Район хәрби хәрәкәт ветераннарының иҗтимагый оешмасы , район узәкләштерелгән китапханәләр системасы хезмәткәрләре белән берлектә аларның гаиләләрендә (мәгълүмат алу )анкетирование уздыра.

2018 елның 30 гыйнвары, сишәмбе

2019 елдан 15 февралендә  соңгы совет сугышчысы Әфганстан чиген атлап чыкканга 30 ел була. Әфган сугышында Әфганстан җирендә сугыш кырында һәлак булган, хәбәрсез югалган якташларыбызның истәлеген барлау максатыннан  Район хәрби хәрәкәт ветераннарының иҗтимагый оешмасы , район узәкләштерелгән китапханәләр системасы хезмәткәрләре белән берлектә аларның гаиләләрендә (мәгълүмат алу )анкетирование уздыра.  Әфган сугышында һәлак булганнарны якыннары, туганнары, дуслары олылап һәрдаим искә ала,  бу  Әфганстан, Чечня фаҗигалары башка кабатланмасын,   сугышларда һәлак булган солдатларның ата-аналары күргән кайгылар башка беркемнең дә башына төшмәсе,аларның исеме, якты маяк булып, буыннардан-буыннарга күчсен дигән  максаттан уздырыла торган  эшкә,Сезне дә чакырып калабыз!

Шул унайдан   Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миннеханов  инициатиасы белән  “Әфганчылар хәтер китабы" чыгару эше башланып китте .Якташларыбызны  ,төрле еллларда 40-Армия сафында хезмәт иткән сугышчы  -интернационалистларны безнен онытырга хакыбыз юк!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International