Россиянең Крестьян (фермер) хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясенең (АККОР) XXX юбилей съездынын пленар утырышы узды

2019 елның 20 феврале, чәршәмбе

Россиянең   Крестьян (фермер) хуҗалыклары һәм авыл  хуҗалыгы    кооперативлары  ассоциациясенең  (АККОР) XXX юбилей съездынын пленар утырышы узды    

Чара  барышында  Россия Федерациясе  авыл  хуҗалыгы  министры  Дмитрий Патрушев Россия   Президенты  Владимир  Путин һәм  Хөкүмәт Рәисе     Дмитрий Медведев  исеменнән  катнашучыларны  һәм Съезд  делегатларын   илдә  фермерлык  хәрәкәтенең  30 еллыгы  белән котлады.  

Съездда катнашучыларга  үз юлламасында    Владимир Путин билгеләп  үткәнчә,  “фермерлык  үзебезнең  агросәнәгать комплексының мөмкинлекләрен  гамәлгә ашыруда,  авылда  тормыш  сыйфатын  яхшыртуда үз    ролен  ныгыта, төбәкләр үсешенә һәм тулаем  илкүләм  икътисадка турыдан-туры  йогынты  ясый” дип  билгеләп    үтте.  

Дәүләт башлыгы  шулай  ук, дәүләт фермерлыкка  ярдәм  итүне  арттырачак, аның  көндәшлеккә сәләтен арттыруга,  авыл  хуҗалыгы кооперациясенең аеруча  нәтиҗәле эшли торган  рәвешләрен үстерүгә ярдәм  итәчәк,  дип ассызыклады.    

Үз мөрәҗәгатендә Россия  Хөкүмәте  Рәисе болай  диде: «Без Россияне  кабаттан  куәтле  аграр    держава итеп күрергә телибез һәм  шуңа  күрә  авыл  хуҗалыгына  һичшиксез ярдәм  итәчәкбез». Дмитрий Медведев, тармак, илебезнең азык-төлек  иминлеген тәэмин итеп һәм  үз продукциясен  чит илләргә чыгарып,  югары  үсеш темпларын  күрсәтә, диде.   Бу  уңышта   – фермер хуҗалыкларының һәм  авыл  хуҗалыгы  кулланучылар  кооперативларының  өлеше  дә аз  түгел,  дип  ассызыклады ул.   

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International