30 августта Яңа поселогында Татарстан Республикасы көне билгеләп үтелде

2017 елның 4 сентябре, дүшәмбе

30 августта Яңа поселогында Татарстан Республикасы көне билгеләп үтелде. Бәйрәм урта мәктәп укучылары чыгышы белән башланып китте һәм матур җырлар белән үрелеп барды.

Бу көнне үзләренең 80 яшьлек юбилейларын бәйрәм итүче хезмәт ветераннары, гомер буе “Гигант” совхозында машина йөртүче булып эшләгән Шәймәрданов Раис абый һәм сыер савучы булып тугры хезмәт иткән Черпакова Полина апалар тәбрикләнде.

Бәйрәм кичәсендә шигырьләр белән беррәттән хезмәт кешесен данлаучы җырлар, җылы сүзләр яңгырады. Балалар өчен уеннар, барлык кунаклар өчен чәй өстәле тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International