек   - кичәсе уздырылды. Хәйдәремнең туган якларында булган бу сәфәрем күңелемә яктылык өстәде. Кыскасы, эшлисе эшләр кәп, Ходай тазалык кына бирсен!

- Рәхмәт, Зөһрә ханым, исәнлек Сезгә, иҗади уңышлар. Көчегез бервакытта да саекмасын.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International