Иң күп икмәк суктырган комбайнчыларга атна саен премия биреләчәк

2018 елның 1 августы, чәршәмбе

Эшнең нәтиҗәлелеген арттыру максатын күздә тотып, быел иң күп ашлык суктырган механизатор-комбайнчыларга премияләр биреләчәк. Бәйгегә һәр атнаның җомгасында йомгак ясалачак.

Җиңүчеләрне билгеләгәндә комбайнның маркасы, көче исәпкә алыначак. Премияләр төшке аш вакытында тапшырылыр дип күздә тотыла. Бүләкләрнең беренчеләре бу җомгада ук хуҗаларын табар дип ниятләнә. Игенчеләр каршында шулай ук мәдәният хезмәткәрләре дә чыгыш ясаячак. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International