15 февраль көнне Кенәз авыл җирлегендә сугышчы – интернационалистларны искә алу көненә багышланган «Души, опалённые Афганом» дип исемләнгән Митинг булып узды. Әлеге чарада Кенәз авыл җирлеге ветераннар Советы, Кенәз мәктәбе укучылары,халәк булган солдатларның әти-әниләре, «Ватан» патриотик клубы әгъзалары, «Батырлык» яшүсмерләр клубы һәм Кенәз авыл җирлеге халкы катнашты. Кеняз авыл җирлеге башлыгы Тамара Ивановна Белова, Тукай районы сугыш хәрәкәтләре ветераннарының район иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Айбулат Мөнир улы Якупов, запастагы подполковнигк Әфганстан һәм Чечня сугыш хәрәкәтләре ветераны Руслан Герман улы Иванилов, КФХ җитәкчесе Таһир Нурулла улы Харматуллин сугыш хәрәкәтләрендә катнашучыларга ихлас күңелдән рәхмәт сүзләре җиткерделәр.