“Минем кече Ватаным” IX Бөтенроссия иҗат эшләре конкурсына гаризалар кабул итү башланды

2018 елның 7 июне, пәнҗешәмбе

“Минем кече  Ватаным” IX Бөтенроссия  иҗат эшләре  конкурсына  гаризалар   кабул итү  башланды. Аны  Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы   ярдәмендә  Россия  авыл  яшьләре берлеге  оештыра.  Әлеге проектта  9 ел  дәвамында    12  меңнән артык  кеше  катнашты.   Конкурсның  төп максаты  – яшь буында  ватанпәрвәрлек идеяләрен һәм аларда  үзенең кече  Ватаны  өчен  милли горурлык  хисләре  тәрбияләү. 

Конкурс 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге  Россия  гражданнары  арасында  түбәндәге  номинацияләр буенча  үткәрелә:  “Авылым торак пунктының (авыл, утар (хутор), кышлак, олыс) тарихы”,  «Крестьян шәҗәрәләре”,  «Россия халыклары традицияләре һәм кәсепләре”,  «Авылныд  матди булмаган  мәдәни мирасы», “Кече Ватаным символы”,  “Безнең заман шагыйрьләре”.

Конкурста катнашу тәртибе һәм шартлары турында  түбәндәге адрес буенча тулырак мәгълүмат алырга  була:

 http://rssm.su/media/uploads/redactor/Положение_о_IX_ММР.PDF.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International