Габдулла Тукай безнең йөрәкләрдә  

2019 елның 29 апреле, дүшәмбе

 

          2019 нчы  елның 26 нчы апрелендә Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагогы  Римма Шакирова  "Габдулла Тукай безнең йөрәкләрдә" дигән чара уздырды.

         Чара балаларны Габдулла Тукай иҗатына җәлеп итү эшенең нәтиҗәлелеген арттыруга юнәлдерелгән иде.

         Әлеге очрашуның төп бурычлары - балаларны Габдулла Тукай тормышы һәм иҗаты белән таныштыру; Габдулла Тукай әсәрләренә карата мәхәббәт тәрбияләү; Габдулла Тукай әсәрләре аша намуслылык, гаделлек, игелеклелек сыйфатлары формалаштыру.

         Әлеге чарада төрле категория гаиләләрдән 11 социаль хезмәт алучы катнашты.

        Очрашу Габдулла Тукайның иҗатын һәм тормыш юлын сөйләүдән һәм «Тукай безнең йөрәкләрдә» презентациясен караудан башланды. «Кем беренче җавап бирә?”, «Әкиятне таны», «Түбәтәй», «Табышмакны бел» уеннары уйналды, әкиятләрдән, шигырьләрдән өзекләр укылды.  Соңыннан социаль хезмәт алучылар игътибарына “Су анасы” мультфильмы тәкъдим ителде. Бәйрәм татар халкының  гимны “Туган тел”не тыңлап тәмамланды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International