90 яшьлек юбилее белән котладылар

2019 елның 19 феврале, сишәмбе
Казаклар авылында яшәүче тыл хезмәтчәне Сәмигуллина Котүфә Морзакай кызы   үзенең зур юбилеен-90 яшьлек гомер бәйрәмен каршылады.
90 яше тулганнарны котлап, Россия Президенты Владимир Путинның Котлау хатын һәм район башлыгының бүләген тапшыру күптән күркәм традициягә әйләнде.  Котүфә әбине дә  олы юбилее белән Тукай районы  Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гузәл Шакирова  тәбрикләде,чәчәк бәйләме һәм бүләк тапшырды, фидакарь хезмәте өчен рәхмәтен белдерә һәм изге теләкләрен юллады.

  Тыл ветеранын котларга  районы  ветераннар советы рәисе Галимҗан Зарипов ,Теләнче Тамак авыл җирлеге башлыгы Рамил Нәҗметдинов та килгән  иде. Алар  Котүфә Морзакай кызына бәрәкәтле озын гомер теләделәр  .

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International