Республика чемпионатыннан җиңү белән кайттылар

2017 елның 20 ноябре, дүшәмбе

10-12 ноябрьдә Алабугада кул көрәше буенча ТР чемпионаты үтте. Анда бөтен республикадан физик мөмкинлекләре чикле булган өлкәннәр җыелды. Үз үлчәү категорияләрендә Комсомолец поселогыннан Әлфия Гыйматдинова I урын, Круглое Поле поселогыннан Николай Дячков белән Яңа Бүләк авылыннан Рөстәм Идрисов III урын алдылар, дип хәбәр итә район ветераннар советы һәм инвалидлар оешмасы рәисе Галимҗан Зарипов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International