06.06.2018 Татарстан авыл китапханәсе китапханәчеләре А. С. Пушкин әкиятләре буенча «Йолдызлы яңгыр»мәктәп яны лагеренда квест-уен үткәрделәр. Квестның максаты-китап һәм уку процессы белән кызыксыну тәрбияләү, шулай ук А. С. Пушкин иҗатына карата кызыксыну уяту.
Безнең квестның асылы-төп фразаны җыю. Балалар 4 командага бүленде, аларның һәркайсына биремнәр бирелде. Жюри биремнәрне дөрес үтәүләрен күзәтте һәм катнашучыларга дөрес итеп үтәү өчен төп фрагментын бирде.
Квест ахырында командалар йомгак ясау өчен җыелдылар һәм " Уку-иң кирәкле белем ачкычы"дигән сүзләр белән җавап бирделәр.