Шул уңайдан юбилярны тәбрикләү чарасына район башлыгы урынбасары Люция Хак кызы Әхмәтова Һәм Теләнче- Тамак авыл җирлеге башлыгы Рамил Шарипҗан улы Наҗметдиновлар килде. Юбилярга Россия Федерациясе президентыннан котлау хаты һәм район башлыгы исеменнән хуш исле чәчәк бәйләме, истәлекле бүләкләр тапшырдылар ,аңа чын күңелдән исәнлек – саулык, бәхетле картлык,тыныч,матур көннәр теләделәр.
Чәчелмәсен җиләк тәлгәшләре,
Йөзгә тулсын еллар бәйләме.
Саулык белән бәхет алып килсен
Сезгә елда гомер бәйрәме.