Бикләндә әфганчы-ветераннар очрашты

2018 елның 19 феврале, дүшәмбе

Һәр елның 15 феврале совет гаскәрләренең Әфган җиреннән чыгарылган көне буларак билгеләп үтелә. Әнә шул сугыш көннәреннән инде 29 ел вакыт узган. Меңләгән яшь егетләр кулларына корал тотып интернациональ бурычларын намус белән үтиләр, төрле дәрәҗәдәге батырлыклар күрсәтәләр. Ләкин әлеге интернациональ бурычны үтәү илебез өчен бик кыйммәткә төшә. Меңләгән кургаш табут, ничәмә-ничә мең инвалид солдат кайта... Исән кайтканнарының да язмышлары такыр юлдан тәгәрәп кенә бармый. Сугыш аларның сәламәтлекләрен какшата, саулыкларын ала, психикаларын үзгәртә. Ә күпме кеше сугыш кырларында ятып кала... Менә шушы канкойгыч сугыш хәрәкәтләренә багышланган кичә Биклән авылының мәдәният йортында үтте. Әлеге очрашуда Ватан алдындагы изге бурычларын үтәгән солдатлар, ветераннар, Әфган, Чечня сугышларында хәрби хезмәттә якыннарын югалткан әти-әниләр, аларның якыннары, туганнары катнашты.

Концерт башланыр алдыннан барлык җыелганнарга Биклән авылы үзешчәннәре тарафыннан куелган үтә дә эчтәлекле спектакль күрсәтелде. Залдагы тамашачылар аны тын да алмыйча карадылар, тәмамлангач, дәррәү килеп кул чаптылар. Шул нисбәттән спектакльдә катнашкан барлык артистларга, «Шатлык» кызлар бию төркеменә, шулай ук концертны сәхнәгә куюда ярдәм иткән авылдашларга, аеруча да Биклән авылы урта мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары булып эшләүче Роза Әхмәтҗановага рәхмәт әйтәсе килә. Бер гозеремне кире какмадылар, бергәләшеп, күмәк көч белән искиткеч матур концерт оештырдык. 

«Әфган – төзәлмәслек җан ярам...» дип исемләнгән бәйрәм кичәсендә интернациональ бурычларын үтәгән солдатларга, ветераннарга мөрәҗәгать итеп, совет гаскәрләрен Әфган җирләреннән чыгару көне белән тәбрикләп, Биклән авыл җирлеге башлыгы Мансур Сәхбиев, район хәрби хәрәкәт ветераннарының иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Айбулат Якупов, ветеран-әфганчы Фәрит Галәветдинов чыгыш ясадылар. Илгә-көнгә иминлек теләделәр, мондый очрашуларны, күрешүләрне ешрак уздырырга кирәклеген ассызыкладылар. Гомумән, бу көнне җыр-моң, биюләр, эчтәлекле шигырь сөйләүләр күп булды. Залдагылар һәрбер чыгышны җентекләп тыңлады, концерт тәмамлангач та, әле озак кына тарала алмыйча торды. Шул арада очрашуга килгән әфганчылар, хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан ветераннар бер-берсе белән аралашты, хатирәләргә бирелде.

– Концерт бик җылы мохиттә үтте. Аеруча да истә калганы Биклән авылының сандугачы, оста җырчысы Фәния Сафинаның безгә көтелмәгән бүләк ясавы булгандыр, мөгаен. Безне, авылдан китүче яшь егетләрне, 1982 елны армия сафларына – ерак Әфганстанга озатканда Фәния ханым «Ялгыз көймә» җырын башкарган иде. Үткәргән кичәбездә ул янәдән шул җырын җырлады. Әйтеп бетерә алмаслык хис-кичерешләргә бирелдек без, күзләргә яшьләр килде. Биклән урта мәктәбе укучысы Айрат Василовның да «Солдат бәете» шигырен сәнгатьле итеп сөйләве йөрәкләргә үтеп керде. Мәктәпнең куркынычсызлык нигезләре фәне укытучысы Ринат Исмәгыйлев укучыларына үз дәресләрендә хәрби хезмәт турында сөйләве, без – әфганчыларның фотоларын барлап торуын, яшьләрне патриотик рухта тәрбияләве турында әйтеп үтте, – дип үз фикерләре белән уртаклашты ветеран-әфганчы Фәрит Галәветдинов. 

Кичә-концертыбызга «кайнар нокта»дан исән кайту бәхетенә ирешкән сугышчылар гаиләләре белән һәм мәктәп укучылары килгән иде. Яу кырында ятып калган егетләрнең әти-әниләре дә бар иде. Без бәйрәм барышында сугыш кырларында һәлак булган сугышчыларны бер минут тынлык белән искә алдык. Үтә дә җылы, матур, җанлы концерт-очрашу булды ул. 

Гөлнора Мирходжаева,
Биклән авылының китапханә мөдире.

Сергей Костин фотосы

"Якты юл" газетасы битләреннән

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International