Тукай бәйгесендә Тукай районы данын яклады

2024 елның 18 апреле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Театр эшлеклеләре берлеге Г. Тукай исемендәге XIV халыкара укучылар бәйгесен үткәрде. Халыкара конкурс гражданлык патриотизмына багышланган «Ватан өчен яшәү-безнең бурыч!» дип аталды. Тукай районы данын Түбән Суык-Су мәктәбенең 5 сыйныф укучысы - Сәит Хәлилов яклады. Һәм финалда махсус бүләк «Милли шигърияткә мәхәббәт өчен» номинациясенә лаек булды.
Конкурс 3 этапта уздырылды. Тыңлаулар Казан шәһәре М.Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында узды.Түбән Суык-Су мәктәбе коллективына зур рәхмәтебезне белдерәсебез килә. Әзерләгән укытучылар - Зилә Низамовага һәм Римма Фәхретдиновага аеруча рәхмәтле. Сезгә милли мирасны саклап калып, татар телен, заманча милли шигъриятне үстерүегез өчен, балаларны милли мәдәниятнең иң яхшы үрнәкләрендә тәрбияләүегез өчен бик зур рәхмәт.
Сәиткә зур уңышлар һәм җиңүләр теләп калабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International