Кичә, 18 март көнне, Россиядә ил Президентын сайлау узды. Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комитетыннан алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, Тукай районында сайлаучылар исемлегенә барлыгы 31137 кеше теркәлгән. Татарстан буенча бу сан 3 миллионга якын.
Беренче мәгълүматлар буенча Тукай районында иң күп тавышны Владимир Путин җыйган – 91,09% (26631 кеше). Икенче урында Павел Грудинин бара – 4,73 %. Владимир Жириновский 1,56% тавыш җыйды. Калган кандидатларның күрсәткечләре: Ксения Собчак – 0,89%, Масим Сурайкин – 0,41%, Борис Титов – 0,39%, Сергей Бабурин – 0,33%, Григорий Явлинский – 0,32%.